Конспект для воспитателей
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа)

Сунгатуллина Резеда Абзолутдиновна

Программа бурычлары:

Белем бирү: - күнегүләрне анализлау, нәтиҗә ясау аша, логик фикерләүне үстерү;

 - фән күзлегеннән караганда, "тылсымлы күренешләр" не аңлатырга өйрәтүне дәвам итәргә;

- ташның форма, күренеше, сыеклыкларның үлчәме, һаваның көче, сөт составы һәм юу чарасының үзлеге турында белем формалаштыру.

Үстерү: - фикерләү процессларын үстерү: игътибар, фикерләү, хәтер, тактиль сизгерлек;

 - белем һәм күнекмәләрне тормышта үз урыныңны күзаллый белү.;

-шартлы үлчәмне дөрес кулланырга.

Тәрбия: -бердәм эшчәнлекне алып барырга теләк тәрбияләү;

 - нәниләргә игътибаркүрсәтү;

 - игелеклелек, мөстәкыйльлек, дисциплиналылык тәрбияләү;

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zanyatie_fokuschy.docx19.62 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Без кечкенә фокусчылар.

Максат: Уртак уен эшчәнлегендә балаларның белемнәрен экспериментлар аша формалаштыру.

Программа бурычлары:

белем бирү:

- күнегүләрне анализлау, нәтиҗә ясау аша, логик фикерләүне үстерү;

 - фән күзлегеннән караганда, "тылсымлы күренешләр" не аңлатырга өйрәтүне дәвам итәргә;

- ташның форма, күренеше, сыеклыкларның үлчәме, һаваның көче, сөт составы һәм юу чарасының үзлеге турында белем формалаштыру.

үстерү:

- фикерләү процессларын үстерү: игътибар, фикерләү, хәтер, тактиль сизгерлек;

 - белем һәм күнекмәләрне тормышта үз урыныңны күзаллый белү.;

-шартлы үлчәмне дөрес кулланырга.

тәрбия:

бердәм эшчәнлекне алып барырга теләк тәрбияләү;

 - нәниләргә игътибаркүрсәтү;

 - игелеклелек, мөстәкыйльлек, дисциплиналылык тәрбияләү;

Интеграцияләнгән мәгариф өлкәләре:

"Социаль-коммуникатив»,» сөйләм", "танып белү»," физик», "сәнгать-эстетик"»

Методлар һәм алымнар:

Сүз: сораулар, нәфис сүз

Уен: фокусникларга әверелү.

Гамәли: экспериментларны үтәү.

Сүзлек эше: эксперимент, таш, атрибутлар, лоток, яссылык, һава.

Җиһазлау. Компьютер, экран, капчык 2 шт, геометрик фигуралар: түгәрәк, квадрат, өчпочмак, сөт, пипетка, кисточка, гуаш, фери, савытлар, салфеткалар, поднос, ватный таякчыклар, ташлар, мамык, шарлар 21 шт, пакет.

Шәхси эш: Шар өрергә булышу, пумаланы дөрес тотарга кисәтү.

Үткәрү вакыты: 18 ноябрь 2019 ел.

Эшчәнлек төзелеше:

1.Кереш: 1 – 3 минут. Исәнләшеп психогимнастика ясау. Лилия апалары керә, ярдәм сорый. Кагыйдәләрне искә төшереп үтәргә.

2.Төп өлеш: 20 минут.

1)Тәрбияче фокусчыга әйләнә, балалар ярдәмче булалар.

 2) Серле капчыктан геометрик фигуралар алып, төркемнәргә бүленү.

3) Табышмаклар уку, слайдлар күрсәтү.

4) Сөт, таш, һава белән тәҗрибә күрсәтү.

5) Ял минуты үткәрү “Без инде хәзер зурлар”

6)Барлык балалар белән, шар өреп, феерверк ясау.

3.Йомгаклау. 2 минут. Смайликлар тарату.

Оештыру мизгеле:

Кереш өлеш.

Балалар. Хәерле көн.

Балалар безгә бүген кунаклар килде, кунаклар белән исәнләшик. Психогимнастика ясап алыйк: кулларны кулга тотыйк, бер – беребезгә карап елмаеп алыйк, җылы китте кулларга, рәхәт булды дусларга, көнебез якшы үтсен.

(Лилия керә, исәнләшә һәм балаларга дәшә) “Минем бер йомышым бар сезгә” минем күңелем төште, күңелемне күтәрегез әле.

Тәр. Лилия апагызның күңелен күтәрәбезме?

Бала. Әйе.

Тәр. Ә ничек итеп?

Бала. Җырларга, уенчык бирергә, биергә, фокус ясарга...

Тәр. Әйдәгез фокуслар ясыйк. Ә фокусчылар, төрле тәҗрибәләр күрсәтәләр. Ул тәҗрибәләрне аңлатып та күрсәтергә кирәк була. Сез әзерме?

Бала. Әзер.

Тәр. Тәҗрибәләр үткәргәндә нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк балалар?

Бала. Тәртип белән эшләргә, чәчмәскә, этешмәскә, тыныч кына сөйләшергә.

Тәр. Дөрес балалар.

Төп өлеш.

СЛАЙД №1 ФОКУСЧЫ.

Тәр. Күзләрне йомдык мин хәзер фокусчыга әвереләм 1, 2, 3, 4, әкрен генә аяк очларында әйләнәбез (тәрбияче шләпә кия) Мин өлкән фокусчы булам, ә сез минем булышчыларым, сез ризамы? Ә сез минем ярдәмчеләрем булырсыз.

Бала. Без риза.

(тәрбияче янында өстәлдә тәҗрибә өчен, савытлар, подноста кирәк ярак куелган һәм алар салфетка белән капланган)

Тәр. Балалар безгә өч командаг бүленергә кирәк. Серле капчыктан геометрик фигуралар алабыз, алганчы безгә аларны тотып карап, нинди геометрик фигура икәнен әйтеп үтәргә кирәк.

Бала. Бу геометрик фигура, түгәрәк, яшел төстә, аның почмаклары юк.

Бала. Бу геометрик фигура, квадрат, кызыл төстә, аның дүрт ягы, дүрт почмагы бар.

Бала. Бу геометрик фигура, өчпочмак, аның өч почмагы һәм өч ягы бар.

Тәр. Булдырдыгыз балалар, ә үәзер өч командага бүленәбез, өчпочмаклар, түгәрәкләр, квадратлар һәм түгәрәк ясап басабыз (балалар өч түгәрәк ясап басалар) Саша сезнең команда да ничә кеше, сана әле.

Бала. Безнең команда да 1, 2, 3, 4, 5, 6 бала (балалар команда да ничә бала санап чыгалар)

Тәр. Команда да кемнәр бар истә калдырабыз, игътибарлы булыгыз. Геометрик фигураларны Лилия апага тарелкага куябыз. Хәрәкәтләнеп алыйк (тәрбияче бубен белән суга, балалар түгәрәктә йөриләр, бубен шалтырамый башлагач балалар дүрт мәртәбә кул чабалар һәм кулга кул тотышып икенче якка хәрәкәтләнәләр) Рәхмәт балалар. Кемнәр түгәрәк геометрик фигура алганнар иде, алар минем янга киләләр, ә калган балалар карап утыручылар була, рәхим итеп урындыкка утырабыз. Хәзер балалар тылсым башлана.

Тәр. Мин сезгә табышмак әйтәм, тыңлагыз.

Белый  цвет  оно  имеет,

Пьёт  его  кто,  не  болеет,

С  детства  вкус  его  все  знают,

При  болезнях  помогает.

Нам  его  даёт  корова,

Вы  назвать  его  готовы?

СЛАЙД №2 СӨТ.

Беренче тәҗрибә “Биюче сөт”  

Бала. Савытка сөт салабыз һәм пумалалар белән буяу тамызабыз.

Тәр. Ватный таякчыклар белән савыттагы савыт юа торган ферига манып алабыз һәм сөткә тыгып алабыз (балалар эшли)

Тәр. Нәрсә булды балалар?

Бала. Буяулар тәлинкә кырыена качтылар.

Тәр. Балалар әйдәгез нәтиҗә ясыйк, ни өчен шулай булды?

Бала. Сөт майлы, савыт юа торган сыекчадан  курка.

Тәр. Ә хәзер ак биткә буяу белән кояш ясап куегыз. Рәхмәт балалар. Минем янга икенче команда квадрат чыга. Табышмак укыйм, тыңлагыз.

Окружает нас всегда,

Мы им дышим без труда.

Он без запаха, без цвета.

Угадайте, что же это? (Воздух)

СЛАЙД №3 ҺАВА

Икенче тәҗрибә “Һаваны тот”

Тәр. Балалар сез һаваны күрәсезме, кул белән тотасызмы, төсе, исе бармы?

Бала. Һава күренми, кул белән тотып булмый, төсе дә исе дә юк аның.

Тәр. Ә һаваны нәрсә белән тотып була? Уйлап карагыз әле?

Бала. Пакет белән.

Тәр. Пакетны алдык, аның эчендә әйбер бармы?

Бала. Пакет эчендә берни дә юк.

Тәр. Кулларга пакет алдык, һаваны тотыйк һәм каплап куйдык.

Бала. Тоттык.

Тәр. Нәрсәгә ошаган ул?

Бала. Мендәргә, шарга, капчыкка..

Тәр. Кулларны пакетка тыгып һаваны тотыйк, тоттыкмы?

Бала. Юк.

Тәр. Нәтиҗә ясыйк, ни өчен шулай булды?

Бала. Һаваны тотып та күреп тә булмый.

Тәр. Дөрес балалар, ә кеше һавадан башка яши аламы? Әйдәгез әле борынны тотыйк, авызны ябыйк, ни булыр икән?

Бала. Һавасыз кеше үлә.

Тәр. Рәхмәт. Өченче өчпочмаклар командасы чыга, табышмак укыйм, тыңлагыз.

СЛАЙД №4 Ташлар

Его в горах полным - полно.

Он часто падает на дно

Ущелья со скалы крутой.

Он твёрдый, маленький, большой.

По форме разным он бывает.

Его с дороги убирают.

Өченче тәҗрибә “Серле ташлар”

Тәр. Балалар ташлар каян килеп чыгалар һәм кешеләр ташлар белән нәрсә эшлиләр?

Бала. Ташлар таудан барлыкка килә. Кешеләр ташлардан юллар, өйләр ясыйлар...

Тәр. Ташларны зурдан кечкенәгә тезеп куегыз. Балалар ташлар бертигез зурлыктамы?

Бала. Зур һәм кечкенә ташлар бар.

Тәр. Бер төрле формадамы алар?

Бала. Алар төрле – төрле.

Тәр. Ә төсләре бертөсле?

Бала. Төрле төстә, яшел, соры, зәңгәрсу..

Тәр. Таш йомшакмы?

Бала. Таш каты.

Тәр. Әйдәгез икенче кулга мамык алый һәм уч төбендә кысып карыйк ташны һәм мамыкны.

Бала. Таш кысылмый ә мамык кысыла.

Тәр. Ә хәзер савытка су салып мамыкны һәм ташны суга салып карыйк, нәрсә була икән.

Бала. Мамык суны сеңдерне ә таш юк.

Тәр. Димәк.

Бала. Таш каты ул формасын үзгәртми, суны да сеңдерми.

Тәр. Балалар, әйдәгез ял итеп алыйк. Фокусникның хезмәте бик авыр.

Без инде хәзер зурлар, күп эшли безнең куллар.

Без фокусникта булабыз, тәҗрибә дә куябыз.

Тиздән зур үсәбез, аннан эшкә китәбез.

СЛАЙД №5 ШАРЛАР.

Я за ниточку держу

Радужный фонарик

И боюсь, что улетит

Мой воздушный... (шарик)

Тәр. Шардан феерверк ясыйсыгыз киләме балалар?

Бала. Әйе килә.

Тәр. Серле капчыкта минем шарлар бар, хәрбер бала бер шар ала һәм һава туыра, шарны дөрес итеп өрәбез, борын белән сулыйбыз һәм шарга авыз белән өрәбез. Сулыш алу гимнастикасы ясыйбыз. Өреп бетергәч бармаклар белән ныклап тотабыз. Мин өчкә кадәр санап бетергәч, шарларны җибәрерсез. Шарның эчендә нәрсә бар?

Бала. Шар эчендә һава бар.

Тәр. Балалар кемнең шары ераграк очып китте һәм ни өчен? Нәтиҗә ясыйк

Бала. Кемнең шарында һава күберәк һәм зуррак шул шар ераграк очты.

Тәр. Лилия апасы күңелең булдымы, күңелең күтәрелдеме?

Лилия.  Рәхмәт фокусларыгыз ошады.

Тәр. Ә нинди фокус күберәк ошады?

Йомгаклау өлеше.

СЛАЙД №6 СМАЙЛИК.

Бала. Миңа сөт белән ошады...

Тәр. Бүген өйгә кайткач әти – әниләргә шушы тәҗрибәләрне күрсәтерсез балалар. Мин бит чын фокусник буларак менә сезгә бу смайликларны таратам, өйгә кайткач әти – әниләргә ниләр булды, шуларны сөйләрсез. Шуның белән белем бирү эшчәнлеге тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект НОД воспитателя с детьми подготовительной группы "Чародейкою зимою околдован, лес стоит..."

Изобразительная деятельность является способом эстетического освоения природных объектов, соответствует эстетическому компоненту экологической культуры личности, а также отвечает возрастной потребност...

Конспект для воспитателей "Методика проведения подвижных игр"

Методика проведения подвижных  игр; Подбор и планирование подвижных игр ...

Конспект занятия воспитателя с детьми в подготовительной группе Давайте познакомимся: «Человек»

Цель:Вызвать интерес детей к самим себе.Выяснить, какие части тела есть у человека, для чего они нужны и как важны. Задачи: Образовательные:Формирование представлений об уникальности, сложно...

Конспект НОД воспитателя с детьми «Прогулка в зимний лес» в группе общеразвивающей направленности для детей от 3-х до 4-х лет

Формировать у детей умение применять полученные ранее знания на практике.- Расширять и уточнять знания детей о диком животном (зайце): внешний вид в зимний период, способы маскировки и защиты от враго...

Конспект НОД воспитателя с детьми старшей группы по теме "Насекомые".

Цель: закреплять знания детей о насекомых.Задачи.Образовательные:совершенствовать знания о насекомых, особенностях их строения, развития и способах передвижения.Развивающие: Развивать ...

Конспект оод по образовательной области «Художественно-эстетическое развитие»в подготовительной группе:«Мой папа — Защитник Отечества» Конспект разработала воспитатель Юдина А.Г.Тема ООД: «Портрет папы»

- развивать наблюдательность, способность замечать характерные особенности лица человека (папы) и передавать их средствами рисунка (форма, пропорции) ;- побуждать детей соединять в одном рисунке разны...

Конспект оод по образовательной области «Развитие речи» «Письмо для марсиан» Конспект разработала: воспитатель под. группы БушмакинаЕ.Н.Тема ООД: «Письмо для марсиан»

-Речевые навыки построения короткого повествовательного рассказа на основе ранее полученных знаний;- Обогатить и расширить представления и знания детей о науке, о космосе.-внимание-умение договаривать...