Конспект для воспитателей
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа)

Сунгатуллина Резеда Абзолутдиновна

Бурычлар:

Белем бирү. Таш, су, ком, балчык, орлыкларның үзлекләрен,  гади тәҗрибәләр аша дөрес нәтиҗәләр ясарга өйрәтү. Миләүшә гөленең өлешләрен, нинди ысуллар белән, гөлне тәрбияләргә өйрәтү.

Үстерү -Балаларның күзәтүчәнлекләрен, кызыксынуларын, күз алдына китерү сәләтен үстерү. Сөйләм күнекмәләрен хәтер, зирәклек төшенчәләрен, балаларның урам турындагы күзаллауларын, тирә якта

Тәрбияләү -Урамда үз – үзеңне тоту культурасын тәрбияләү. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәүгә ихтыяҗ булдыру һәм якын тирәдәгеләргә хөрмәт тәрбияләү.ориентлаша белүләрен үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vospitate-_goda_konsspekt.docx21.89 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән – Кама муниципаль районы муниципаль үзидарә белем бирү  учреждениясе

“83 нче гомуми үстерелешле балалар бакчасы”

“Бүлмә гөленә ярдәм итик” танып белү өлкәсендә мәктәпкә әзерлек төркемендә кейс технологияләре кулланып оештырылган

белем бирү эшчәнлеге конспекты.

                                                                                                Төзеде: тәрбияче,

                                                                                                Сөнгатуллина Р. А. 

                                     

                                                   2021 ел

Тема.

Бүлмә гөленә ярдәм итик

(кейс – технологиясе)

Интеграл белем бирү өлкәсе.

Социаль – коммуникатив, танып белү үсеше

Төре.        

Танып белү аша белем бирү. 

Эшчәнлекнең специфик төре.

Танып белү үсеше.

Максат.

Бурычлар        Белем бирү.

Үстерү.

Тәрбияләү.

-Таш, су, ком, балчык, орлыкларның үзлекләрен,  гади тәҗрибәләр аша дөрес нәтиҗәләр ясарга өйрәтү. Миләүшә гөленең өлешләрен, нинди ысуллар белән, гөлне тәрбияләргә өйрәтү.

-Балаларның күзәтүчәнлекләрен, кызыксынуларын, күз алдына китерү сәләтен үстерү. Сөйләм күнекмәләрен хәтер, зирәклек төшенчәләрен, балаларның урам турындагы күзаллауларын, тирә якта

-Урамда үз – үзеңне тоту культурасын тәрбияләү. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәүгә ихтыяҗ булдыру һәм якын тирәдәгеләргә хөрмәт тәрбияләү.ориентлаша белүләрен үстерү.

Методик алымнар һәм оештыру формалары.

Әңгәмә, сорау-җавап әңгәмәсе, тасвирлау,чагыштыру, табышмаклар табу, күмәк уен, компьютер чаралары куллану.

Җиһазлар.

Бүлмә гөле – миләүшә, кечкенә сусипкечләр (лейка) сусиптергеч (опрыскиватель) гөл төбен йомшарту өчен көрәкчек, бәләкәй пумалалар (кисточки) йомшак җүеш чүпрәкләр, су салынган савыт, кипкән яфраклар өчен савыт, тартма. Гөлләр, кыргый хайваннар, кышлаучы кошлар рәсеме. Лабораториягә балалар саны буенча алъяпкычлар. Эксперемент өчен почмакта кирәкле җиһазлар.

Алдан эшләнелгән эш.

Гөлләр белән танышу. Орлыклар утыртып, су сибеп, күзәтүләр үткәрү.

Структура.

Миләүшә гөлен тәрбияләү.

Табышмакларга җавап табу.

Агачлар, кошлар, бүлмә гөллрен танып әйтү.

Кышкы бакча лабораториясендә су, таш, балчык, ком, орлыклар белән тәҗрибәләр ясау.

Нәтиҗә ясау. Гөлне кышкы бакчада калдыру.

Сүзлек.

Миләүшә, ботак, яфрак, тамыр, чәчәк, тәҗрибә, орлык, үсенте.

Алга таба эш.

Тәҗрибәләр лабораториясендә, тәҗрибәләрне эшләүне дәвам итү.

Эшчәнлек барышы.

Тәр: Хәерле иртә балалар, кәефләрегез ничек?

Бал: Әйбәт, рәхмәт.

Тәр: Балалар, карагыз әле мин иртән бакчага килгәндә, кемдер ишек янында бүлмә гөлен онытып калдырган, урамда суык, шуңа гөлен кызгандым, төркемгә алып кереп сезгә күрсәтергә булдым. Мин гөлләрне яратам, ә  сез балалар яратасызмы? Ни өчен?

Бал: Бик яратабыз, чөнки алар бик матур, хус исле, һаваны чистарталар.

Тәр: Кәефне дә күтәрә безнең гөлләр. Ә сез бу гөлне таныдыгызм?

Бал: Миләүшә гөле.

КЕЙС №1 ФОТО - миләүшә гөле.

Тәр: Үсемлекләрдә кешеләр кебек, тәрбияләгәнне яраталар. Әйдәгез бергәләп гөлне карыйк, гөл нинди өлешләрдән тора?

Бал: Гөлнең: яфрагы, сабагы, тамыры, чәчәкләре бар.

Тәр: Кем белә , ни өчен миләүшә гөле боек, елмаймый? Әйдәгез әле бергәләп гөлне карыйк.

Бал: Су сибәргә кирәк.

Тәр: Каян белергә була, су кирәкме гөлгә, юкмы?

Бал: Гөлнең җирен тотып карарга кирәк.

Тәр: Әйдәгез эле тотып карыйк. Балалар гөлнең җире нинди? (Балалар гөлнең җирен тотып карыйлар)

Бал: Гөлнең җире коры.

Тәр: Димәк, нишләргә кирәк?

Бал: Коры булса су сибәргә кирәк, юеш булса су сибәргә кирәк түгел.

Тәр: Дөрес балалар. Күп су сипсән гөл шиңеп төшәргә мөмкин. Әминә, сусипкеч белән гөлнең төбенә су сип әле. Әминә син ничек уйлыйсың, гөлгә күпме су сибәргә кирәк?

Бал: Су күп кирәк түгел. Чөнки гөл бәләкәй.

Тәр: Дөрес. Ә зур гөлгә су сипкәндә күпме су сибәргә кирәк булачак?

Бал: Зур гөлгә су күп кирәк.

Тәр: Дөрес. Балалар гөлнең яфракларын карыйк әле. Сез ничек уйлыйсыз, гөлнең яфраклары тәртиптәме?

Бал: Гөлнең яфраклары тузанлы.

Тәр: Әйе. Гөлнең яфраклары тузанланса аларга сулыш алырга кыенлаша һәм гөл боега. Шуның өчен нишләргә кирәк? Кем белә?

Бал: Гөлнең яфракларын сөртергә кирәк.

Тәр: Дөрес. Ә нинди ысул белән гөлнең тузанын сөртергә була?

Бал: Дымлы чүпрәк, пумала белән.

Тәр: Миләүшә гөленең яфраклары нинди? Шомамы? Кытыршымы.

Бал: Юк, шома түгел. Кытыршы.

Тәр: Кытыршы гөлнең яфракларын ничек чистартабыз?

Бал: Кытыршы гөлнең яфракларын  пумала белән чистартабыз.

Тәр: Айсылу, Маргарита гөлнең яфракларын пумала белән чистартыгыз.

Тәр: Ә хэзер гөлнең барсы да тәртиптәме? Бәлки без нәрсәне дә булса эшләргә онытканбыз? Карагыз, гөл һаман боек.

Бал: Без, гөлнең төбен йомшартырга оныттык.

Тәр: Дөрес. Ни өчен гөлнең төбен йомшартырга кирәк?

Бал: Гөлнең тамырлары суласын өчен.

Тәр: Бик дөрес балалар. Төбен йомшартканда ипләп кенә яфракларын күтәрәбез һәм йомшартабыз, ул җәрәхәтләнергә мөмкин. Саша, гөлнең төбен йомшарт әле. Саша, гөлнең төбен ничек йомшартабыз?

Бал: Гөлнең төбен таякчыклар яки көрәкчекләр ярдәмендә йомшартырга була. Балалар Саша дөрес эшлиме?

Тәр: Рәхмәт. Балалар, сез ничек уйлыйсыз, гөл белән барда тәртиптәме?

Бал: Әйе.

Тәр: Шулай ук, гөлнең корган чәчәкләрен һәм яфракларында өзеп яки кисеп алырга мөмкин. Гөлгә ярдәм иттек. Әйдәгез аны дуслары янына “Кышкы бакчага” илтик инде. Балалар без , кышкы бакчага баскычтан төшәрбез.

КЕЙС №2. ТАБЫШМАК.

Патша түгелмен – таҗым бар,

Кешеләргә бирер назым бар.

Тәр: Нәрсә икән ул балалар?

Бал: Бүлмә гөлләре. \баскычка бүлмә гөлләре рәсемнәре эленеп куела, бала төшә, төшә исемнәрен әйтә\.

Бал: Яран, миләүшә, фикус, кактус, бегония....

КЕЙС №3. ТАБЫШМАК.

Кызарып  җиләк  пешә. Чикләвекләр  өлгерә.

Санап та бетереп  булмый. Нәрсә соң  ул, кем  белә?

Бал: Урман.

Тәр: Игътибар белән карагыз, юлыбызга нинди агачлар очрар микән? \баскычка агач рәсемнәре эленеп куела, бала агач исемнәрен әйтә, әйтә баскычтан төшә\

Бал: Каен, чыршы, нарат, юкә, өрәнге, имән.......

КЕЙС №4. КЫРГЫЙ ХАЙВАННАРН- КОШЛАРНЫ АЕР

Тәр: Балалар кыргый хайваннар адашканнар, әйдәгез аларны үзләре яши торган урманга,  исемнәрен әйтеп илтеп куеек.

Бал: Буре, аю, төлке, пошый...

Тәр: Булдырдыгыз балалар.

Тәр: Нинди матур өстәл безне каршы ала,  нәрсәләр бар өстәлдә?

Бал. Кышлаучы кошлар. Ала карга, песнәк, чыпчык, тукран...

Тәр. Әйдәгез кышлаучы кошларны мальбертка куябыз.

Тәр. Әфәрин. Ә без хәзер кышкы бакча лабораториясенә килеп җиттек. Лаборантлар ничек киенеп йөриләр балалар?

Бал: Халат, шапкалар кияләр.

Тәр: Без бит инде хәзер зурлар, күп эшли безнең куллар, киендек, лабораториягә рәхим итегез. Үз – үзеңне лабораториядә ничек тотарга кирәк?

Бал: Әдәпле булырга кирәк, кычкырып сөйләшмәскә, уйнашмаска..

Тәр: Ә ни өчен?

Бал: Лабораториядә берәр әйберне ватып, җәрәхәт алырга мөмкин.

Тәр: Дөрес балалар. Рәхмәт. Балалар карагыз әле, безнең эксперемент өчен нәрсәләр бар?

Бал: Ташлар, ком, су, балчык.

КЕЙС №5 ТӘҖРИБӘЛӘР.

Тәр: Ташларны кайда очратып була? (Елгада, юлда, диңгездә, чишмә буенда).

Тәр: Суның исе, төсе бармы? (Балаларга суны иснәп карарга кушу).   (Балаларга гади су биреп, тәмен татып карарга кушу).

Бал: Суның төсе дә исе дә юк.

Тәр: Су нәрсә өчен һәм кемнәр өчен кирәк?

Бал: Су кешеләр, хайваннар өчен кирәк...

Тәр: Варонкага таш салам һәм өстенә су агызам. Нәрсә булды балалар?

Бал: Таштан су тиз агып чыга.

Тәр: Димәк. Таш суны үткәрә.

Тәр: Балчык, ком салынган савытлар. Комга, балчыкка су салам, ни булды балалар?

Бал: Балчык, ком суны сеңдердерә.

Тәр: Димәк. Балчык, ком аша су ага һәм суны үзенә сеңдерә.

Тәр: Ничек уйлыйсыз бу нәрсә орлыклары?

Бал: Солы, бодай, борчак, фасоль орлыклары.

Тәр: Дөрес, ә бу савытта?

Бал: Анда да шушы орлыклар.

Тәр: Әйе. Мин кичтән орлыкларны суга салып куйдым. Ә нәрсә белән алар бер – берсеннән аерыла?

Бал: Үсентеләре үсеп чыккан.

Тәр: Димәк, орлыкларга су салсаң алар бүртеп, үсентеләр чыгаралар.

Тәр: Орлыклар үсеп чыксыннар өчен, аларны, җиргә, комга, яки таш астына утыртырга һәм су сибергә кирәк.

Тәр: Нинди нәтиҗә ясыйбыз? Су барлык тереклеккә кирәк, кешеләргә, хайваннарга, кошларга, үсемлекләргә. 

Тәр: Балалар кич өйгә  кайткач әни-әтиләргә ниләр сөйләрсез?

Бал: Кошлар, кыргый хайваннар турында сөйләштек, миләүшә гөлен тәрбияләдек, тәҗрибәләр ясадык, су, таш, ком, балчык, орлыклар белән.

Тәр: Рәхмәт балалар. Без бүген бик зур эш эшләдек: миләүшә гөлен салкыннан коткарып калдык, аңа дуслар таптык. Мин сезгә миләүшә гөле сүрәтләнгән рәсемнәр бирәм, сез өйгә кайткач буяп, яраткан, кадерле кешегезгә бүләк итәрсез.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект НОД воспитателя с детьми подготовительной группы "Чародейкою зимою околдован, лес стоит..."

Изобразительная деятельность является способом эстетического освоения природных объектов, соответствует эстетическому компоненту экологической культуры личности, а также отвечает возрастной потребност...

Конспект для воспитателей "Методика проведения подвижных игр"

Методика проведения подвижных  игр; Подбор и планирование подвижных игр ...

Конспект занятия воспитателя с детьми в подготовительной группе Давайте познакомимся: «Человек»

Цель:Вызвать интерес детей к самим себе.Выяснить, какие части тела есть у человека, для чего они нужны и как важны. Задачи: Образовательные:Формирование представлений об уникальности, сложно...

Конспект НОД воспитателя с детьми «Прогулка в зимний лес» в группе общеразвивающей направленности для детей от 3-х до 4-х лет

Формировать у детей умение применять полученные ранее знания на практике.- Расширять и уточнять знания детей о диком животном (зайце): внешний вид в зимний период, способы маскировки и защиты от враго...

Конспект НОД воспитателя с детьми старшей группы по теме "Насекомые".

Цель: закреплять знания детей о насекомых.Задачи.Образовательные:совершенствовать знания о насекомых, особенностях их строения, развития и способах передвижения.Развивающие: Развивать ...

Конспект оод по образовательной области «Художественно-эстетическое развитие»в подготовительной группе:«Мой папа — Защитник Отечества» Конспект разработала воспитатель Юдина А.Г.Тема ООД: «Портрет папы»

- развивать наблюдательность, способность замечать характерные особенности лица человека (папы) и передавать их средствами рисунка (форма, пропорции) ;- побуждать детей соединять в одном рисунке разны...

Конспект оод по образовательной области «Развитие речи» «Письмо для марсиан» Конспект разработала: воспитатель под. группы БушмакинаЕ.Н.Тема ООД: «Письмо для марсиан»

-Речевые навыки построения короткого повествовательного рассказа на основе ранее полученных знаний;- Обогатить и расширить представления и знания детей о науке, о космосе.-внимание-умение договаривать...