Конспект занятия по экологическому воспитанию "Куянга булышабыз"
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа)

Хазипова Руфия Мисбаховна

Яшь үзенчәлеклэре

Уртанчылар

Тема:

« Куянга булышабыз»

Эшчәнлек төре:

Уен- квест

Эшчәнлеккә кертелгэн белем бирү өлкәләре:

Коммуникация, танып белу, сынлы сәнгать, сәламәтлек.

 

Максат:

Балаларда әйләнә – тирәлеккә уңай эмоциональ – кыйммәтле караш, экологик  һәм рухәхлакый культура тәрбияләү өчен шартлар тудыру.

Бурычлар:

1. Балаларда табигатьне саклау, анда үз урынын аңлауга ярдәм итү, туган табигатенең матурлыгын һәм байлыгын саклау өчен җаваплылык тәрбияләү теләге булдыру

2. Туган як табигате белән кызыксынуны, игътибарлылыкны арттыру, төркемнәрдә эшли белүне үстерү.

3. Балаларның кеше тормышында урманның төрле әһәмияте турында күзаллауларын ачыклау һәм гомумиләштерү, урманда яшәүчеләр турында алган белемнәрне ныгыту.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rufiyadn.docx27.63 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

«64 нче санлы катнаш төрдәге балалар бакчасы»

муниципаль автоном мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

«Куянга булышабыз» темасына уртанчылар төркеме балалары белән оештырылган

 уен- квест конспекты.

                                                                                                                                           

                             

                                                                                     

                                                                                                                                           Хазипова Руфия Мисбах кызы

              64 нче балалар бакчасы тәрбиячесе,

                                                                                                                                                югары квалификацион категория

 

Түбән Кама

2020 ел

Яшь үзенчәлеклэре

Уртанчылар

Тема:

« Куянга булышабыз»

Эшчәнлек төре:

Уен- квест

Эшчәнлеккә кертелгэн белем бирү өлкәләре:

Коммуникация, танып белу, сынлы сәнгать, сәламәтлек.

Максат:

Балаларда әйләнә – тирәлеккә уңай эмоциональ – кыйммәтле караш, экологик  һәм рухәхлакый культура тәрбияләү өчен шартлар тудыру.

Бурычлар:

1. Балаларда табигатьне саклау, анда үз урынын аңлауга ярдәм итү, туган табигатенең матурлыгын һәм байлыгын саклау өчен җаваплылык тәрбияләү теләге булдыру

2. Туган як табигате белән кызыксынуны, игътибарлылыкны арттыру, төркемнәрдә эшли белүне үстерү.

3. Балаларның кеше тормышында урманның төрле әһәмияте турында күзаллауларын ачыклау һәм гомумиләштерү, урманда яшәүчеләр турында алган белемнәрне ныгыту.

Методик алымнар

аралашу, әңгәмә, уен, мактау сүзе, сорау-җавап.

Жиhазлау:

 ИКТ, майн – карта, тажлар һәм урталыклар,  уенчык күбәләк, кәгазьләр, пластик шешәләр һәм пакет,  чүп – чар тутыру өчен ике чиләк, физкультура җиһазлары, агач орлыклары салынган капчык.

Алдан башкарылган эш:

Хайван, агачлар, чәчәкләр  рәсемнәре карау, табышмаклар чишү, урманда үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатлау

Эшчәнлек структурасы:

  1. Кереш өлеш ( 2мин.)
  2. Төп өлеш ( 11 мин.)
  3. Йомгаклау ( 2 мин.)

Алга таба эш:

Табышмаклар чишү, шигырьләр уку.

Этаплары

Эчтэлеге

Арадаш нәтиҗә

Кереш өлеш

Тәрбияче: балалар, Әйтегез әле, хәзер нинди ел фасылы? Әйе, көзнең соңгы ае. Тәрәзәгә карагыз эле, нинди матур тышта бүген.(Тәрәзә төбендә конверт белән карта). Ой, балалар, бу нәрсә, хатка да ошаган. Кайдан килде икән бу хат, кем алып килгәнен сез курмәдегезме? Кемнән икән? Кем җибәргән хатны? (Конверт тышында куян рәсеме).  (Хат куяннан). Хәзер, мин аны сезгә укыйм,  "Шаян гаилэ" төркеменен кадерле балалары, энемне коткарырга ярдәм итегез, ул урман тирәсенә йөрергә  китте, ә кире әйләнеп кайта алмый. Аланда  чүп-чарга чуалды." - диелгән хатта.

Тәрбияче: Балалар, куянга булышабызмы? Ә без аңа ничек ярдәм итә алабыз? Зур урманнан куянны ничек эзләп табыйк икән? Монда карта да бар. Карта безгә юл табарга булышыр. Юлыбыз озын һәм катлаулы булырга ошаган. Ул вакытта урманга барырга кирәк.  Ничек тиз генә барып җитеп була.) Кузгалдык  юлга! (музыка яңгырый).

Көз.

Чүп-чарны җыеп.

Автобус, самолет, поезд.

Төп өлеш

Тәрбияче: Менә без урманда да, нинди матурлык! Тыңлап карыйк эле, куян ярдәм сорап кычкырмыймы икән? Юк. Балалар монда зур алан күренә. Монда утыручы күбәләктән сорыйк әле, нинди алан икән ул? Күбәләк, күбәләк, ул нинди алан, анда куян баласын очратмадыңмы?

Күбәләк: Юк, очрамады. Аланда бик күңелсез,  ял итүчеләр бөтен чәчәкләрне өзгән һәм таптаган, алан буш калган. Безгә кунып канат кагарга, нектар эчәргә чәчәкләр юк.

Тәрбияче:  Балалар, ишеттегезме? Күбәләккә ярдәм итәргә кирәк, без ничек ярдәм итә алабыз?  ( Аланга чәчәкләр утыртыртабыз). Ә анда эләгү өчен түмгәкләр, күпер аша узарга кирәк . (спорт снарядлары буенча уза)

Тәрбияче:  Афәрин, менә без аланда, монда бөтенләй буш, әйдәгез, аны чәчәкләр белән утыртыйк. Тажларны алыгыз һәм урта тирәсендә келәмгә чәчәкләрне жыегыз. Афәрин, нинди матур булды алан, ә чәчәкләрнең исемнәрен сез беләсезме?

Тәрбияче:  Менә хәзер күбәләккә очарга урын бар. Ә чәчәкләр яхшы үссен һәм чәчәк атсын өчен нәрсә кирәк? Ә урманда чәчәкләргә кем су сибә? Без хәзер сезнең белән яңгыр ясыйбыз!

Физминутка "Яңгыр"

Яңгыр, яңгыр, яу кубрәк, чәчәкләргә су кирәк.

Безне генә чылатма, аланга сип син кубрәк.

Алып баручы: Балалар, картаны карыйк әле, юлыбыз кая бара. Ниндидер өй,  бу өйдә кем яши икән? Белэсегез килэме? Табышмакны чишегез, жавабыннан кем икәнен белерсез.

Энәле хайван, алма, гөмбә ярата.

Кышын йоклап уздыра.

Дөрес, балалар. Әйдәгез, аны чакырыйк, бәлки, куян турында берәр хәбәре бардыр. (Керпе, чык әле, ярдәмен кирәк).

Керпе: Исәнмесез, менә кемнәр икән алар, урманда тавышланып йөрүчеләр. мин куркып өйдән чыкмыйча торам. Гөмбә, җиләк җыючылар таптап китә, агачларны сындыралар.

Тәрбияче:  Юк, керпе, дус. Син ялгышасың. Безнең балалар, тәртиплеләр, урманны яраталар. Урманда үзләрен ничек тотарга кирәклеген беләләр. Керпе,  менә тыңлап кара. Балалар, мин урманда тоту кагыйдәләрен атыйм, ә сез, әгәр мин яхшы эшләсәм: кул чабарсыз, әгәр начар эшләсәм – тыпырдарсыз. Игътибар белән тыңлагыз:

Мин урманга киләм һәм чәчәклэрне озәм. (Юк!)

Сынган отакны бәйлим. (Әйе!)

Кырмыска ояларын ватам. (Юк!)

Мин пирожок ашыйм да һәм кәгазен жиргэ ташлыйм. (Юк!)

Яраланган кошка (җәнлеккә) ярдәм итәм. (Әйе!)

Кабызган учакны сүндермим. (Юк!)

Яшь агачлар утыртам. (Әйе!)

Кош оясын ватам. (Юк!)

Үземнең артымнан чүпне җыештырам. (Әйе!)

Афәрин, балалар!

Керпе: Чыннан да, балалар, тавышланып йөрүчеләр сез түгел икән. Урманда берәр эшегез бар идеме әллә?

Тәрбияче:  Куян  бәлагә тарыган. Син ярдәм сораган тавыш ишетмәдеңме?  

Керпе: Менә бу юлдан киткәч, бер алан бар,  агачларын сындырып бетергәннәр, чүп- чар өеме. Бәлки, куян шундадыр.                                                                                   Тәрбияче:  Рәхмәт керпе. Әйдәгез, балалар кузгалыйк, куянны коткарырга кирәк. Карагыз, күпме чүп-чар, нәрсә эшләргә кирәк? Барысын да җыеп алырга,чүп-чарны сортларга аерырга кирәк. Кәгазьләрне -бер чиләккә,пакетлар һәм пластик шешәләрне –икенче чиләккә җыябыз. Башладык!

Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар, барысын да дөрес итеп җыештырдыгыз! Аланны чистарттык.

Куян : Рәхмәт дусларым, хәзер мин сикерә һәм өйгә әни янына кайта алам. Тик минем бер үтенечем бар. Кулымда төрле агач орлыклары салынган капчык. Шушы агач орлыкларын утыртырга булышыгыз әле, яз көне урманыбыз тагын да ямьләнер иде.

(Урман тавышлары яңгырый)

 

Аланга чәчәкләр утыртыртабыз

Кыңгырау, мәк, ромашка, күк чәчәк.

Чәчәкләргә су сибү .

Яңгыр.

( Йортта керпек утыра) 

Керпе.

Әйе, куянны коткарырга барабыз.

Йомаклау өлеше

Тәрбияче:  Балалар без буген кая бардык?

Юлда нәрсәлэр эшләдек?

Балалар сез бүген  миңа бик ошадыгыз.Әйдәгез бу орлыкларны төркемебезгә кайтып савытларга утыртыйк, ә яз җиткәч, урманыбызга күчерербез. Очып килгән самолетыбызга утырып, төркемгә кайтыйк.

Балалар белән күмәк эш – агач утырту.

Урманга бардык

Торле биремнәр үтәдек.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по экологическому развитию «Экологическая пирамида» в средней группе

Конспект занятия по экологическому развитию «Экологическая пирамида» в средней группе...

Конспект занятия по экологическому развитию «Экологическая пирамида»

Конспект занятия по экологическому развитию «Экологическая пирамида»...

Конспект занятия по экологическому воспитанию подготовительной группе. Наблюдение за деревьями на экологической тропе. Тема «Наблюдение за деревьями на экологической тропе детского сада»

Учить наблюдать явления природы, анализировать и делать выводы о некоторых закономерностях и взаимосвязях. Уточнить и систематизировать знания о характерных признаках весны (увеличивается день, с...

Конспект занятия по экологическому воспитанию в средней группе тема занятия: «Яркое лето» (образовательная деятельность экологического цикла по ФГОС ДО)

Задачи: - воспитывать интерес к изменениям в природе, происходящим летом. - закрепить знания о диких животных и их детенышах, уточнить названия жилищ диких животных. Воспитывать любовь к при...

Конспект занятия по экологическому воспитанию в средней группе Тема занятия: "Мы спасаем лес" (образовательная деятельность экологического цикла по ФГОС ДО

Задачи:1. Формировать знания детей о лесе и обитателях леса.2. Закрепить знания детей о правилах поведения в природе.3. Учить бережному и доброму отношению к природе.4. Развивать речь, творческую, поз...

Конспект занятия по экологическому воспитанию в средней группе Тема занятия: Кто живёт на ферме? (образовательная деятельность экологического цикла по ФГОС ДО)

   Программное содержание: формировать представления о домашних животных (живут рядом с человеком, приносят ему пользу, человек о них заботится: кормит, лечит). Развивать умственную о...

Конспект занятия по экологическому воспитанию в средней группе Тема занятия: Овощи и что мы о них знаем? (образовательная деятельность экологического цикла по ФГОС ДО)

Цель: Формировать у детей умение называть овощи и различать их по внешнему виду и вкусу.Учить детей употреблять в речи существительные с обобщающим значением «овощи», прилагательные «...