Презентация проекта "Хуш килэсен, ямьле коз"
презентация к уроку по окружающему миру (средняя группа)

Миннуллина Люция Амировна

Презентация проекта "Хуш килэсен, ямьле коз"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл prezentatsiya_proekta_hush_kilesen_yamle_koz.pptx1.82 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Проект эше “Хуш киләсең, ямь ле көз ” (Номинация «Экология һәм әйләнә-тирә дөн ь яны саклау”) Төзеде : Каратун « Гөлчәчәк » балалар бакчасының I квалификацион категорияле тәрбиячесе Миннуллина Л.А.

Слайд 2

Проект темасы : “Хуш киләсең, ямь ле көз ” Проект төре : Иҗади Балаларның яше: 4-5 яш ь Проектның дәвамлыгы: кыска вакытлы (1-30 октябрь, 2018 ел) Проектта катнашучылар : уртанчылар төркеме балалары , әти-әниләр, тәрбиячеләр

Слайд 3

Проектның актуальлеге Әйләнә-тирә мохитнең – һава, җир һәм сулыкларның пычрануы, табигый байлыкларның кимүе кешелек җәмгыяте алдына зур бурычлар куя. Бу факторлар кеше тормышына, дөньяга карашына, культурасына һәм әхлагына, шулай ук сәламәтлегенә зур йогынты ясый. Мондый шартларда экологик белем һәм тәрбия бирүне көчәйтү зур әһәмияткә ия, шуңа күрә балаларны мәктәпкәчә яшьтән үк үзебез яшәгән якның табигатен белергә, аның байлыкларыннан дөрес файдаланырга һәм сакларга өйрәтү бик тә мөһим. Әгәр дә без – тәрбиячеләр, ата-аналар – балаларны кечкенәдән үк табигать күренешләре белән кызыксындырып, һәрбер тереклеккә мәхәббәт хисен тәрбияләсәк, аларга карата мәрхәмәтлелек уята алсак, балалар зур үскәч, тирә-юньгә яхшы мөнәсәбәттә булырлар дип, ышанып әйтә алабыз. Шул уңайдан проект төзелде. Әлеге проект табигатьнең бер фасылын чагылдыра һәм ул “Хуш киләсең, ямьле көз” дип исемләнә. Проект тәрбиячеләрдән балаларга көз фасылы турында төрле уеннар, эшчәнлекләр, әңгәмәләр аша тулы мәгълүмат бирүне һәм шулай ук әлеге эшкә әти-әниләрне дә җәлеп итүне сорый.

Слайд 4

Проектның проблемасы Дөньяның заманча мөмкинлекләре арту сәбәпле, әйләнә-тирә мохитның матурлыгын күрә белүне, һәр көн күргәннең мәгънәсен аңлау көннән көн катлаулана бара. Әгәр дә тормыш мәшәкатьләренә бирелеп, башны түбән иеп йөрсәк, балаларга күрсәтмәсәк, көзге табигатьнең матурлыгын күрми дә калырга мөмкинбез. Димәк көз, безнең дә, балаларның да хәтерендә, караңгы, күңелсез, юеш булып истә калачак. Саф һавада йөргәндә балаларның үз-үзләрен тотышын күзәтеп , эшчәнлек вакытларында да кайбер балаларның танып-белү активлыгы түбән булуын, экологик культуралары җитәрлек булмавын әйтергә була. “Хуш киләсең, ямьле көз” проекты белән әлеге проблемаларны чишәргә мөмкин дип саныйм.

Слайд 5

Проектны ң максаты Көзге чорда табигатьтә булган үзгәрешләр, үсемлекләр һәм кошлар дөньясындагы үзенчәлекләр турында белемнәрен гомумиләштерү өчен шартлар тудыру .

Слайд 6

Проектның бурычлары Тәрбияви : - табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш , матур көз күренешенә соклану хисе тәрбияләү. Үстерешле : - экскурсия, саф һавада күзәтү, рәсемнәр карау аша табигатьнен матурлыгын күрә белү сәләтен үстерү; - күзәтүчәнлекләрен һәм кызыксынучанлыкларын арттыру . Белем бируче : - табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр турындагы белемнәрен актуальләштерү; - балаларның көз нигъмәтләре (җиләк-җимеш һәм яшелчәләр ), аларның файдасы турындагы белемнәрен тулыландыру .

Слайд 7

Проектны тормышка ашыручы ресурслар Материаль-техник база: табигать почмагы, мультимедиа проекторы, магнитофон. Дидактик материаллар: табигать календаре, өстәл уеннары, дидактик уеннар, “Көз”, “Көзге уңыш”, “Көзге бакча” темаларына картиналар, иллюстрацияләр, сюжетлы рәсемнәр, муляжлар, җырлар, тавышлар яздырылган дисклар. Методик база: «ОТ РОЖДЕНИЯ ДО ШКОЛЫ». Общеобразовательная программа дошкольного образования / Под ред. Н. Е. Вераксы , Т. С. Комаровой, М. А. Васильевой. — М.: Мозаика-Синтез, 2014г. ; мультимедиа презентацияләре; перспектив план; методик һәм матур әдәбият әсбаплары.

Слайд 8

Көтелгән нәтиҗәләр Балаларның көзге табигать күренешләре турындагы белемнәре арта, системага салына, күзәтүчәнлеге, кызыксынучанлыгы үсә; балаларның ел фасылларын аерып әйтә һәм характерлы үзенчәлекләрен аера белүләренә ирешелә; балаларның әйләнә-тирәгә һәм үзләренең сәламәтлекләренә карата җаваплылык хисе арта; һәр яфракның үз матурлыгы барлыгына, аларның кирәклегенә, файдалы булуына ышаналар; к үчмә һәм безнең якларда калучы кошлар турында белемнәре арта ; к өз ел фасылын тирәнтен өйрәнү нигезендә , әлеге фасыл тематикасына багышланган матур әдәбият әсәрләре белән таныштыру , җырлар өйрәнү процессында сөйләм телләре үсә , сүз байлыклары арта ; б алалар белән табигатькә карата миһербанлылык хисе тәрбияләнә , матурлыкны тудыру , аны саклау теләге туа ; ә ти-әниләр ярдәме белән “ Көзге могҗизалар ” күргәзмәсе ясала . ә ти-әниләрнең бакча тормышы турында кызыксынучанлыклары , бакча белән бәйләнеш активлыгы арта.

Слайд 9

Проектның этаплары : Әзерлек этабы : Проектның темасын уйлап , максатын , бурычын кую; Әти-әниләр һәм балалар белән эшләү планын төзү ; Темага кагылышлы шөгыль конспектларын язу , шөгыль , уен һәм әңгәмәләр өчен материаллар туплау , җиһазлар әзерләү .

Слайд 10

Проектның этаплары : Төп этап (практик) Тәрбияченең балалар белән эшчәнлеге : Әңгәмә үткәрү “ Төрле төсле көз ”, “ Агачлар нигә яфракларын коялар ?”, “ Көз . Син аның турында нәрсәләр беләсең ?”, “ Күчмә кошлар ” , “ Көзен безгә ниләр ошый ?” Матур әдәбият белән таныштыру . И.Левитанның “Алтын көз ” картинасын карау . И.Левитанның “Алтын көз ” картинасын карау . Күзәтүләр алып бару: көзге һава торышы , көзге агачлар , хайваннар, кошлар . Урманга экскурсиягә бару. Тәҗрибә үткәрү “ Агачтагы яфрак белән кипкән яфрак аермасы ?” Эксперимент ясау . Помидор һәм кыяр : аларның эчендә ни бар, исен , төсен билгеләү . Җырлар өйрәнү : “ Салкын җилләр исә ”, “ Көз , көз , әйт эле..”, “ Көз килде ”. Биюләр өйрәнү : “ Гөмбәләр ”, “ Җиләкләр ”. Табышмаклар әйтешү ; санамышлар әйтү. Бармак уены өйрәнү. “ Шалкан ” әкиятен сәхнәләштереп уйнау . Табигый материаллар җыю : каен , миләш , усак яфракларын җыеп киптерү ; чәчәк орлыклары җыю . Оештыру эшчәнлек ләре : ( рәсем ясау “ Алтын көз ”, “ Көзге миләш ботагы ”, “ Көзге уңыш ”, “ Керпегә гөмбәләр ” ; әвәләү - “ Көзге агач ”, “ Яшелчә һәм җләк-җимешләр ” ; кисеп ябыштыру - “ Көзге яфраклардан күбәләк ”, коллектив эш “ Көзге каен агачы ” )

Слайд 11

Проектның этаплары : Төп этап (практик ) Балаларның мөстәкыйль эше : 1. Дидактик үстерешле уеннар “ Тылсымлы тартма ”, “Ел фасыллары ”, “ Табышмакны җавабын тап- рәсемен яса”, “ Безнең як кошлары ”,” Бу яфрак кайсы агачтан ?”, “ Нәрсә югалды ?”, “ Тәме буенча бел!”, “ Яфрак нәрсәгә о х шаган ?” 2. Өстәл уеннары “ Яфракны җый ”, “ Ел фасыллары ”, “ Кошларны аер ”. 3. Сюжетлы-рольле уеннар “ Я ше лчә һәм җиләк-җимешләр кибете ”, “ Гаилә белән урамга җыенабыз ” Әти-әниләр белән эш : Консультация бирү : “ Көз көне балаларны ничек киендерергә ” Балалар белән көз темасына багышланган шигырьләр ятлау . “ Көзге могҗизалар ” исеме астында күргәзмә үткәрү өчен кул эшләре ясау . “ Туган ягыбызда көз ” темасына фотогазета чыгаруга җәлеп итү

Слайд 12

Проектның этаплары : Йомгаклау этабы “ Көзге могҗизалар ” күргәзмәсенә нәтиҗә ясау ; “Алтын көз ” бәйрәм иртәсен үткәрү .

Слайд 13

Кушымта Перспектив- тематик план “ Хуш киләсең, ямьле көз ” Атна Эшчәнлек төрләре Балалар белән эш Әти-әниләр белән эш 1 атна Әңгәмә : “Көз фасылы билгеләре белән таныштыру”, “Төрле төсле көз”. Рәсемнәр, картиналар карау : И.Левитанның “Алтын көз ” картинасын карау . Җыр өйрәнү : “Салкын җилләр исә” Биюләр өйрәнү : “Гөмбәләр”, “Җиләкләр”. Сынамышлар әйтү . Оештыру эшчәнлекләре : -рәсем ясау “ Алтын көз”, - әвәләү “Көзге агач”, Дидактик уеннар : “Ел фасыллары”, ,” Бу яфрак кайсы агачтан?”, “Нәрсә югалды?”, “Яфрак нәрсәгә охшаган?” Өстәл уеннары “Яфракны җый”, “Ел фасыллары” Сюжетлы-рольле уен “Гаилә белән урамга җыенабыз” Хәрәкәтле уеннар . Матур әдәбият белән таныштыру . Ә.Ерикәй “Көз“, Л.Лерон «Яфрак бәйрәме» Консультация бирү : “ Көз көне балаларны ничек киендерергә ” Көз турында табышмаклар уйлап чыгару . 2 атна Әңгәмә . “Агачлар нигә яфракларын коялар?”, “Күчмә кошлар ” Рәсемнәр карау . Урманга экскурсиягә бару . Тәҗрибә үткәрү “Агачтагы яфрак белән кипкән яфрак аермасы?” Табышмаклар әйтү . Җыр тыңлау : “Көз килде” Биюләр өйрәнү : “Гөмбәләр”, “Җиләкләр”. “Шалкан” әкиятен сәхнәләштереп уйнарга өйрәнү. Оештыру эшчәнлекләре : - рәсем “Көзге миләш ботагы”, - кисеп ябыштыру “Көзге яфраклардан күбәләк” Дидактик уеннар : “Тылсымлы тартма”, “Табышмакны җавабын тап-рәсемен яса”, “ Безнең як кошлары” Өстәл уеннары “Яфракны җый”, “Кошларны аер”. Сюжетлы-рольле уен “Яшелчә һәм җиләк-җимешләр кибете” Хәрәкәтле уеннар . Матур әдәбият белән таныштыру . А.Барто “Кишер суы”; М. Фәйзуллина “Көзге яңгыр” Балалар белән көз темасына багышланган шигырьләр ятлау . Бакчадан кайтканда төрле яфракларны җыеп киптерергә, киптерелгән яфраклардан гербарий ясау, яшелчәләрдән композиция төзү.

Слайд 14

3 атна Әңгәмә. “Көзен безгә ниләр ошый?”, “Яшелчәләр нинди булалар?” Рәсемнәр карау . Эксперимент ясау. Помидор һәм кыяр: аларның эчендә ни бар, исен, төсен билгеләү. Җыр өйрәнү: “Көз, көз, әйт эле..” Биюләр: “Гөмбәләр”, “Җиләкләр”. “Шалкан” әкиятен сәхнәләштереп уйнау. Оештыру эшчәнлекләре: - рәсем: “Көзге уңыш”, - әвәләү “Яшелчә һәм җиләк җимешләр” Дидактик уеннар: ”Бу яфрак кайсы агачтан?”, “Нәрсә югалды?”, “Тәме буенча бел!”, “Яфрак нәрсәгә охшаган?” Өстәл уеннары: домино (яшелчәләр ), “Кошларны аер”, киселгән рәсемнәр. Хәрәкәтле уеннар. Сюжетлы-рольле уеннар Матур әдәбият белән таныштыру. К.Нәҗми “Көз“ шиг. , “ Аю белән бабай” әкияте . “Көзге могҗизалар” исеме астында күргәзмә үткәрү өчен кул эшләре ясау. 4 атна Әңгәмә . “Көз. Син аның турында нәрсәләр беләсең?” Рәсемнәр карау . Җырлар җырлау : “Салкын җилләр исә”, “ Көз, көз, әйт эле..” Биюләр : “Гөмбәләр”, “Җиләкләр”. Оештыру эшчәнлекләре : рәсем “Керпегә гөмбәләр ”; - кисеп ябыштыру: коллектив эш “ Көзге каен агачы ” Дидактик уеннар : “Бакчада”, “Нәрсә артык”, “Табышмакны җавабын тап-рәсемен яса”, “Тәме буенча бел!” Өстәл уеннары. Хәрәкәтле уеннар . “ Алтын көз” бәйрәм иртәсен үткәрү. “Көзге могҗизалар” күргәзмәсенә нәтиҗә ясау. “Алтын көз” темасына фотогазета чыгаруга җәлеп итү

Слайд 22

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хуш килэсен, Кыш бабай!

2нче кечкенэлэр торкеме балалары белэн уткэрелэ элеге бэйрэм иртэсе! Эшегездэ унышлар телим!...

Ямьле яз.

Уртанчылар торкемендэ тирэ-юнь белэн таныштыру эшчэнлеге...

"Хуш киләсең, ямьле көз!"

Балалар белән уңыш бәйрәмен үткәрү....

Хуш килэсен, Яна ел!

Программа утренника для детей 2 младшей группы....

“Зәем, син ямьле төбәгем!”

(Залда көй яңгырый, балалар көй астында урындыкларга кереп утыралар.)А.б:: Туган ил, туган тел, туган җир! Кемгә дә газиз, якын һәм кадерле ул! Ә туган якның һәр җире, почмагы әллә никадәр истәлекләр ...

Зәем, син ямьле төбәгем!

Залда көй яңгырый, балалар көй астында урындыкларга кереп утыралар.)А.б:: Туган ил, туган тел, туган җир! Кемгә дә газиз, якын һәм кадерле ул! Ә туган якның һәр җире, почмагы әллә никадәр истәлекләр с...

Хуш килэсен "Нэуруз"

quot;Нэуруз" бэйрэмен каршылау...