Интегральләштерелгән эшчәнлек Тема: “Серле кар бөртеге”. Белем бирү өлкәсе: танып белү Уртанчылар төркеме
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа)

Гатина Гулия Минхарисовна

Максат: балаларның кар бөртекләре турында күзаллауларын формалаштыру.

Тәрбия бурычы: табигать матурлыгына соклана белү хисләре тәрбияләү.

Үстерү бурычы: балаларның  рәсем ясау буенча эшчәнлекләрен үстерү.

Белем бирү бурычы: иң гади билгеләр – символлар кулланып, кар бөртегенең үзлекләрен әйтергә өйрәтү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon serle_kar_bortege.doc61.5 КБ

Предварительный просмотр:

ТР Әлки муниципаль районы Базарлы Матак авылы  «Ромашка» балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Интегральләштерелгән эшчәнлек

Тема: “Серле кар бөртеге”.

Белем бирү өлкәсе: танып белү

Уртанчылар төркеме

Тәрбияче:Гатина Г.М.

Максат: балаларның кар бөртекләре турында күзаллауларын формалаштыру.

Тәрбия бурычы: табигать матурлыгына соклана белү хисләре тәрбияләү.

Үстерү бурычы: балаларның  рәсем ясау буенча эшчәнлекләрен үстерү.

Белем бирү бурычы: иң гади билгеләр – символлар кулланып, кар бөртегенең үзлекләрен әйтергә өйрәтү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: социаль- коммуникатив, танып белү, сөйләм үстерү, нәфис- нәфәсәти, физик.

Методик алымнар һәм чаралар: күзәтү, табышмак чишү, сүзле уен, әңгәмә, сорауларга җавап,рәсем ясау.

Җиһазлау: кәгазъ кар бөртеге, кар шыгырдавын күрсәтү өчен шыгырдый торган полиэтилен пакет һәм алар өстенә җәю өчен ак тукыма; рәсем ясау өчен зәңгәр төстәге кәгазь битләре, мамык таякчыклары, ак буяу, салфеткалар,уенчык чыршы агачы, тәлинкә белән салфетка,мамык кисәкләре, магнитлы такта, ноутбук, интерактив такта.

Сүзлек өстендә эш: кар бөртеге, канатлары, шыгырдый.

Алдан үткәрелгән эш: “Кар ява” сюжетлы картинасын карау; “Кар кая китте?” тәҗрибә үткәрү; урамда кар яуын күзәтү.

Эшчәнлек төзелеше:

1.Күзәтү.

2.Төп өлеш.

1. Табышмак әйтү .

2. Символлар белән эшләү, дидактик уен: “ Кар бөртеге нинди?”

3. Эрегән карны күзәтү.

4. Сүзле уен: “Кар бөртеге”.

5. Сулыш гимнастикасы “Кар бөртекләре оча”

6. Уен “Карлы сукмак”.

7. Экран белән эш.

8. Рәсем ясау “Кар ява”

3.Йомгаклау.Шигырь сөйләү.

Эшчәнлек барышы.

-Исәнмесез, балалар! Хәерле көн! Хәлләрегез ничек?

 Тәрәзәдән кышкы табигатьне күзәтү. Фикер алышу

 - Балалар, тәрәзә янына килегез әле. Әйдәгез әле,урамны күзәтик.

- Елның кайсы вакыты?

- Кышын нинди үзгәрешләр була?

  -Ни өчен тирә-як ап-ак?

Балалар:-Чөнки кар яуган.

Тәрбияче:-Ә кар ул балалар елга,күлләрдән җыелган су парлары. Алар болытларга җыелалар да җәй көне яңгыр,ә кыш көне салкын булганлыктан кар бөртекләре булып җиргә явалар.

Тәрбияче:-Мин сезгә табышмак укып узам:

Йолдыз – йолдыз вак кына,

Ак мамык сымак кына,

Өс киеменә куна,

Тәнгә тисә су була.

- Балалар, бу табышмак нәрсә турында?

Б: Кар бөртеге.(Берничә балаладан кабатлатам)

Т.-Әйе дусларым, дөрес әйттегез. Кар бөртекләре бик матур, алар җиргә әйләнә- әйләнә,бөтерелә- бөтерелә төшәләр.

-Карагыз әле,безгә тәрәзәдән нәрсә очып кергән? (Кар бөртеге)

-Без сезнең белән бүген кар бөртекләре турында сөйләшербез.

  Символлар белән эшләү; дидактик уен «Кар бөртеге нинди?»

(Тәрбияче тактага кар бөртеге символын эләктереп куя һәм сораулар бирә)

– Кар бөртеге нинди төстә була? (Ак, кар бөртеге астына ак кәгазь куела)

– Кар бөртеге нинди була? (Йомшак, балаларга мамык ябыштырылган карточка күрсәтә һәм һәрбер бала бу карточкага кулын тидереп ала.)

 – Бу карточка нинди төстә?(Зәңгәр.) Зәңгәр төс салкынны белдерә.Димәк, кар бөртеге нинди?(Салкын.)

 Тактага чиләк сүрәте төшерелгән карточка эленә

– урамнан чиләккә салып кергән кар бөртекләре  җылыда  нишлиләр? (Эриләр)

 Тәрбияче кашык рәсеме төшерелгән карточка элә һәм сорый:

-Мин кашыкны нигә элдем микән? Кашык ни өчен кирәк?(Ашарга)

-Ә  карны ашарга ярыймы? Ярыймы ,юкмы икәнен без сезнең белән ачыкларбыз.

(Стаканда эрегән карны күзәтү)

-Карагыз стаканда нәрсә ул? Әйе кар. Карагыз әле яхшылап, ул эри башлаган һәм стаканның төбендә пычрак җыелган. Димәк,балалар, кар ап-ак,матур булса да үзенә төрле тузаннарны,микропларны җыя .Без шушы пычрак карны ашасак микроблар безнең эчебезгә керә һәм безне чирләтә. Шунлыктан карны ашарга ярамый.

Т.-Балалар, сезнең дә кар бөртекләре буласыгыз киләме?

Сүзле уен  “Кар бөртекләре”

Без – карлар очабыз (кулларны болгап, очу хәрәкәтләрен ясыйлар).

Түбәнгә төшәбез (ярым чүгәлиләр).

Җитәбез дигәндә,

Җил белән китәбез (аяк очларында йөгерәләр).

Шунда без һавада

Җилпенеп торабыз (куллар билдә килеш гәүдәне як-якка хәрәкәтләндерәләр).

Җил тынган арада,

Җилдә ял итәбез (чүгәлиләр).

Т.-Балалар, карагыз әле монда чыршы утыра ул шундый туңган. Ни өчен икәнен беләсегез киләме?

-Йомшак кар,агачлар өчен җылы, калын юрган ул. Ә безнең чыршыбызның ботакларында кар юк. Без хәзер шушы салкын бураннарда, салкын көннәрдә, чыршыга салкын булмасын өчен шушы кар бөртекләрен яудырырбыз. Безнең чыршыкай бу кышта өшемәс, калын кар юрганын ябып безгә рәхмәт әйтер.

Сулыш гимнастикасы “Кар бөртекләре оча”

-Чыршы ботакларына тәлинкәдәге ертылган салфеткаларны,мамыкларны өреп очыртабыз.

-Кар нишли? – оча, ява, чыршының ботакларына куна

Менә балалар чыршыбыз хәзер туңмас, аңа бернинди салкын да куркыныч булмас.

Т.-Балалар, без менә ни хәтле кар яудырдык. Кар бөртекләре күп төрле, аларның берничә канаты бар. Салкында кар бөртегенә бассаң, шул канатлар сына һәм шыгырдаган тавыш чыга.

Уен “Карлы сукмак”.

-Әйдәгез, карлы сукмак буйлап йөреп,карны  шыгырдатып карыйбыз.(Тукыма җәелгән урында йөрү.)

- Кар нишли, балалар?(Кар шыгырдый.)

Экран белән эш.

(Экранда Маша һәм аю кыш көне урамда уйнаган сурәт.)

Маша белән аю йокыдан торып, урамга уйнарга чыктылар. Бөтен җир өстен, агачларны һәм куакларны ап- ак йомшак кар каплаган. Алар рәхәтләнеп уйнадылар. Йомшак ап-ак кар Машага шулкадәр ошады, ул аны мамык таякчыкларын ак буяуга манып, рәсемгә төшерде. Әйдәгез, без дә Маша кебек кар бөртекләрен рәсемгә төшерәбез.

Балалар өстәл янына киләләр һәм урындыкларга утыралар.

Рәсем ясау “Кар ява”

Т.-Сезнең алдыгызда зәңгәр төстәге кәгазь битләре, ак төстәге буяу, мамык таякчыклары тора. Мамык таякчыклар ак буяуга манып, кәгазьгә кар бөртеге рәсеме төшерәбез.(Күрсәтү.Балалар эше.)

Йомгаклау.

Т.- Балалар, без бүген кар бөртеге белән таныштык. Ә хәзер киенеп урамга чыгарбыз һәм бияләебезгә кунган кар бөртекләрен күзәтербез.

Тәрбияче: -Әйдәгез әле,шул матур ясалган рәсемләребезгә карап,кыш турында үзебез өйрәнгән шигырне искә төшерик.

Шигыр сөйләү.

Салкын, саф һава
Салкын, саф һава,
Йомшак кар ява.
Урамга чыксаң,
Битләр кызара.
Кар бөртекләре
Өстеңә куна,
Үзләре матур
Һәм салкын була.    (Ә.Бикчәнтәева)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Танып белү. Зурлар төркеме балалары белән «Кыргый хайваннар» темасына шөгыль

Балаларда кыргый хайваннарга карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү. Кыргый хайваннар турындагы белемнәрен баету.Аларның нәрсә белән тукланулары, яшәү шартларына ничек җайлашулары турында сөйләү....

“Татарстанда яшәүче милләтләр” темасына сөйләм теле үстерүдән зурлар төркеме өчен интегральләштерелгән шөгыль эшкәртмәсе.

 Татарстан Республикасының күпмилләтле булуы турындагы белемнәрен киңәйтү һәм балаларда  башка милләт вәкилләренә карата хөрмәт, дуслык хисләре тәрбияләү максатына ирешү....

Интегральләштерелгән математика һәм рәсем шөгыле конспекты

Интегральләштерелгән математика һәм рәсем шөгыле конспекты...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә интегральләштерелгән шөгель. Тема: « Кышкы урманга сәяхәт».

Интегрированное занятие в подготовительной группе на тему "Путешествие в зимний лес" на татарском языке...

Кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү һәм әйләнә - тирәне танып белү буенча интегральләштерелгән эшчәнлек. Тема: “Кыш килде”

 Максатлар:1) Яңа сүзләр белән таныштыруны дәвам итү: кыш, кар бөртеге, кар яуды, салкын,ак, буран, йомшак.2) Табигать күренешләре һәм аларны белдерүче сүзләр белән таныштыру.3) Балаларның...

Яңа ел серләре. (уртанчылар төркеме)

Яңа елга багышланган күңелле сценарий...