"Табигать туган йортыбыз - бергәләп саклыйк аны!"
методическая разработка

Шакирова Эльвира Альфредовна

Балалар бакчасында әти-әниләр белән үткәрү өчен экологик кичә эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ekologik_kich_-_stsenariy.docx30.03 КБ

Предварительный просмотр:

“Татарстан республикасы Саба муниципаль районы ш.т.б. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба 2 нче “Әллүки” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе

«Табигать туган йортыбыз –                                                         бергәләп саклыйк аны!»

                            /әти-әниләр белән экологик кичә/

1 квалификацион категорияле тәрбияче                                                                                  Шакирова Эльвира Альфред кызы

Экологик кичә: «Табигать туган йортыбыз – бергәләп саклыйк аны!»

Максат:

Әти-әниләрнең игътибарын экологик этикага, кешенең табигатьтә үз-үзен тотуына юнәлтү; балаларда табигатькә мәхәббәт тәрбияләүдә гаиләнең ролен күтәрүдә, тирә-як белән дөрес экологик хезмәттәшлек кагыйдәләре формалаштыруда булышлык итү; экологик белем бирү буенча әти-әниләрнең педагогик осталыкларын күтәрү.

Катнашучылар: “Кояшкай” әти-әниләр командасы, “Ялкын” әти-әниләр командасы.

Жюри: специалистлар.

Алып баручы: тәрбиячеләр.

Чара барышы:

А.Б.: - Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр! Бүген без сезнең белән «Табигать туган йортыбыз – бергәләп саклыйк аны!»  дигән экологик кичәгә җыелдык.  Слайд 1

- Бүгенге кичәдә ике команда катнаша, алар экологик яктан үзләренең белемнәрен тикшереп карарлар (командалар өстәлләр артына утыралар).

Жюри составында (жюри әгъзалары белән таныштыру). Кичәдә ике команда катнаша, алар белән танышып үтик (командалар үзләренең исемнәрен әйтәләр).

“Гүзәл минем туган җирем” җырының музыкасы (кереш өлеше) яңгырый.  

А.Б.:

Җирем минем газиз әнкәм шикелле,

Шундый тырыш, уңган ул: басу тулы игене, тауларында урманы.

Җирем минем - ул түгәрәк күлләре, күлләрендә - үрдәге.

Мең чәчәкле болыны – аның җәйге күлмәге.

Чишмәләре – күзләре, ерымнары – ярасы.

Без утырткан агачлар – иң шифалы дәвасы.

Саклыйк аны, яшәртик бергә-бергә, әйдәгез:                                                          Яшәсен Җир - әнкәбез, безнең уртак әнкәбез!            Слайд 2

1-нче конкурс: Разминка. 

«Кояшкай»:

- Кайсы агачның суы баллы? (өрәңге, каен)

- Кайсы агачларның көз көне яфраклары кызыл була? (миләш, өрәңге)

- Урманда яши торган эре хайван. Агач ботакларын кимерә, ылысларны. агач яфракларын яратып ашый. (поши)

- Нинди урман үсемлеге итне алыштыра ала? (гөмбә)

- Кем ул - ихтиолог? (балыкларны өйрәнүче галим)

- Дәүләт тарафыннан сакланучы территория: анда аучылык, җиләк, үләннәр җыю тыелган (тыюлык - заповедник).

«Ялкын»:

 - Яшен елның кайсы вакытында була? (җәй).

 - Ап-ак күлмәген кигән,

  Күлмәгенә тап тигән.

- Җәй башында җиләгемне

Авыз итәрсез, дигән.  (каен)

Сүз нинди агач турында бара?

- Кыш көне агач яфраклары нинди төстә була? (кыш көне агачларда яфраклар булмый) 

- Аягын, башын яшерә,

Таш күлмәге эченә. (ташбака)

- Сирәк булган, юкка чыгып баручы үсемлекләр, хайваннар кертелгән китап ничек атала? (Кызыл Китап).

- Кем ул - орнитолог? (кошларны өйрәнүче галим)

Конкурс нәтиҗәләрен билгеләү.

2-нче конкурс: «Хайванны яса».

Командаларга хайван исеме язылган карточкалар бирелә. Һәр командадан 1 кеше күзләре бәйләнгән килеш мольбертта тәкъдим ителгән хайванны ясарга тиеш.  Кем яхшырак ясый, шул җиңүче.

Конкурс нәтиҗәләрен билгеләү.

3-нче конкурс: Блиц - опрос.

“Кояшкай”

1. Бер әкияттәге шыксыз үрдәк бәбкәсе нәрсәгә әверелә? (Аккош)  слайд 3

2. Нинди кош үзенең  йомыркасын башка кошлар оясына сала? (Кәккүк) слайд 4

3. Иң кечкенә ат ничек атала? (Пони)  слайд 5

4. Нинди җәнлекне уйнап кына “кылый” диләр? (Куян)  слайд 6

5. Чебен гөмбәсе белән нинди урман хайваны дәвалана? (Поши)  слайд 7

“Ялкын”

1. “Барабанчы” дип нинди урман кошын әйтәләр? (Тукран)  слайд 8

2. Кышын да, җәен дә бертөсле кием кия. (Чыршы, нарат)  слайд 9

3. Җәнлекләр патшасы? (Арыслан)  слайд 10

4. Хәйләбай атамасы нинди җәнлеккә бирелгән? (Төлке)    слайд 11

5. Кармак урынына нинди хайван үзенең койрыгын кулланган? (Бүре)  слайд 12

Конкурс нәтиҗәләрен билгеләү.

4-нче конкурс: кроссворд чишү: «Табигать»

“Кояшкай”

1. Кто-то утром, не спеша, надувает красный шар, а как выпустит из рук – станет вдруг светлей вокруг. (Солнце)  слайд 13

2. Молоко над речкой плыло, ничего не видно было. Растворилось молоко – стало видно далеко. (Туман)   слайд 14

3. Чуть дрожит на ветерке лента на просторе, узкий кончик в роднике, а широкий в море.   (Река)   слайд 15

“Ялкын”

1. Он пушистый, серебристый, белый, белый, чистый, чистый, ватой наземь лёг. (Снег)   слайд 16

2. Посмотри, мой милый друг, что находится вокруг? Небо светло-голубое, солнце светит золотое, ветер листьями играет, тучка в небе проплывает. Поле, речка и трава, горы, воздух и листва, птицы, звери и леса, гром, туманы и роса, человек и время года – это всё вокруг … . (Природа)  слайд 17

3. Что вниз вершиной растёт? (Сосулька)   слайд 18

Конкурс нәтиҗәләрен билгеләү.

5-нче конкурс:  «Мәкальләрне җый» (сүзләр тәкъдим ителә, командалар шул сүзләрдән мәкальләрне җыярга тиеш).

Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.

Ни чәчсәң, шуны урырсың.

Күршең үзеңнән яхшы булсын.

Изгелек җирдә ятмас.

Кешегә яхшылык итсәң, үзеңә файда булыр.

Агач җимеше белән, кеше эше белән.

Физкультминутка.

Исемнәр әйтелә. Кош – очабыз, балык – йөзәбез, бөҗәк – биибез, җәнлек – сикерәбез.

6-нчы конкурс:  “Тере һәм тере булмаган табигать”.

А.б.:  - Табигатьне ике олуг дөньяга бүләргә мөмкин: тере һәм тере булмаган табигать дөньясына. Сезгә рәсемнәр тәкъдим ителә: (кош, балык, таш, чәчәкләр, аю, кояш, яңгыр, кар, өй, китап). “Кояшкай” командасы тере табигать сүрәтләнгән рәсемнәрне җыя, “Ялкын” командасы тере булмаган табигать сүрәтләнгән рәсемнәрне җыя һәм аларның нәрсә белән аерылуларын исбатлыйлар.  (Хәрәкәтләнә, туклана, үсә, сулый, үрчи).

Конкурс нәтиҗәләрен билгеләү.

7-нче конкурс:  “Дару үләнен таны” (слайдта рәсемнәр күрсәтелә).

“Кояшкай” (үги ана яфрагы, мәтрүшкә, ромашка, меңьяфрак)                                        сладйлар 19-22

“Ялкын” (бөтнек, кычыткан, тузганак, бака яфрагы)  слайдлар 23-26

8-нче конкурс:  

Дидактик уен «Кайсы артык?»

“Кояшкай”

Бу хайваннарның кайсысы урманда яшәми?  слайд 27

 көнгерә, тиен, бүре, төлке;

Кайсы бөҗәк түгел?   слайд 28

күбәләк, кырмыска, үрмәкүч, бака.

”Ялкын”

Бу кошларның  кайсысы артык?   слайд 29

кызылтүш, тавык, песнәк, чыпчык;

Бу хайваннарның кайсысы артык?  слайд 30

сыер, сарык, поши, кәҗә.

Конкурс нәтиҗәләрен билгеләү.

9-нчы конкурс: «Сүз төзе».

Командалар конвертлардагы хәрефләрдән  «табигать» һәм «экология» сүзләрен төзи).

10-нчы конкурс: “Кошларны дөрес урнаштыр”.

А.б.: - Без җылы якларга очып китүче һәм безнең якларда кышларга калучы кошларны беләбез. Кошлар адашкан һәм бер урынга барсы бергә очып килгәннәр дип күз алдына китерик. Аларга ярдәм итик әле:

«Кояшкай» командасы кышлаучы кошларны җыеп, җимлеккә урнаштыра. “Ялкын” командасы җылы якларга очып китүче кошларны җыеп, агачка урнаштыра.

Конкурс нәтиҗәләрен билгеләү.

А.б.: - Ә хәзер табигатьтә үз - үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп үтик:

- Җәнлекләргә тимәгез!  - Агачларны сындырмагыз!

 - Чәчәкләрне өзмәгез!  - Суларны пычратмагыз!

- Табигатьне чүпләмәгез!..      31 слайд

Йомгаклау

Саклагыз җир тереклеген, табигатен саклагыз.       32 слайд

Җирдә яшисегез килсә, кануннарын ятлагыз!

Саклагыз җирнең язларын – чәчәкле бәйрәмнәрен,

Балан, шомырт, сиреньнәрен җирнең гөл бәйләмнәрен.

Саклагыз болын өстендә язда тургай тавышын.

Чуер ташлы, көмеш чыңлы салкын чишмә агышын.

Саклагыз яфрак очында  бәллүр чык тамчыларын.

Зәңгәр күкне бизәп үткән карлыгач камчыларын.

Саклагыз кырмыска күчен, төклетураның йортын,

Чәчәкләрне назлап очкан нечкә билле бал кортын.

Саклагыз елганың моңын, тынычлыгын, сафлыгын.

Зәңгәр күлне сихри иткән аккошларның аклыгын.

Саклагыз имәннәр җырын, урманнарның шаулавын,

Океаннарның, диңгезләрнең тыныч кына сулавын.

Саклагыз Җирне, саклагыз, сугыш уты якмагыз,

Тереклекне бетермәгез, утлы корал атмагыз.

Табигать бик матур. Табигатьнең кадерен белеп, рәнҗетмичә яшәсәк иде.

А.б.: - Бүгенге экологик кичәдә ике команда да үзләренең белемнәрен күрсәттеләр, актив катнаштылар, бер-берсеннән калышмадылар. Барыгызга да зур рәхмәт!

Командаларга  “Табигать дуслары” медальләре тапшырыла.

Саба муниципаль районы, ш.т.б. Байлар Сабасының  №2 “Әллүки” балалар бакчасы,  1 кв. категорияле тәрбияче Шакирова Эльвира Альфред кызы

Аттестация үтү өчен кирәк иде, бастырып чыгара алмассызмы?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Табигать -уртак йортыбыз

Табигать-уртак йортыбыз...

"Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе

Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру.Бурычлар:Ø Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.Ø Матур әдәб...

Табигать – уртак йортыбыз. Экологик чара

Залның ике ягында “Җир – уртак йортыбыз” дип аталган темага рәсемнәр күргәзмәсе куелган.Зал урман аланы итеп бизәлгән. Тик аланда бушаган чипсы, сок каплары,пакетлар, шешәләр һәм баш...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...

«Җир-безнең уртак йортыбыз!» мәктәпкә әзерлек төркемендә танып белү үсеше буенча интегральләшкән эшчәнлек.

Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда экологик культурасы нигезләрен формалаштыру.Бурычлар:Тәрбияви бурыч: Табигатькә, аның ресурсларына, хайваннарга һәм үсемлек дөньясына сакчыл караш, кешелеклелек, к...