Хуш килэсен, Кыш бабай!
план-конспект занятия (младшая группа) по теме

Галимова Рима Николаевна

2нче кечкенэлэр торкеме балалары белэн уткэрелэ элеге бэйрэм иртэсе! Эшегездэ унышлар телим!

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kechkenlrd_yana_el.doc36 КБ

Предварительный просмотр:

Хуш киләсең, Кыш бабай!

Музыка астында кулга кул тотынышып балалар залга керәләр.

Чыршы тирәли түгәрәккә басалар. Алып баручы котлау сүзе әйтә.

1 бала: Үсте чыршыбыз урманда

             Шаулап торды анда

             Җәен дә кышын да зифа,

             Матур ул һаман да

2 бала: Чыршы, чыршы бизәлгәнсең

              Мәрҗән элгәнсең

              Бик күп шатлыклар син безгә

              Алып килгәнсең

Алып баручы: Балалар, нишләптер безнең чыршыбызның утлары янмый. Әйдәгез әле, барыбыз бергә бик каты итеп кул чабыйк. Бәлки ул безгә үзенең серле утларын кабызыр.

Уен: Балалар кул чаба-чыршы уты яна, аңа өрәләр- сүнә, яңадан каты итеп кул чабалар- ул тагы яна.

3 бала: Әйдә чыршы түрдән уз,

             Туңгансыңдыр, тиз җылын

             Җырла безгә быелгы

             Яңа ел җырын.

 Балалар чыршы тирәли җырлап әйләнәләр

4 бала: Тышта буран бөтен җиргә

             Карлар тутыра

             Безнең бүлмәдә ямь-яшел

             Чыршы утыра

5 бала: Күрегез чыршы апаны

             Матурланган, киенгән,

             Безгә калын урманнан

             Ул кунак булып килгән.

Балалар янә чыршы тирәли җырлыйлар. Аннан урындыкларга утыралар. Залның төрле урыннарына кечкенә чыршылар куела.

Алып баручы: Балалар, мин сезгә әкият сөйләмәкче булам.

Борын-борын заманда түгел, безнең көннәрдә яшәгән ди, Батыр исемле малай. Беркөнне Батыр Яңа елга чыршы алырга дип урманга киткән.

Бу вакыт Батыр булып киенгән бала чыршылар арасында-“урманда”йөри, бер чыршы янына килеп туктый. Шул чыршыны кисәм дип балтасын өскә күтәрүе була, чыршы төбеннән куян килеп чыга.

Куян: Минем яраткан агачны

          Зинһар өчен кисмә син.

          Мин бит шушы урманда

          Чыршы төбендә яшим.

Батыр: Ярый, ярый, куянкай, кисмим синең чыршыңны

Алып баручы: Куян бик шатланган. Сөенеченнән үзенең балалары белән бии башлаган.

“Куяннар биюе” башкарыла.

Алып баручы: Батыр юлын дәвам иткән.

                         Ефәк кушак билендә

                         Көмеш балта кулында,

                         Зифа буйлы бер чыршы

                         Үсеп утыра юлында

Батыр балта белән селтәнүе булган, агач төбеннән төлке килеп чыккан.

Төлке: Ашыкмачы, әй, Батыр,

            Бу чыршыны кисми тор,

            Бу чыршы матур түгел

            Әнә тегесе матур

Батыр: Ярый, Төлкебикә, ямьсез чыршы миңа кирәк түгел

Алып баручы: Төлке дә бик шатланган,

                          Хәтта бии башлаган.

“ Төлке биюе” башкарыла.

Алып баручы: Батыр икенче чыршы янына барып кисмәкче була.

Шулвакыт чыршы төбеннән аю чыгып, үкереп җибәрә. Батыр бу чыршыны да кисмичә, юлын дәвам итә. Шулай йөри торгач, Батыр урмандагы бер йорт янына килеп чыга.

 Батыр: Нинди матур йорт! Кем яши икән монда?

Ишек шакый. Өйдән Кар кызы чыга

Кар кызы: Син кем?

Батыр: Мин Батыр атлы малай булам. Урман эчендә йөрим, үземә чыршы эзлим. Ә син кем?

Кар кызы: Мин Кар кызы. Мин балалар бакчасына барырга җыенам. Анда бүген Яңа ел бәйрәме. Аларның инде чыршылары да бар. Әгәр теләсәң сине дә алып барам.

Батыр: Бик барыр идем дә бит. Аягымда итекләр, кулымда балта, балалар миннән куркырлар бит

Кар кызы: Борчылма, Батыр малай. Мин сине рус халык уеннарындагы кызык малай- Петрушка итеп киендерермен.

Кар кызы белән Батыр йортка кереп китәләр.

Кар кызы кире әйләнеп чыга да:

Кар бөртекләрем, дусларым, очыгыз

Кар бөртекләре, дусларым, биегез

Батыр киенеп алгач, Яңа елга китәбез

“Кар бөртекләре” биюе башкарыла.

Кар кызы: Менә Батыр да әзер. Киттек балалар бакчасына.

Җәнлекләр: Безне дә алыгыз әле бәйрәмгә.

Кар кызы: Әйдәгез, дусларым Әйдәгез!

Чыршыны әйләнеп узалар

Кар кызы: Исәнмесез, балалар. Сез мине таныйсызмы? Мин Кар кызы. Ә болар минем дусларым. Бу-Петрушка, ә болары- урман җәнлекләре.

Балалар, ә кыш бабай кая соң? Ул килеп җитмәдемени әле? Берәрегез кыш бабайны чакыра торган шигыр белмиме соң?

6 бала: Суык бабай кил безгә

          Яңа ел бәйрәменә

          Чыршы әйләнәсендә

          Җыр җырлап әйләнергә

Кар кызы: Кыш бабай ишетмәде ахры, һаман килми.Әйдәгез бергәләп чакырыйк Кыш бабайны.

Барысы бергә: Кыш бабай, а-а-у-у-у!

Ишектән Кыш бабай күренә.

Кыш бабай: А-а-у-у! Мин монда. Сезнең бакчагызны бик озак эзләдем, алай да чакырып тавыш бирдегез, шуны ишетеп килдем.

Исәнмесез, балалар, Исәнмесез, кунаклар! Сезне Яңа ел белән котлыйм!Акыллы, дәү булып үсүегезне телим. Ә-ә минем яраткан оныгым да монда икән! Ничек матур итеп киенгәнсез, урманымдагы иң матур чыршы да кунакка килгән үзегезгә.

7 бала: Әй Кыш бабай, Кыш бабай,

             Хуш киләсең уз бире!

             Шатланышып җыр белән

             Каршылыйбыз без сине

Балалар Кыш бабай турында җырлар җырлыйлар, төрле уеннар уйныйлар, шигырьләрен сөйлиләр. Кыш бабай аларны мактый.

Кыш бабай: Мин Кыш бабай, Суык бабай,

                     Балаларны яратам

                     Яңа ел белән котлап

                     Бүләкләр дә таратам

Кыш бабай балаларга бүләкләрен өләшә.

Кыш бабай саубуллашу сүзләрен әйтә, балалар белән татар халык биюе башкара һәм китә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Физкультурный досуг для детей средней группы "День рождения Бабы Яги".

Физкультурные развлечения и праздники  проходят эмоциональнее, если на них присутствует сказочный герой.Баба Яга - один из самых любимых отрицательных  героев сказок. Но ведь она не всегда б...

Хуш килэсен, Яна ел!

Программа утренника для детей 2 младшей группы....

Происхождение образа Бабы-Яги. Кто такая Баба-Яга?

Познакомить детей со сказочным образом Бабы-Яги....

Хуш килэсен "Нэуруз"

quot;Нэуруз" бэйрэмен каршылау...

Презентация проекта "Хуш килэсен, ямьле коз"

Презентация проекта "Хуш килэсен, ямьле коз"...

Осенний праздник «Как баба Яга хотела царицей стать или Проделки бабы Яги»

[[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"29081812","attributes":{"alt":"","class":"media-image"}}]][[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"29081815","attributes":{"alt":"","class"...