"Уеннар капчыгы"
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа)

Аскарова Гульназ Ильясовна

Конспект занятия "Уеннар капчыгы"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_deres.docx21.86 КБ

Предварительный просмотр:

Конспект: “Уеннар капчыгы”

II нче кечкенәләр төркемендә тирә-юнь белән таныштырудан ачык шөгыль 

Максат: уенчыкларга нигезләнеп балаларның сүзләрне ачык һәм аңлаешлы итеп әйтүне ныгыту, предметларны дөрес әйтергә йөрәтүне дәвам итү, аның кулланышын әйтеп бирүне ныгыту, төсләрне аера белү һәм дөрес әйтүне камилләштерү, гади җөмләләр төзүне формалаштыруны дәвам итү, сүз байлыгын үстерү.

Җиһазлар:  капчык, уенчыклар (куян, туп,эт,песи).

Балалар белән алдан эшләнгән эш: уенчыклар белән уйнау, уен аша кулланышын билгеләү, әңгәмә үткәрү.

Шәхси эш: пассив балаларны шөгыльгә тарту, әңгәмә барышында активлаштыру.

Методик алымнар: ситуация, д/уен “Зур һәм кечкенә”, физминутка, йомгаклау.

Шөгыльнең структурасы:

Кереш өлеш – ситуация “Уеннар капчыгы”

Төп өлеш

Д/Уен “Бу нәрсә?”

Уен”Шаян курчак”

Уен «Ак куян»

Физминутка “Әйт,әле  ускәнем”

Йомгаклау

Шөгыль барышы.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез бер уен уйнап алабызмы?

Балалар: Уйныйбыз.

Тәрбияче: Минем матур уеннар капчыгым бар, аның эчендә нәрсәләр бар микән?

 (Тәрбияче серле капчыкны балаларга күрсәтә капчык эчендә уенчыклар, тәрбияче алып,уенчыкларны балаларга курсәтә.)

Тәрбияче:Балалар,карагыз әле нәрсә бу?

Балалар:Куян.

Тәрбияче:Әйе дөрес әйтәсез балалар,безнең куян нишли белэ эле?

Балалар:Сикерэ белэ (Балалар җавабын активлаштыру)

Тәрбияче:Әйе,бик тә дөрес.Әйдәгез бездә буген сезнең белән куяннаркебек сикерешеп уйнык әле.

 “Ак куян “уенны уйнатыла.

Ап-ак куян утыра, колакларын селкетә
Менә шулай, менә шулай колакларын селкетә
Аңа тик тору кыен , җылыта ул тәпиен.
Менә шулай, менә шулай җылыта ул тәпиен.
Куян тик торса туңа, сикергәли ул шуңа.
Менә шулай, менә шулай сикергәли ул шуңа.

 Тәрбияче: Әфәрин,балалар .Булдырдыгыз.Куян сезгә бик сокланып карап утырды.Алдагы уенчыкны алыйм әле,узе түп - түгәрәк бу нәрсә микән балалар?

Балалар: Туп.

Тәрбияче: Әфәрин дөрес.Туп нишли?

Балалар: Туп сикерә, туп тәгәри.

Тэрбияче:Тупта нинди төсләр бар?

Балалар:кызыл,сары,яшел. 

Тәрбияче:Бик тә дөрес .Балалар,без бит сезнең белән “Туп”турында шигырь беләбез.Әйдә ле Равил чык әле, безгә “Туп”дигән шигырьне искә төшереп кит әле.

“Туп”

Әмина елый үкереп,

Тубым суга төште дип.

Чү, Әминә, елама,

Туп батмый ул елгада.

Тәрбияче: Менә бит балалар без инде сезнең белән шигырьләрдә беләбез нинди зур булып ускәнбез.Утыр ускәнем урынына ,әфәрин булдырдың.

Эйдэгез,балалар хэзер сезнен белэн бераз уйнап алыйк.

Уен «Бар зур төлке”

Тәрбияче: Ай,яй балалар ,булдырдыгыз .Карагыз әле балалар уеннар капчыгында минем тагы нэрсэ бар микэн?

Балалар: Көчек.

Тәрбияче:Икенче төрле ничек әйтәләр әле тагы?

Балалар:Макмай.

Тәрбияче:Бик тә дөрес .Балалар,без бит сезнең белән “Макмай”турында шигырь беләбез.Әйдә ле Шамиль чык әле, безгә шигырьне искә төшереп кит әле.

 “Макмай “

Минем бар бер макмаем

Кара борын акбаем,

Куп йөгерә,куп өрә

Куп ишетә,куп курә.

Тәрбияче: Булдырдың акыллым. Утыр ускәнем урынына.

Тәрбиче:Балалар карагыз әле бу нәрсә?

Балалар:тартма

Тәрбияче:Әйе.Һәзер сезгә зур һәм кечкенә тартмаларга ,уенчыкларны салырга кирәк булачак.

“Зур һәм кечкенә”дидактик уены

Балалар: Әфәрин,балалар булдырдыгыз.

Тәрбияче:Ай,балалар нәрсә тавышы бу?

Балалар:песи

Тәрбияче:әйе дөрес әйтәсез.Безнең песи дустыбыз безнеңбелән уйныйсы килә икән .Әйдәгез бергә песи белән уйныйбызмы?

Балалар:Әйе.

Тәрбияче: Балалар,сезнен алда кисәкләргә буленгән рәсемнәр бар .Һәзер сезгә рәсемнәрне төзәргә кирәк булачак.Ә песи дустыбыз сезне карап торыр.

“Рәсемне җый”дидактик уенны

Балалар,сезнең нәрсәләр килеп чыкты?

Балалар:уенчыклар

Тәрбияче:әйе,дөрес әйтәсез.Балалар,э безнен пеи дустыбызның сезнен белән уйнарга каласы килә.Калынмы?

Балалар:әйе

3. Йомгаклау.

– Балалар,мин сезгә буген нәрсә алып килдем?

Балалар: – “ Уеннар капчыгы”

Тәрбияче:Балалар, сез бүген үзегезне бик тәртипле тотыгыз, миңа бик охшадыгыз, рәхмәт сезгә. Шуның белән безнең шөгылебез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Музыкалы һәм такмаклы уеннар.Музыкальные игры.

Шигьри такмаклы уеннарны балалар бик яраталар, бу төр уеннар, аларның хәрәкәтчәнлеген арттыру белән бергә, сөйләм телен дә үстерә, уен барышында һәммәсенә дә катнашырга мөмкинлек туа. ...

Сөйләм теленә өйрәтүдә коммуникатив уеннар.

Бу мәкаләдә тәрбияченең балаларны сөйләм теленә өйрәткәндә коммуникатив уеннарны ничек куллануы тасвирлана....

"Уеннар аша рәсем ясау"

  Альбом битендә ариентлашу, нокталарны туры сызык белән тоташтыру, гади карандаш белән эшләү күнекмәсен ныгыту, карандашны дәрес итеп тоту, каты итеп кысып тотмаска өйрәтү.  Уйнаган уенны рәсемгә төш...

"Театраль уеннар аша ата-аналар белән эш"(семинарда чыгыш)

Күңел ачулар – каплау (компенсация) характерын йөртә: көндәлек һәм бертөрле тормыш хәлен каплый. Ул баланың тормышында матур момент булырга, аның тәэсирен баетырга һәм иҗади активлыгын үстерергә...

Көзге уеннар

Балалар бакчаларында татар теленә өйрәтү....

Балалар белән уйнар өчен төрле-төрле уеннар

Балалар белән уйнар өчен төрле-төрле уеннар: Аю-бүре, Кап та коп, Җиз бүкән, Алдыр чишмә тамчылый, Кошлар һәм читлек, Яшелчәләр, Майламыйча купмый, Мин качам, син тот, Чыпчык, чык, Буяу сат...