Табигать – уртак йортыбыз. Экологик чара
материал по окружающему миру

Гаффарова Ильхамия Фазыловна

Залның ике ягында “Җир – уртак йортыбыз” дип аталган темага рәсемнәр күргәзмәсе куелган.

Зал урман аланы итеп бизәлгән. Тик аланда бушаган чипсы, сок каплары,пакетлар, шешәләр һәм башка чүп-чар аунап ята.

Балалар  залның бер ягына алдагы рәткә тезелеп утырганнар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ekologik_kich_1241.doc64 КБ

Предварительный просмотр:

Табигать – уртак йортыбыз.

Экологик чара

Залның ике ягында “Җир – уртак йортыбыз” дип аталган темага рәсемнәр күргәзмәсе куелган.

Зал урман аланы итеп бизәлгән. Тик аланда бушаган чипсы, сок каплары,пакетлар, шешәләр һәм башка чүп-чар аунап ята.

Балалар  залның бер ягына алдагы рәткә тезелеп утырганнар.

Моңсу көй астында залга Шүрәле һәм Урман иясе керә. Алар чүп-чарга карап торалар да, агач төбенә барып утыралар.

Шүрәле.

Әй, Урман иясе! Кара тирә-ягыңа! Болай барса, без бу урманда озак яши алмабыз.  Нигә кешеләр шулай начарланды соң? Нигә табигатебезне болай мәсхәрәлиләр. Ял итәргә дип киләләр дә, чүп калдырып кайтып китәләр. Без җыештырабыз, алар ял итәргә дип киләләр дә, пычратып кайтып китәләр. Минем хәзер теләгем дә, көчем дә калмады алар артыннан җыештырырга. Син куян балаларын соңгы тапкыр кайчан күрдең?  Качтылар бит алар безнең урманнан.

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Челтерәп аккан чишмәләрем

Нигә кипкән?

 

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Сандугачлы талкайларны

Кемнәр кискән?

 

Табигатьне кемнәр шулай

Әрәм иткән?

Кешеләрдә миһербанлык

Кая киткән?

 

Җир елый,ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Бу гүзәллек, бу Җир шары

Яшәр микән?

“Бу гүзәллек яшәрме?” Энҗе Авзалова.

Урман иясе.

Мин кара урманда яшим,

Мин бит - урман хуҗасы.

Урмандагы һәр үсемлек

Һәм җәнлекләрнең дусты.

Урман бит ул шундый ямьле,

Аны сакларга кирәк.

Барлык кешеләр дә шуны

Аңласын иде тизрәк.

И-и, Шүрәле дускаем, мин дә шуңа бик борчылам. Кара әле син бу агачка! Кичә ял итәргә килгән кешеләр шулай каерып сындырып киттеләр аны. Күрәсеңме, яфракларыннан әле дә яше тама. Мин - урман хуҗасы, табигать сакчысы. Явызлардан, усаллардан табигатьне сакларга тиеш. Тик мин булдыра алмыйм.

Шул вакыт елап Су анасы керә. Аның чәчләренә дә төрле чүп ябышкан.

Су анасы.

Сезнең урман гына түгел, минем сулыгым да сасыды, пычранды! (елый). Кичә ялгыш су төбендә яткан шешәгә кулымны кистем. Мин чистартам, ә алар тагын суга әллә ниләр аталар. Үзләре шунда су коенган да була әле, җитмәсә. Су  бит ул яшәү чыганагы. Кеше организмының 2/3 өлеше судан тора.  Ә хәзер һәр ел саен сулыкларга бик күп агулы матдәләр эләгә, аның  күләме 10 мең товар поездын кадәр. Суны эчәргә яраксыз итү өчен 1л суда 12грамм нефть булу җитә. Дөнья океанына ел саен 3-4 млн тонна нефть ага. Ул су өстенә элпә булып җәелә һәм кислородны үткәрми,балыклар үлә.

Шүрәле.

Нишлибез? Нинди чаралар күрәбез? Болай булса киләсе буынга күрсәтер урманыбыз, тәмле сулы чишмәләребез, кыргый хайваннарыбыз калмас бит.

Борчылып йөренә.Су анасы, Урман иясе дә уйда.

Урман иясе.

Мин уйлап таптым кебек. Өлкәннәр безне тыңламаслар. Мин алар белән сөйләшергә дә куркам. Әйдәгез, без ярдәмгә нәни дусларыбызны чакырабыз. Хәтерлисезме, мине балалар бакчасына кунакка чакырганнар иде узган ел. Бик әдәпле, бик тәртипле балалар үсәләр дип сөенеп кайткан идем. Шунда телефон номерларын язып алдым. Менә бит кирәге чыкты! Хәзер шуларга шалтыратып, кунакка чакырыйк әле. Бергәләп, үзебезне борчыган мәсьәлә хакында сөйләшербез, киңәшербез.

Кесәсеннән телефон алып, тәрбияче белән сөйләшә.

Але, бу N балалар бакчасымы? Мин Урман иясе. Хәтерлисезме, мин сезнең бакчага килгән идем. Бик тәртипле балалар белән уйнап кайткан идем. Ә Хәзер сезнең ярдәм кирәк безгә! Безнең урманда ЧП, Әйе, бик күңелсез вакыйга! Киләсезме? Көтәбез!

Тәрбияче.

Ярар, ярар. Хәзер балаларга әйтәм дә килеп җитәбез. Балалар, әйдәгез, урманга барып кайтыйк әле. Анда ниндидер күңелсез хәл булган ахыры. Бездән ярдәм сорыйлар. Башта табигатьтә үзегезне дөрес  тотасызмы, шул хакта белешик. Чүпләмәскә, тавышланмаска, үзеңнән көчсезләрне рәнҗетмәскә!

Күңеллерәк булсын өчен җыр җырлыйк.

Җыр “Җырлыйм туган якта”

Залның икенче ягыннан урманга барырга чыгалар.

Тәрбияче.

Карагыз әле, бу кырмыска оясын! Кемдер җимегән туздырган. Балалар, тияргә ярыймы кырмыска оясына? Әйдәгез, кырмыска өен рәтләп куйыйк.

Кырмыска.

Рәхмәт, сезгә балалар! Сез тәртипле, әдәпле, мәрхәмәтле балалар икәнсез. Зур үскәч тә, табигатьне яратыгыз, аның сакчылары булыгыз.

Без урман санитарлары.

Кырмыскалар бик файдалы бөҗәк.

Без зарарлы бөҗәкләрне юк итәбез.

Бала.

Кырмыска файдалы бөҗәк

Без аларга тимәбез.

Тирә юньне күзәтеп

Юлны дәвам итәбез.

Тәрбияче.

Тыңлагыз әле балалар, кайсы кош тавышы ишетелә анда. (күке, тургай һ.б. тавышы ишетелә, балалар аларны танып, әйтәләр)

Әйдәгез, бераз ял итеп алыйк, табышмаклар әйтешик.

  • Агач башында йорты,

Эчендә яши җырчы.

  • кулы юк балчык ташый,

Балтасы юк, өй ясый.

  • Гөрли гөрли, җырлый ул,

Кызыл читек кия ул,

Күлмәкләре күгелҗем,

Татулыкны сөя ул.

  • Ул ялгыз яши, чыгармый бала,

Менә шуңарга ямансу аңа.

Әйләнеп, урман аланына килеп җитәләр.

Исәнмесез, Урман иясе, балаларның яраткан Су анасы, Шүрәле! Карагыз әле, узган җәйдә генә бик матур иде бит бу урман аланы! Быел танырлык та түгел үзен!

Шүрәле.

Әйе, узган җәйдә сезнең белән күңелле генә итеп, уеннар уйнап утырган идек. Шуннан соң, озак та үтмәде, безнең бу гүзәл аланыбызгы кешеләр ияләнде. Алар музыка кычкыртып бала чыгаручы кошларыбызны куркытып качырды. Ташлар атып тиеннәребезне елатты, керпебезне суга салды...

Су анасы.

Ә минем елгамда машиналарын юды, ватык шешәләрен ташлады (елый). Чәчемне ничек кенә юсам да, чистарта алмыйм.

Бала.

 Кешеләргә матурлыкны

Сый-хөрмәтне биргән Ходай.

Тик кешеләр табигатькә

Нигә игътибарсыз болай?

Чикләвеге,шомырты да,баланы да-

Санап бетерерлек түгел...

Кешеләрнең табигатькә ерткычлыгын

Гафу итә алмый күңел.

Агачларны таптый, кисә,

Җәнлекләрне атып китә.

Бу кадәре начарлыклар

Белмим, нәрсә белән бетәр?

“Белмим, нәрсә белән бетәр” Э.Авзалова

Тәрбияче.

Балалар, без бит инде хәзер зурлар! Әйдәгез, дусларыбызга ярдәм итик!

Балалар, Су анасының киемнәреннән чүпләрне алалар, сулыктан да чүпләрне чыгарып өеп куялар.

Су анасы (шатланып).

Рәхмәт сезгә бик зур балалар! Менә бит, үзем дә матурайдым, сулыгым да чистарды.

Бергәләп “Чишмәбез” М. Җәлил сүзләре тырын башкаралар

Тәрбияче

Балалар, әйдәгез, бу аунап яткан чүп-чарны да чистартыйк әле. Урман иркен сулыш алсын.

Бергәләп чүпләрне җыялар.

Бала.

Апа, апа, ә бу чүпләрне кая куябыз соң?

2 бала.

Әйдәгез, җиргә күмәбез. Минем әти-әни шулай эшли.

Чокыр казый башлыйлар.

Шулвакыт тычкан чиелдаган тавыш ишетелә.

Сукыр тычкан максасы кигән бала аларның янына килә.

Инде җир астында да иркенләп яшәр хәл юк! Ай-яй, казымагыз чокыр. Бу дөрес түгел! Сезнең чүп-чарыгыз миңа да кирәк түгел.  Беләсезме, җир астында күпме ятып та череми бит ул пластик! Урманда ташлап калдырылган кәгазь череп таркалсын өчен 2 ел кирәк, консерв банкасына- 90 ел, полиэтилен-200, пыяла кисәге1000 ел таркалмый ята. Шуңа күрә башка чарасын эзләргә кирәк. (югала)

Бала.

Апа, әйдәгез без чүпләрне махсус капчыкларга тутырыйк та, аны чүп савытларына салып калдырыйк.

Бала.

Ә менә бу шешәдән су алып эчәр өчен савыт ясап була. Югалтмасыннар өчен бау белән бәйләп, чишмә янында калдырыйк.

Бала.

Әйе, монысыннан тиен балаларына уйнар өчен уенчык ясап бирик.

Тәрбияче апалары җитәкчелегендә соскы, кружка,  боулинг  кеглилары һ.б. ясап куялар.

Шүрәле.

Балалар сез безгә бик зур ярдәм иттегез. Күрәсезме, урманыбыз ничек матурланып китте. Әйдәгез, ял итеп, бер уен уйнап алабыз. Ул “Ярый-ярамый” дип атала.

Мин сезгә хәзер әйтәм, яраса сез кул чабыгыз, ярамаса аяк тыпырдатыгыз. Башладыкмы?

- Агачларны  сындырырга

- Табигатне чүпләмәскә

- Кош оясын туздырырга

-Кошларны  куркытмаска

-Чәчәкләрне  өзмәскә, үләннәр таптамаска

- Чүп-чарны  ташлап калдырырга

-Гөмбәләрне пычак белән генә кисеп җыярга

-Кырмыска ояларын туздырмаска

-Урманда тавышланмаска

-Учак ягарга һәм сүндермәскә

Ак каен маскасы кигән, иңнәренә яшел шәл япкан бала.

Менә минем ботакларыма кичә кешеләр таган ясап атындылар. Ботакларым-кылларым әле дә авырта. Соңынн янныма якын ук килеп, учак яктылар. Тамырларыма зыян салдылар.

Бала.

Борчылма, каенкай. Без сине хәзер дәвалыйбыз.  Ботакларыңны күтәреп куярбыз, тирә ягыңны чистартып, төбеңне йомшартырбыз. Сиңа җиңел булып китәр. 

Балалар каен агачының ботакларын матурлап бәйләп куялар, төбен йомшарталар, һәм аны уртага алып, “Яфраклары яшел ак каенның” җырын башкаралар.

Ак каен.

Агачларны сындырмагыз,

Кош оясын ватмагыз,

Суларны да пычратмагыз,

Пыяла, чүп атмагыз.

Эссе чакта,коры чакта

Урманда ут якмагыз.

Табигать ул - безнең әни,

Табигатьне саклагыз!

Шул вакыт кошлар сайраган, бөҗәкләр очкан тавышлар ишетелә.

Кызлар күбәләкләр биюен башкаралар.

Су анасы.

Минем дә сезгә бер бүләгем-уеным бар бит. Әйдәгез әле, бу уенны да уйнап алыйк.

Татар халкының җырлы-биюле уены “Уфа-Чиләбе” (яки “Капкалы”, “Шома бас”)

Урман иясе.

Рәхмәт сезгә балалар. Без сезгә ышанабыз. Зур үскәч табигатьнең сакчылары булыр дигән өметтә калабыз. Ә хәзер мин сезгә бик кирәкле бер бүләк ясыйм. Ул – Кызыл китап дип атала. Кызыл төс - тыю билгесе, шуңа күрә бу  китапка  юкка чыгып баручы  кош-корт, җәнлек, бөҗәк, үсемлекләр кертелгән. Кызыл китапка кертелгән чәчәкләрне өзәргә, хайваннарны һәм кошларны ауларга ярамый. Һәр республиканың үз  Кызыл китабы  бар. Сез бу китапны тәрбияче апагыз белән карагыз, өйрәнегез.

Шүрәле.

Менә сез балалар, үсеп җитәрсез. Укып, олы кешеләр булырсыз. Тик бер вакытта да үзегез яшәгән тирәлекне пычратмагыз. Саклагыз аны. Табигать – ул тиңсез хәзинә. Ул кешеләр ярдәменә, сезнең ярдәмгә мохтаҗ. Сез аны ничек сакласагыз – ул сезгә җавап итеп мул уңышын бирер. Сезгә дә, сездән соң киләчәк буыннарга да табигый байлыклар җитәрлек булсын. Хәзер дә, урман-кырларга, су буйларына чыккач, чисталык, тәртип турында әти-әниләрегезнең исенә төшерергә онытмагыз. Сау булыгыз!  

Бала

Куанып хозурда йөргәндә,

Карурман куенына кергәндә,

Беркемнең каргышын алма син,

Күбәләк тә елап калмасын...

Сак бул син, сабыем, сак бул син,

Саклый күр табигать баласын.

Онытма, туган җир бер генә,

Кадерләрен аның бел генә..

Дәвала аның һәр ярасын,

Син бит соң,табигать баласы!   (Р. Вәлиева)

 Бала

Агач –куаклар утыртып,

Урманнар үстерербез.

Чишмә-күлләрне һәрвакыт

Без чистартып торырбыз.

Беркайчан да рәнҗетмәбез,

Табигать ул-Җир-Ана.

Табигатьнең якын дусты

Булсын иде һәр бала.

 Бала

Рәхмәт, җирем, эчкән суларымны,

Икмәгемне синнән аламын.

Заман җилләренә күкрәк куеп,

Имән кебек үскән балаң мин.

Һәрнәрсәне югалтмыйча саклый,

Җир хәтере, җир ул мәрхәмәтле.

Үпкәләмәс. Бөтенесен кичерер,

Тойсын гына безнең мәхәббәтне.

 Бала

Без-табигать,саклагыз сез безне,

Табигать һәм кеше бербөтен.

Пычранмасын сулар, һава һәм җир,

Капламасын Җирне сөрем һәм төтен!

Яшәсен бу җирдә хайваннар да,

Үсемлекләр үссен шаулашып.

Кояш көлсен, күктә ай елмайсын.

Яшик җирдә куәт,көч алып.

Бала.

Туган як күгендә йолдызлар

Тоныкланса бер көн нишләрмен?

Мин үскәч корыса соңгы тал,

Серемне кемнәргә сөйләрмен?

Сандугачлар бизсә бакчамнан

Ят күрсә җиремне торналар,

Нишләрмен кипсәләр күлләрем,

Корыса күкеле урманнар?

Тургайлар очмаса биектә,

Тозланса саф сулы чишмәләр,

Саекса илемдә елгалар,

Киләчәк буыннар нишләрләр?

Саф җилләр сыйпасын чәчемнән,

Саф һава аллатсын битемне,

Юлымда чирәмнәр үссеннәр,

Кешеләр, саклагыз җиремне!

Бала

Яшәсен Җир!

Яшәсен һава!

Яшәсен су!

Яшәсен үсемлекләр!

Хайваннар да!

Яшәсен бар да!

Күмәк җыр “Кояшлы ил”

Балалар саубуллашып, бакчага кайтып китәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Без табигать дуслары" (экологик кичә)

Максат:1. Балаларда туган якның, төбәкнең, табигатенең гүзәллеге, аның байлыгы белән таныштыру, кызыксыну уяту, аңа мәхәббәт тәрбияләү.2. Үзебезнең төбәктә үскән файдалы чәчәк, үләннәрне, агач - куакл...

Табигать -уртак йортыбыз

Табигать-уртак йортыбыз...

«Көзге экологик сукмак буенча сәяхәт» темасына экологик танып-белү экскурсиясе.(зурлар төркеме).

Балалар бакчасында булган экологик сукмак буенча көз көнендә үткәрелгән экскурсия....

“Мин диңгез ясыйм...” Зурлар төркемендә тәрбияче белән балаларның иҗади сәнгать буенча уртак эшчәнлекнең конспекты

Максат: балаларны традицион булмаган юллар белән рәсем ясарга өйрәтү.Бурычлары: балаларның диңгез, аны тасвирлап язучы рәссамнар турындагы белемнәрен үстерү; диңгездә яшәүчеләрнең атамаларын ныгыту; б...

5-6 яшьлек балалар өчен экологик тәрбия чара эшкэртмэсе

5-6 яшьлек балалар өчен экологик тәрбия  чара эшкэртмэсе...

«Җир-безнең уртак йортыбыз!» мәктәпкә әзерлек төркемендә танып белү үсеше буенча интегральләшкән эшчәнлек.

Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда экологик культурасы нигезләрен формалаштыру.Бурычлар:Тәрбияви бурыч: Табигатькә, аның ресурсларына, хайваннарга һәм үсемлек дөньясына сакчыл караш, кешелеклелек, к...

"Табигать туган йортыбыз - бергәләп саклыйк аны!"

Балалар бакчасында әти-әниләр белән үткәрү өчен экологик кичә эшкәртмәсе....