Түбән Кама - яшьлек калам
учебно-методическое пособие на тему

Методическое пособие - сборник конспектов по НОД, статей, консультаций по ознакомлению дошкольников с родным краем.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tubn_kama_-_yashlek_kalabyz._metodik_kullanma.doc462.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе” муниципаль бюджет  учреждениесе

Түбән Кама – яшьлек калабыз.

Мәкәпкәчә яшьтәге балаларны Түбән Кама шәһәре белән таныштыру буенча методик кулланма.

 

Түбән Кама шәһәре

2011 ел

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе” карамагындагы координацион берлек карары нигезендә басмага тәкъдим ителде.

        

Рецензентлар:

Н.Г. Гарипова

Методик кулланманы төзүчеләр:

Ахунҗанова В.Х

Зарипова Х.Г.

.

- “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе” муниципаль учрежениесенең милли тәрбия эше буенча тәрбия – белем бирү бүлеге мөдире урынбасары

- Түбән Кама муниципаль районы “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе” координацион берлек әгъзасы, 76 нчы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе

- Түбән Кама муниципаль районы “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе” координацион берлек әгъзасы, 86 нчы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе

Түбән Кама шәһәре - иң гүзәл шәһәр.

Һәр кешенең туган җире була. Һәм һәр бала аның нәрсә икәнен белеп үсәргә тиеш. Безнең төркемдә кече яшьтәге балалар булуга карамастан, алар үзләренең Түбән Кама шәһәрендә яшәүләрен белергә, киләчәктә дә туган шәһәрләре белән горурланырга тиешләр. Балалар бакчасында бу юнәлештә зур эшләр башкарыла. Без, тәрбиячеләр, балалар белән әңгәмә вакытында аларның шәһәребез турындагы белемнәрен ачыклыйбыз, өстәмә мәгълүмат бирәбез. Ләкин бу эш гаиләдә дә дәвам итәргә тиеш. Безгә ата-аналар ярдәмгә киләләр. Билгеле, кече төркемнәрдә, балалар зур күләмдә мәгълүмат туплый алмыйлар. Ләкин бакчадан соң яки ял көннәрендә шәһәребезнең төрле матур җирләрендә булган балалар алар турында шундый бирелеп сөйлиләр, аларның бәхетле йөзләреннән “Түбән Кама шәһәре- иң гүзәл шәһәр” дигән сүзләрне укырга була.

Минемчә, беренче чиратта, Түбән Каманың табигате турында сөйләшергә кирәк. Бакчага барганда да, кайтканда да бакчаның нинди матур җирдә урнашуына басым ясасаң, аларның хәтерендә бу мәгълүмат тирәнрәк урын алыр иде. Шулай ук кече яшьтәге балалар белән Кама (Чулман) елгасын да карарга кирәк. Бу шәһәргә мәхәббәт белән бергә аларда матурлыкны тоярга да ярдәм итә.

Ата-аналар балалар белән Лемаев мәйданында, җиңү мемориалы, Тукай һәйкәле, мәчет һәм чиркәү янында да йөрергә  яраталар. Саф һава сулаганда балалар белән әлеге җирләр турында әңгәмә алып барылса, бигрәк тә яхшы. Мәсәлән: “Без кайда йөрибез?”, “Син Түбән Каманың кайсы җирләренә барыр идең?”, “Ни өчен?” кебек сораулар бирелсә, балаларның шәһәр турында белемен ачыкларга мөмкин.

     Изге Чишмә янында ял иткәндә аның тарихының безнең бабаларыбызның бабаларынына барып тоташуын әйтеп китсәк, тагын да кызыклырак булыр.

Билгеле, шәһәр музеен беркайчан да читләтеп узарга ярамый. Анда бик еш матур-матур күргәзмәләр оештырыла. Музейда туган як тарихы, әдәбияты, сәнгате, табигате турында 18 меңнән артык экспонат бар. Аның заллары шәһәр тарихына багышланган. Музейда Бөек Ватан, Әфганстан, Чечен сугышы истәлекләре саклана. Шулай ук Түбән Кама табигате турындагы экспонатлар, шәһәр осталарының кул эшләре күргәзмәсе дә бар. Картиналар вернисажында исә бик күп рәссамнарның картиналары белән танышырга мөмкин. Әлеге музейга экскурсиягә керсәң, үзеңә яңа бер дөнья ачып чыгасың.

Өлкәнрәк төркемнәргә күчкәч, балаларга китапханәләр, мәктәпләр, заводлар, шәһәребезнең батыр уллары һәм кызлары турында да сөйләргә кирәк дип саныйм, чөнки алар үзләренең нинди мәктәпкә барачакларын, әти-әниләренең кайда эшләвен, кайсы китапхәнәдә нинди белем алып булганын белергә, шәһәребезнең нинди геройлары белән горурланып усәргә кирәклекне аңларга тиешләр. Киләчәктә шәһәребездә сәләтеңне кайда үстерегә мөмкин, нинди спорт сараена, яисә нинди ансамбльгә йөрергә теләүләре турында фикер аларның күңелендә кече яшьтән үк формалаша.

Гомумән алганда, балаларның күңелендә туган җиргә, Түбән Камага карата мәхәббәт тәрбияләүдә ата-аналарның роле бик зур. Һәм аның бик әһәмиятле эш икәнен онытмыйк.

76нче балалар бакчасы тәрбиячесе

 Минебаева Альбина Илдус кызы.

Шәһәрнең урнашу урыны

Түбән Кама шәһәре Мәскәүнең “Гипрогор”институты проекты буенча 1960 нчы елда төзелә башлады. Ә инде 1966 нчы елда яңа торак пункт шәһәр статусы алды. Түбән Кама шәһәре сан буенча өченче урында тора һәм иң яшь шәһәр булып санала. Халкы 260 меңнән күбрәк.  Шуларның 49,2 проценты татарлар, 46,1 проценты руслар, чуашлар 3 процент, башкортлар 1 процентын тәшкил итә. Уртача яшь 32 ел. Көн саен уртача 9 бала туа. Шәһәр Кама буенда урнашкан һәм ике яктан урман белән әйләндереп алынган. Ул республиканың яңа төньяк-көнбатыш промышленность районында- көчле инфраструктурасы, энергетикасы, чимал запаслары, җайлы транспорт челтәре булган урында урнашкан. Биредә җитештерелгән продукция республика буенча гомумкүләм 25 процент тәшкил итә.

Күпкатлы Түбән Кама наратлык аланына йөзеп баручы зур корабльне  хәтерләтә. Өстән караганда шәһәр матур, зур: аны киң урамнар, аллеялар, күп агачлар, куаклар, ә җәй көнендә чәчәкләр бизи. Кама, Зәй, Шешмә елгалары агымы шәһәргә тагын да матурлык, ямь өсти.

Һәрбер урамның исемендә үзенең хатирәсе, легендасы бар.

Төзүчеләр урамы беренче шәһәр төзүчеләре хөрмәтенә аталган.

Яшьлек урамы – беренче урамнарның берсе. 60 нчы еллар башында Түбән Каманы яшьлек шәһәре дип атаганнар.

Шәһәрнең тормышы Нефтехимиклар белән бәйле, шуңа күрә дә үзәк урам Химиклар проспекты исемен  йөртә. Бу урам шәһәрне урталай кисеп үтә, аның озынлыгы 11,5 км.

Шәһәр уртасында бик матур урын бар. Ул Лемаев скверы. Әлеге урам Николай Василий улы Лемаевка багышлап аталган. Шунда ук аңа һәйкәл дә куелган.

Урманга параллель булып, Сөембикә урамы урнашкан. Ул Казан ханбикәсе Сөембикә исемен йөртә.

Тукай урамы татар халкының бөек шагыйрен хөрмәтләп аталган. 1991нче елда Бакый Урманче ярдәмендә шул урамга һәйкәл куела.  2 нче санлы татар гимназиясе Бакый Урманче исемен йөртә.

Безнең шәһәребездә халык эшкә дә уңган, ял да итә белә. Моның өчен шәһәребездә Техниклар йорты, музыка училищесы, Шәһәр музее, кинотеатрлар, төрле күңел ачу клублары эшли.

Тарихы

1961 нче елның 23 мартында тантаналы рәвештә беренче йортның нигезе салына. Бу Тукай урамында урнашкан 2 нче санлы күпкатлы йорт.

ТАССР Югары Советы Президиумы Указы белән, 19 апрельдә яңа эшчеләр бистәсе – “Нижнекамский” теркәлә.

Май аенда промбазада вакытлы клуб, мәктәп, ашханә һәм кибет төзелә. Шәһәр өчен тугыз йортка нигез салына.

ИТК-1 ярдәме белән булачак химкомбинат төзеләсе территорияне урманнан, чүп-чардан, агач төпләреннән чистарту эшләре башлана.

Ел азагына Төзүчеләр бистәсендә 20 мең квадрат метр торак йорт файдалануга тапшырыла.

1962 нче елда беренче мәктәп калкып чыга. Шул елның сентябрь аенда ул балаларга үзенең ишекләрен ача. Аның беренче директоры Н.М.Максимов була. Хәзерге вакытта мәктәп аның исемен йөртә.

1963 нче елның 22 мартында булачак химкомбинат объектлары фундаментына беренче кубометр бетон салына. Директор итеп Н.В.Лемаев билгеләнә.

1965 нче елда Химкомбинатның беренче база училищесы – ГПТУ - 44 ачыла. Шәһәр өчен азык-төлек промышленносте сату, хуҗалык-көнкүреш хезмәте күрсәтү  комплексын төзү башлана.

2 нче урта белем бирү мәктәбе ачыла.

Май аенда мөхәррире Ю.Щелыванов булган «Ленинская правда” газетасының беренче саны дөнья күрә.

1966 нчы елда РСФСР Югары Советы Президиумы Указы белән “Нижнекамский” бистәсенә Түбән Кама шәһәр статусы бирелә.

1967 нче ел – ТЭЦ-1 турбина генераторы промышленностька беренче ток бирә.

31 июльдә химкомбинат беренче продукциясен бирә һәм бу предприятиенең туган көне итеп рәсмиләштерелә.

1968 нче елның 10 маенда Түбән Кама шин заводы төзү урыныннан беренче чүмеч грунт алына.

1973 нче ел – Түбән Кама шин заводы “жигули” автомобиле өчен беренче камерасын чыгара.

1976 нчы елда Түбән Кама ТЭЦ-2 төзелеше башлана.

1981 нче елда Шәһәрдә педучилище ачыла.

1985 нче ел – хәтер монументы каршында Мәңгелек ут кабызыла.

“Бигеш” аэропортына беренче мәртәбә ЯК-42 самолеты килеп утыра.

2002 нче елда “Түбән Кама Идел буеның мәдәни башкаласы” дип игълан ителә.

2003 нче елда Түбән Кама Россия шәһәрләре арасында  икенче мәртәбә “Иң төзек шәһәр” дигән исемне ала.  

76 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе

Салахиева Земфира Гаптрафик кызы.

Шәһәрем – туган өем.

Зурлар төркеме балалары белән үткәрелгән шөгыль

Максат:

1. Балаларның туган шәһәребез Түбән Кама турындагы белемнәрен киңәйтү .

2. Туган илне, туган җирне ярату хисләре тәрбияләү эшен дәвам итү.

3. Игътибарлылык, күзәтүчәнлек, табигатькә сак караш тәрбияләү.

4. Балаларның сөйләм телен үстерү.

Сүзлек өстендә эш: сәяхәт, кала, мәчет, завод, станок, каучук.

Җиһазлар: татар милли киемендәге курчак, шәһәр күренешләре төшкән рәсемнәр, урындыкка кигертү өчен автобус төшерелгән тышлык, руль, уенчыклар, зәңгәр тукыма.

Алдан эшләнгән эш: “Түбән Кама– туган калам” альбомын карау, шигырьләр уку, шәһәрнең истәлекле урыннары, урамнары турында әңгәмә.

Шин һәм химия заводларында чыгарылган продукцияләр белән таныштыру.

Түбән Кама шәһәре урамнары буйлап экскурсия.

Методик алымнар: курчак кертү, әңгәмә, санамыш әйтү, шигырь сөйләү, рәсемнәр карау, сораулар, җыр җырлау, физкультминут, уен уйнау, чүпләр җыю.

Шөгыль төзелеше:

1. Кереш өлеш.

  1. Оештыру.
  2. Курчак кертү.
  3. Сәяхәткә әзерлек.
  4. Санамыш әйтү.

2. Төп өлеш.

  1. Шәһәр буйлап сәяхәт оештыру.
  2. Тубән Кама турында шигырь сөйләү.
  3. Шәһәрнең төрле урыннары төшкән рәсемнәр карау.
  4. Сәяхәт барышында тукталышлар ясау.
  5. Җыр җырлау “Кояшлы ил”
  6. Заводлар турында әңгәмә, рәсемнәр карау.
  7. Физкультминут “Заводлар”.
  8. Чулман елгасы буен чистарту.
  9. Уен “Күңелле туп”.

3. Йомгаклау өлеше.

  1. Сәяхәтне тәмамлау.
  2. Курчак белән саубуллашу.

Шөгыль барышы:

Балалар кереп урындыклар алдына басалар һәм хәерле иртә телиләр:

Хәерле иртә сиңа!

Хәерле иртә миңа!

Хәерле иртә, туган калам!

Хәерле иртә, Түбән Камам!

Тәрбияче: Рәхмәт, балалар, утырыгыз. (курчак кертү)

Тәрбияче: Балалар, бүген безгә кунак кызы килде. Аның исеме Алсу. Алсу авылда яши. Бүген ул шәһәр күрергә килгән һәм мин аны сезнең белән сәяхәткә чакырдым. Без Алсуны шәһәребез белән таныштырабыз.

Тәрбияче: Балалар, без кайда яшибез?

Балалар: Без шәһәрдә яшибез.

Тәрбияче: Шәһәрнең исеме ничек?

Балалар: Шәһәрнең исеме Түбән Кама.

Тәрбияче: Әйе, безнең шәһәребез Түбән Кама. Ул туган өебез кебек. Сез шәһәребезне яратасызмы?

Балалар: Әйе, без шәһәребезне яратабыз.

Тәрбияче: Балалар, буген без сезнең белән шәһәр буйлап сәяхәткә чыгабыз. Автобуста бару өчен безгә шофер сайларга кирәк. (Санамыш әйтеп, шофер сайлана)

Балалар:

Алатыр, булатыр

Тау ягыннан таң атыр.

Аны көтеп торганчы

Алга таба бара тор!

Тәрбияче: Айдар безне автобуста шәһәр буйлап алып барыр. (Урындыклар автобустагы кебек куела. Беренче урындыкка автобусның алгы ягы төшерелгән тышлык кигерелә, балалар утыралар. Шофер руль тотып утыра.)

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, сәяхәтне башлыйк.

Бала Түбән Кама шәһәренә багышлап шигырь сөйли:

Түбән Кама - гүзәл калам.

Зур һәм биек йортларың.

Нурлар сибә, бәхет бөрки

Тәрәзәдән утларың.

Үсә зифа каеннарың

Йортлар белән ярышып.

Алмагачларың һәр язда

Ак күлмәктән барысы.

   (Тәрбияче Түбән Кама шәһәренең төрле урыннары төшкән рәсемнәр күрсәтә. Рәсемдә кайсы урын булуы әйтелә.)

(Балалар шәһәрне тәрәзәдән караган булып кыланалар)

Тәрбияче: Балалар, безнең шәһәребез матурмы?

Балалар: Безнең шәһәребез матур.

Тәрбияче: Шәһәр тагын нинди? (Балалар үз фикерләрен әйтәләр.)

Тәрбияче: Сез тәрәзәдән нәрсәләр күрәсез?

Балалар: Без тәрәзәдән йортлар, агачлар һ.б. күрәбез.

Тәрбияче: Менә без сезнең белән Химиклар проспекты буйлап барабыз.(кабатлыйлар) Күрәсезме, уенчыклар кибете. Әйдәгез әле кибеткә керик. (Балалар уенчыклар куелган өстәл янына киләләр.)

Тәрбияче: Балалар, сез нәрсәләр күрәсез?

Балалар: Без уенчыклар күрәбез.

Тәрбияче: Алия, син нинди уенчык күрәсең?

Бала: Мин зур курчак күрәм. (Балалар уенчакларны атыйлар.)

Тәрбияче: Балалар, Алсуга зур, матур туп ошады. Тупны алабызмы?

Балалар: Әйе, тупны алабыз.

Тәрбияче: Туп та алдык, әйдәгез, сәяхәтне дәвам итик. Утырыгыз автобуска. (Балалар урыннарына утыралар.)

“Кояшлы ил” җыры башкарыла.

Тәрбияче: Балалар, менә бу биек, матур бина “мәчет” дип атала.

(Балаларга завод рәсемнәре күрсәтелә.)

Тәрбияче: Болар нәрсәләр?

Балалар: Болар заводлар.

Тәрбияче: Балалар, бу нинди завод?

Балалар: Бу Шин заводы.

Тәрбияче: Кем әйтер, Шин заводында нәрсәләр ясыйлар?

Бала: Шин заводында тәгәрмәчләр ясыйлар.

Тәрбияче: Бу нинди завод, ничек уйлыйсыз?

Балалар: Бу Химия заводы.

Тәрбияче: Химия заводында нәрсәләр чыгаралар?

Балалар: Химия заводында бензин, каучук һ.б. чыгаралар.

Тәрбияче: Балалар, бу заводларда кемнәр эшлиләр?

Балалар: Бу заводларда әтиләр, әниләр, апалар, абыйлар эшлиләр.

               Физкультминут “Заводлар”.

Эре-эре заводлар,            (аяк очларына басып, куллар янга сузыла.)

Заводта станоклар.          (куллар белән станокларның әйләнү хәрәкәте ясала.)

Тиздән үсеп җитәрбез,   (куллар югары күтәрелә, аяк очларына басыла.)

Шунда эшкә китәрбез.   (урында горур рәвештә атлау хәрәкәтләре ясала.)

Тәрбияче: Балалар, утырыгыз сәяхәтне дәвам итәбез. (Балалар утыралар.)

Балалар, Алсуга әйтегез әле, шәһәребездә тагын нәрсәләр бар?

Балалар: Шәһәрдә кибетләр, мәктәпләр, даруханәләр һ.б. бар.

Тәрбияче: Балалар, менә бу мәктәп янында китапхәнә бар. Әйдәгез керәбез.

(Балалар китаплар куелган киштә янына киләләр, китаплар карыйлар.)

Тәрбияче: Китапхәнәдә китап алып укырга була. Шулай ук өйгә дә биреп торалар. Шәһәребез турында да китаплар бар, алабызмы? (Шәһәр турындагы бер китап сайлап алына..) Китап та алдык, әйдәгез автобуска утырабыз.

(Утыргач китаптан берничә рәсем карала, кайсы урын булуы әйтелә.)

Тәрбияче: Балалар, китапны бакчага кайткач карарбыз һәм укырбыз.

(Балалар алдына зәңгәр тукыма сузып җәелә, кырына чупләр куела.)

Тәрбияче: Балалар, без кая килеп җиттек? Бу нәрсә?

Балалар: Бу елга.

Тәрбияче: Әйе, бу елга. Безнең шәһәр нинди елга буена урнашкан?

Балалар: Безнең шәһәр Чулман елгасы буена урнашкан.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле елга буен ничек чүпләгәннәр. Әйдәгез чүпләрне җыеп китик. (Балалар пакетка чүпләрне җыялар.)

Тәрбияче: Эшләгәннән соң ял итеп алырга кирәк, уйныйбызмы?        

Балалар: Уйныйбыз. (Балалар түгәрәккә басалар, көй ишетелә.)

Уен “Күңелле туп”.

Күңелле туп, әйдә-әйдә

Кулдан кулга тәгәрә.

Күңелле туп кемдә кала

Шул хәзер биеп ала.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез автобуска утырабыз. Бакчага кайтырга вакыт җитте. (Балалар утыралар.)

Тәрбияче: Балалар, без нинди шәһәрдә яшибез?

Бала: Без Түбән Кама шәһәрендә яшибез.

Тәрбияче: Безнең шәһәр зурмы?

Бала: Безнең шәһәр зур.

Тәрбияче: Шәһәребез матурмы?

Бала: Шәһәр матур.

Тәрбияче: Шәһәр чистамы?

Бала: Шәһәр чиста.

Тәрбияче: Марат, син шәһәрне яратасыңмы?

Бала: Мин шәһәрне яратам.

Тәрбияче: Балалар, шәһәребез һәрвакытта шулай чиста, матур һәм бай булсын өчен без нәрсәләр эшли алабыз?

Балалар: (Балалар үз фикерләрен әйтәләр. )

Тәрбияче: Без булган әйберләрне ватмаска, агачларны сындырмаска, урамнарны, елга буйларын чүпләмәскә тиешбез. Балалар, бүгенге сәяхәтебез Алсуга да бик ошады. Ул рәхмәт әйтә.

(Балалар курчак белән саубуллашалар)

86 нчы балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе

 Батурина Лилия Нәркис  кызы 

 

                                 Түбән Кама - бала чагым каласы.

Үсеш чоры.Уртанчылар төркеме.

Шөгыль төре.Тирә-юнь белән таныштыру.                        

 Максат.

1. Балаларны туган шәһәребез Түбән Кама белән таныштыруны дәвам итү, белемнәрен киңәйтү.                                                              

2. Туган илне, туган җирне ярату хисләре формалаштыру.                

3. Балаларда хезмәт кешесенә ихтирам тәрбияләү.

Сүзлек  эш. Экскурсия, трамвай, Сөембикә, Чулман, Мурадьян урамнары, мәчет, чиркәү, парк, аттракцион, чимал, каучук.                      

  Материал. Шәһәрнең фоторәсемнәре, түбәтәй, руль, альбом битләре, төсле карандашлар.

 Методик  алымнар. Әңгәмә, сораулар бирү, табышмак әйтү, шигырь уку, фоторәсемнәр карау, индивидуаль җаваплар, хәрәкәтле уен ”Түбәтәй”, йомгаклау.                                                            

Алдан эшләнгән эш. “Безнең шәһәр”альбомын карау, музейга

бару, урамнарның исемнәрен өйрәнү, китаплар, шигырьләр уку, әңгәмә.  

Шөгыль барышы.

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән шәһәр буйлап экскурсиягә чыгабыз. Безнең шәһәрдә нинди төр транспортта йөрергә була?    Балалар:Автобуста,җиңел машинада, трамвайда.                          Тәрбияче:Сезгә табышмак әйтәм, җавабын дөрес әйтсәгез, шул транспортта юлга чыгабыз.

Бала:          Тәрәзәле һәр ягы,

Җиргә тими аягы.

Сыртында бар дугасы,

Я, бу нинди юрга соң?

Бала: Трамвай.  

Тәрбияче: Дөрес әйттегез. Балалар, без нинди шәһәрдә яшибез?

Бала: Түбән Кама шәһәрендә яшибез.                                      

Тәрбияче: Нинди республикада  торабыз?                                

Бала: Татарстан республикасында торабыз.                            

Тәрбияче: Безнең шәһәр нинди елга буенда урнашкан?                

Бала: Кама елгасы буенда урнашкан.                                

Тәрбияче: Кама татарча ничек атала?                                            

Бала: Чулман дип атала.                                          

Тәрбияче: Экскурсиябезне шәһәрнең елга портыннан башларбыз. Әмир трамвай йөртүче булыр. Без аңа үзебезнең татар милли киеме - түбәтәй кигертербез, чөнки безнең Татарстаныбызда күпчелек татар халкы яши. Трамвайга кереп утырабыз.                                          

(Урындыклар бер-бер артлы тезеп куелган, балалар парлашып кереп утыралар. Кама порты, елгасы фотолары куела).

Тәрбияче: Без Каманың елга портында. Кама елгасы нинди?              

Бала: Кама елгасы зур, киң.                                                

Тәрбияче: Шәһәребез портына нинди транспортлар йөзеп килә?

Бала: Теплоход, катерлар, көймәләр йөзеп килә.                

Тәрбияче: Порттан нинди шәһәрләргә китеп була?      

Бала: Чаллыга, Казанга, Алабугага китеп була.                                 (Мәчет,чиркәү рәсемнәре куела).                                     

Тәрбияче: Балалар,трамвайның уң ягына карагыз. Нинди биналар күрәсез?                                                                                 Бала: Чиркәү, мәчет биналары күрәбез.                                

Тәрбияче: Чиркәүгә кемнәр йөри?                                                

Бала: Чиркәүгә руслар, христиан динен тотучылар йөри.                            

Тәрбияче: Мәчеткә кемнәр киләләр?                

Бала: Татарлар, мөселманнар йөриләр.

Тәрбияче: Балалар, безнең шәһәребездә рус, татар, башкорт, чуваш халыклары бик күп яши. Алар бер-берсе белән ничек яшиләр?

Бала: Бер – берсе белән дус, тату яшиләр.                                  

Тәрбияче: Безнең шәһәрдә төрле халыклар яши һәм алар бергә тату яшиләр, бергә эшлиләр, ял итәләр. Алар, эштән кайткач, кайда ял итәләр икән, әйдәгез карап үтик әле.

(Фонтан, аттракцион, кинотеатр “Җәлил”, музей, кафе рәсемнәре куела).

 Бала: Кинога, музейга баралар; паркта, фонтан янында, кафеларда, аттракционнарда ял итәләр.            

Тәрбияче: Эштән соң әти-әниләр белән “Җәлил”кинотеатрында кино карап, фонтан янында ял итеп утырырга мөмкин. Музейга барып, шәһәребезнең тарихы белән танышырга, шулай ук бик күп кафе, рестораннарга кереп ашап чыгарга, аттракционнарда күңелле итеп ял итәргә була.Әйдәгез, без дә ял итеп алабыз. Трамвайдан төшеп, түгәрәккә басабыз. “Түбәтәй”уенын уйныйбыз.  (Балалар  түгәрәкләнеп  басалар, түбәндәге   җырны  җырлый-җырлый  түбәтәйне  бер-берсенә  бирәләр. Җыр  ахырында  түбәтәй  кемдә  калса, шуңа  җәза  бирелә: җырлый, бии, шигырь  сөйли, әтәч  булып  кычкыра  һ.б.)

Түбәтәеңне  кигәнсең,

Бик  ераклардан  килгәнсең,

Төскә  матурлыгың  белән

Шаккатырыйм, дигәнсең.

Түп-түп, түбәтәй,

Түбәтәең, укалы.

Чиккән  матур  түбәтәең

Менә  кемдә  тукталды. (Уен  шулай  дәвам  итә.)

Тәрбияче: Менә ял итеп алдык, әйдәгез, алга таба кузгалыйк. Балалар, без нинди урамнардан үтәбез, исемнәрен эйтегез?                              

 Бала: Тын аллея, Төзүчеләр, Мурадьян, Химиклар урамыннан үтәбез.                                                                  Тәрбияче: Түбән Каманың тагын нинди урамнарын беләсез?              

Бала: Сөембикә, Чулман, Бакый Урманче, Чишмә, Тынычлык урамнары.

Тәрбияче: Безнең Түбән Кама шәһәре бик яшь, шуңа күрә ул әле бик зур түгел. Шәһәр зур булып үссен өчен нәрсә эшләргә кирәк?        

Бала: Күп итеп йортлар салырга кирәк.                                          

Тәрбияче: Йортларны кемнәр сала?                                                                       Бала: Төзүчеләр сала.                                                                                             Тәрбияче: Безнең Түбән Камабыз нәрсә белән танылган?                                  Бала: Химия, Шин заводы белән танылган.                                                           (Заводның иллюстрацияләре, фотолары куела)                                                    Тәрбияче: Шин заводы нинди чимал чыгара?                                                        Бала: Машинага шиналар ясыйлар.                                                    

Тәрбияче: Химия заводында нәрсә ясыйлар?

Бала: Каучук.                                                                                          

Тәрбияче: Каучуктан резина, шулай ук бензин һәм бүтән химия чималы ясыйлар. Каучуктан безгә кирәкле тагын нинди әйберләр ясала?        

Бала: Ручкалар, аяк киеме, уенчыклар, фломастерлар, линолеум...

Тәрбияче: Ул әйберләрне кемнәр ясый?                                                  

Бала: Эшчеләр ясый.

Тәрбияче: Бу могҗизаларны завод эшчеләре, безнең әти-әниләр ясый. Алар ясаган әйберләрне сакларга кирәк, чөнки алар бөтен көчләрен биреп эшлиләр. Сез дә усеп җиткәч, алар кебек эшләрсез. Балалар, безнең Түбән Кама үсеп килүче кала, шуңа күрә шәһәребезне яратырга, аның турында кайгыртырга, сакларга, чиста тотарга кирәк. Анастасия Усачованың язган шигырь юлларын укып,  экскурсиябезне тәмамлыйбыз, балалар бакчасына кайтып, нәрсәләр күргәнегезне рәсемнәргә төшерик.

Түбән Камам.

Түбән Камам! Җәең, көзең,

Кыш, язларың сөйкемле.

Таңнарың да нурлы ата,

Хыялдагы шикелле.

Түбән Камам – туган калам.

Нурланып үс тагы да.

Заманымның киләчәге

Бары синдә  агыла.

86  нчы  балалар  бакчасы  тәрбиячесе

Мурзаханова  Гөлзирә  Хәниф  кызы.

Спорт безне үстерә

Шөгыль төре: Түбән Кама шәһәренә багышланган Спорт бәйрәме.

Үсеш чоры: Зурлар төркеме.

Спорт мәйдәнчыгын эзерләү:

1. Стадион, зоопарк, культура паркын күрсәткән рәсемнәр, шарлар.

  1. Салют өчен кәгазъдән кисәкләнгән «яңгыр».

Шөгыль барышы.

Алып баручы: Без бүген үзебезнең матур шәһәребез Түбән Кама буенча сәяхәткә чыгабыз.

Бала:

Дуслар, әйдә җыелыгыз,

Алда көтә зур юллар.

Автобусларга утыра

Күп белергә теләүчеләр.

(Кулларны-кулга тотынып, автобустагы кебек, бер-бер артлы барабыз).

«Стадион» тукталышы.

Бала:

Уйный-йөгерә чабышабыз

Күңелле стадионда

Сәламәт булу теләге

Уяна һәр балада.

Алып баручы: Монда күренекле, яшь спорт сөючеләр көч сынашалар. Без дә сезнең белән үзебезнең көчләребезне сынап карыйк.

Бала:

Кояш уяна таң белән,

Яктырта болыннарны,

Без дә әзер күптәннән

Дуслар, әйдәгез, башлыйк без,

Күңелле уеннарны.

Зур катлаулы эстафета

Змейка буенча кулга тупны тоткан килеш йөгереп үтәргә, дуга арасыннан чыгып, тупны кәрзингә салырга һәм яңадан урынга басарга.

Татар халык уены «Кем күпме ата»

Ике командага бүленеп басарга. Урталыкка командалардан 8-10 см чамасы ераклыкта флаг куела. Ике командадан берәр кеше кечкенә капчыкларны флагка таба ыргыталар. Икенчеләр дә шуларны кабатлыйлар.

Һәр командадан яхшы атучыны билгелиләр. Кемнең командасы күбрәк капчыкларны флагка чаклы ыргыта, шул команда җиңүче була.

Бала:          Дуслар, әйдә җыйналыгыз,

Алга таба кузгалыгыз.

Автобуска төялеп,

Шат җырлар җырлап барабыз.

(Кулга кул тотынып, җиңелчә йөгереп, алга таба түгәрәк буенча «автобуста» барабыз)

«Зоопарк» тукталышы.

Алып баручы: Безнең шәһәргә зоопарк килгән. Зоопарктагы барлык хайваннар да, мөгаен,  бик хәрәкәтләнгәннәрдер.

Койрык урлау уены. Балалар түгәрәккә басалар. Һәрбер балада төрле төстәге тасмалар койрык кебек чалбар каешына эленгән. Уртада тотучы басып тора. Тәрбиче «Тот» дип сигналын әйтә. Уртадагы тотучы уйнап йөгерүчеләрне куа китә һәм аларның “койрыкларын” алырга тырыша. “Койрыгы” алынган бала вакытлыча уеннан чыга һәм яннан күзәтә. (Тәрбияченең «1, 2, 3» дигәнгә балалар түгәрәккә җыелырга тиешләр). Тәрбияче «1, 2, 3 – түгәрәккә җыел» - ди. Тотучы койрыкларны саный һәм балаларга өләшә. Уен яңа тотучы белән дәвам итә.

Бала:       Җыйналыгыз, дусларым,

Автобус алга китә.

Хәзерге тукталышта

Кызыклы уен көтә.

( Түгәрәк буйлап, кулга кул тотынышып йөгерәбез.)

Соңгы тукталыш: «Ял һәм культура паркы».

Балалар, икешәрләп басып, юллар аркылы чыгып, алга таба баралар.

Тиз-тиз атлап аллея буенча (тиз атлап китәләр).

Башта ашыкмый гына атлый баралар. Аннары адымнарын арттыралар һәм йөгерә башлыйлар. Әкрен генә әйләнеп, чайкалалар.

Яңадан башлангыч адымнарга күчәләр. Клоун белән күрешү. Клоун уеннар үткәрә башлый.

Татар халык уены «Чүлмәк вату уены».

Уен барышы: Җиргә 1-1,5 м диаметрлы түгәрәк сызалар. 6-7 адымга чүлмәк куела. Уенчы, чүлмәккә карап, түгәрәк эченә баса. Кулында 1 метрлы таяк. Күзләр яулык белән бәйләнгән. Бер урында әйләндергәч, ул чүлмәкнен кайда икәнлеген белергә тиеш һәм чүлмәккә таба атлап бара, туктап, чүлмәккә суга. Бер урында туктап, өстән аска суккан очракта гына чүлмәк ватылырга мөмкин.  2  тапкыр сугарга рөхсәт ителә. (Калган уенчыклар комачауламас өчен балалар уенчыкның артына яки ян-якка тезелеп басалар.)

Татар халык уены «Капчык киеп йөгерү».

Уен кагыйдәсе:  Балалар 2 командага бүленеп басалар. Ике команда арасында 3 адым булырга тиеш. Уенчылар алдында старт сызыгы сызыла. Беренче уенчы капчык эченә кереп баса. Тәрбияче сигналы буенча куллары белән капчык авызын тотып билгеләнгән урынга кадәр йөгерәләр. (билгеләнгән урында таяк, флаг яки башка әйбер була). Билгеләнгән таякны урап кире үз урыннарына йөгереп кайталар, капчыкны салып икенчесенә бирә, уен соңгы уенчыга кадәр дәвам итә.

Татар халык уены “ Буталчык атлар”.

Уен кагыйдәсе: Уенчыклар сызык артына басалар. Сызыкка каршы флажок һәм бүкән куела. Сигнал буенча беренче уенчы сикерә һәм йөгереп флажокны урап урыннарына барып баса. Ул килүгә икенчесе йөгерә.

        Сызык һәм флажок, бүкән арасы 20 метрдан артмаска тиеш. Ике аякны бергә куеп, куллар белән булышып сикерергә кирәк. Күрсәтелгән юнәлештә йөгерергә кирәк (уңга яки сулга).

Уен «Күңелле карусель».

Безнең сәяхәтебез бик озын булды, ул тәмамланыр вакыт та җитте. Һәр бәйрәм тантанасы сюрпризларга бай була. Шәһәребездә бәйрәмнәр, бәйрәм салюты белән тәмамлана.

Балалар марш астында спорт мәйдәнчыгыннан шәһәр сурәте төшерелгән плакатлар белән үтәләр. Аның матур урыннарын күрсәтәләр. Балалар шарлар очыралар. Җыр, музыка яңгырап тора. Балалар, күңелләре булып, спорт мәйдәнчыганнан таралышалар.

86 нчы балалар бакчасы

физик тәрбия бирү белгече Гайфуллина А.А.

Шәһәрем урамнары.

Мәктәпкә әзерлек төркеме

Максат :              

                                                                                                                                                                                                     1.Туган шәһәребез Түбән Кама турындагы белемнәрен киңәйтү.

2.Туган илне, туган җирне ярату хисләре тәрбияләү эшен дәвам итү.

3.Туган җирнең урамнарын , сулыкларын, урман ,болын, кырларын чиста тотуның кирәклеге һәм моның кешеләр сәламәтлегенә бәйләнешле булуын   төшендерү.

5.Табигатьне саклау, кадерләү хисләре тәрбияләү.

Бәйләнешле сөйләм үстерү: Түбән Кама-химиклар шәһәре. Шәһәребезнең урамнары бик матур. Менделеев һәм Бызов урамнары бөек рус химиклары хөрмәтенә шулай аталган.

Сүзлек:  Туган ил, туган төбәк, Туган жир.

             

Алдан үткәрелгән эш: Экскурсияләр, күзәтүләр, рәсемнәр карау, шигырьләр уку һ.б.

Күрсәтмәлелек: шәһәр урамнары сурәтләнгән рәсемнәр, магнитофон.

Дәрес барышы.

Ашыгып Шәвәли керә.

Тәрбияче.  Исәнме, Шәвәли. Нишләп йөрисең?

Шәвәли. Исәнмесез.  Сезнең туган жир, Түбән Кама урамнары турында  сөйләшәчәгегезне ишеттем дә килдем. Минем дә туган шәһәребез турында беләсем килә, чөнки быел мәктәпкә барам бит.

Тәрбияче. Бик яхшы булган.  Балалар хәзер туган ил, шәһәребез урамнары турында сөйләрләр.

1бала.          «Туган ил»  Бари Рәхмәт.

Туган ил ул - алтын арышлар,

Туган ил ул - зифа камышлар,

Туган ил ул - иркен болыннар.

Болыннарда  нәни колыннар.

Туган ил ул – зәңгәр диңгезләр,

Туган туфрак, үскән нигезләр.

Туган илдә – барыбыз бертуган

Бик кадерле безгә ул шуңа.

Туган ил ул була бер генә,

Туган илнең кадерен бел генә.

Тәрбияче. Шәвәли, туган ил төшенчәсен аңладыңмы инде. Безнең балалар туган ил турында мәкальләр беләләр .

-Туган илем – туган өем.

-Үз илем - алтын бишек.

-Иленнән аерылган, канаты каерылган.

-Туган төбәк – изге ата-баба җире.

Балалар 1нче мольберт янына киләләр.

Бала. Түбән Кама шәһәрендә утызлап урам бар.

   Шәһәребездә иң беренче төзелгән урам – Төзүчеләр урамы. Ул Түбән Камага нигез салучылар хөрмәтенә шулай дип атала.

    Төзүчеләр урамы бик матур. Анда  шәһәр музее, беренче мәктәп, үзәк базар, «Кама» кунакханәсе, элемтә бүлеге, бик күп кибетләр урнашкан. Урам буйлап трамвай юлы уза.

   Беренче мәктәп алдында Əфганстан сугышында һәлак булган якташларыбызга һәйкәл куелган. Һәйкәл янында кышын да, җәен дә, көзен дә чәчәкләр куялар.

   Төзүчеләр урамы үсә, ямьләнә, анда заманча биналар төзелә.

Бала. Түбән Кама - химиклар шәһәре. Шәһәребезнең үзәк урамы да Химиклар проспекты дип атала. Химиклар проспекты шәһәрнең утрасында урнашкан.

   Проспект җәй көне дә, кыш көне дә, яз көне дә матур. Алма, миләш, каен агачлары урамга ямь бирә.

   Җәй көне урам төрле төстәге чәчәкләргә күмелә. Түтәлләрдә ак, кызыл, ал, сары, зәңгәр чәчәкләр үсә.

   Шәһәр паркы да шушы урамда урнашкан.

   Химиклар проспекты - шәһәребезнең иң матур һәм иң озын урамы.

Бала. Тынычлык проспекты шәһәрнең яңа микрорайоннары буенча сузылган. Бу урамны олылар да, яшьләр дә бик ярата.

   Бала. Тукай урамы бөек Габдулла Тукай исемен йөртә. Скверда Г.Тукайга һәйкәл  куелган. Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә дә шушы урамда урнашкан.

   Бала. Яңа төзелгән урамнар Сөембикә, Чишмәле, Ямьле кебек матур татар исемнәрен йөртәләр.

Тәрбияче.  Якташыбыз, Советлар Союзы Герое Никита Федорович Кайманов исемен йөрткән урам да бик матур.

   Менделеев һәм Бызов урамнары бөек рус химиклары хөрмәтенә шулай аталган.

   Шинчылар проспектын күп катлы йортлар, заманча биналар бизи.

Балалар, әйдәгез,  Шәвәли белән уйнап  алыйк  «Миңлебай»уенын .

Бала.          Р. Фәйзуллин

«Синеке – илнеке.»

Бу таулар да синеке!

Елгалар да, таллар да.

Кышкы ап – ак бураннар да,

Җәйге алсу таңнар да…

Күргән, ишеткән, тойган

Һәммә нәрсә синеке!

Син үзең соң кемнеке?

Ә син – туган җирнеке.

Сөенечләр китерсәң дә

Барысы Газиз илнеке!

Тәрбияче: Шәһәребенең урамнары бик матур,чиста.Шулай чиста,матур булып торсын өчен безгә, ниләр эшләргә ярамый?

-Балалар: Чәчәкләрне өзмәскә.

-Агачларны сындырмаска.

-Чүпләрне чүп чиләгенә генә салырга кирәк.

Тәрбияче: Бик дөрес әйтәсез балалар. Түтәлләрдәге чәчәкләр безне сөендереп торалар. Агачлар без сулый торган һаваны чистарталар. Эссе көннәрдә күләгә ясап, кояш кызуыннан саклыйлар.

Шәвәли: Бик күп беләсез икән, рәхмәт сезгә, балалар.

Тәрбияче:Туган шәһәребез турында шагыйрьләр бик күп шигырьләр язганнар.

Бала.       «Шәһәрем» Л. Шәйдуллина.

Заводларың белән бергә

Гигант булып калыктың.

Данга төреп син үзеңне

Тирә- якка таныттың.

Чәчкәдәй гүзәл бакчада

Уңышларың мул булды.

Синең тарихи елъязмаң

Мактаулар белән тулды.

Уңышларың арткан саен,

Горур мин синең өчен.

Яуланасы үрләреңә

Керсә иде өлешем.

 Котлы булсын туган көнең

Шәһәрем - Түбән Камам!

Яулыйсы яңа үрләрең

Алдадыр әле һаман.

(Шәвәли рәхмәт әйтеп, саубуллашып чыгып китә).

86 нчы балалар бакчасы

                                                                                 тәрбиячесе Ахметзянова Н.Г.

Шәһәребез рәссамы - Әхсән Фәтхетдинов.

(Мәктәпкә хәзерлек төркемендә

комплекслы шөгыль үткәрү конспекты)

Максат:

 1. Шәһәребездә яшәп иҗат итүче рәссам Әхсән Фәтхетдинов белән таныштыру.

2. Аңа карата хөрмәт, ихтирам хисләре уяту.

3. Балаларда туган халык, туган ил, татар халкының гореф-гадәтләре белән горурлану хисләре тәрбияләү.

4. Балаларда рәссам булу теләге тудыру, эстетик зәвыкларын үстерү.

Сүзлек: сәнгать эшлеклесе, рәссам, пейзаж, натюрморт, сын, йорт иясе.

Җиһазлар: Әхсән Фәтхетдинов иҗатына багышланган күргәзмә, магнитофон язмалары, мольберт, кәгазьләр, төсле буяулар.

Әзерлек эшләре: “Күренекле кешеләр” альбомын карау. Музейга экскурсия оештыру. Әхсән Фәтхетдиновның биографиясе белән таныштыру.

Шөгыль  барышы:

Тәрбияче: Балалар без нинди республикада яшибез?

Бала: Татарстан республикасында яшибез.

Тәрбияче: Татарстан республикасының баш шәһәре нинди шәһәр?

Бала: Казан шәһәре.

Тәрбияче: Сез тагын нинди шәһәрләр беләсез?

Балалар: Чаллы, Әлмәт, Казан, Алабуга, Зәй һ. б.

Тәрбияче: Ә без нинди шәһәрдә яшибез?

Бала: Түбән Кама шәһәрендә.

Тәрбияче: Түбән Кама шәһәре бик гүзәл шәһәр. Аның турында Рузилә Наил Гаптуллинның “Минем гүзәл шәһәрем” дигән шигырен сөйли.

Синең белән бергә үсәм,

Минем гүзәл шәһәрем.

Язмышым сиңа бәйләнгән,

Синдә генә яшәрмен.

Биек йортлар, якты утлар,

Киң урамнарың хозур,

Яшең кечкенә булса да,

Шөһрәтең синең бик зур.

Химия үзәге булып

Танылдың син дөньяга.

Башка шәһәрләр янында

Син бит әле өр- яңа.

Синдә чыккан тәгәрмәчләр

Тәгәриләр ил буйлап,

Хәтта Сахара чүлләрен

Кайталар урап - урап.

Рәсәйнең матур шәһәре

Дип әйтүләр бик хаклы

Данын еракларга тарат

Без торган гүзәл якның.

Тәрбияче: Түбән Кама шәһәренең бик данлыклы шәхесләре бар. Бүген шуларның берсе - Әхсән Фәтхетдин белән танышырбыз.

Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, нәкышчы,сынчы, агач уймалар остасы Әхсән Сарим улы Фәтхетдин 1939 нчы елда Татарстанның Чирмешән районы, Урманасты Үтәмеш авылында туа. 1966 нчы елда Түбән Тагил педагогия институтының рәсем сәнгать бүлеген тәмамлап, 1969 нчы елда туган ягына кайта. Утыз ел буена Түбән Кама шәһәрендә Шәхес һәм Рәссам булып җитешә.Яңа төзелеп килгән яшь шәһәрдә аның беренче адымнары – биналарны, диварларны, урам – мәйданнарны зур панно – рәсемнәр, агач уймалар, сыннар һәм орнаменталь композицияләр белән бизәү булды.

- Балалар, сезнең музейга барасыгыз киләме?(әйе)

- Ничек итеп тиз генә барып булыр икән? Әкиятләрдә тылсымчы кешеләрнең теләген үти, әллә аны дәшик микән?

Әй тылсымчы, тылсымчы,

Безне музейга алып барчы.

               Төркемгә тылсымчы керә.

Тылсымчы: Сез мине чакырдыгызмы?(әйе)

Тәрбияче: Әйе, рәхмәт килүеңә. Син безгә ярдәм итә алмассыңмы? Безне музейга тиз генә алып бар әле.

Тылсымчы: Ярый, булышырмын.Торып басыгыз, күзләрезне йомыгыз, унга кадәр санагыз (балалар саный, күзләрен ача).

Тәрбияче: Балалар, без кая килеп чыктык. Менә безнең каршыбызда Әхсән Фәтхетдин ясаган рәсемнәр, сыннар. Ул күбрәк Габдулла Тукай шигырьләренә, бигрәк тә “Шүрәле” әсәренә агачтан уеп сыннар ясый.(карау) ”Ияләр” турында рәсемнәр иҗат итә.(карау)

Тылсымчы: Балалар, безнең кайтыр вакыт җитте. Сезгә музейда ошадымы?

Балалар: Әйе, бик ошады. Рәхмәт сезгә.

Тылсымчы: Ярый, торып басыгыз, күзләрегезне йомыгыз.

Тылсымчы чыгып китә, балалар күзләрен ача.

Тәрбияче: Сезгә рәссам Әхсән Фәтхетдиннең рәсемнәре ошадымы? Үзегездә дә рәссам булу теләге тумадымы?

Балалардан сорау.

Тәрбияче: Балалар! Без дә нәни рәссамнар булып, шәһәребез матурлыгын рәсемнәргә төшерик әле.Түбән Камабызның матурлыгын һәрберебез үзенчә күрә, үзенчә тасвирлый.

            Көн саен сокланып карыйм

            Матур урамнарыңа.

            Гел яшәреп, яңарып тор

            Тормыш бураннарында!

Түбән Кама турында җырлар тыңлап, балалар рәсем ясый. Соңыннан “Түбән Кама – гүзәл шәһәрем” дигән күргәзмә оештырыла.

86 нчы балалар бакчасы

тәрбиячесе Шәймәрданова Г.Ф.  

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә тирә-юнь белән таныштыру шөгыле.

Тема: Түбән Кама шәһәренең күренекле урыннары буенча сәяхәт.

Программа эчтәлеге:

  1. Балаларның туган як, туган шәһәр, аның күренекле урыннары турында алган белемнәрен ныгыту.
  2. Грамматик яктан дөрес төзелгән җөмләләрдән хикәя төзеп сөйләү осталыкларын камилләштерү.
  3. Балаларда үз милләте, туган шәһәре, аның күренекле шәхесләре, хезмәт кешесе казанышларына соклану, горурлану хисләре уяту.

Сүзлек өстендә эшләү: Синтетик, шин берләшмәсе.

Җиһазлау: Шәһәрнең күренекле урыннарының фоторәсемнәре (30х42), шин  заводы продукцияләре – каучук, резин уенчыклар, чиләкләр, аяк киемнәре; автокамера, покрышка. Һәр балага герб рәсемнәре, балалар рәсемнәре, китаплар күргәзмәсе.

Зал бизәлеше: Түбән Каманың күренекле урыннарын чагылдырган күренешләр.

Алдан эшләнгән эш: күрсәтмә материаллар ясау, китапханәгә экскурсия оештыру.

Балалар белән алдан эшләнгән эш: әңгәмәләр үткәрү, шигырьләр өйрәнү.

Индивидуаль эш: Инсаф белән шин заводы турында әңгәмә уздыру.

Шөгыль структурасы:

  1. Кереш өлеш.(5 минут)

А) Туган ил турында әңгәмә.

Б) З.Туфайлова “Туган ил” шигырен сөйләү.

В) Мәкальләр әйтү.

Г) Шәһәрнең үткәне турында сөйләшү.

Д) Физминутка “Төзүчеләр”

  1. Төп өлеш. (20 минут)

А) М.Хафизов “Түбән Камам” шигырен сөйләү.

Б) Химия заводына сәяхәт.

В) Шин заводына сәяхәт.

Г) Театр бинасына килү.

Д) Китапханәгә сәяхәт.

Е) Музейга килү.

Ж) Күргәзмә оештыру.

  1. Йомгаклау. (4-5 минут).

А) Шөгыльне йомгаклау.

Б) Герб рәсемнәре бүләк итү.

Шөгыль барышы:

Балалар музыка астында залга керәләр һәм  ярым түгәрәк ясап басалар.

- Хәерле көн, кадерле балалар, хәерле көн, кадерле кунаклар. Карагыз әле, балалар, безнең бүлмәдә нинди матур кояш! Ничек матур елмая ул. Ә хәзер кулларыбызны аңа таба сузыйк. Кулларыбыз ничек җылынды, шулай бит. Бер-берегезгә кулларыгызны бирегез әле җылымы? Ә хәзер сезнең кулларыгызның җылысын кунаклар да тойсын. Карагыз әле, безгә күпме кунаклар килгән. Әйдәгез, алар белән кул биреп исәнләшик. (Кулларын сузалар һәм исәнләшәләр). Сезнең кулларыгызның җылысы аларга да күчсен. Йөрәк җылыгыз, якты елмаюларыгыз аларга бүләк булсын. Хәзер урыннарга утырабыз.

  • Балалар, бүген безнең тирә-юнь белән таныштыру шөгыле. Без сезнең белән Түбән Кама турында альбомнар, фотолар карадык, әңгәмәләр уздырдык. Ә бүген без алган белемнәребезне искә төшерербез һәм шәһәребезнең күренекле урыннары турында сөйләшербез.
  • Әйтегез әле, без нинди республикада яшибез?
  • Без Татарстан республикасында яшибез.
  • Әйе балалар, Татарстан республикасы- безнең туган ягыбыз, туган илебез.
  • Ә хәзер туган ил турында шигырь тыңларбыз, рәхим ит, Нурия:

З. Туфайлова “Туган ил”

Туган ил - ул алтын арышлар,

Туган ил - ул зифа камышлар.

Туган ил - ул иркен болыннар.

Туган ил – ул зәңгәр диңгезләр.

Туган туфрак, үскән нигезләр.

Туган илдә - барыбыз бертуган

Бик кадерле безг¸ ул шуңа.

Туган ил ул була бер генә

Туган илнең кадерен бел генә.

- Рәхмәт Нурия, балалар без туган ил, туган як турында мәкаль һәм әйтемнәр өйрәндек, әйд¸әгез аларны искә төшерәбез.

- Туган илем – туган анам.

  • Иленнән аерылган – канаты каерылган.
  • Иле барның теле бары.
  • Туган җирдәй, җир булмас, туган илдәй, ил булмас.
  • Үз илем үземә кадерле.
  • Яхшы балалар. Ә хәзер әйтегез әле без нинди шәһәрдә яшибез?
  • Без Түбән Кама шәһәрендә яшибез.
  • Ни өчен шәһәребез Түбән Кама дип атала?
  • Чөнки шәһәребез Кама елгасының түбән ярына урнашкан.
  • Шәһәребез турында шигырь тыңлыйк. Алинә сөйли.

Марс Хафизов шигыре “Түбән Камам”

Алсуланып кына таң ата

Түбән Камам синең күгеңдә

Иң беренче салган ташлар да

Һаман әле минем күңелдә.

Түбән Камам синең урамнар

Гүзәл яшеллеккә күмелгән

Яшәү көче алып яшим мин

Халкым белән синең җиреңнән.

- Балалар, шәһәребезнең үткәне турында без нәрсәләр беләбез?

- Шәһәр урынында авыл булган.

- Кешеләр барак һәм вагоннарда яшәгәннәр.

- Әйе балалар, бик дөрес, менә бу рәсемдә ул бик дөрес сурәтләнгән (рәсем күрсәтү).

- Ә шәһәрнең ничек төзелүе турында Айсылуны тыңлап үтик: “Шәһәр төзү, төзүчеләр өчен беренче вагоннар куюдан башлана. 1960 нчы елның декабрь аенда Актүбә һәм Афанас авыллары уртасында төзүчеләр беренче төзелешкә тотыналар. Төзүчеләр шәһәр генә түгел, шәһәр бакча төзергә телиләр. Шәһәрне көчле, кыю, батыр кешеләр төзи. Эш бик авыр була, ләкин төзүчеләр сынатмыйлар. Алар көче белән кыска араларда шәһәр һәм заводлар төзелә.”

  • Булдырдың, Айсылу.
  • ¨Ә хәзер шәһәребездә нинди күренекле урыннар бар?
  • Шәһәрдә зур заводлар эшли.
  • Мәчет бинасы, театр, музей бар.
  • Мәктәпләр, кибетләр, балалар бакчалары, китапханәләр күп.
  • Әйе, балалар, дөрестән дә Түбән Кама – Татарстанның иң матур, төзек шәһәрләренең берсе. Шәһәрнең урамнары, йортлары үзенчә корылган – болар барысы да шәһәргә төзек, күркәм төс бирәләр. Шәһәрдә хәзер 280 меңләп төрле милләт кешеләре яши. Шәһәр халкы үз куллары белән салган кала белән чып-чынлап горурлана.
  • Ә хәзер, балалар, без дә үзебезне төзүчеләр итеп хис итик һәм бераз ял итеп алыйк.
  • Физминутка “Төзүчеләр” (музыка астында күнегүләр ясау).
  • Ял итеп алдык, балалар, мин сезне шәһәрнең күренекле урыннарына сәяхәткә чакырам. (Музыка астында баралар).
  • Иң зур завод турында Алияне тыңлыйк: “Шәһәрдәге иң зур завод – Түбән Кама  нефтехим берләшмәсе. Берләшмәгә күп төрле заводлар керә. Химиядә эшләнгән продукция чит илләргә дә озатыла. Заводта меңнәрчә кеше эшли. Заводның генераль директоры - Владимир Владимирович Бусыгин.”
  • Балалар, кайсыгызның әти-әниләре химия заводында эшли? Кулларыгызны күтәрегез.
  • Равиль: “Минем әтием заводта шофер булып эшли.”
  • Альбина: “Минем әнием ашханәдә повар булып эшли. Ул эшчеләрне т¸әмле аш белән сыйлый”.
  • К. Азалия: “Минем әтием заводта аппаратчы”.
  • Г. Алия: “Минем әнием заводта чисталык өчен җавап бирә”.
  • Нурия: “Минем әтием слесарь”.
  • Ксения: “Минем әтием электромеханик булып эшли”.
  • Менә, балалар, сезнең әти-әниләр дә заводта эшлиләр, үзләренең хезмәтләре белән шәһәрне үстерүдә зур өлеш кертәләр.

Азалия: “Н. Гаптуллин шигыре “Гүзәл шәһәрем”

Синең белән бергә үсәм,

Минем гүзәл шәһәрем

Язмышым сиңа бәйләнгән

Синдә генә яшәрмен.

Химия үзәге булып

Танылдың син дөньяга

Башка шәһәрләр янында

Син бит әле өр-яңа.

  • Рәхмәт Азалия, ә завод нәрсә җитештерә?
  • Завод каучук ясый.

- Дөрес, синтетик каучук ясый. Синтетик каучук – берләшмә эшләп чыгарган продукцияләрнең иң мөһиме. Синтетик сүзе – ул безгә яңа сүз, әйдәгез, аны бергәләп кабатлыйбыз. Синтетик каучук – ясалма юл белән барлыкка китерелгән каучук.

  • Тагын завод нәрсә җитештерә?
  • Төрле ягулыклар, газ, резина уенчыклар, аяк киемнәре, чиләкләр, суүткәргечләр.
  • Бик дөрес. Шәһәребездә иң зур булган химия заводларында синтетик каучук, төрле ягулыклар, газ һәм 200 төргә якын төрле продуктлар җитештерелә. Бу завод чит илләр белән дә тыгыз элемтәдә тора.
  • Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Шәһәрдәге икенче зур завод – “Түбән Кама шин” берләшмәсе, Ранильне тыңлыйбыз:

“Гүзәл шәһәрем”

Синдә чыккан тәгәрмәчләр

Тәгәриләр ил буйлап

Хәтта Сахара чүлләрен

Кайталар урап-урап.

Рәсәйнең матур шәһәре,

Дип әйтүләре бик хаклы,

Данын еракларга тарат,

Без торган гүзәл якның.

  • Шин заводы турында безгә Инсаф сөйләр: “Шәһәрдәге икенче зур завод – шин заводы. Биредә җиңел һәм йөк машиналары, авыл хуҗалыгы машиналары һәм автобуслар өчен покрышкалар һәм автокамералар эшләп чыгаралар. Шин заводы төрле илләр белән дә тыгыз элемтәдә тора. Минем әтием белән әнием шин заводында эшлиләр. Әтием тәгәрмәчләр ясый, әнием әзер тәгәрмәчләрне тикшерә. Әтием миңа, шин заводы җитештергән продукцияне алып кайтты, ә мин аны бакчага алып килдем.”
  • Рәхмәт, Инсаф.
  • Балалар, сәяхәтебез дәвам итәбез.
  • Без нинди бина янына килеп ўиттек?
  • Театр бинасы янына килдек.
  • Түбән Кама сәләтле һәм талантлы кешеләргә бик бай. Биредә төрле иҗат берләшмәләре эшли. “Яшьлек”, “Ләззәт”, “Нардуган”, “Җидегән чишмә” җыр һәм бию ансамбльләре бар. Быел шәһәребездә театр бинасы яңартып корылды.
  • Уйлап карагыз әле, сез нинди театрлар беләсез?
  • Курчак театры.
  • Бармак театры.
  • Шәүлә һәм өстәл театрлары.
  • Без үзебез дә сәхнәләштерү уеннарын бик яратабыз һәм бәйрәмнәрдә әкиятләр күрсәтәбез.
  • Шәһәрдә төрле яшьтәге кешеләргә ял сәгатьләрен уздыру өчен шартлар тудырылган. Мәсәлән, балалар өчен “Балалар иҗат үзәге”, Аттракционнар паркы, балалар китапханәләре эшли.
  • Безнең киләсе тукталыш – китапханә.
  • Балалар, исегездәме, без күптән түгел китапханәгә экскурсиягә бардык.
  • Китапханәдә без нәрсәләр күрдек, әйдәгез искә төшерәбез.
  • Китапханәдә китаплар күп, алар киштәләргә төзеп куелган, анда уку залы да бар.
  • Китапханәче нәрсә эшли?
  • Ул китап сайларга ярдәм итә, карточка тутыра, шуннан соң гына китапны өйгә алып кайтырга мөмкин.
  • Ә уку залында нәрсә эшлиләр?
  • Уку залында китаплар укыйлар, укучылар конспектлар язалар.
  • Кешеләр ни өчен китаплар алып укыйлар?
  • Китаплар безне тәртипле булырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтә.
  • Кем тагын ничек уйлый?
  • Китаплар карап без күп белем алабыз.
  • Ә иң мөһиме - китаплар безне туган илебезне, якыннарыбызны яратырга өйрәтә.
  • Сәяхәтебез дәвам итә. Менә без музейның яңа бинасына да килеп җиттек. Быел безнең Түбән Кама шәһәрен¸ 40 яшь тулды, шул уңайдан шәһәрнең баш архитекторы Фирдәвес Ханов проекты буенча эшләнгән биналарның фото күргәзмәсе оештырылды.
  • Балалар без күргәзмәдә шәһәребезнең нинди урыннарын күрәбез?
  • Бу мәчет бинасы.
  • Ә монда Изге чишмә рәсеме сурәтләнгән.
  • Ә монысында Җиңү монументы күрсәтелг¸н.
  • Бу халык иҗат йорты.
  • Ә монысы Г.Тукай һәйкәле.
  • Бик дөрес, балалар без дә шәһәребезнең юбилеена үзебезнең бүләгебезне әзерләдек. Хәзер рәсемнәрне алып тактага беркетәбез һәм безнең дә күргәзмәбез булачак. (Рәсемнәрне такталарга элү.)
  • Менә нинди матур күргәзмә булды безнең. Азалия үзеңнең рәсемең турында сөйләп бирче.
  • Мин мәчет бинасын буядым, мәчетнең дүрт манарасы бар. Мәчет – шәһәрдәге иң матур биналарның берсе.
  • Балалар, без бүген Түбән Кама шәһәре турында белемнәребезне ныгыттык, күренекле урыннарында сәяхәттә булдык. Сез барыгыз да бик тырыштыгыз, үзегезне әйбәт яктан гына күрсәттегез, шуның өчен мин сезгә шәһәребезнең яңа гербын бүләк итәм, аның турында без киләсе шөгыльдә сөйләшербез. Шөгыль шуның белән тәмам.

76 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе

Суфиева Зөлфирә Ирек кызы.

Суга сусаучы иске чишмәне дә әрчер.

(Мәктәпкә хәзерлек төркемендә проблемалы өйрәтү технологиясе

кулланып үткәрелгән ана теле шөгыле)

        Максат:

 -Балаларның Түбән Кама шәһәре һәм аның табигате турында белемнәрен киңәйтү;

 -суның сыйфаты, үзлеге турында эш тәҗрибәләреннән чыгып, сөйли белү  күнекмәләрен булдыру;

-сөйләм телен баету;

- логик һәм иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү;

-туган шәһәрләре белән  горурлану  хисе тәрбияләү;

-экологик тәрбия бирү: сулыкларны чиста тоту, аларны саклау теләге

булдыру, матурлыкны күрә белергә өйрәтү.

          Коррекцион максат:

 Бүлмәдә ориентлаша белү күнекмәләрен камилләштерү, гәүдә,  эч  мускуллары киеренкелеген киметеп, балаларның эчке  халәтләренә уңай  йогынты ясау, танып белүдә барлык  анализаторларның да (күрү, ишетү, ис сизү, тәм  тою…) бердәм эшләвен тәэмин   итү.

          Сүзлек: Изгеләр чишмәсе, тәңкәләр, сулык, шифалы, суүсем.

          Җиһаз: Татарстан Республикасы картасы, Изгеләр чишмәсе  сурәтләнгән рәсем,  тәҗрибә үткәрү өчен алдан ук кайнатылып әзерләнеп куелган су, варенье,  шикәр, бал кашыгы, чинаяклар.

     Шөгыльгә әзерлек: Карта белән эш, елга, күл, чишмә рәсемнәре сурәтләнгән рәсемнәр карау.

Шөгыль барышы

  Тәрбияче балаларны Татарстан Республикасы картасы янына алып килә:

     - Балалар, кем Татарстан Республикасының чикләрен күрсәтә ала? Кем әйтә, картадагы төрле киңлектәге бу зәңгәр юллар нәрсәне аңлата? Әйе, дөрес әйтәсез, алар елга-күлләрне, сулыкларны аңлата. Кем  Идел елгасын, Кама елгасын  күрсәтә ала? Идел буена  урнашкан шәһәрләрне күрсәтегез һәм исемнәрен атагыз. Кама елгасы буенда кайсы шәһәрләр урнашкан? Әйе, балалар, безнең туган шәһәребез Түбән Кама Татарстан җире буйлап ага торган иң зур елгаларның берсе – Кама елгасы буена урнашкан.

       Тәрбияче Изгеләр чишмәсе сурәтләнгән  рәсемне күрсәтеп сөйли:

Ага чишмә чылтыр-чылтыр

Авылымның үреннән,

Чыгара ул төрле көйләр

Йөрәгемнең түреннән.

- Балалар, карагыз әле, бу сезгә  таныш җыр түгелме? Бәлки, кемнең дә булса  анда булганы бардыр?

        Җаваплар тыңланыла, чыннан да, балаларның Изгеләр чишмәсендә булуы ачыклана.

 -Дөрес, балалар, бу рәсемдә, сез  әйткәнчә, Святой Ключ. Татарча ул менә ничек матур яңгырый! Изгеләр чишмәсе!  Исеме җисеменә туры килеп тора шул аның. Изгеләр барлык тереклеккә, кешеләргә бары тик яхшылыклар  эшләүче изге күнелле, мәрхәмәтле кешеләр булганнар. Изгеләр чишмәсе!

      Психогимнастика үткәрелә, балалар бу сүз тезмәсен гаҗәпләнеп, горурланып,  хискә бирелеп әйтәләр, шул хисләрне йөзләрендә чагылдыралар.

 -Изгеләр чишмәсе – шәһәребездә иң матур урыннарның берсе, ул чишмә Кама елгасының биек ярыннан агып чыга һәм елгага барып кушыла. Тагын бер кат җентекләп карагыз әле, ни өчен бу кадәрле матур соң бу урын?

     Балалар җаваплары:

 - Кешеләр чәчәкләр утыртканнар, биек – биек баскычлар ясаганнар, ял итәр өчен уңайлы урыннар күп, чишмә матур улакка агып төшә.Чиста, пөхтә.

 - Балалар, сез бик күзәтүчән икәнсез. Ә кайсыгызның Изгеләр чишмәсенә вак тәңкәләр салганыгыз  булды? Изгеләр чишмәсенә кешеләр, теләкләр теләп, вак акча салалар. Алар әти-әниләренә, туганнарына, балаларына сәламәтлек, илгә тынычлык телиләр. Изгеләр чишмәсеннән алынган су чиста, файдалы дип уйлыйлар, суны чишмәдән алып кайтып эчәргә яраталар. Балалар, безнең бүлмәбездә  Изгеләр чишмәсеннән алынган су яшереп куелган, эзләп табыйк әле.

    Балалар бүлмә буйлап йөреп, яшереп куелган суны эзләп табалар, алдан ук тәҗрибәләр үткәрү өчен әзерләнеп куелган өстәл янына килеп утыралар, тәрбияче чинаякларга су сала:

- Балалар, иснәп карагыз әле, суның исе бармы? (Исе юк)

- Нинди төстә? (Төсе дә юк, үтә күренмәле)

-Эчеп карагыз әле, тәме бармы? (Тәме дә юк)

- Ә хәзер варенье салып карагыз әле, нинди төсә керде ? Варенье төсенә, димәк варенье суда эреде. Эчеп карагыз әле, тәме ничек икән? Әйе, варенье тәме килә. Хәзер балкашыгы белән чынаякларыгызга шикәр салыгыз да болгатыгыз, соңыннан шикәрне эзләп табыгыз. Таптыгызмы?  Юк. Димәк, шикәр дә суда эри икән. Тагын нәрсәләр суда эри?

 Балаларга сораулар бирелә, фикерләре тыңлана, бергәләп нәтиҗә ясала:

- Су төссез, үтә күренмәле, иссез, тәме юк, вареньены,  тозны, шикәрне эретә, тәмен үзенә сеңдерә, эрегән  әйберләрнең төсенә керә.

  Тәрбияче суны эчәргә тәкъдим итә, соңыннан гәүдә, эч мускулларының киеренкелеген киметүче  “Эчтем, эчтем, су эчтем “  күнегүе  уйнатыла.

- Балалар, күп итеп су эчәбез. Эчәбез, эчәбез. Эчебез зур булды. Сулавы авыр.Үзебезгә суларга булышабыз, әкрен генә эчне сыпырабыз (эчне уч төбе белән сәгать уңаена таба  сыпыру, соңыннан тирән сулыш алу, сулыш чыгару, 3 мәртәбә)

                         

Эчтем, эчтем, су эчтем,

Шулкадәрле күп эчтем,

Шулкадәрле күп эчкәнгә,

Авырта минем эчем.

Суларга син дә булыш,

Алырсың иркен сулыш.

      Тәрбияче табышмак әйтә:

- Исе- юк, төсе юк - аннан башка тормыш юк.

- Булмаган җире сирәк, үзе һәрвакыт кирәк. (Су) Чыннан да, сусыз яшәп буламы?

 Балалар фикер алыша, тәрбияче игътибар  белән тыңлый, бер фикергә дә каршы килми, балалар фикер алышканнан соң, уртак  фикергә килерлек итеп, нәтиҗә ясый:

-Җир йөзендә су кешеләргә дә, хайваннарга да, үсемлекләргә дә кирәк.

- Сулар саекмасын, елга-күлләр корымасын өчен безгә -кешеләргә нәрсә эшләргә кирәк?

Дидактик уен: “Ярый, ярамый” , таратма материалларда экологик тәрбия бирүче сюжетлы рәсемнәр күрсәтелгән (Бала болында чәчәкләр җыя, кырмыскалар таптый, учак яга, суга  чүп  ташлый һ.б.), балалар ни өчен  бу эшне эшләмәскә ярамаганлыгын аңлаталар.

 Балалар җавапларыннан соң, тәрбияче тарафыннан нәтиҗә ясала:

 - Түбән Кама халкы Изгеләр чишмәсен саклаган кебек үк, башка сулыкларны да сакларга, суларын пычратмаска, чүп  ташламаска, су хайваннарын, балыкларын сакларга кирәк.

 Муса Җәлил сүзләренә язылган “Чишмә”(Җ.Фәйзи көе) җыры яңгырый, балалар Изгеләр чишмәсенең  рәсемен  ясыйлар.

Тиздән үсеп җитәрбез, табигатьне сакларбыз...

(Мәктәпкә хэзерлек төркемендә проблемалы өйрәтү технологиясе

кулланылып үткәрелгән ана теле шөгыле)

        

Максат:

- Балаларның Түбән Кама һәм аның табигате турында белемнәрен

 тулыландыру;

- Суның яшәү чыганагы икәнлеген, тормышта елга- чишмәләрнең кеше тормышындагы әһәмиятен аңлату, киләчәктә табигатьне саклаучылар булу теләге уяту,

 -Логик фикерләү сәләтен үстерү, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен камилләштерү.

Коррекцион максат:

Бинокуляр күрү сәләтен үстерү, көй тыңлау, күз  алдына китерү аша балаларның эмоциональ халәтләренә уңай  йогынты ясау.

Сүзлек: Пионерлар күле, лагерь, болганчык, чистарту корылмалары, фильтр, эколог- табигать сакчысы.

Җиһаз: Пионерлар күле сурәтләнгән рәсемнәр, балалар ясаган Изгеләр чишмәсе рәсемнәре, тәҗрибә өчен банка белән су, туфрак, кәгазь, фильтр, экология милициясе  рәсемнәре.

Шөгыль барышы

     Тәрбияче укый:     Чиләкләремне алам да,

                                     Чишмәгә суга барам.

                                     Чиләкләрем чәчәкле,

                                     Алтын-көмеш бизәкле.

                                     Чишмә сукмагы матур,

                                     Күрсәң исең китәрлек!

                                     Шул юллардан көн саен

                                     Әллә ничә үтәрлек.

       Балалар тәрбияче белән бергәләп алдагы шөгыльдә ясаган Изгеләр чишмәсе рәсемнәрен карыйлар, әңгәмә үткәрелә: рәсемнәрегездә нәрсәләр сурәтләнгән?

       Тәрбияче чиста сулы банкага балаларга  кашык белән туфрак салырга куша, суны болгата:

- Балалар, су нинди иде? (Су чиста, үтә күренмәле иде)  Туфрак салгач, су нишләде соң? (Пычрак, болганчыкка әйләнде.) Бу суны эчәргә мөмкинме? Су чистарсын өчен ни эшләргә була?

    Балаларның фикере тыңланыла.

- Әйе, суны чистартырга була. Әйдәгез әле, бергәләп чистартыйк.

         Тәрбияче балаларга суны кәгазь  фильтр аша үткәрергә куша.

- Су, чыннан да, чистарып,  үтә күренмәле булып калды, чөнки без аны фильтр аша  үткәрдек. Бу суны эчәргә буламы?  

  Балалар тагын бер кат киңәшләшкәннән соң, тәрбияче  нәтиҗә ясый:

 - Су , чиста күренсә дә, аны бары тик кайнатып кына эчәргә кирәк.

  -Сез ничек уйлыйсыз, безнең краннардан ага торган суны ничек чистарталар икән? (Балалар фикер алыша)

- Әйе, Алсу әйткәнчә, ул су да фильтр аша, дөресрәге, чистарту коралмалары аша (чистарту корылмаларының рәсемен күрсәтә) сафландырылгач кына  безгә файдалану өчен яраклы була, әмма без  суны тагын бер кат кайнаткач кына кулланабыз. Шулаймы?

        Коррекцион ял минуты “Йомшак су, йөгерек су” (Җәвад Тәрҗеманов)

                           Йомшак су, йөгерек су,

                           Син мине чиста ю!

                           Битләрем аллансын,           (бит очларын сыпырып алалар)

                           Кулларым агарсын,            (кулларын уалар)

                           Авызым елмайсын,            (елмаялар)

                           Колагым ишетсен,             (тыңлап карыйлар)

                           Күзләрем күрсеннәр,         (күзләрен төрле якка йөртәләр)

                           Аяклар йөрсеннәр.             (бер урында йөреп күрсәтәләр)

                           Йомшак су, йөгерек су,

                           Син мине чиста ю!  

     Тәрбияче Пионерлар күле сурәтләнгән рәсемне җентекләп карарга балаларны үз янына чакыра:

- Сез нәрсәләр күрәсез? Бу урын сезгә таныш түгелме?  Ландышка  бу урыннар таныш икән. Айдарның да анда булганы бар икән. Сез анда нәрсә эшләдегез? Ничек атала соң бу күл? Әйе, Пионерлар күле. Ә хәзер  игътибар белән тыңлагыз, ни өчен бу күл Пионерлар күле дип атала икән?

     Тәрбияче күл буенда урнашкан лагерьларны күрсәтеп сөйли:

 - Күрәсезме, бу күл буена никадәрле  лагерь урнашкан. Ямьле, җылы җәй көннәрендә кыш буе мәктәпкә тырышып укыган балалар табигать кочагында ял итә: Пионерлар күлендә су коена,  яр буендагы комына ятып кызына, шулай итеп, чыныга. Ә элек мәктәптә укучы балаларны пионерлар (пионерлар рәсемен күрсәтә) дип тә йөрткәннәр. Шуңа күрә шәһәребезнең тарихына  бу күл Пионерлар күле дип кереп калган.

- Хәзерге көндә  Пионерлар күленә кешеләр ярдәме  кирәк. Ял итүчеләр, уйлап бетермичә, күлгә чүп ташлыйлар. Күл өстен бик күп төрле суүсемнәр каплап алган, алар елдан-ел арта бара, су болганчыклана, шуңа күрә күлгә дә, күлдәге балыкларга кислород җитми, алар һәлак була. Сез ничек уйлыйсыз, күлгә ярдәм итеп була микән?

     Балалар фикер алышалар, күлгә ярдәм итү юлларын эзлиләр, тәрбияче сабыр гына аларны тыңлый:

- Әнә, Алсу суны фильтрдан үткәрергә куша, Данил бу суүсемлекләрне җыеп алырга кирәк, ди. Әнисә, син ничек уйлыйсың?  Әнисә күл буена барып чүпләрне җыярга кирәк дип саный. Рәхмәт, балалар, күрәм, сезнең күлгә ярдәм итәсегез килә.

   Тәрбияче экология милицияләре сурәтләнгән рәсемне күрсәтеп сөйли:

- Дөрес әйтәсез, балалар. Барлык кешеләргә дә күл буен чиста тотарга, чүп ташламаска кирәк. Экологлар - табигать сакчылары - күлне сәламәтләндерү эшен башлап җибәрделәр. Хәзер күлгә агып төшүче эреле- ваклы чишмә юллары ташлардан, чүпләрдән чистартыла, күл өстендәге артык күп үрчеп киткән суүсемлекләр җыеп алына. Күл махсус машиналар ярдәмендә тирәнәйтелә. Күлгә башка сулыкларда үрчетелгән балыклар җибәрелә.

   Пальминг үткәрелә, талгын көй агыла, тәрбияче сөйли, ул балаларга, уч төбе белән күзләрен каплап, уңайлы итеп утырырга, Пионерлар күленең киләчәген күз алдына китерергә куша:

 - Күл көннән-көн ямьләнә, саф сулы, шифалы чишмәләр, матур көйләр көйли-көйли, күлгә килеп кушыла. Күл өстендә сап-сары төнбоек чәчәкләр кояштай балкып утыра, төрле-төрле балыклар йөзеп йөри, алар  берсен-берсе уздыра-уздыра күл өстендә сикерешәләр. Күл  буен  тагын да ямьләндереп, кошлар сайрый. Ком өстендә кешеләр кызына. Рәхәт, бик рәхәт. Иркенләп  бер киереләсе килә.

 Балалар күзләрен ачалар, киереләләр, тәрбияче сорый:

- Күз алдына нәрсәләр килде?

Балалар җаваплары игътибар белән  тыңланыла.

 Тәрбияче  шөгыльне татар халык мәкальләре  белән тәмамлый:

- Суның кадере чишмә корыгач беленә.

- Сусыз бакча- анасыз бала.

- Үзең эчәсе коега бервакытта да чүп салма.  

                                    71 нче башлангыч мәктәп-балалар бакчасының

 татар һәм рус телләренә өйрәтүче тәрбиячесе Науматуллова Р.Х.

Мәчетебез  моңы.

(Мәктәпкә  хәзерлек  төркемендә   рәсем  шөгыле)

Программа  эчтәлеге. Балаларга  изге  йортлар, аларның  тарихы  турында  мәгълүмат  бирү.

Корылмаларның  үзенчәлекләрен, бизәлешен, пропорцияләрен  дөрес  күрсәтеп  ясарга  өйрәтү.

Интеллектуаль, рухи  сәләтләрен  үстерү.

Балаларда  уңай  әхлакый  сыйфатлар  тәрбияләү.

Җиһазлар. Мәчет  рәсемнәре, азан  әйткән  тавыш  язылган  аудиокассета, альбом  бите, буяулар, төсле  карандашлар, гади  карандаш, пумала, савыт  белән  су.

Балалар  белән  алдан  эшләнгән  эш. Балалар  бакчасындагы  кече  музейга  сәяхәт,  «Идел  буе  мәчетләре» альбомын  карау, шигырьләр  уку.

Тәрбияченең  алдан  эшләнгән  эше. Методик  әсбаплар  өйрәнү, конспект  язу, балалар  белән  мәчетләр  турында  сөйләшү.

Шөгыльнең  структурасы  һәм  методик  алымнар.

1.Кереш  өлеш – 10  минут.

а) Әңгәмә: “Мәчет  нинди  йорт  ул”.

б) Мәчет  рәсемнәре  карау.

в) Түбән  Кама  шәһәре  мәчете  рәсемен  анализлау.

2. Төп  өлеш – 20 минут.

а) Эш  планын  төзү.

б) Мәчет  рәсемен  ясау.

3. Йомгаклау  өлеше - 5 минут.

а) Шөгыльгә  анализ  ясау.

Шөгыль  барышы.

Тәрбияче. Балалар, мин  сезгә  тылсымлы  бер  җөмлә  әйтәм, сез  шуның  аркылы  бүгенге  шөгылебез  нәрсә  турында  баруын  аңларсыз.

...Бисмилләһи-рахмәнир-рахим... Бу  сүзләрне  нинди  урында, кайвакытларда  ишетергә  була?

Балалар. Бу  сүзләрне  дәү әти, дәү әниләр  намаз  укыган  вакытларда  ишетәбез.

 - Мәчетләрдә  ишетергә  була.

Тәрбияче. Бик  дөрес  әйттегез. Бу  сүзләр  бик  тә  эчтәлекле, үзенчәлекле  мәгънәгә  ия. Мәчетләрдә  бу  дини  сүзләрне  гел  ишетергә  мөмкин. Бүген  без  сезнең  белән  шушы  изге  йорт-мәчетләребез  турында  рәсем  ясарбыз. Әйтегез  әле,  балалар, нәрсә  ул  мәчет?

Балалар. Намаз  укый  торган  урын.

Тәрбияче. Ә  безнең  Түбән  Кама  шәһәрендә  мәчет  бармы?

Балалар. Әйе, бар.

Тәрбияче. Кемнәрнең  күргәне  бар? Кемнәрнең  мәчеткә  барганы  бар?

(Балалар  җавабы  тыңлана).

Тәрбияче. Мәчет  ул - дини  йорт. Мәчет  кешеләрне  берләштерү, дуслаштыру  урыны  да. Мәчет  гаделлеккә, әдәплелеккә  өйрәтә. Кешеләрнең  уй-фикерләрен   ныгытырга, ялган  адымнар  ясаудан  тыелырга  ярдәм  итә.

Хәзер  без  сезнең  белән  төрле  мәчетләр  рәсемнәре  карап  үтәрбез.

(Мәчетләр  сурәтләнгән  рәсемнәр  карау, кыскача  аларның  тарихы  турында  сөйләү, бизәлеш  үзенчәлекләре  хакында  фикер  алышу).

- Менә  бу  рәсемдә  безнең  башкалабыз  Казан  шәһәренең  күренекле  Кол  Шәриф  мәчете. Карагыз  эле, архитекторлар, төзүчеләр  ничек  оста  итеп, үзенчәлекле  итеп  төзегәннәр.

Менә  бу  рәсемдә  безнең  шәһәребез Түбән  Кама  җәмигъ  мәчете  сурәтләнгән. Бу  мәчет  шәһәребезнең  күренекле  урыннарының  берсе  булып  тора. Әйтелүеннән  аңлашылганча, җәмигъ  мәчетендә  җыелып  намаз  укыйлар. Шундый  зур, күркәм  мәчет  1989 нчы  елда  төзелә  башлый  һәм  1996  нчы  елда  шәһәребезнең  30  еллык  бәйрәменә атап ачыла.

Мәчетнең  төп  өлеше  баскыч  кебек, өскә  табан  өчпочмак  формасында. Ә  менә  болары (күрсәтелә) – манара  диеп  атала.

Ничә  манаралы  безнең  шәһәребез  мәчете?

Балалар. Дүрт  манаралы.

Тәрбияче. Алар  нинди  формада?

Балалар. Алар  турыпочмаклык  формасында.

 - Манараның  өске  өлеше  өчпоячмак  формасында.

Тәрбияче. Әйе, балалар, дөрес  әйттегез.

Түбән  Кама  мәчете  ике  каттан  тора. Монда  шулай  ук  мәдрәсә, дини  китапханә  дә  бар.

Ә  манараларның  очында  тагын  нәрсәләр  күрәсез?

Балалар. Ай  куелган.

 - Тәрәзәләре  бар.

Тәрбияче. Балалар, игътибар  итегез  әле, мәчет  төзелешендә  нинди  төсләр  кулланылган?

Балалар. Аксыл  төс, соры  төс, яшел  төсләр.

Тәрбияче. Бик  дөрес.

Хәзер  бераз  ял  итеп  алыйк (ял вакыты).

Тәрбияче. Балалар, мәчет  рәсемен  ясый  башлаганчы, безгә  эшебезнең  планын  төзергә  кирәк.

Балалар. Башта  мәчетнең  төп  өлешен  ясыйбыз.

 -Аннан  манараларын  ясыйбыз.

 -Аннан  соң  тәрәзәләрен  ясыйбыз.

Тәрбияче. Хәзер  эшкә  керешик. Гади  карандаш  белән  нык  басмыйча  гына  мәчетнең  схемасын  сызабыз  һәм  төсләрне  дөрес  кулланып,  буйыйбыз.

 (Акрын  гына  музыка  куела, балаларның  мөстәкыйль  эшләре, индивидуаль  ярдәм  итү).

Тәрбияче. Рәсемнәребез  әзер. Сез  инде,  үзегезне  яшь  архитекторлар  дип  хис  итеп, үзегез  ясаган  мәчет  рәсеме  турында  да  сөйләсәгез   була.

 (Берничә  бала  үзенең  рәсеме  турында  сөйли).

Тәрбияче. Бүгенге  шөгылебез  шуның  белән  тәмам. Без  нинди  темага  рәсем  ясадык?

Балалар. Мәчет  рәсемнәре  ясадык.

Тәрбияче. Өйгә  кайткач,  әти-әниләрегезгә  дә  нинди  рәсем  ясавыгыз  турында  сөйләргә  онытмагыз.

                                                                86   нчы  балалар  бакчасы тәрбиячесе

                                                            Фасахова  Гөлфизә  Җәүдәт  кызы

Онытылмас шәһәрем  - Түбән Кама.

(Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән шөгыль).

Шөгыль төре: Тирә-юнь белән таныштыру.

Максат:

   Балаларга картадан Рәсәйне, Татарстан республикасын һәм аның шәһәрләрен күрсәтә белергә өйрәтүне дәвам итү.

 Түбән Кама шәһәренең тарихы, урамнары, матур урыннары, табигате турындагы белемнәрен киңәйтү. Шин һәм химия заводында эшләүчеләрнең хезмәте турындагы белемнәрен тулыландыру.

  Балаларның шәһәр гербы һәм флагы турында белемнәрен арттыру, шәһәр гербының символик мәгънәсен аңлату.

  Балаларның сөйләм телен үстерү.

 Туган якка карата кызыксыну хисе тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш: Рәсәй, карта, завод, герб, флаг, символика, культура, аттракцион.

 

Җиһазлар: Рәсәй һәм Татарстан картасы, дидактик уен “Рәсемне җый”, магнитофон, шин һәм химия заводының рәсемнәре, “Түбән Камам” аудиоязмасы (Илһам Хисмәтуллин музыкасы, Марс Хафизов шигыре), өстәл, такта, уен өчен төзү материалы, шәһәр гербы һәм флагы, уку йортлары, спорт сарае, аттракцион төшерелгән рәсемнәр.

Алдан эшләнгән эш: “Түбән Кама - минем гүзәл шәһәрем” дигән альбом      карау, шәһәребезнең иҗат кешеләре белән таныштыру, шигырьләрен уку, өйрәтү.

Шин һәм химия эшчеләренең хезмәтен чагылдырган фотосурәтләр карау.

Һәр бала яшәгән урам турында әңгәмә.

Әти-әниләрнең һөнәрләре һәм эш урыннары турында әңгәмә уздыру.

Методик алымнар: табышмак әйтү, әңгәмә уздыру, сорау-җавап, шигырьләр сөйләү, уен “Без төзүчеләр”, рәсемнәр карау, дидактик уен “Рәсемне җый”, ял минуты “Без шулай ял итәбез”, аңлату, музыка тыңлау.

Шөгыль төзелеше:

1. Кереш өлеш.

1. Оештыру.

2. Табышмак әйтү.

2. Төп өлеш.

1. Рәсәй дәүләте.

2. Татарстан республикасы.

3. Туган якка багышланган шигырьләр сөйләү.

4. Кече илебез - Түбән Кама.

5. Уен “Без төзүчеләр”.

6. Түбән Кама шәһәре заводлары буенча әңгәмә.

7. Шәһәребез гербы һәм флагы белән таныштыру.

8. Дидактик уен “Рәсемне җый”.

9. Шәһәребезнең урамнары, сәнгате, мәдәнияте турында сөйләшү.

10. Ял минуты “Без шулай ял итәбез”.

11.Уку йортлары .

12.Аудиоязма тыңлау.

3. Йомгаклау өлеше.

1. Түбән Кама шәһәре турында шигырь сөйләү.

2. Шөгыльгә анализ ясау.

Шөгыль барышы:

 Тәрбияче тактага Рәсәй, Татарстан картасын элә.

Тәрбияче: Балалар, бүген безнең тирә-юнь белән таныштыру шөгыле. Шөгыльнең темасы “Онытылмас шәһәрем - Түбән Кама”. Хәзер сезгә бер табышмак әйтәм, җавабын кем белә икән?

Диңгезе бар - суы юк,

Каласы бар - халкы юк,

Урманы бар - агачы юк.

Балалар: Карта.

Тәрбияче: Балалар, игътибар белән тактадагы картага карагыз.Бу безнең дәүләт картасы.Без яши торган дәүләт ничек атала?

Балалар: Рәсәй дип атала.

Тәрбияче: Безнең Рәсәйнең ил чиген кем картадан күрсәтәсе килә? (картадан күрсәтү) Без Рәсәйнең зур дәүләт икәнен күрәбез. Безнең илебездә бик күп шәһәрләр, күлләр, елгалар бар. Без үзебезнең бөек илебез белән горурланабыз. Балалар, без кайсы республикада яшибез?

Балалар: Без Татарстанда яшибез.

Тәрбияче: Безнең республиканың башкаласы нинди шәһәр?

Балалар: Республиканың башкаласы - Казан шәһәре.

(Татарстан картасыннан Казан шәһәрен күрсәтү).

Тәрбияче: Балалар, һәр кешенең үз туган җире, туган җирдә үзенең туган өе бар.

Бала: Равиль Фәйзуллин шигыре “Безнең ил”.

Карталарда безнең илне

Буяганнар алсуга,

Чөнки кояш иртүк торып,

Алсу утлы шардай булып,

Иң башта бездә чыга.

Тәрбияче: Балалар, безнең яши торган шәһәребезнең исемен әйтегез әле?

Балалар: Түбән Кама шәһәре.

Бала: Марс Хафизов шигыре “Туган ягым ягымлы”.

Һәр ел саен кыш та җитте дибез

Көзләр үтте дибез, яңгырлы.

Җилләп яуган яңгырлары белән,

Туган ягым көзе ягымлы.

Һәр ел саен кышны озатабыз,

Яз кояшлы, дибез, ягымлы.

Адаштырган бураннары белән,

Туган ягым язы ягымлы.

Һәр ел саен җәйне каршылыйбыз,

Хәтфә болыннары ягымлы.

Яратмаска сине мөмкин түгел,

Яратам мин туган ягымны.

Тәрбияче: Әйдәгез, картадан үзебез яшәгән җирне - Түбән Кама шәһәрен табыйк, аның турында сөйләшик. Картада шәһәрләр, авыллар кечерәйтелгән, шартлы билгеләр белән күрсәтелгән(шәһәрне картадан күрсәтү).

Алсу Түбән Кама шәһәре турында шигырьдән өзек сөйли:

Түбән Камам - матур шәһәр

Бик яратам мин аны.

Кышлары да,җәйләре дә,

Гаҗәеп матур аның.

Тәрбияче: Балалар, ни өчен безнең шәһәребез Түбән Кама дип атала?

Балалар: Чөнки Түбән Кама шәһәре Кама елгасы буена урнашкан.

Тәрбияче: Безнең шәһәребез сезгә нәрсәсе белән ошый?

Бала: Безнең шәһәребездә яшеллек бик күп.

Бала: Безнең шәһәребезнең урамнары һәрвакыт чиста, матур.

Бала: Шәһәребез Кама елгасы буена урнашкан. Җәй көне  рәхәтләнеп су коенырга, кояшта кызынырга була.

Тәрбияче: Балалар, игътибар белән тыңлагыз. Мин сезгә шәһәрнең ничек барлыкка килү тарихы турында сөйлим.

  1960 нчы елларда Актүбә һәм Чәбия авылларында беренче төркем төзүчеләр килеп урнашканнар. Алар зур химия заводын төзи башлаганнар һәм шул төзелеш белән шәһәр дә үскән. Ул республикадагы яшь шәһәрләрнең берсе булып тора. Соңгы елларда ул бигрәк тә зурайды, матурайды: яңа типтагы йортлар, биналар төзелде, урамнар киңәйтелде. Түбән Кама шәһәрендә эшчән, тырыш, уңган халык яши. Без үзебезнең шәһәребез белән горурланабыз.

Уен  “Без төзүчеләр”.

Балалар 2 төркемгә бүленеп, шакмаклардан төрле йортлар төзиләр.

Тәрбияче: Химия заводында синтетик каучук, этил спирты, полиэтилен, стирол эшләп чыгаралар. Балалар, безнең шәһәрдә тагын нинди зур завод бар?

Бала: Шин заводы бар. Минем әтием шул заводта эшли.

Тәрбияче: Шин заводында нәрсә әзерлиләр?

Бала: Машиналарга тәгәрмәчләр, шиннар, автопокрышкалар әзерлиләр. (рәсемнәр күрсәтелә) 

Тәрбияче: Хәзер без сезнең белән шәһәр буйлап сәяхәткә чыгабыз. Түбән Кама шәһәреннән чыкканда, Төзүчеләр проспектында шәһәр гербы сурәтләнгән.

(Безнең шәһәребезнең гербын һәм флагын карау.) 

Герб һәм флагта безнең шәһәребезнең тарихы һәм культурасы сурәтләнгән.

Шәһәр гербында һәм флагындагы булган төсләрне аңлату.

Тәрбияче: Зәңгәр төс - Кама елгасын сурәтли. Кама елгасы белән Түбән Кама җире данлыклы.

Яшел төс - табигатьне, сәламәтлекне, сары төс - байлыкны, муллыкны аңлата.

Безнең шәһәрнең гербындагы, флагындагы төшерелгән сурәтләрне аңлату.

Тәрбияче: Гербның уртасында нарат һәм кояш безнең шәһәрнең үзенчәлекле ягы.

Көмешсыман дулкыннар һәм очучы кошлар Кама елгасын һәм яшәү көчен сурәтли.

Дидактик уен “Рәсемне җый”.

Балалар берничә кисәктән торган гербны җыя.

Тәрбияче: Түбән Кама буенча “сәяхәтне”дәвам итү.

Түбән Камалылар үзләренең яшь шәһәрләре белән горурланалар. Безнең шәһәрдә музейлар, зурлар һәм балалар өчен театр биналары бар.Алар шәһәрдә яшәүчеләрне концертлар, спектакльләр, күргәзмәләр белән сөендерәләр.

Безнең шәһәрдә йортлар бик күп, барысы да төрле катлы, үзенчә онытылмаслык матур.Үз йортларыгыз турында сөйләп күрсәтегез.

Бала: Мин Сөембикә урамында яшим. Бу йорт 10 катлы, бик матур, аның кырыенда чәчәкләр, агачлар үсә.

Тәрбияче: Балалар, бу бина матур, ак төстә. Бу безнең балалар бакчасы. Бакчагыз турында сөйләп күрсәтегез.

Бала: Мин балалар бакчасына бик теләп йөрим. Ул ике катлы. Миңа монда бик күңелле. Без уйныйбыз, җырлыйбыз, биибез, хәрефләрне танырга өйрәнәбез, һ.б.

Тәрбияче: Безнең шәһәрдә балалар өчен дә музыка мәктәпләре, спорт сарае, аттракцион , күп уку йортлары төзелгән (рәсемнәр курсәтелә)

Ял минуты “Без шулай ял итәбез”.

Без әле бераз арыдык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары артка.

Уңга, сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

(хәрәкәтләр сүзләргә туры китереп ясала)

Тәрбияче: Ял көннәрендә балалар әти - әниләре белән ял паркына киләләр. Анда төрле аттракционнар эшли. Балалар өчен бик  күңелле.

 Төньякка күз салсак, торак йортлар арасында үзенең матурлыгы белән татар гимназиясе аерылып тора. Гимназиягә тәртипле, татар телен яхшы белгән балаларны гына укырга алалар. Анда урыс, гарәп, инглиз телләрен өйрәнәләр.

Безнең шәһәребезгә багышлап, композитор Илһам Хисмәтуллин Марс Хафизов шигыренә көй язган.

Балалар белән “Түбән Камам” язмасын тыңлау.

Алсуланып кына таң ата,

Түбән Камам, синең күгеңдә.

Иң беренче салган ташлар да

Һаман әле минем күңелдә.

Кушымта: Татарстан, синең җиреңдә

Тату яши адәм баласы.

Горур булып, Кама буенда

Үсә Түбән Кама каласы.

Бала: Гөлчирә Ибәтуллина шигыре “Түбән Камам-гүзәл калам”.

Үс, шәһәрем, гөрләп, гөлләр кебек үрләп

Синдә яшәп халкым куансын.

Түгелмәсен җиргә ана яше

Гел елмаеп сабый уянсын.

Тәрбияче: Бүгенге шөгыльдә без нәрсәләр эшләдек?

Бала: Рәсәй һәм Татарстан картасыннан Казан, Түбән Кама шәһәрләрен күрсәттек, туган якка багышланган шигырьләр сөйләдек.

Бала: Түбән Кама шәһәре турында сөйләштек, уеннар уйнадык.

Бала: Шәһәребез гербы һәм флагы белән таныштык, музыка тыңладык.

Тәрбияче: Бүгенге шөгыль сезгә ошадымы? Шөгыль нәрсәсе белән ошады?

Бала: Бүгенге шөгыльдә  шәһәр турында бик күп нәрсәләр белдек.

                                                                                                                                            

 86 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе

                                                    Байжева Фекла Иван кызы 

                                              Түбән Кама—яшьлек каласы.

(Әти-әниләр белән үткәрү өчен уен – викторина)

Бу кичә уен – викторина формасында оештырыла. Ике командада бишәр гаилә катнаша.

      1 нче команданың исеме “ Нефтехимик “ 

      2 нче команданың исеме “ Тату гаилә”

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Стенада “ Түбән Кама- яшьлек каласы” диеп кичәнең исеме язылган. Балаларның Түбән Кама турында рәсем күргәзмәләре оештырылган.

  Уртада барабан, аның өстендә сораулар. Балалар башкаруында   Илһам Хисмәтуллин сүзләре һәм көенә язылган “Түбән  Камам” дигән җыр башкарыла.

                          1.  Алсуланып кына таң ата,

                               Түбән Камам, синең күгеңдә.

                               Иң беренче салган ташлар да

                               Һаман әле минем күңелдә.

                                          Кушымта:    Татарстан, синең күгеңдә

                                                                Тату яши адәм баласы

                                                                Горур булып, Кама буенда

                                                                Үсә Түбән Кама каласы.

                          2. Түбән Камам, синең урамнар

                              Гүзәл яшеллеккә күмелгән

                              Яшәү көче алып яшим мин

                              Халкым белән синең җиреңнән

                                                              3. Түбән Камам, синең җиреңдә

                                                                   Мин дә таптым сөйгән ярымны.

                                                                   Ак бәхетләр теләп халкыма

                                                                   Җырлыйм әле туган җырымны.

Уйнаучылар өстәл артында үз урыннарын алалар.

 Алып баручы:                  

Барлык калалардан аермалы

Нефть химиясе – ак шәһәр.

Синең белән халкың горурлана

Ватаныбыз, димәк, гел яшәр.

 Хәерле көн, кадерле кунаклар! Бүген без “ Түбән Кама –яшьлек каласы”  дигән  уен-викторинага җыелдык. Хәзер без уенда ярышучылар белән танышып китик. (Берничә  сүз белән ата – аналарның һөнәренә игътибар биреп, әйтеп үтү) Уенның  тәртибе шундый:  барабанны әйләндереп, сезгә туры килгән сорауга җавап бирергә тиеш буласыз. Дөрес җавап өчен очко бирелә. Уңышлар сезгә! (Жюри сайлана)

Иң беренче сорау ике команда  өчен бирелә.

  Сорау: Сезнең команданың исемнәре нәрсәне аңлата?

1 нче команданың җавабы: “ Нефтехимия”- Түбән  Каманы шәһәргә әверелдергән иң зур һәм атаклы предприятие.

2 нче команданың җавабы: Безнең шәһәрдә төрле милләт халыклары  бик дус һәм тату  яшиләр.Шуның өчен безнең команданың исеме “Тату гаилә” .

                                       Музыкаль тәнәфес.Балалар башкаруында “Татар биюе”

 Алып баручы: Хәзер сорауны 1нче командага бирәбез.

 Сорау: Шәһәребезнең иң беренче урамы ничек атала?

 Җавап: Төзүчеләр урамы.

 Алып баручы: Сорауны “Тату гаилә” командасына бирәбез.

 Сорау: Нинди урам Химиклар исемен йөртә?

  Җавап: Химиклар урамы.

  Алып баручы: Сүзне кунакларга бирик. Алар арасында  туган як турында мәкальләр белүчеләр бармы? “Кем зирәк, әйт тизрәк” уены. (Уенны күзәтүчеләр арасында туган як турында  иң күп мәкаль әйтүче сайлана)

 Алып баручы: Ә хәзер бергәләп “ Чума үрдәк, чума каз” уенын уйнап алырбыз.

 Алып баручы: 1 нче команда барабанны әйләндерә.

Сорау: Безнең шәһәрдә сынчы – рәссам исеме белән нинди урам атала?

Җавап: Баки Урманче урамы.

  2 нче командага сорау: Түбән Кама символындагы төсләр нәрсәне аңлата?

 Алып баручы: Бераз ял итеп алыгыз. (Балалар башкаруында Түбән Кама турында  шигырьләр сөйләнә)

 1 нче бала :        Туган көнең көзләрдә. ( Нурзия Мирхазова язган )

Язларың да җанга якын,

Сөя төшәм көзеңне

Сәбәбе бар, мин шуңа да

Көздән башлыйм сүземне.

И, нарасый көз баласы-

Син көзләрдә тугансың.

Үзең көләч, йөзең чиста

Чишмәләрдә югансың.

  2 нче бала: 

Синең йөздә кояш уйный

Эзе дә юк сагышның

Сайлагансың көз муллыгын

Көз ул -синең табышың.

Күрәм көләч йөзләреңдә

Алтын көзләр балкышын.

Ходай кушса, гүзәл булыр

Матур булыр язмышың.

  Алып баручы: 1 нче командага сорау. Халык ижаты йорты ничәнче елда төзелгән?

 “Тату гаилә” командасына сорау.

 Төбәкне өйрәнү музее кайсы урамда эшен башлап җибәргән?

 Җавап: Вахитов урамында.

 Алып баручы: Менә, уенның иң катлаулы өлеше.Игътибар, сорауларга кем тизрәк җавап бирер.

     1. Туган шәһәребезгә ничә яшь?( 44 яшь).

     2. Шәһәребездә иң биек бина нинди? ( 14 катлы торак йорт).

     3. Түбән Каманың күренекле кешеләрен атагыз? (Бакый Урманче,  Рифкат Гайнуллин, рәссам: Рәис Мәрданшин, Рәшид Шиһабетдинов, герой Никита Кайманов)

     4. Нинди һәйкәлләр бар? (Габдулла Тукай, Мулланур Вахитов, Сугышчы интернационалистларга, Лемаев һәйкәлләре бар)

     5. Шин заводында беренче  тәгәрмәч ничәнче елда чыгарылган? ( 1973 нче елның 29 апрелендә )

     6. Беренче кинотеатр ничәнче елда төзелгән ? (1972 нче елның 7 нче нояберендә 800 урынлы )

     7. Ничәнче елда трамвай юлы төзелгән? ( 1967 нче елның 15 нче феврале)

     8. Түбән Кама шәһәренә ничәнче елда шәһәр статусы бирелә? ( 1966 нчы елның 22 нче сентябре )

     9. Түбән Кама төзелешенә кайсы шәһәрдән чана- трактор поезды килә ( 1960 нчы елның 25 нче декабрендә Ленинагорски шәһәреннән, үзе белән бергә күчмә пар казаны, ягулык, кечкенә вагоннар, азык-төлек китерә)

    10. Ничәнче елда химкомбинат нигезенә беренче кубометр бетон салына? (1963 нче елның 22 нче мартында )

 Ике команда уенчылары да бик төгәл җавап бирделәр. Ә хәзер җюри киңәшләшкән арада балалар белән “ Итек, читек, энә, без” татар халык уенын уйнарбыз.

 Алып баручы: Сүзне җюрига бирәбез. Димәк,безнең ике команда уенчылары да бик төгәл, җитез булдылар. Аларга рәхмәтебезне белдерәбез һәм балалар үзләре ясаган бүләкләрне тапшырырлар.

                               

  86 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе

 Шайхелгалиева Гөлфия Хайдәрҗан кызы

                                           

Түбән Камам-гүзәл калам

(Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен шөгыль конспекты)

Шөгыль төре:  Тирә-юнь белән таныштыру.

Максат:  Балаларның туган шәһәребез Түбән Кама турындагы күзаллауларын ныгыту, аның тарихы, матур урыннары турындагы белемнәрен тулыландыру.   Туган җиргә мәхәббәт хисләре тәрбияләү, аны хөрмәт итәргә өйрәтү, аның изге, кадерле җир һәм бердәнбер булуын аңлату.

 

Сүзлек:  аттракцион, экспонат, герб, архитектура, культура, музей, сарай, табигать.

Җиһазлар:   Татарстан картасы, магнитофон, “Безнең шәһәр” альбомы, “Мин яратам сине, Татарстан” аудиоязмасы (Роберт Андреев музыкасы, Роберт Рәкыйпов шигыре), шигырьләр.

Алдан эшләнгән эш: шәһәребезнең иҗат кешеләре белән таныштыру, шигырьләрен уку, өйрәтү.

   “Безнең шәһәр” альбомын карау. Әти-әниләрнең һөнәрләре һәм эш урыннары турында сөйләшү, яшәү адресларын өйрәтү.

   “Минем шәһәрем”  темасына рәсем ясау.

Методик алымнар:  әңгәмә үткәрү, сораулар  бирү; күзәтүләрдән чыгып сөйләү, уеннар үткәрү, шигырь сөйләү;    музыка тыңлау; рәсемнәр карау.

        Шөгыль төзелеше:

1. Сюрприз моменты: Шомбай керә.

2. Беренче йортлар кайчан төзелә башлаган.

3. Шәһәребез гербы һәм флагы белән таныштыру.

4. Истәлекле архитектура урыннарын карау.

5. Бәйрәмнәребез турында сөйләшү.

6. “Йөзек салыш” уены.

7. Аудиоязма тыңлау.

Шөгыль  барышы:

Балалар ярымтүгәрәк ясап утыралар. “Йөзек салыш” уенын уйныйлар. Шулчак карта тоткан Шомбай килеп керә. Картасыннан нидер эзли.

Шомбай:  Балалар, мин кая килеп чыктым соң? Миңа Татарстан дәүләтендәге Түбән Кама шәһәре кирәк иде.

Балалар:  Сез дөрес килгәнсез. Без Татарстан дәүләтендә яшибез. Шәһәребезнең исеме Түбән Кама.

Шомбай:  Ник Татарстан дип атала соң ул? Анда гел татарлар  гына яшиме?

Балалар:  Юк, башкортлар, руслар, удмуртлар, марилар һәм башкалар яши.

Шомбай:  Татарлар тагын башка җирдә яшәмимени?

Балалар:  Татарлар яшәмәгән җир юктыр ул. Алар Америкада да, Кытайда да һәм башка җирләрдә дә яшиләр.

Шомбай:  Сез Түбән Кама шәһәре турында ниләр беләсез?

Балалар:  Түбән Кама – яшь шәһәр. Ул борын-борыннан кешеләр иген иккән, мал асраган чиста сулы Чулман буйларында үсеп чыккан.

Тәрбияче:  1961 нчы елның  24 марты - рәсми рәвештә яңа шәһәрнең беренче йортына нигез салу көне дип атала.  Кайчандыр шәһәр кешеләре беренче агач итеп ак каен утыртканнар. Актарып ташланган җир баштарак куркынган кебек тоелса да, яз җиткәч, ул беренче яфракларын чыгарган, тамыр җибәргән. Еллар үткән саен, ак каен, кояшка үрелеп, йорт биеклегенә җитә. Шәһәр паркында менә шундый матур меңнәрчә ак каеннар серләшә.

   Шәһәр елдан-ел киңәя бара. Төзелеш чагыштыргысыз үсә.

   1966 нчы елның  22 сентябре Түбән Кама шәһәре оештырылган көн дип атала.

(Тәрбияче Түбән Каманың герб һәм флагын күрсәтә)

Шомбай:   Балалар, ник герб һәм флаг төрле төсләр белән ясалган?

Балалар:  Зәңгәр - Чулман елгасы.  Шәһәребез Чулман  елгасы буена урнашкан.

Яшел - сәламәтлек, табигать төсе.

Сары – уңыш, байлык. Нарат һәм кояш безнең шәһәрнең үзенчәлекле ягы.  Көмешсыман дулкын һәм кошлар – тормыш энергиясе, елга.

Шомбай:  Шәһәрдә нинди истәлекле архитектура урыннары бар?

Балалар:    Шәһәр музее - монда  шәһәребез тарихы саклана, күп экспонатлар бар ( тәрбияче шәһәр музее рәсемен күрсәтә).

- Җиңү мемориалы - Бөек Ватан сугышы геройларын искә алабыз (рәсем күрсәтелә).

- Заводлар  “Нижнекамскнефтехим”,  “Нижнекамскшина”. Ул заводларда резина өчен каучук, бензин, химик  чимал (ленолеум, ручка, фломастерлар, аяк, өс киемнәре һәм башкалар), КамАЗ һәм башка машиналар өчен тәгәрмәчләр җитештерәләр (рәсем күрсәтелә).

- Мәчет һәм чиркәүләр бар (рәсем күрсәтелә) .

- Аттракционнар паркында биек тәгәрмәчтән Түбән Кама шәһәре матур булып куренә (рәсем күрсәтелә).

- “Бозлар сарае”нда  сәламәтлекне ныгыту өчен бар нәрсә дә бар (рәсем курсәтелә).

- Безнең иң яраткан  “Макдоналдс”ка әти-әниләр дә теләп йөриләр (рәсем күрсәтелә).

-Трамвай паркы, Чулман елгасы буйлап сәяхәткә чыгып була (рәсем күрсәтелә).

Шомбай:  Чынлап та шәһәр турында куп сөйләдегез. Ә сез халкыбызның гореф-гадәтләрен, бәйрәм-йолаларын беләсезме?

Балалар: Безнең бик күңелле Сабантуй, Нәүрүз бәйрәмнәре бар.

- “ Сабантуй” – кыр эшләре беткәч уздырыла.

Барлык  бәйрәмнәр дә уен-көлке, җыр белән үтә.

    Бала шигырь укый:

Түбән Кама дан – шөһрәтле кала

Тынгы белмәс, тырыш халкы бар.

Ил шаулатып, дуслар белән бергә

Бәйрәм үткәрергә хакы бар.

Шомбай:   Менә нинди зирәк балалар икәнсез! Рәхмәт, балалар, сөендердегез.

Тәрбияче белән бергәләп картадан Түбән Кама шәһәрен табалар, балаларга күрсәтәләр.

Шомбай саубуллашып китә. Балалар “ Йөзек салыш” уенын дәвам итәләр.

Уен өчен сораулар:

     1. Сине изрәтеп йоклатучы  иң матур назлы җыр нинди?  (“Бишек җыры”)

  1. “Суык бабай” шигырен кем язган?  (Муса Җәлил)
  2.  “Ягымлы сүзләр әйт”
  3.  Кызыл калфак кайда ялгышты?  (Бүрегә юлны өйрәтә)

Тәрбияче:   Балалар, күп нәрсәләр белдек, сөйләдек. Туган шәһәребезне яратыгыз, чисталыгын саклагыз. Туган җир – ул изге, кадерле, бердәнбер.

Шөгылебезне  “Мин яратам сине, Татарстан”  язмасын тыңлау белән тәмамлыйбыз.

86нчы балалар бакчасы тәрбиячесе

Ибатуллина Тәнзилә Әзһәр кызы.

                                      Туган  шәһәрем – Түбән  Кама  

                                                                                     

Үсеш чоры: 5- 6 яшь

Максат : 1. Балаларны туган як,туган шәһәр, туган йорт төшенчәләре белән таныштыру.  

                   2. Шәһәребезнең зурлыгы, матурлыгы турында аңлату.

                   3. Балаларда туган якка,туган шәһәргә карата соклану, ярату, кадерләү хисләре тәрбияләү                                                                                                                                                                                          

Сүзлек өстендә эшләү: кала, бистә, данлыклы.

Җиһазлау: туган шәһәр турында фоторәсемнәр, кассета, Туган ягым Татарстан альбомы.

Алдан уздырылган эш: шәһәребез турында рәсемнәр карау, шигырьләр уку.

Методик алымнар: әңгәмә, сораулар.

                                                             

Барышы:

Туган як турында көй яңгырый. Көй акрыная һәм тәрбияче балалардан көйнең нәрсә турында булуын сорый.

Тәрбияче: Балалар,бу көй туган як,туган ил,аның гүзәллеге турында. Я, кайсыгыз туган илебезнең ничек аталуы турында әйтә?

Бала: Татарстан  Республикасы диеп атала.

Тәрбияче: Татарстан  - зур Республика. Аңа бик күп шәһәрләр , авыллар, урманнар, елгалар керә. Әйдәгез әле, баш шәһәребезне әйтик.

Балалар: Казан шәһәре.

Тәрбияче: Бу зур һәм матур шәһәр турында без икенче шөгыльдә сөйләшербез. Бүген узебезнең туган шәһәребез турында әңгәмә алып барырбыз.

Тәрбияче: Балалар, туган шәһәребезнең исеме ничек?

Балалар: Түбән Кама диеп атала.

Тәрбияче: Ул нәрсә буенда урнашкан?

Балалар: Кама елгасы ярына урнашкан. (Кама елгасының рәсемен карау, елга турында сөйләшү)

 Шәһәр турында шигырь сөйләү. Мостафа Ногман язган “Түбән Кама” шигыре.

Уяна Урал ягында

Алсу таң билгеләре.

Нурлана Кама ярында

Безнең шәһәр өйләре.

Түбән Кама,Түбән Кама,                                                                                  

Яшьлек калабыз.

Синдә киләчәк көннәрнең

Нигезен салабыз.

Йолдызларга үрелеп үсә

Без салган гүзәл йортлар.

Таңнарга кадәр җемелди

Күгеңдә алтын нурлар. (Кала сүзенең мәгънәсен аңлату)

Тәрбияче:  Безнең шәһәребез зур һәм матур, ерактан ап-ак булып күренеп тора, чөнки ул Татарстанда яшь  шәһәр. Элек ул болай булмаган, авылдагы кебек бер катлы, кечкенә өйләр булган. Тирә якта басу-кыр сузылган. Ә хәзер, күрәсезме, нинди зур биек йортлар төзелгән. Шәһәребезне урап чыгарга да күпме вакыт кирәк. Безнең бакчаны да нинди биек йортлар уратып алган. Әйе, йортлар барысы да яңа, матур,  бүлмәләр якты, уңайлы ( йорт күренешләрен карау).

Тәрбияче:  Балалар, шәһәребезнең урамнары нинди?  

Балалар:  Шәһәребезнең урамнары киң.

Тәрбияче: Безнең бакчадан ерак түгел нинди урамнар бар? Әйдәгез әле шул урамнарның исемен әйтик.

Балалар:  Сөембикә һәм Тынычлык урамнары.

Тәрбияче: Бик дөрес, балалар. Әле бакчадан бик ерак булмаган Бакый Урманче урамы да бар. Кем әйтер икән миңа Бакый Урманче кем ул?

Балалар:  Бакый Урманче сынчы-рәссам (портретын рәсемнәрен күрсәтергә мөмкин).

 (Ял минуты) түгәрәктә туп белән кемнең нинди урамда яшәвен кабатлау.

Тәрбияче: Балалар, безнең шәһәребездә тагын нәрсәләр бар?

Балалар: Бездә бик зур кибетләр, күңел ачу урыннары, ашханә-рестораннар, ял парклары бар (фоторәсемнәрдә шәһәр күренешләрен карау) .

Тәрбияче: Балалар, безнең шәһәр нәрсәсе белән данлыклы, билгеле соң? Ни өчен аны күп җирләрдә беләләр?

Балалар: Шәһәребездә химия һәм шин заводлары бар (рәсемнәр күрсәтү, заводлар турында кыскача сөйләү) . Яңа завод “ТАНЕКО” төзелүен аңлату.

Тәрбияче: Сезнең күбегезнең әти-әниләре дә шул заводларда эшлиләр әле ( берничә баладан әти - әниләренең кем булып эшләвен сорау; эшчеләр турында шигырь укырга мөмкин) .

Тәрбияче : Балалар, сез үзегезнең шәһәрне яратасызмы соң?

Балалар: Әйе, безнең шәһәребез матур да, данлыклы да. Анда безнең туган йортыбыз, якын кешеләребез - әти -әниебез, көн  саен килә торган бакчабыз , бергә уйный торган иптәшләребез .

Тәрбияче : Әйтегез әле, читкә китеп торсагыз сез сагынасызмы туган шәһәребезне ?

Балалар: Әйе  туган йорт та, туган шәһәр дә , туган як та безгә кадерле.

Тәрбияче: Туган як турында нинди мәкальләр беләбез ?

          Туган илем – туган анам .

          Туган илнең кадерен читтә йөрсәң , белерсең.    

          Туган илең – туган анаң, чит ил - үги ана.

          Үз илем - үз анам.

Тәрбияче: Бик дөрес әйтәсез, балалар. Кая гына китсәң дә, үз илең кебек рәхәт, матур ил күрмәссең.Туган як барыннан да бигрәк газиз, кадерле. Шул матур шәһәребезне саклар өчен без нәрсә эшләргә тиеш?

Балалар: Шәһәребезне пычратмаска, һаман матурлатырга, агачларны сындырмаска, чәчәкләрне өзмәскә, ә киресенчә, үзебез үстерергә кирәк.

Тәрбияче: Хәзер, балалар, әңгәмәбезне йомгаклап , туган шәһәребез турында җыр тыңларбыз. “Кама буе – туган як” дигән җыр тыңлана.

                            86 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе

 Шайхелгалиева Гөлфия Хайдәрҗан кызы

                                       

Без яшәгән матур өйләр

(Кисеп-ябыштыру буенча күмәк эш)

Максат: Өлешләрдән өй ябыштыру, аппликацияне рәсемнәр белән тулыландыру, ябыштыру алымын ныгыту. Уйлау сәләтен үстерү, күмәк эш башкару күнекмәсе тәрбияләү, туган шәһәргә карата горурлану һәм ярату хисе уяту.

Җиһазлау: Түбән Кама шәһәре сурәтләнгән рәсемнәр, йомшак аю уенчык, төзү материаллары (шакмаклар), һәрбер балага төсле кәгазьдән 8х8 см шакмаклар һәм 4х5 см турыпочмаклык, ватман, пумалалар, клей, буяулар, су савытлары.

Сүзләр өстендә эш:  Түбән Кама, шәһәр, тәрәзә, урам.

Методик алымнар:  ситуация, сорау-җавап, ял минуты.

Тәрбияченең алдан эшләнгән эше:  шөгыль өчен җиһазлар әзерләү.

Балалар белән алдан эшләнгән эш: бакча янында урнашкан урамны карау, туган шәһәр турында әңгәмә.

Шәхси эш: пассив балаларны шөгыльгә тарту, әңгәмә барышында активлаштыру.

Шөгыль структурасы:

I    Кереш өлеш – ситуация “Безгә бүген кунакка урманнан аю килде”.

II  Төп өлеш:

1. Түбән Кама шәһәре турында рәсемнәр карау, әңгәмә оештыру.

2. Төзү материалларыннан өйләр төзү.

3. Шакмак һәм турыпочмаклардан өйләр ябыштыру, алымнарны ныгыту.

4. Ял минуты “Аю килгән урманнан”.

5. Аппликацияне рәсемнәр белән тулыландыру.

III  Йомгаклау.

1. Композицияне аюга бүләк итү.

2. Аюның балаларга үз бүләкләрен бирүе.

Балаларны оештыру: шөгыль башында балалар ярымтүгәрәктә утыралар; ябыштырганда һәм рәсем ясаганда өстәлләр артында утыралар.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче: Балалар, бүген безгә кунакка аю килде. Әйдәгез әле аның белән исәнләшик.

Балалар: Исәнме,  аю.

Аю: Исәнмесез,балалар. Әйтегезче, мин кая килдем?

Тәрбияче: Син, аюкай, балалар бакчасына килдең.

Аю: Балалар бакчасына? Ә кайда урнашкан соң ул ?

Тәрбияче: Түбән Кама шәһәрендә урнашкан.

Аю: Ә нинди шәһәр соң ул?

Тәрбияче: Син, аю, менә шушында утыр, безнең бүгенге шөгыльне кара һәм барысын белерсең.

Аю: Бик теләп, рәхмәт.

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән нинди шәһәрдә яшибез?

Балалар: Түбән Кама шәһәрендә.

Тәрбияче: Бик дөрес балалар. Ә безнең шәһәр нинди?

Бала: Безнең шәһәр зур һәм матур.

Тәрбияче: Әйе, шәһәребездә әле матур урыннар да күп, нәрсәләр бар?

Бала:  Мәчет бар.

- Кама елгасы ага.

- Карусельләр бар. (Түбән Кама сурәтләнгән рәсемнәрне карау, алар буенча әңгәмә)

Тәрбияче: Шәһәрдә  өйләр, кибетләр, мәктәпләр, балалар бакчалары, зур йортлар да бар. Ә өйләрне кемнәр төзи?

Бала:  Төзүчеләр.

Тәрбияче: Әйе, бик дөрес, төзүчеләр зур-зур өйләр төзиләр. Өйләрне алар төзү материалларынннан төзиләр, менә шулай. (Төзү материалларыннан балалар белән бергә өйләрне төзеп карау) Өйләр биек һәм тәбәнәк була ала.

Тәрбияче: Әйдәгез әле, без дә сезнең белән без яшәгән һәм бакча янында урнашкан өйләрне ясыйк. (Балалар үз урыннарына утыралар)

Балалар, бүген без сезнең белән шушы зур кәгазьгә өйләр ябыштырырбыз, ә аннары анда буяулар белән рәсемнәр дә ясарбыз.

Өйләрне ябыштырырыр өчен менә шундый шакмаклар кирәк. Мин аларны, җилем белән буяп, берсе өстенә икенчесен куеп ябыштырам. Аннары тәрәзәләрне дә ябыштырып куям. Ә хәзер сез дә үзегезнең өйләрегезне ябыштырыгыз. (Балаларның үз урыннарында эшләүләре).

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Өйләр матур килеп чыкты. Ял итеп алыйк.

Ял минуты. Аю килгән урманнан,

                    Ерак диеп тормаган.

                    Менә шулай, менә шулай

                    Аю килгән урманнан.

Тәрбияче: Ял иттегезме? Урамда өйләр янында нәрсәләр бар тагын?

Бала: Агачлар, чәчәкләр үсә.

Тәрбияче: Әйе, бик дөрес. Әйдәгез без дә, үзебез ябыштырган өйләр янына буяулар белән агачлар һәм чәчәкләр ясыйк (балаларның буяулар белән рәсем ясаулары). Булдырдыгыз, балалар.

Аю: Сезнең өйләрегез бик матур килеп чыкты.

Тәрбияче: Рәхмәт, аю. Без ул рәсемне сиңа бүләк итәбез.

Аю: Бик зур рәхмәт, балалар. Минем дә сезгә үз бүләгемне бирәсем килә, менә шундый рәсемнәр (Түбән Кама сурәтләнгән рәсемнәр тапшырыла). Өйдә, балалар, төсле каләмнәр белән аларны буярсыз.                                        

76 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе

 Сагбиева Миләүшә Хәмит кызы

“Тапкырлар һәм зирәкләр” бәйгесе

                             

   1)   Максат:

  • Туган авыл, район үзәге, символлар турында белемнәрен ныгыту
  • Шәһәр, авыл өчен горурлану хисләре тәрбияләү
  • Сорауларга кыска, төгәл, тиз җавап бирү
  • Игътибарлыкларын, логик фикерләүләрен үстерү, команда өчен көрәшү хисен булдыру.

    2)   Кулланма материаллар:

  • Түбән Кама флагы һәм гербы
  • Географик карта
  • модульләр
  • бейджиклар
  • балаларга сюрпризлар
  • ребус
  • залга керү өчен тантаналы музыка

    3)   Сүзлек өстендә эш:  Флаг, герб, шиннар заводы, нефтехимия заводы, каучук.

    4)  Индивидуаль эш: Гараева Исламия белән “Түбән Кама – якты кала” шигырен өйрәнү.

    5)   Алдан эшләнгән эшләр:  Түбән Кама турында әңгәмә, иллюстрацияләр карау, шигырьләр өйрәнү.

Тәрбияченең әзерләнүе: конспект язу, атрибутларны әзерләү.

Бәйге барышы:

      Кадерле балалар! Бүген бу залга туган җирне яратучылар җыелган. Биредә ике команда бәйгедә катнашачак. Ярышуның нәрсә икәнен сез беләсез инде, анда бары тик зирәкләр, тапкырлар, эшкә оста, сүзгә кыска булган балалар гына катнаша. Сезнең хөкемгә менә шундый ике команданы тәкъдим итәм.

     Ялыгыз күңелле үтсен! Һәр ике командага да уңышлар телим. Сизгер һәм кыю булыгыз!

     Хәзер, дуслар, көч сынашыйк,

     Чыксын зирәкләр уртага.

     Тапкырларга насыйп булсын,

     Җиңүче исемен яуларга.

Әкрен генә музыка яңгырый. Сәхнәгә “Чаллы Башы оныклары” һәм “Алтынчәч уңганнары”  командасы чыга.

Сәламләү өчен “Чаллы Башы оныкларына” сүз бирелә.

Чаллы башы белән бәйле безнең

Бүгенгебез, тарихыбыз.

Бу бәйгедә шул турыда

Якыннан танышырбыз.

Сәламләү өчен сүз “Алтынчәч уңганнары” командасына бирелә.

“Алтынчәч” – безнең бакчабыз

Сөйкемле балалары.

Исемне дә сайладык без -

“Алтынчәч” уңганнары.

Аргач йоклап алабыз,

Ярышларда катнашабыз -

Уңган, зирәк бала без.

Алып баручы: Бу бәйгегә хөрмәтле жюри әгъзалары үзләренең бәяләрен бирәчәкләр.

Ә хәзер мин сезне бәйгенең тәртибе белән таныштырам:

  1. Сорауны игътибар белән тыңларга.
  2. Алдан кычкырмаска.
  3. Җавап әзер булган очракта, кул күтәрергә.
  4. Уйнаучылар җавапны белмәсә, бу хокук җанатарларга бирелә.

Безнең ярыш 3 турдан тора.

     Беренче турда сораулар үзебезнең туган авылыбыз Югары Чаллыга багышлана. Һәрбер командага сораулар бирелә, дөрес җавап өчен команда 1 балл ала.

(Алып баручы һәр командага чиратлап сорау бирә)

“Чаллы Башы оныкларына” сораулар:

  • Безнең авылның исеме?     (Югары Чаллы)  
  • Авылда ничә урам бар? (Советлар, Парк, Ибрагимов, Яшьләр, М.Җәлил,Тукай)                          
  • Нинди исемдәге күперләр бар? (Дәүли, Муллагали, Солтангәрәй, Тегермән)
  • Балалар бакчасы кайсы урамга урнашкан? (Яшьләр)

“Алтынчәч уңганнарына” сораулар:

  • Балалар бакчасының исеме?    ( “Алтынчәч” Ул елны авылыбызда күбесенчә кызлар туды. Бакчабызга килгән кызлар зәңгәр күзле, сары мамык чәчле иделәр. Без, балалар бакчасы хезмәткәрләре, аларны шаяртып, “Алтынчәчләребез”- дип ярата идек. Бу сүзгә без шулкадәр ияләшеп беттек, балалар бакчасына исем сайлау соравы тугач та, шушы “Алтынчәч” исеменә тукталдык.)
  • Безнең авылда һәйкәл бармы һәм  кемнәргә куелган?  (Бөек Ватан сугышында катнашучыларга)
  • Бакчада ничә төркем һәм аларның исемнәре? (3 төркем: кечкенәләр- күбәләк; уртанчылар – кыңгырау; зурлар – ак чәчәк))
  • Авылда ничә мәктәп бар? (ике мәктәп)

Алып баручы: Афәрин, дөрес җавап бирдегез. Сезнең белемнәрегезне “Туган авылым” биреме аша дәвам итәбез.

“Алтынчәч уңганнарына” балалар бакчасын, ә “Чаллы Башы оныкларына” мәктәпне ясау тәкъдим ителә.

Алып баручы: Безнең жюри сезнең эшләрне тикшерә, ә без Зиннатуллин Рәмзил башкаруында “Чаллы Башы” җырын тыңлап үтәрбез.

Алып баручы: Уенның икенче туры “Түбән Кама” шәһәре. Балалар, сезнең Түбән Кама шәһәре турында белемнәрегезне шушы бирем аша белербез. Таблодагы саннарга сораулар яшеренгән. Сез шул саннарны алып, җавап бирәчәксез. Үзегезнең сорауларга дөрес җавап бирсәгез, командага 2 балл, ә көндәш командасы өчен җавап бирсәгез - 3 балл куелачак.

         Сораулар:

  1.  Без нинди районда яшибез?   (Түбән Кама районы)
  2. Шәһәр ничәнче елда төзелә башлаган?   (1966 елда)
  3. Түбән Кама шәһәренә ничә яшь?  (45 яшь)
  4. Түбән Кама нинди елга кырыенда урнашкан?   (“Кама” елгасы)
  5. Түбән Кама шәһәренең башлыгы?   (Айдар Метшин)
  6. Түбән Кама шәһәре сезгә ни өчен ошый?

Ә хәзер балалар, Гараева Исламия башкаруында Н.Гаптуллинның “Түбән Кама - якты кала” шигырен тыңлап утәрбез.

Алып баручы: Балалар, игътибар белән картага карагыз әле. Бу Түбән Кама картасы. Картадан шәһәр турында бик күп мәгълүмат алып була. Күрәсезме, Түбән Камада бик күп балалар бакчалары, мәктәпләр, спорт сарайлары, һәйкәлләр бар. Хәзер без ярышыбызны Түбән Кама шәһәре картасы буенча дәвам итәбез.

“Чаллы оныклары” командасы – картада елга портын  күрсәтегез.

“Алтынчәч уңганнары” командасы – картада автовокзалны күрсәтегез.

“Чаллы оныклары” командасы – мәчетне табыгыз.

“Алтынчәч уңганнары” командасы – аттракционнар паркын күрсәтегез.

Алып баручы:  Безнең уенны ребуслар дәвам итәчәк.

“Чаллы оныклары командасы – Түбән “Алтынчәч уңганнары” командасы – Кама

     Алып баручы: Әйдәгез карыйк әле, нинди сүз килеп чыкты: әйе, Түбән

Кама. Түбән Кама шәһәре төзелүенә 2011 елда 45 ел була. Анда яшәүчеләр үзләренең шәһәрләре белән горурланалар. Түбән Камада музей, театр бар. Алар анда яшәүчеләрне концертлары, спектакльләре, күргәзмәләре белән сөендереп торалар.

      Балалар, сезнең өчен дә шәһәрдә зур мөмкинлекләр: музыка мәктәбе, спорт сарайлары, аттракционнар, бик күп уку йортлары бар.

     Менә нинди гүзәл шәһәр ул безнең Түбән Камабыз.

Җыр “Түбән Кама”

(жюри 2 турга нәтиҗә ясый)

Алып баручы:  Алдагы тур Түбән Кама символларына багышланачак.

“Чаллы оныклары” командасы – Түбән Кама флагы турында сөйләгез һәм буягыз

“Алтынчәч уңганнары” командасы – Түбән Кама гербы турында сөйләгез һәм буягыз.

Алып баручы: командалар өчен алдагы бирем - дидактик уен. Түбән Кама флагын һәм гербын вак кисәкләрдән җыярга. Уенчылар көч туплаганчы, без җанатарлар белән уйнап алырбыз.

Җанатарларга сораулар:

  1. Түбән Камада нинди һәйкәлләр бар? (Мулланур Вахитов, Космонавтлар, Җиңү мемориалы, Габдулла Тукай -2 шт, Беренчеләр, Е.Н.Королев, И.В.Лемаев, сугышчы – интернационалистлар, стелла.)
  2. Нинди уку йортлары бар? ( ТИСБИ, МГЭИ, НХТИ, КГТУ, НМИ, ИЭУП)
  3. Түбән Кама Татар драма театрын кем җитәкли?  (Рөстәм Галиев)
  4. “Мунча ташы” театрына кем нигез салган?  (Шәмси Закиров)

Алып баручы:  

Чаллы оныклары” командасына сорау: шиннар заводы нәрсә җитештерә? (тәгәрмәч)

“Алтынчәч уңганнары” командасына сорау: Нефтехимия заводы нәрсә җитештерә? (төп продукты каучук).

Алып баручы: Безнең Түбән Кама шәһәре үзенең матур йортлары белән данлыклы. Бу ярышта модульләрне кулланып, сез шәһәр тибындагы йорт төзергә тиеш булачаксыз. (Модульләр белән йорт төзү).

Алып баручы: Безнең уен ахырга якынлашты. Ә хәзер сүзне жюри әгъзаларына бирәбез (бәйгегә анализ һәм бүләкләү) . 

Югары Чаллы “Алтынчәч” балалар

                                          бакчасы тәрбиячесе

 Назирә Наил кызы Гильметдинова

 

Туган ягым – Түбән Кама.

(Мәктәпкә хәзерлек төркеме һәм беренче сыйныф укучылары өчен)

Максат: Шәһәребезнең картасы, флагы, гербы белән таныштыру. Түбән Каманың истәлекле урыннарына карата кызыксыну уяту. Туган шәһәрне ярату, аның белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Ярдәмлек: Түбән Кама турында рәсемнәр, шәһәрнең картасы, гербы, флагы.

Сүзлек: Туган шәһәрем, тарихы, күп милләтле, яшьлек каласы, лаеклы эшчеләр

Шөгыль барышы:

1.   Оештыру өлеше:

 Тәрбияче. Балалар, без бүген сезнең белән үзебезнең шәһәребез буйлап сәяхәткә чыгабыз. (Такта янына шәһәребез картасы куела.) Балалар, кем белә, бу нәрсә? (Тәрбияче балаларның игътибарын картага юнәлтә).

Балалар. Бу карта.

Тәрбияче. Әйе, бу карта. Һәр илнең үз картасы булган кебек, безнең шәһәребезнең дә үз картасы бар.

2.   Төп өлеш:

Тәрбияче. Без яши торган ил ничек атала?

Балалар. Без яши торган ил Россия дип атала.

Тәрбияче. Безнең республикабыз ничек атала?

Балалар. Безнең республикабыз - Татарстан.

 Тәрбияче. Әйе, Татарстан Республикасы. Ә шәһәребезнең исеме ничек?

Балалар. Безнең шәһәребезнең исеме Түбән Кама.

Тәрбияче. Дөрес, балалар. Безнең шәһәребез 1960 нчы елның 25 декабрендә нигез салына. “Лениногорскнефтехимстрой”ның  беренче 20 кешелек төзүчеләр отряды Актүбә һәм Чәбия авыллары янында төзелеш мәйданына килеп урнашалар. Урнашу хөрмәтенә 25  нче декабрьдә төнлә мылтыктан атып салют бирәләр. Гүзәл шәһәребезнең тарихы менә шулай башланып китә.

1 нче бала.  Мария Логинованың “Түбән Камам, газиз калабыз” шигырен сөйли.

        Беләсезме, бәхет кайда яши?

        Без үзебез торган шәһәрдә.

        Куенына алган калабызда

        Үзе зур горурлык яшәүдә.

        

        Безнең шәһәр үзе оҗмах җире,

        Алтын хәзинәгә биргесез.

        Ул кунакчыл үзе, тиз арада

        Сез дә безне килеп күрегез.

Тәрбияче. Балалар, һәр шәһәрнең үз флагы һәм үз гербы була. Анда шәһәрнең тарихы, географиясе, культурасы чагыла. (Тәрбияче һәр төсне аңлата.) Ә нигә безнең шәһәребезгә – Түбән Кама диләр?

Балалар. Чөнки безнең шәһәребез  Кама елгасы ярына урнашкан. 

Тәрбияче. Дөрес, ул  Кама елгасының түбән иңкүлегендә урнашкан. Балалар, безнең шәһәребез сезгә ни өчен ошый?

Балалар.Ул чиста, матур шәһәр.

Тәрбияче. Әйе, шәһәребез гаҗәеп яшел һәм матур. Ул бигрәк тә яз һәм җәй айларында ямьләнә, агачлар яшеллегенә күмелеп утыра. Менә берничә ел рәттән инде Россия шәһәрләре арасында төзеклеге, яшеллеге һәм чисталыгы өчен мактаулы урыннарда тора.

2 нче бала. Мария Логинованың шигырен дәвам итә:

        Җитәкчебез безгә үзе үрнәк,

        Анда тәуфыйк та бар, сабырлык,

        Барысына җитә ярдәм кулы

        Күңелләргә саклап салырлык!

        

        Түбән Камам, газиз калабыз син

        Тылсым да бар синдә, гүзәллек,

        Читкә китсәң кире борылырсың,

        Чама булмас күпкә түзәрлек.

Тәрбияче. Балалар, безнең шәһәребездә нинди заводлар бар?

Балалар. Химкомбинат, шин заводы.

Тәрбияче. Әйе, химкомбинат каучук, этилен, стирол, бензин җитештерә. Шин заводы җиңел һәм йөк машиналарына покрышкалар җитештерә. (Заводларның рәсемнәре күрсәтелә.)

3 нче бала.  Ләйсирә Шәйдуллинаның “Шәһәрем” шигырен сөйли:

        Заводларың белән бергә

        Гигант булып калыктың.

        Данга төреп син үзеңне

        Тирә якка таныттың.

        

        Чәчкәдәй гүзәл бакчада

        Уңышларың мул булды.

        Синең тарихи елъязмаң

        Мактаулар белән тулды.

Ял минуты: “Заводлар” К.В.Закирова “Уйный-уйный үсәбез” 168 нче бит.

Тәрбияче. Балалар, сәяхәтебезне дәвам итәбез. Шәһәребез яшь булуына карамастан, безнең музей, кинотеатрларыбыз бар. Алар шәһәрдә яшәүчеләрне концерт, спектакль, күргәзмәләр белән шатландырып торалар. (Рәсемнәр күрсәтелә.) Чал тарихтан килгән матур исемле нинди истәлекле урыннар бар?

Балалар. Бөек Октябрьнең 50 еллыгы мәйданы, Боз сарае, Г.Тукай һәйкәле.

Тәрбияче. Шәһәребезең беренче урамнарыннан берсе Бөек Октябрьнең 50 еллыгы исемен йөртә. Октябрьнең 50 еллык юбилей елы Түбән Кама Нефтехим берләшмәсенең туган елы булып билгеләнә. Беренче продукция алына, шулай ук шәһәрдә беренче трамвай юллары да ачыла.

Шәһәрнең икенче урамына, Җиңүнең 30 еллык юбилеена багышлап, җиңү шатлыклары белән рухланып, Җиңүнең 30 еллыгы исеме бирелә. 2005 нче елда биредә зур спорт һәм культура комплексы булган Боз сарае ачыла. Боз сараенда хоккей ярышлары гына түгел, ә концертлар һәм кызыклы шоу программалар да үткәрелә.

    Бөек галимнәргә без шушы шәһәребездә яшәвебез белән бурычлы. Менделеев һәм Бызов урамнары бөек рус химиклары хөрмәтенә аларның исемнәре белән атала.

      Гагарин урамы космоска беренче очучы истәлегенә бирелә. Вахитов проспекты – революционер, Кызыл Армия командиры, Мулланур Вахитов хөрмәтенә атала.

Тәрбияче. Балалар, “Туган тел” шигырен, “Кәҗә белән сарык” һәм “Шүрәле” әкиятен кем язган?

Балалар. Габдулла Тукай.

Тәрбияче. Бик дөрес, Габдулла Тукай. Аның гомере кыска була, ләкин аның исеме халкыбыз күңелендә мәңгегә сакланыр. Аның исеме белән районнар, урамнар, китапханәләр аталды.

        Шәһәребезнең иң үзәк урамы Төзүчеләр исемен йөртә. Бу урам шәһәрнең беренче төзүчеләренә хөрмәт йөзеннән аталган.

Тәрбияче. Балалар, сез шәһәребездә нинди һәйкәлләр беләсез?

           Балалар. Габдулла Тукай һәйкәле.

Лемаев мәйданы – шәһәр үзәгендә матур урын. Николай Васильевич Лемаев – “Түбән Кама Нефтехим” берләшмәсенең беренче генераль директоры. Аңа мәйданда һәйкәл куелган. Лемаев мәйданында “Җәлил” ял үзәге, кафелар бар. Ә матур фонтаннар мәйданга ямь өсти.

        Түбән Кама – яшьләр каласы. Яшьлек, Чулман, Чишмәле, Ямьле - яңа микрорайоннардагы урамнар.

  Балалар, безнең шәһәребездә бик күп милләт кешеләре яши. Алар, бер-берсен хөрмәт итеп, дус һәм тату яшиләр. Шуңа күрә иң яңа һәм иң зур проспектларның берсе –   Тынычлык проспекты  дип атала.

  Соңгы вакытта шәһәребездә урамнарга татарча исемнәр бирү тенденциясе күзәтелә. Мәсәлән, Сөембикә, Яшьлек, Чишмәле урамнары. Безнең өчен бу бик сөенечле хәл.

Ял минуты: “Без шулай ял итәбез” К.В.Закирова “Уйный-уйный үсәбез”

 164 нче бит.

3.   Йомгаклау өлеше:

4 нче бала Ләйсирә Шәйдуллинаның “Шәһәрем” шигыренең дәвамын сөйли:

        Уңышларың арткан саен

        Горур мин синең өчен,

        Яуланасы үрләреңә

        Керсә иде өлешем.

        Котлы булсын туган көнең,

        Шәһәрем - Түбән Камам!

        Яулыйсы яңа үрләрең

        Алдадыр әле һаман.

Тәрбияче. Балалар, шуның белән сәяхәтебез тәмам. Сезгә сәяхәт ошадымы?

Балалар. Бик ошады.

Тәрбияче. Игътибар белән тыңлаганыгыз өчен рәхмәт сезгә.

                                                     

                                                      7 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

 Гүзәл Вәлиуллина

               

“Мин һәм зур дөнья” дидактик уены.

Максат:

1. Балаларны пространствода ориентлашырга өйрәтү.

2. Схема, план, картаны шартлы билгеләргә карап укый белергә өйрәнү.

3. Балага шундый зур дөньяны сиземләргә, шунда узеңнең кирәклеген аңларга өйрәнү.

4. Туган шәһәргә мәхәббәт тәрбияләү.

1. Син кайда яшисең? (6-7 яшь)

    Үзе яшәгән районны, йортны картадан табу.

2. Нәрсә, кайда? (6-7 яшь)

    Тәрбияче әйтүе буенча план-картадан объектны табу.

3. Миңа урамны күрсәт (5-7 яшь).

    Балалар бакчасы тирәсендәге урамнарның исемен әйтеп, план-картадан күрсәтү.

4. Ничек үтәргә.

    Якын-тирә юлларда җәяүлеләр чыгу юлын план-картадан табу.

5. Чулман елгасында йөзү (5-7 яшь).

    Су транспорты арасыннан елгада йөзүчеләрен аерып алу.

6. Минем туган шәһәрем.

  1. Мин бакчага барам.
  2. Планда күрсәт.

Балаларны план куллана белергә өйрәтү.

7. Трамвай белән барабыз.

    Трамвай юлындагы объектлар белән танышу.

8. Сихри Чулман буе картасын ясау (6-7 яшь ) .

Уеннар өчен алдан эшләнгән эш:

1. Схема, карта, план төзү - таныштыру.

2. Шәһәрнең үзенчәлекле урыннары белән таныштыру - рәсемнәр карау.

3. Альбом төзү - “Түбән Кама - яшьлек калам.”

Материаллар:

1. Төркем бүлмәсенең планы.

2. Балалар бакчасының планы.

3. Яши торган урын планы.

4. Шәһәр планы.

5. Трамвай юлы планы (рәсемнәр).

Түбән Кама турында шигырьләр

Яшьлек шәһәрем

49 нчы балалар бакчасының

өлкән тәрбиячесе  

Рәзинә Хәйдәрова

Яшьләй сиңа килдем, шәһәрем,

Кабул иттең, мине үз иттең.

Гомерем буе сиңа гашыйк булдым,

Барыр юлларыма нур сиптең.

Килдем. Зур төзелешләр башы иде.

Салынып ята иде ак кала.

Һәрбер йортың минем күз алдымда,

Хезмәт чаткым анда саклана.

Яшьлек ялкыны белән бергә үрелеп,

Киләчәккә горур атладык.

Бер үк хыял, бер үк өмет белән

Сине төзедек, сине якладык.

Яшьлек мәхәббәтем таптым синдә,

Гаилә кордым. Туды балалар.

Хәзер инде барысы үсеп җитеп,

Яшәү дәртен алар кабатлар.

Түбән Кама, гөрли синдә зур заводлар,

Чит илләргә исемең таралды.

Күп милләтле тырыш халкың белән

Татарстан даны якланды.

Яшә калам, һәрбер көнем синдә

Үтә шатлыкларга күмелеп.

Зур адымнар белән алга атла,

Җылың буыннарга күчереп!

Туган ягым - бәхет гөлем

49 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе

Гиндуллина Гөлнара Хайрулла кызы

Туган шәһәрем - бәхет иле,

Гөрләп чәчәк аткан таң гөле.

Кояш шулай балкып нурын сибә,

Бары минем туган илдә генә.

Горурланам туган ягым белән:

Зур шәхесләр бирдең халыкка.

Чөнки безнең Мисхәт, Камил кебек,

Шагыйрьләр юк башка халыкта.

Сөйләме дә туган ягымның

Шундый матур, шундый ягымлы.

Чит җирләргә китеп барсам әгәр

Сагынырмын туган ягымны.

Изге йорт.

Түбән Кама шәһәренең Гагарин урамындагы

 мәчет төзелешенә багышлана

    49нчы балалар бакчасы тәрбиячесе

Кашапова Зөлхиҗә Галимҗан кызы

Аллаһ йорты төзи халкым

Хәйрия акчасына.

Аклык-пакълек иңсен диеп

Халкымның барчасына.

Көнне-төнгә ялгап эшли

Ак яулыклы апалар.

Эшнең асылын алып бара

Түбәтәйле агайлар.

Һәркем эшли изгелектән,

Буеннарга калсын,-дип

Изге йортка бара торган

Суынмасын сукмак тик.

Шәһәремдә тагын бер йорт

Иман нуры таратып,

Түбәсендәге алтын ай,

Динсезне дә каратыр.

Сиңа шәһәрем

              (Тукайга ияреп)

7 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Мәрдиева Нурания Сайфетдин кызы

                                                            

Нәкъ Чулман ярына салынгандыр,

Ул шәһәр - Түбән Кама, диләр.

Иң беренче төзүчеләре дә

Һаман әле халык күңелендә, диләр.

Гәрчә монда тумасам да,

Мин бераз торам инде.

Гүзәл яшьлек калам белән

Бик тә горурланам инде.

Бу шәһәрнең, һич онытмыйм,

Һәр ягы  урман иде.

Яз җиткәчтен шәһәр үзе

Күмелә чәчәк- гөлгә.

Зурмы дисәң, зур түгелдер,

Түбән Кама җыйнак кына.

Русия бәйгесендә катнашып,

Алды беренче урын гына.

Анда йортлар калка һәр көн саен

Магдоналдслар, сәүдә йортлары.

40 еллык юбилеен бәйрәм итте

Яшьләр белән бергә картлары.

Химкомбинатта чыккан этилкаучук

Дөнья базарында танылды.

Шин заводы көпчәкләре белән

Илем киңлекләрен айкады.

Бик хозур, рәт-рәт торалар

Промбаза заводлары.

Мәктәп, бакчаларга таба

Агыла чималлары.

Монда сарайлары, уку йортлары,

Хоккей да бар.

Монда оркестр, театрлар,

Сквер, парклар да бар.

Калам турында яздым мин бераз

Яздым төзек урамнарын.

Тырыш, уңган һәм чыныккан

Беренче төзүчеләрен.

Язмыймын шәһәрдә узган

Ралли, Сабан туйларын.

Язмыйм җиһазланган шифаханәләрен,

Бик еракларга китәр дип уйларым.

Түбән Камам, шәһәрдәшләр,

Мин дә таптым монда бәхетемне.

Зур уңышлар теләп, һәм Тукайга ияреп

Сөйләдем мин сезгә шигыремне.

Туган якның җылысы. 

7 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Мөхәммәтханова Гөлнур Кыям кызы

                                                       

Бары синдә бөреләнде

Хисләремнең нурлысы.

Битләремнән сирпеп үтә

Туган якның җылысы.

Моңланганда, уйланганда,

Кайчак килә елыйсы.

Авыр чакта дәва бирә

Туган якның җылысы.

Күрәсезме, нинди йомшак

Чыршының да ылысы?

Аларга да иңгән, ахры,

Туган якның җылысы.

Чишмәләр җыр булып ага -

Килә әле тыңлыйсы.

Кыя ташын тишеп чыга

Туган якның җылысы.

Хисләрем бай, кесәләр буш,

Битәрләмим тормышны.

Мин бәхетле:  җитә миңа

Туган ягым җылысы...

                                               

Туган көнең белән, шәһәрем!

39 нчы балалар бакчасы

өлкән тәрбиячесе

Мирхазова Нурзия Рәшит кызы

Туган көнең көзләреңдә булгангамы,

Көзләр сиңа бик тә килешә.

Алтын - сары төскә күмелгәнгә

Китәсе килми көзнең бер дә.

Елның кайсы вакытында карасаң да,

Күз камаштырырлык гүзәл син.

Энҗе-мәрҗән, бәллүр сыннарың;

Җәен чәчәкләргә күмеләсең.

Язын табигать уянган чакта,

Шәһәребез тагын да яшәрә.

Кояшлар сайраган тавышка

Чишмә буйлары ямьләнә.

Кемнәр генә килми чишмә буена,

Кемнәр генә авыз итми шифалы суын.

Сиңа килгән кунаклар белән, бик күп еллар

Туган көнеңне каршылырга насыйп булсын!

Бәхет биргән җирем, Түбән Кама!

39 нчы балалар бакчасы

  өлкән тәрбиячесе

Мирхазова Нурзия Рәшит кызы

Тәүге мәхәббәтем бөреләнеп,

Чәчәк атты синдә, шәһәрем.

Яшәргә көч бирдең: рәхмәтлемен

Миңа бәхет- синдә яшәвем.

Тырыш хезмәт белән һәр көн саен,

Матурлана безнең калабыз!

Җырларыңны синең тыңлый-тыңлый,

Горурланып эшкә барабыз.

Татарстан күгендә син һәрчак

Якты йолдыз булып балкыйсың.

Бәхет биргән җирем - Түбән Камам

Киләчәккә ныклап атлыйсың!

Аяз күкле Түбән Кама белән

Горурланам һәрбер урында.

Чылтыр чишмәләре тыңлап туймас

Көй чыгара аның турында.

Түбән Кама

 39 нчы балалар бакчасы

 өлкән тәрбиячесе

Мирхазова Нурзия Рәшит кызы

Юкә чәчәк аткан вакыт иде,

Сиңа килдем, нурлы калам.

Ерактан ук дәшеп сәлам бирде

Мәчетеңнән моңлы азан.

Үз кешедәй читкә какмый мине,

Һәр тарафта ачтың ишегең.

Иҗат өчен иркен мәйдан булдың,

Һөнәремә - илһам бишеге.

Аерылганнан бирле балачактан

Синдер - минем язмышым.

Китәрмен дип кенә килгән идем,

Һаман синдә яшим, Түбән Камам.

Түбән Камам

86 нчы балалар бакчасы

шәфкать туташы

 Галиуллина Инзилә

Түбән Кама - яшьлек кала -

Хыял каласы идең.

Монда килеп сине күргәч,

Синдә каласым килде.

Түбән Кама - яшел кала

Яшьлек каласы, беләм.

Безнең бергә буласыны

Ходай бер үзе белә.

Сиңа килдем, ярым таптым,

Әй, хыялым каласы,

Онытмам туган авылны,

Һәм яшьлегем каласын.

Дусларым күп бу шәһәрдә

Язмышлар урамалы.

Кайтырмын кая барсам да

Яшьлегем - Түбән Камам.

Туган ягым язы

86 нчы балалар бакчасы

шәфкать туташы

Галиуллина Инзилә

Туган ягым язы никтер күңелемдә

Сагышны да, моңны уята.

Әйтерсең, мин бер сандугач булып,

Язда сагынып сине бер кайтам.

Язгы сулар булып кайтам сиңа -

Ургып ташый күңел ярыннан.

Туган ягым, мин бит синең балаң -

Кайтам сиңа сагынып яңадан.

Кайтам әле эзләп балачакны

Тал песиен җыеп кулыма.

Мин бу җирдә туган баламын бит

Һич хакым юк сине онытырга.

Түбән Кама

7 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Рәҗәпова Гөлназ Габдрәшит кызы

 

Кочак җәеп каршы алдың безне

Меңәрләгән авыл баласын.

Җылы куеныңа сыендырдың

Түбән Кама- белем каласы.

Синдә алган белем хәзинәсен

Кулланабыз тормыш юлында.

Яшьлегебез чәчәк атты синдә

Түбән Кама – яшьлек каласы.

Язмышыма шулай язылгандыр

Мина мәңге синдә каласын.

Бәхетемне бары синдә таптым

Түбән Кама – бәхетем каласы.

Синдә тумасам да, изге миңа

Һәр урамың, һәрбер почмагың.

Хыялларым чынга ашты синдә

Түбән Кама – киләчәк каласы.

Рәхмәтләргә төреп уңыш тели

Сиңа һәрбер татар баласы.

Татар галәмендә балкып яшә

Балаларымның туган каласы.


Эчтәлек.

Түбән Кама сабый чакларыбыздан күңелләргә якын кала

Түбән Кама шәһәре иң гүзәл шәһәр. Минебаева А.И. 76 нчы б/б

Шәһәрнең урнашу урыны. Салахиева З.Г. 76 нчы б/б

Шөгыль конспектлары

Шәһәрем – туган өем. Батурина Л.Н. 86 нчы б/б

Түбән Кама – бала чагым каласы (фото, рисунки). Мурзаханова Г.Х. 86 нчы б/б

Спорт безне үстерә. Гайфуллина А.А. 86 нчы б/б

Шәһәрем урамнары. Әхмәтҗанова Н.Х. 86 нчы б/б

Шәһәребез рәссамы Әхсән Фәтхетдинов (рисунки). Шәймәрданова Г.Г. 86 нчы б/б

Түбән Каманың күренекле урыннары буенча сәяхәт. Суфиева З.И. 76 нчы б/б

Суга сусаучы иске чишмәне дә әрчер. Нәуматуллова Р.Х. 71 нче б/б

Тиздән үсеп җитәрбез, табигатьне сакларбыз. Нәуматуллова Р.Х. 71 нче б/б

Түбән Кама оста куллары. Чернова Ф.Г. 53 нче б/б

Мәчетләр моңы. Фасахова Г.З. 86 нчы б/б

Онытылмас шәһәрем. Байжева Ф.И. 86 нчы б/б

Түбән Кама – яшьлек каласы. Шәйхелгалиева Г.Х. 86 нчы б/б

Түбән Кама – гүзәл калам. Ибәтуллина Т.Ә. 86 нчы б/б

Туган шәһәрем – Түбән Кама. Шәйхелгалиева Г.Х. 86 нчы б/б

Без яшәгән матур өйләр. Сәгбиева М.Х. 76 нчы б/б

Тапкырлар һәм зирәкләр. Гыйлметдинова Н.Н. Югары Чаллы “Алтынчәч” б/б

Туган ягым – Түбән Кама. Вәлиуллина Г. 7 нче б/б

Дидактик уеннар “Мин һәм зур дөнья”. Камалова С.М. 86 нчы б/б

Түбән Кама турында шигырьләр

Яшьлек шәһәрем. Хәйдәрова Р.Г. 49 нчы б/б

Туган ягым -  бәхет гөлем. Гиндуллина Г. 49 нчы б/б

Изге йорт. Кашапова З.Г. 49 нчы б/б

Сиңа шәһәрем. Мәрдиева Н.С. 7 нче б/б

Туган якның җылысы. Мөхәммәтханова Г.К. 7 нче б/б

Туган көнең белән, шәһәрем. Мирхазова Н.Р. 39 нчы б/б

Бәхет биргән җирем - Түбән Кама. Мирхазова Н.Р. 39 нчы б/б

Түбән Кама. Мирхазова Н.Р. 39 нчы б/б

Әй, хыялым каласы. Галиуллина И.М. 86 нчы б/б

Туган ягым язы. Галиуллина И.М. 86 нчы б/б

Түбән Кама. Рәҗәпова Г.Г. 7 нче б/б


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

конспект по ознакомлению с окружающим миром Тема Экскурсия по заповедным местам национального парка Нижняя кама. Гвоздева М.Н

Сформировать у детей представление о растительном и животном мире Республики Татарстан .Познакомить с понятием "Заповедник" и роли человека в жизни его обитателей....

Конспект интегрированной непосредственно образовательной деятельности по нравственно-патриотическому воспитанию в старшей группе по теме: «Чистополь – Зеленый городок на Каме»

Программные задачи:1.      Обобщать и расширять представления детей о г.Чистополе, его достопримечательностях. Закрепить знания детей об историческом прошлом и настоящем...

Методическое пособие "Түбән Кама бакчалары һәм парклары"

Туган шәһәребезгә мәхәббәт, шушы шәһәрдә яшәвебез белән горурлану хисләре тәрбияләүдә шәһәребезнең бакчалары һәм парклары   белән таныштыру  әһәмиятле урын алып тора. Татар халкының бөе...

Методическое пособие "Түбән Кама бакчалары һәм парклары"

Туган шәһәребезгә мәхәббәт, шушы шәһәрдә яшәвебез белән горурлану хисләре тәрбияләүдә шәһәребезнең бакчалары һәм парклары   белән таныштыру  әһәмиятле урын алып тора. Татар халкының бөе...

Проект "Чистополь -город на Каме"

Цель проекта -  создание системы работы по воспитанию патриотических чувств через ознакомление с г.Чистополь как основы гармонически развитой личности, способной к духовно-нравственному сам...

Работа с родителями. Коллективная прогулка на берег Камы. Спортивное развлечение в подготовительной группе «В гости к осени».

Работа с родителями. Коллективная прогулка на берег Камы.Спортивное развлечение в подготовительной группе «В гости к осени»....