Кама буйлап сэяхэт
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа)

Зарипова Алсу Рашидовна

-Татарстан Республикасының географик урыны белән таныштыру,     Идел елгасын картадан табу, туган як турындагы белемнәрен киңәйтү.

-Тере һәм тере булмаган табигаткә сакчыл караш тәрбияләү, табигаттә үзеңнең катнашыңны, аңардан файдалануыңның уңай якларын аңларга булышу. Глобус белән таныштыру

-  Суның каты хәлгә килеп боз булуын, бозның кайбер хәләтләрен опытлар ярдәмендә ачыклап китү.   Балаларны Казан шәһәре белән таныштыру. Күренекле урыннары турында мәгълүмат бирү.

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл novyy_konspekt_od_kama_buylap_seyahet.docx33.65 КБ

Предварительный просмотр:

                         Мәкпәпкә әзерлек төркеме өчен  

Тема:

Кама елгасы  буйлап сәяхәт  

 Интеграль белем бирү өлкәләре:

аралашу, социальләштерү, танып белү.

Төр:

   танып белү аша экспремент үткәрү..

Эшчәнлекнең специфик төре:

Татар халык  уены.

Максат:

     Балаларның Татарстан шәһәрләре турындагы белемнәрен киңәйтү  

Бурычлар:

-Татарстан Республикасының географик урыны белән таныштыру,     Идел елгасын картадан табу, туган як турындагы белемнәрен киңәйтү.

-Тере һәм тере булмаган табигаткә сакчыл караш тәрбияләү, табигаттә үзеңнең катнашыңны, аңардан файдалануыңның уңай якларын аңларга булышу. Глобус белән таныштыру

-  Суның каты хәлгә килеп боз булуын, бозның кайбер хәләтләрен опытлар ярдәмендә ачыклап китү.   Балаларны Казан шәһәре белән таныштыру. Күренекле урыннары турында мәгълүмат бирү.

 -Грамматик сөйләмнәрен үстерү. Сүзлекләрен баету һәм активлаштыру

 Методик алымнар һәм оештыру формалары:

Табышмак әйтү, сөенеч мизгеле, сорауларга җавап, әңгәмә, техник чаралар куллану, хәрәкәтле уен, эш алымнарын күрсәтү, мактау.“Мин яшәгән шәһәр”, “Татарстан республикасының күренекле шәһәрләре” папкаларын карау; Татарстан картасы белән танышу һәм шәһәрләрнең торышы, Чулман-Идел елгаларының агышын карау, юнәлешен билгеләү; шәһәр һәм елга исемнәрен татарча өйрәнү, уеннар аша хәтердә ныгыту.

 Җиһазлар:

 Аудио-видео язмалар, экран, рәсемнәр, зур төзелеш материаллары, атрибутлар – якорь, штурвал.“Казан шәһәренең күренекле урыннары” темасына слайдлар, Татарстан картасы, Чулман-Идел елгаларының чүпрәккә яисә кәгазьгә күчерелмә-схемасы (артына магнит беркетеп ясала).

Алдан эшләнгән эш:

Балалар белән  елгалар турында рәсемнәр карау ,әңгәмә,  шәһәр  рәсемнәрен карау, ял минуты һәм  шигыре өйрәнү; эшчәнлеккә презентация әзерләү.Төрле төстәге эчендә әйбер калып туңган боз кисәкләре.

 Алга таба эш:

Балалар белән альбом ясау,шәһәр турында белемнәрен киңәйтү.

 

 Белем бирү эшчәнлекнең барышы:

  Тәрбияче: Балалар,  мин сезне бүген сәяхәткә чыгырам. Ә нинди сәяхәт икәнен сез сөйләшүдән аңларсыз. Балалар, карагыз әле, бу нинди карта эленгән?

Балалар: Татарстан   картасы.

Тәрбияче: Без нинди Республикада яшибез?

Балалар: Без Татарстан Республикасында яшибез.

Тәрбияче: Татарстанда нинди елгалар бар?

 Балалар: Кама, Ык, Идел…

Тәрбияче: Әйдәгез әле, балалар, картадан үзебез яшәгән шәһәрне табыйк, матур итеп исемен әйтик.

Балалар: Без Тубән Камада  яшибез. Менә ул.

Тәрбияче: Ә безнең шәһәр нинди елга ярында урнашкан әле?

Балалар: Безнең шәһәр Чулман (Кама) елгасы ярында урнашкан (Кама исеменең тәрҗемәсен оныткан балалардан берничә кат кабатлатыла).  Ә сез безнең шәһәребез турында ниләр беләсез? Искә төшереп үтик.

Экранда фотосүрәт берәм-берәм чыга     һәм шәһәребезнең күренекле, үзенчәлекле урыннары турында сөйлиләр һәр бала.

 - Шәһәрнең яшеллеккә күмелгән матур урыны .( балалар сөйләме)

- Изге чишмә  рәсеме( балалар изге чишмә турында сөйләп үтәләр )

 Тәрбияче: Рәхмәт, балалар. Булдырдыгыз. Тукталган шәһәргә чәчәк элеп куябыз ( Картыга Ләлә чәчәге куела)

Тәрбияче: Бүген елга буйлап сәяхәткә барабыз.Елгада нәрсәләр белән йөзәләр.(балалар җавабы) Корабны йөртү өчен безгә капитан сайлап куярга кирәк булыр. Әйдәле, Азамат, син капитан булырсың. (Штурвал бирелә,урындыкларга барып утыралар,ясалып кароб куелган)  Кама  елгасы ул бик зур , тирән елга, аның бер ягынан икенче ягын күреп булмый. Ә менә минем кулымда нәрсә икән, балалар?

Балалар: Глобус. Җир шары.

Тәрбияче: Әйе, бу җир шарының кечкенә генә макеты – глобус дип атала. Аңарда нинди генә төсләр күрмибез. Ә менә бик тиз итеп әйләндереп җибәрсәк гел зәңгәр төс кенә күргән кебек булабыз. Чөнки анда сулар күп. Ә су – безнең зәңгәр төс белән чагылдырыла. Картада , глобуста сулар, елгалар, диңгезләр, океаннар шулай күрсәтелә

 Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле картадан Кама  елгасының агымы артыннан барып карыйк. Менә ул төньяктан-көньякка таба ага.(Слайд)  Камадан елгасы менә бу урында Татарстанның иң зур елгасы-Иделгә (балалардан әйттерү) кушыла. Менә ул нинди тирән һәм киң булып ага.      

  Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән беренче тукталышка килеп тә җиттек. Монда тагын бер  шәһәр  үсеп чыккан. Бу урында нинди шәһәр урнашкан икән?(слайд)

    Тәрбияче: Бу иң борынгы шәһәрләрнең берсе. Элек-электән сәүдәгәрләр шәһәре буларак танылган.(шәһәрнең матур урыннары күрсәтелә)

Балалар: Бу Алабуга шәһәре.(Бала экранга карап сөйли).Алабугада күренекле рус рәссамы И.Шишкин туган һәм иҗат иткән. Алабуга урманнарының матурлыгын үзенең рәсемнәрендә чагылдырган. ( Картыга Ләлә чәчәге куела)

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, Кама буйлап сәяхәтебезне дәвам итик. Күзләрне йомыйк та чайкалып барыйк.

 Тәрбияче: Балалар, без сәяхәтнең иң озын, ерак тукталышына барырга чакырам. Шуңа күрә, яр буенда туктарга кирәк, әйдәгез безнең карабыбыз йөзә торсын, ә без уйнап алыйк .(музыка яңгырый)

Татар халык уены “Чума үрдәк, чума каз”. 

Тәрбияче: Юлыбызны дәвам итик. Балалар, без сезнең белән Каманың Иделгә кушылган урынына килеп җиткәнбез.  Ә бу шәһәргә  ничек йөзеп керербез икән?

Балалар:  Кама  елгасы буйлап.

Тәрбияче: Балалар, бу  шәһәр башкалардан ни өчен зурырак икән, ничек уйлыйсыз?

Балалар: Чөнки ул  баш шәһәр  шуңа зурырак һ.б. җаваплар.

Тәрбияче: Балалар, бу урында чынлап та безнең республикабызның иң зур, иң мөһим, баш шәһәре урнашкан.

Балалар: Ул Казан шәһәре.(матур урыннар күрсәтелгән рәсемнәр куела)

 Тәрбияче Казан шәһәре Идел елгасының ике як ярына урнашкан. Идел елгасы шәһәрнең эченнән агып уза. Әйдәгез сезнең белән Казан шәһәренә кунакка керик. Бу шәһәрнең матур, үзенчәлекле урыннарын карап китик.

 1. Шәһәрнең уртасында, нәкъ үзәгендә Казан Кремле. Аның манаралары шәһәрнең һәрбер җиреннән күренеп тора. Ул ак төстәге калын, таш стена белән әйләндереп алынган. Президент сарае да биредә.

2. Әнә Сөембикә манарасы. Ул җиде яруслы итеп кызыл кирпечтән салынган. Түбәсенә ярымай урнаштырылган. Ул хәзерге көндә әзерәк кыйшаеп, авышып тора. Ханбикә-Сөембикә урыс патшасына бирелергә теләмичә шуннан сикергән дигән риваять бар.

 3. Казанда аквапарк бар. Монда бассейннар, шуып төшә торган сулы таулар, лабиринтлар, торбалар, ясалма дулкыннар, һ.б.җайланмалар күп. Балалар өчен тәмле ризыкларга бай кафелары да бар. ( Картыга Ләлә чәчәге куела)

Тәрбияче: Әйдәгез балалар елга буйлап зур диңгезгә чыгабыз. Нинди икән соң ул диңгез суы?

Балалар: Тозлы, тирән, салкын, зур, киң.

Тәрбияче: Дөрес әйтәсез. Диңгез суын эчсәң ул тозлы, шуңа күрә ул сусауны басмый, аны эчмиләр. Ләкин бит тозлы суның файдасы да бар. Кем белә?

Балалар:: Аның белән тамак, теш авыртса чайкыйлар.

Тәрбияче: Диңгезләр бик зур, киң, тирән. Аларда зур кораблар йөк ташый, кешеләрне йөртә. Ә суда нәрсәләр яши?

Балалар:: Балыклар, акулалар, кит, кашалот, дельфин, су асты атлары, сигезаяклар, диңгез йолдызлары, ташбакалар.Телисезме, без дә сезнең белән балыклар булып алабыз? (Кулларны бергә кушып учлардан “балыклар” ясап, салмак кына яңгыраган музыка астында хәрәкәтләр ясыйбыз)

 Балыклар йөзәләр, чумалар,

Суны чәчерәтәләр.

Кушылалар, аерылалар,

Комга да качып алалар.

 Тәрбияче: Бик салкын булып китте, тоясызмы?Йөзә торгач ,  без океанга килеп җиткәнбез. (Ак җәймә белән капланган өстәлләр, анда боз тутырган савытлар, төрле төстәге бозлар) корабдан төшеп кардан барыйк әле.Әйдәгез, якынрак барабыз. Без туктаган утрау “Боз утравы” булды.   Менә бу савытта нәрсә бар икән һәм нәрсә дип атала.(балалар җавабы)Бозларны тотып карагыз әле, нәрсә сизәсез?

Балалар: Каты, салкын, юеш, эри, кулда су кала, шома, авыр.

Тәрбияче: Менә бу савыттагы бозларга карагыз әле  анданәрсә?

Балалар: Боз эчендә яфрак, чәчәк, калып туңган.

Тәрбияче:Димәк , боз үтәкүренмәле дә икән бит.  Әйдәгез суга төрле төсләр кушып , аны салкынга куеп катырсак, ул төрле төсләргә керәме икән?   (Балалар төсләрне кушып карыйлар)  (балалар җавабы) 

Тәрбияче: Балалар, безгә үзебезнең шәһәребезгә кайтырга да вакыт җиткән бит.  Икенче белеем җирү эшчәнлектә  дә без елга буйлап сәяхәтне дәвам итәрбез,башка шәһәрләргә тагын кунака килеп китәрбез. Балалар, без агымга каршы йөзеп кайтачакбыз. Шуңа күрә ишкәкләр белән ишеп кайтырбыз.(Балалар урындыкларында ишкәк ишкән хәрәкәтләр ясап “кайталар”.)

Тәрбияче: Менә үзебезнең шәһәргә   кайтып та җиттек. Балалар, сезгә сәяхәт ошадымы? Безнең юлда нинди шәһәрләр очрады? Казанның нинди матур урыннарын исегездә калдырдыгыз? Тагын сәяхәткә барачакбызмы?(Балалар саубуллашып чыгып китәләр.)

 

 

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

конспект по ознакомлению с окружающим миром Тема Экскурсия по заповедным местам национального парка Нижняя кама. Гвоздева М.Н

Сформировать у детей представление о растительном и животном мире Республики Татарстан .Познакомить с понятием "Заповедник" и роли человека в жизни его обитателей....

Конспект интегрированной непосредственно образовательной деятельности по нравственно-патриотическому воспитанию в старшей группе по теме: «Чистополь – Зеленый городок на Каме»

Программные задачи:1.      Обобщать и расширять представления детей о г.Чистополе, его достопримечательностях. Закрепить знания детей об историческом прошлом и настоящем...

Түбән Кама - яшьлек калам

Методическое пособие - сборник конспектов по НОД, статей, консультаций по ознакомлению дошкольников с родным краем....

Методическое пособие "Түбән Кама бакчалары һәм парклары"

Туган шәһәребезгә мәхәббәт, шушы шәһәрдә яшәвебез белән горурлану хисләре тәрбияләүдә шәһәребезнең бакчалары һәм парклары   белән таныштыру  әһәмиятле урын алып тора. Татар халкының бөе...

Методическое пособие "Түбән Кама бакчалары һәм парклары"

Туган шәһәребезгә мәхәббәт, шушы шәһәрдә яшәвебез белән горурлану хисләре тәрбияләүдә шәһәребезнең бакчалары һәм парклары   белән таныштыру  әһәмиятле урын алып тора. Татар халкының бөе...

Конспект занятия "Кама елгасы буйлап сәяхәт"

Конспект занятия "Кама елгасы буйлап сәяхәт"...

Занятие на тему "Урман буйлап сэяхэт"

Это увлекательное занятие по лепке для младшей группы  поможет детям создать предметы из пластилина .Развивает мелкую маторику и воображение....