Проект о дятлах
проект по окружающему миру (подготовительная группа)

Биккинина Римма Рашидовна

 Знакомство, раскрытие темы о дятлах, о жизни птиц

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukrannar_turynda_proekt_eshe_bikkinina_r.r2019_dekabr_1.docx22.48 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы- мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе

Тукран - урман табибы

(мәктәпкә әзерлек төркеме)

1 кв. категорияле тәрбияче

Биккинина Римма Рашидовна

Төре: Ижади- эзләнү проекты

Дәвамлылыгы: Кыска вакытлы проект (1 ай)

Максаты: балаларны тукран тормышы белэн таныштыру һэм аларнын төрлэре, файдасы турында мәгьлумәт биру.

Бурычлар:

Кошларга карата сакчыл караш, хезмәтләренә хөрмәт белэн карау, аларга мәрхәмәтлелек, сак караш тәрбияләү.

Балаларның уйлау, логик фикерләү сәләтен үстеру;

Тукыраннар турында белемнэрен камилләштеру. Табышмаклар, әйтемнәр,хикәяләр, әкиятләр, шигырьләр аша бу кошларнын тырыш, эшчән кошлар икәнен аңлату.

Проектны тормышка ашыру юллары:

1.Әзерлек этабы.

1. Табышмаклар, әйтемнәр әйту.

-Жәй тукылдый  бу чүкеч, кыш тукылдый бу чүкеч, ничек чыдый бу чүкеч (тукран)

-Агач башы тукылдык, тукый-тукый  тук булдык(тукран)

-Тукран- кеше һэм урман сакчысы.

-Всё время стучит,

Деревья долбит.

Но их не калечит,

А только лечит (дятел)

-Тук,тук тукран

Тукылтатып утырам.

Мичтә бәлеш бар иде

Шуны көтеп утыра.

2. Шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр уку.

3 Аз хәрэкәтле уен «Очты- очты», «Кошлар һәм тилгән» хәрәкәтле уен.

4.Тукран төрләре белән танышып, аларны төрле төсләргә буяу.

2-төп этап

-Балалар иң зур кошны беләсезме? (бөркет), Иң кечкенә кош? (колибри), Куп сөйләшә торган кош? ( тутый кош), Э сез, беләсезме, нинди кош урман табибы? (тукран).

-Тукран- бер көн эчендә агач каерысындагы 200 бөҗэкне юкка чыгара. Тукраннар шундый тырыш кошлар. Тукраннар –урман санитарлары. Алар бик куп агачтагы зыянлы бөҗәкләрне юк итеп, урманга файда китерәләр. Аларның оялары агачта. Карт агачны  чукып узләренә оя ясыйлар. Тукраннарның 220 төре бар. Яшиләр ялгыз, бер узләре. Һэр елны яна оя ясыйлар. Бер секунтка 20 тапкыр агачны чукыйлар.Тукылтаулары ризык эзләп кенә тугел, э уз урыннарын билгелэу өчендә, монда хужа икәнен курсәтә. Алар бөҗәкләр, личинкалар, кайры ашаучы тараканнар белән тукланалар. Кышын чыршы, нарат куркәләрен чукып орлыгын ашыйлар.  Кышка дип җыелган орлыкларны жирдә тишекләргә, агач каерысына чукып яшерәләр. Шулай итеп урмандагы агачларның артуына  бик куп файда китерәләр, яшергән орлыклары язын шытып чыга. Агач үсентесе булып усеп китә.  Язын каен агачының согын эчәргә яраталар. Аларның курыккан кошлары, дошманнары- колаклы ябалак, бөркет, карчыгалар. Тукранның койрыгы бик нык, ул аңа  агачта тотынып торырга ярдәм итә. Иң кечкенә тукран- 8 см, иң зур тукран « Америка королевасы» -55 см. зурлыкта. Кайбер тукраннар елга ярларында, кырмыска ояларындада яшилэр. Тукраннарның теллэре бик озын.

Телләре белэн тукраннар агач кайрысы эчендәге бөжәкләрне тартып чыгаралар. Татарстанда  тукраннарның сигез төре очрый. Аяклары кыска, озын бармаклы, очлы тырнаклы, ике бармагы артка, икесе алга караган. Тукраннар каты каурыйлы кошлар. Бездә куп санлы тукран- зур чуар тукран. Каурый катламы каралы-аклы бизәкле. Баш артында кызыл табы бар.Ылыслы һэм катнаш урманда, парк, бакчада, елга буйларында, тугайда яшиләр. Өч бармаклы тукран, яшел тукран, чал тукран Кызыл китапка кертелгән. Чөнки саннары бик аз калган. Татарстанда ысылдавык, чал тукран, яшел тукран, чуар тукран, ак сыртлы тукран, оч бармаклы тукран, кара тукран, кечкенэ чуар тукраннар бар.(слайд)

-Балалар, әйдәгез, тукраннарның бер ничә төрен ясап карыйк әле (балалар тәрбияче белән бергә төрле төрләрен ясыйлар)

-Бикрәк оста, матур итеп тукраннарның төрле төрләрен ясадык.

-Балалар, без буген  тукраннар белән таныштык. Аларның урман, кешеләр өчен бик кирэкле, тырыш кошлар икәнен белдек. Тукраннар булмаса – урман корып бетәр иде. Шуңа курә аларны сакларга, хезмәтләренә хөрмәт белән карарга кирәк.

3- йомгаклау этабы. Презентация. Викторина «Кошлар илендә», әти-әниләр, балалар белән кургәзмә оештыру. Видео фильм карау.

Эшчәнлек тәртибе

Тәрбияче белән балаларның бердэм эшчәнлеге

Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге

Әти- әнилэр белән балаларның бердәм эшчәнлеге

1 Әңгәмә.

Тукраннар турында табышмаклар, әйтемнәр әйту.

М.Файзуллинаның «Урман докторы», Н.Мадьяров «Тукран»,

И.Туктар «Тук-тук!»

шигырьләрен уку.

Г.Батталова «Тукран турында әкият» уку. Г.Корин «Я- дятел», С.Михалков «Дятлы», М Пришвин «Дятел» рассказ, В.Даль «О дятле» уку, А.Усачов «Тук-тук».

Табышмаклар, хикәяләр буенча сорауларга җаваплар биру.

«Очты- очты»,

«Кошлар һэм тилгэн» уеннарын уйнау.

Тукран рэсемнэрен буяу

Тукраннар турында табышмаклар уйлап килу.

Бергәләп өйдә тукраннар турында фильм карау.

2. Төрле тукран рәсемнәрен ясау

Дидактик уен

«Мин башлыйм, син дәвам ит»

Тукраннар турында сөйлә

Тукраннар турында әкият уйлап килү.

3.Презентация

Курсәтелгән рәсемнәргә аңлатма биреп бару

Пазлы жыю

Бергә кургәзмәне әзерләү, оештыру

Викторина «Кошлар илендә»

Сорауларга җаваплар биру, табышмаклар, уеннар уйнау.

Тукранны пластилиннан әвәләп ясау

Тукраннарның тормышы сурәтләнгән рэсемнәр ясау

Викторина « Кошлар илендә»

Балалар ике командага буленәләр, исем сайлыйлар. Девиз.

1 этап- «Сорауларга җавап». Командаларга бер-бер артлы сораулар бирелә:

1.Нинди җылы якка китә торган кошларны беләсез? (кучмә кошлар)

2.Нинди кошлар кешеләргә файда китерә?

3.Кошлар турында кем кубрәк табышмаклар белә?

4.Кошлар турында нинди хикәя, әкиятләр беләсез?

5.Абдулла Алиш  кошлар турында нинди әкиятләр язган?

6.Тукраннар турында сөйләгез?

1.Нинди кышлаучы кошларны беләсез?

2.Нинди кошлар кешеләргә зыян китерә?

3.Кошлар турында кем күбрәк табышмаклар белә?

4.Кошлар турында нинди хикәя, әкиятләр беләсез?

5.Габдулла Тукайның кошлар турында нинди шигырьләрен беләсез?

6.Тукраннарның эшчәнлеге турында сөйләгез?

2-этап- «Табышмак әйтәм- җавап тап!»

3 этап-«Тукраннарның төрләре»

Ике командада тукраннарның төрләрен төрле материал кулланып ясыйлар. Рәсемнәрен аңлатып бирергә тиешләр.

4 этап- Бер команда тилгәннәр, икенчесе тукраннар. Уен «Көн- төн» уенына ошатып оештырыла.

5 этап- «Дөрес итеп җый!» ике командага пазл бирелә тукраннар рәсеме белән. Кайсы команда җитез җыя?(дидактик уен)

6 этап-йомгаклау, нәтижәләр ясау, бүләкләр тапшыру.

Көтелгән нәтиҗәләр: балалар тукраннар турында белемнәрен арттыралар, кошларның файдасы турында беләләр, куп төрләре барлыгын ачыклыйлар, сөйләм телләрен баеталар, тукраннарның тырышлыгы табигатькә,кешегә бик кирәк икәнен аңлыйлар.

Кулланылган әдәбият:

- З.М.Зарипова «Туган телдә сөйләшәбез»

-О.А.Соломенникова «Ознакомление с природой в детском саду»

-Татар энциклопедиясе TATARICA (интернет ресурс)

-«Көмеш кыңгырау» газетасы Г.Батталова «Тукран» әкияте

- «Гөлбакча» хрестоматие

- «Сабыем РУ» (балалар, әти-әниләр, тәрбиячеләр өчен сайт)

-М.Пришвин «Рассказ Дятел»

- Б.Житков рассказы

- В.Даль «О дятле» сказка

- С.Михалков сборник

-А. Усачёв стихи


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сказка о мудром Дубе и умном Дятле

Экология - тема интересная и разнообразная. Хочется о многом рассказать детям, а сделать это можно с помощью сказки....

Конспект занятия по познавательному развитию в старшей группе «Построим плот для спасения Аристотеля и дятла Тюк - Тюк»

Конспект занятияпо познавательному развитиюв старшей группе«Построим плот для спасения Аристотеля и дятла Тюк - Тюк»...

Экологический праздник "Репортажи Дятла из зимнего леса"

Экологический праздник "Репортажи Дятла из зимнего леса"...

Мнемотаблица к произведению В.А. Сухомлинского "Как Белочка Дятла спасла".

Мнемотаблица к произведению "Как Белочка Дятла спасла" поможет быстро запомнить рассказ....

Квест-игра «Синичкин день» (конспект музыкальной станции «В гостях у Дятла») для детей всех возрастов

Несколько лет назад в России появился еще один экологический праздник – Синичкин день. Он создан по инициативе Союза охраны птиц России и отмечается 12 ноября. В этот день жители разных населенн...

Прогулка. наблюдение за дятлом средняя группа

конспект прогулки в средней группе  "Наблюдение за дятлом". В конспекте соблюдены все этапы прогулки в соответствии с ФГОС ДО. В конспекте так же представленно наблюдение на метеостанци...

Проект о дятлах

Знакомство, раскрытие темы о дятлах, о жизни птиц...