Алтын көз
план-конспект урока по окружающему миру (подготовительная группа)

Амина Нурулловна Мингалимова

 Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм телен үстерү  шөгыле 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zanyatie_altyn_koz.doc34.5 КБ

Предварительный просмотр:

             “Каратун “Гөлчәчәк” балалар бакчасы

                Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм телен үстерү  шөгыле

                  “Алтын көз”

                                                           Тәрбияче: Мингалимова Ә.Н.

                                      Алтын көз.

Бурычлар:

1.Балаларның көзге табигатьтәге үзгәрешләр турындагы күзаллауларын киңәйтү;

2. Балаларда сорауларга тулы җавап бирү теләге тәрбияләү, әдәби сөйләмне үстерү;

3. Үз фикереңне әйтә белү күнекмәләрен үстерү, балаларда кызыксыну булдыру.

4. Балаларның краска белән буяу алымын ныгыту; иҗади сәләтләрен, фантазияләрен үстерү.

                                      Дәрес барышы

Балалар, әйдәгез әле, килгән кунаклар белән исәнләшеп алыйк :

-Исәнмесез, здравствуйте!

-Балалар, безнең бүгенге шөгелебез җыр белән башланып китә.

Хәзер без сезнең бн җыр тыңлап алабыз.

1.Җыр тыңлау.

-Балалар, әлә генә без, сезнең белән җыр тыңладык.Бу җыр нәрсә турында?

-Бу җыр яфраклар турында.

2.Яфракларны вазага урнаштыру.

- Әйе,дөрес әйтәсез, җыр яфраклар турында.Балалар сезнең кулыгызда да төрле төстәге яфраклар.Әйдәгез әле, без аларны бергәләп шушы вазага урнаштырыйк.Балалар , карагыз әле нинди матур букет барлыкка килде!Ә сез беләсезме, бу яфраклар кайчан шундый матур төсләргә буялалар?

- Көз көне яфраклар төрле төстә булалар.

Балалар, сезнең күзәткәнегез бармы, кайсы агачның көз көне яфраклары кызара?

-Миләш, усак,өрәңгенең яфраклары кызара.

-Ә кайсы агачның яфраклары сары  төскә керә?

-Каен, алмагач, чия.

-Балалар, ә нинди агач үз төсен үзгәртми?

-Чыршы белән нарат төсләрен үзгәртми.

-Дөрес, балалар, андый агачлар да бар.

3. Әңгәмә үткәрү.

-Балалар, хәзер елның кайсы фасылы?

-Урамда хәзер көз.

-Ә көз булуын сез кайдан белдегез?

-Көз көне көннәр салкын була.Көчле җилләр исә.

-Балалар, җил ничек исә?

-ж-ж-ж

4.Физкультминутка

Әйдәгез, без сезнең белән ял итеп алабыз.

Җил исә, исә, исә,

Агачларны селкетә.

Җил тына, тына, тына,

Агачлар тынычлана.

Балалар, тыныч кына урыннарга утырабыз һәм әңгәмәбезне дәвам итәбез.

-Агач яфраклары саргаеп  җиргә коела.Кешеләр җылы киемнәр кияләр.Кошлар җылы якка киткәннәр.

-Ә урамда бүген  һава торышы нинди?

- Көн болытлы,салкын.Салкын яңгырлар ява.Юллар пычрак.

-Көз көне кешеләр нинди эшләр башкаралар?

-Бакчадан яшелчәләр җыялар:бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә.

-Балалар, ә сез көз айларын беләсезме??

-Сентябрь, октябрь, ноябрь.

Әйе, балалар!Хәзер көз!Көз турында күп беләсез, молодцы!Шушы белемнәрне ныгытып, дидактик уен уйнап алабыз.

5.”Кем күбрәк сүз белә?”(туп белән уен)

Балалар, көз фасылына туры килә торган сүзләр әйтик әле:көз нинди?

 (яңгырлы, салкын, пычрак, болытлы, кызыл, сары, матур,алтын )

Бик дөрес, балалар!Бик күп сүзләр беләсез икән!Рәхмәт сезгә!

-Ә шулай да сезгә көз көне бигрәк тә нәрсә ошый?нәрсәне яратасыз?

-Яфраклар!

Яфракларга баскач, алар нишли?

-Яфраклар кыштырдый.

6.”Көзге яфрак рәсемен буяу.

Балалар, мин сезгә бүләккә яфраклар алып килдем.Хәзер шушы  яфракларны төсле буяулар  белән үзегез теләгән төскә буягыз.Вазадагы яфраклар сезгә ярдәм итәр.

Балалар, молодцы, бик матур итеп, тырышып буядыгыз.

-Сез кайсы агач яфраклары буядыгыз?

-Миләш, каен, өрәңге.

Нинди матур яфраклар барлыкка килде! Бу алтын яфраклар көз бизәге!

7.Йомгаклау.

-Балалар , без бүген нәрсә турында сөйләштек?Шөгыль  сезгә ошадымы”

Балалар, һәрбер  ел фасылы үзенчә матур!Бу матурлыкны күрә һәм саклый белергә генә кирәк!

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Алтын көз" күңел ачу кичәсе.

Төзеде:Мөслим муниөипаль районы "Миләшкәй"балалар бакчасының 1 категорияле музыка җитәкчесе Заянова Ландыш Рафисовна "Алтын көз" күңел ачу бәйрәме....

"Алтын көз" күңел ачу кичәсе.

Төзеде:Мөслим муниөипаль районы "Миләшкәй"балалар бакчасының 1 категорияле музыка җитәкчесе Заянова Ландыш Рафисовна "Алтын көз" күңел ачу бәйрәме....

Конспект занятие на тему:"Алтын коз".

Занятие на татарском языке....

Алтын көз, матур көз.

Балалар иртәсе...

“АЛТЫН КӨЗ” КАФЕСЫНДА УҢЫШ БӘЙРӘМЕ

праздник урожая на татарском языке...

Сценарий сказки "Золотая бита" по мотивам казахской народной сказки "Алтын сака".

Разработка дяна для постанивки сказки детьми старшего возраста. Можно использовать на празднике "Наурыз"....