Проект " Нәни эколог"
проект по окружающему миру (старшая группа)

Фарида Миннисламовна Шарипова

Предлогаю проектную работу по экологии . Думаю это очень актуальная тема.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nni_ekolog.docx43.99 КБ

Предварительный просмотр:

Проект   “Нәни эколог”

Проектның дәвамлылыгы:  1 ел

Катнашучылары: мәктәпкә әзерлек төркеме балалары

Проектның төре:  танып белү.

Теманың актуальлеге: Экология дөньякүләм әһәмиятле, мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул узенең актуальлеге, үткенлеге белән буген бөтен кешелек алдына килеп басты. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фәнтехника казанышлары түгел, ә җир-суларның экологик торышы хәл итәчәк, җитештерү эшчәнлегенең тизлеге арткан саен, экологик проблемалар күбәя бара, әйләнә-тирәнең пычрануы кешеләрнең сәламәтлегенә зур зыян китерә. Экология проблеманың глобаль проблема булып, аның үзебез яши     торган урында да чагылуы тәрбиячедә борчылу тудыра. Экологик аңлылык, фикерләү дәрәҗәсе, культуралылык-болар килеп туган хәлдән чыгуның бердәнбер юлы булып тора.  Бу эшләрне ата-аналар, тәрбиячеләр белән берлектә башкару аңны, фикерләүне экологияләштерә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү, экологик культураның нигезен үз вакытында яшьтән салып калдырырга кирәклегенә басым ясый.

        Әгәр завод-фабрика пычрак төтеннәрен, суларын чистарту җайлан-маларын кулланса, кешеләр калдырган чүп-чардан урманнарга ут чыгу куркынычы янамаса, кыргыый җәнлекләрне аулауда хокук   бозулар булмаса һ.б., без киләчәк буын өчен чиста табигать калдырабыз дип әйтә алыр идек.

Максат:Табигатьне яратырга, сакларга, аңларга, матурлыгына сокланырга, табигый байлыкларны ишәйтергә омтылучы экологик яктан культуралы, әхлакый аңлы, иҗади фикер йөртүче шәхесләр тәрбияләү.

Бурычлар:

  • Терек һәм тере булмаган табигать, аларның үзара тыгыз бәйләнештә торуын балалар аңына җиткерү;
  • Балаларда табигатькә карата эмоциональ-уңай караш тәрбияләү: сәнгать әсәрләрен, матур әдәбиятны җиткерү, табигатькә экскурсияләр оештыруны тәэмин итү;
  • Уеннар аша балаларны иҗади фикерләүгә өйрәтү: хәлнең экологик дөрес чишелешен табарга юнәлеш бирү;
  • Әйләнә-тирә мохитның пычрануын булдырмау юллары белән таныштыру;
  • Тәҗрибәләр белән шөгыльләнеп, тикшерелгән әйберләр турында яңа мәгълүматлар алу, нәтиҗәләр чыгарырга өйрәнү;

Әзерлек этабы:

Төркемдә шартлар тудыру;

Экологик  почмак булдыру;

Табигать почмагында яшьүзенчәлегенә туры килгән гөлләр булдыру;

Фикерләүне үстерү өчен уеннар булдыру, әти-әниләр белән анкета;

Төп өлеш:

Тәҗрибәләр, әкиятләр уйлап чыгару, табигать почмагында күзәтүләр, балалар бакчасындагы кечкенә урманчыкта елның төрле вакытларында туган як агачларын, куакларын, үләннәрен күзәтү.

Нәтиҗә:

Тере табигатьнең матурлыгы  белән хозурлану, соклану хисләре тудыру. Әйләнә-тирә мохитның үзара мөнәсәбәтен фәнни юл белән аңлатып бирү. Кешеләр эшчәнлегенең нәтиҗәләрен күрү, кешенең табигатьнең бер кисәге булуын ачыклау, табигатьне ярату, аның байлыкларын саклап калырга омтылу.

Көтелгән нәтиҗә:

Табигатьтә үз-үзенне дөрес тоту;

Әйлә-тирә мохитның пычрануы аркасында килеп туган шәхси куркынычсызлык кагыйдәләрен белү.

Йомгаклау:

Экскурсияләр, ачык шөгель ” Урманга сәяхәт” ;

Иртәнге гимнастика “Урманда кунакта”:

 Экологик шөгель презентация “Нәни эколог”;

Тәрбиячеләр өчен мастер класс “Экологлар сәяхәте” ; экологик бәйрәмнәр “Җир көне”, “Кошлар көне”, “Урманда көзге бәйрәм”.

1. блок.“Нәни эколог”

КВН “ Тапкырлар, зирәкләр иленә сәяхәт”.

Анкета. “Безнең гаиләдә экологик тәрбия.”

 Диагностика. “Кишәрлек, урман, җәнлекләр, җиләк-җимеш, урман турында ниләр беләбез.”?

2.блок.

Экологик компентентлык.

 Экологик тәрбияче.

Тренинг.

3.блок .            Практик өлеш.

Табигать хәзинәсе – тәрбияче кулында нәрсәләргә төрләнә?” (Табигать материалларыннан уенчык ясау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект на тему Экология

Проект на тему Экология....

проект -презентация по экологии "Зимующие птицы" для средней группы

Краткое, последовательное изложение  материала для проведения работы по созданию экологического проетка "Зимующие птицы" для детей среднего дошкольного возраста...

Презентация к проекту "Мы юные экологи"

*   «Любовь к Родине начинается с любви к природе* В современных условиях, проблема экологического воспитания дошкольников приобретает особую остроту и актуальность.* Экологическое обр...

Проект-презентация по экологии " Мир цветов"

Проект рассчитан на детей от 4х до 5 лет- средней группы. Данная программа способствует развитию у детей экологического и художественно- эстетического предста...

ПРОЕКТ: «ЭКОНОМИКА И ЭКОЛОГИЯ РОДНОГО КРАЯ»

ПРОЕКТ: «ЭКОНОМИКА И ЭКОЛОГИЯ РОДНОГО КРАЯ»...

Проект "По тропинкам экологии"

Здоровый образ жизни...

Проект "Мы- юные экологи"

Экологическое образование дошкольников - это не просто дань «модному» направлению в педагогике. Это воспитание в детях способности понимать и любить окружающий мир и бережно относиться к н...