Проект по экологии “Йомшак су, йөгерек су”
проект по окружающему миру

Проект на татарском языке Экологик проект : “Йомшак су, йөгерек су”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ekologik_proek1.docx16.52 КБ

Предварительный просмотр:

    Экологик проект : “Йомшак су, йөгерек су”

  Проектның тибы: эзләнү, иҗади.

 Катнашучылар: балалар, әти- әниләр, тәрбияче.

    Проектның идеясы: балаларның су турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Аларны тирә- юньне өйрәнүгә җәлеп итү, табигатьтәге үзара бәйләнешләрне аңларга омтылыш булдыру.  Чиста суны саклау проблемасы, сулыкларның пычрану сәбәпләрен ачыклау, чиста суны саклау буенча үткәрелгән чараларга катнашу теләге  тудыру.

    Проблема: балаларның су турындагы күзаллавы җитәрлек дәрәҗәдә тирән булмавы.

   Максат: балаларда табигать чыганагы булган суга карата дөрес караш тәрбияләү.

  Чишелергә тиешле мәсьәләләр: суның төрле халәтләре турындагы күзаллауны системалаштыру һәм тирәнәйтү; эзләнүләр нәтиҗәсендә дөрес  нәтиҗәләр ясарга өйрәтү; сүзлек запасын арттыру.

     Әсбаблар: төрле зурлыктагы савытлар, саламчыклар, поролон ,су сүрәтләнгән рәсемнәр һәм иллюстрацияләр, “Тамчыкай” эмблемасы, балалар өчен су тамчысы ясалган эмблемалар,глобус, буяулар.                                                                                                                                                                  Актуальлек.Бүгенге көндә чиста су проблемасы бик зур әһәмияткә ия. Чөнки эчәргә яраклы су  җирдәге барлык су запасларының 3% тәшкил итә. 97% - диңгез һәм океаннардагы тозлы су. Эчәргә яраклы суның 2% бозлыкларда, нибары 1% суны кулланырга мөмкин. Су запаслары көннән-көн азая. Безнең планетаны чиста судан башка күз алдына китерү бик авыр. Чөнки җир шарында яшәүче барлык җан ияләре, усемлекләр сусыз яши алмыйлар. Шуңа күрә балаларны  суның үзенчәлекле сыйфатлары белән тирәнрәк таныштыру, аларны су белән дөрес ф айдалануга өйрәтергә генә түгел,ә эшләгән эшләрен аңларга һәм дөрес нәтиҗәләр ясарга өйрәтү. Балалар суның иссез, төссез, формасы, тәме булмаган җисем икәнлеген , аның табигатьтә кайда,нинди сыйфатларда очравын, суга карата позитив караш булырга тиешлеген аңларга тиеш.шул ук вакытта табигатьнең бербөтенлеге, суның экологик системаның бер элементы икәнлеген  онытмаска кирәк.                                                                                                                                                                              Проект эшяәнлеге вакыкында үткәрелгән НОД: тирә-юньне өйрәнү “Су барда- тормыш бар”,  “ Су- яшәү чыганагы”, коммуникация , иҗади эшчәнлек.                                                                                                                                Өйрәнү өлкәләрен интеграцияләү:  өйрәнү, иҗади эшчәнлек, хезмәт, куркынычсызлык, коммуникацияләү, социализация, Физкультура, музыка, сәламәтлек.

   Уздыру вакыты: кыска сроклы(2 атна).

                  Эш этаплары.

1.Әзерлек этабы.

а) алынган тема буенча әсбаблар, әдәбият туплау;

б) балалар белән әңгәмә үткәрү;

в) әдәби әсәрләр белән танышу, алар буенча фикер алышу;

г) су турында табышмаклар, мәкальләр, халык авыз иҗатын өйрәнү;

д) су турында шигырьләр ятлау;

е)әти-әниләрне су турында плакатлар ясауга җәлеп итү.

2.  Төп этап(иҗади, эсперименталь-эзләнү).

а) Рейд. Балалар тәрбчяче белән бергәләп су чыганаклары,аның кайда кулланылуын.ачыклау максаты белән эзләнүләр үткәрәләр.

б) балалар белән “ Өйдә без суны ничек саклыйбыз?” дигән әңгәмә үткәрү;

в) шөгыльләр;

г) күзәтүләр;

д) тәҗрибәләр, тикшерүләр үткәрү;

е) экологик акция:” Суны сакларга өйрәтү”

Максат: су турындагы белемнәрне башка балалар белән уртаклашу.

3.Тәмамлау этабы.

а) балалар белән су турында “ Патшабикә-су” экологик әкиятен уйлап сөйләү;

б) су турындагы белемнәрне башкалар белән уртаклашу;

в) тематик ширма әзерләү;

г)экологик, дидактик, хәрәкәтле, музыкаль, сүзле уеннар уйнау,

д) “Суны сакларга өйрәник” экологик бәйрәме.

Нәтиҗә.

Табигать ресурсларына сакчыл караш тәрбияләү.        

Тапшырылган эшләрне эшләгәндә җаваплылык хисе тудыру.

Аралашу нигезләрен тирәнәйтү.

Экологик белемнәрне балалар һәм олылар арасында популярлаштыру.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Йомшак су, йөгерек су

Әйләнә-тирә белән танышу аша сөйләм телен үстерү...

“Йомшак су,йөгерек су,син мине чиста ю!”

1.Балаларга тешләрне,аяк кулларны чиста йөртүнең сәламәтлек өчен ни дәрәҗәдә кыйммәт булуын төшендерү.Теш чистарту кагыйдәләрен яхшы белү.2.Шапшаклык-үзеңне һәм тирә юньдәгеләрне хөрмәт итмәүнең мәгън...

Семейный экологический проект "Наши руки не для скуки,или подарки из вторсырья", в рамках конкурса эколого-исследовательских проектов "Юные экологи Москвы"

Бытовые отходы, которые мы используем от продуктов питания, загрязняют окружающую среду. Большая их часть имеет очень длительный срок разложения или совсем не разлагается в естественных условиях. Чтоб...

Проект по экологии в подготовительной группе «СОЧИНЯЕМ СКАЗКУ ПО ЭКОЛОГИИ»

Во время работы над данным проектом «Сочиняем сказку по экологии» достигли следующих результатов: - были созданы условия, раскрывающие творческие и интеллектуальные возможности детей,...

Познавательно-исследовательский проект по экологии «Маленький огонь большой Земли». Авторы проекта: Зотова Мария Владимировна, Сиркина Анна Ивановна.

Пожар – это неуправляемое горение растительности и всего окружающего. Лесные пожары уничтожают флору и фауну. Казалось бы, что тут можно сделать, ведь стихийные пожары мало зависят от воли челов...

Проект по экологии в старшей группе "Добро пожаловать в экологию"

Аналитическое обоснование Дошкольный возраст – оптимальный этап в развитии экологической культуры личности. В этом возрасте ребенок начинает выделять себя из окружающей среды, развивается э...