Барлык һөнәрләр дә яхшы...
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа)

Шарифуллина Лейсан Мавлятхановна

Балаларның өлкәннәр хезмәтенең роле турында күзаллауларын киңәйтү буенча белем бирү эшчәнлеге

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл barlyk_honrlr_d_yahshy.docx30.57 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәпкә әзерлек төркемендә белем бирү эшчәнлеге “Барлык һөнәрләр дә яхшы...”

Максат:

  1. Балаларның өлкәннәр хезмәтенең роле турында күзаллауларын киңәйтү.

Белем бирү бурычлары:

  • Балаларның һөнәри эшчәнлек, хезмәт кораллары һәм материаллары, машиналар һәм механизмнар турында белемнәрен актуальләштерү.
  • Сүзлекнең активлашуына, грамматик дөрес сөйләмнең үсешенә этәргеч ясау.

Үстерү бурычлары:

  • Уен барышында танып белү процессларын (игътибарлылык, хәтер, фикерләү) камилләштерү.
  • Логик фикерләү сәләтләрен, бәйләнешле сөйләм телен , бер-берсе белән аралашу күнекмәләрен үстерү.
  • Элементар математик күзаллаулар ярдәмендә танып белү, фантазия һәм иҗади активлыкны үстерүгә юнәлтелгән балалар эшчәнлегенең мотивация ихтыяҗларын һәм танып белү эшчәнлеген үстерү.

Тәрбияви бурычлар:

  • Билгеле бер хөнәр ияләренең профессиональ сыйфатларына, якын туганнарының хезмәт эшчәнлегенә, кешеләр хезмәтенең социаль әһәмиятенә уңай караш тудыру өчен шартлар тудыру. Һөнәр ияләренә карата хөрмәт тәрбияләү.

Материаллар һәм җихазлар: өстәл, урындыклар, Һөнәрләр турында слайдлар,  хәрефләре язылган карточкалар,  глобус, автобус рәсеме, йозак, дельфин рәсеме, ак аю рәсеме, ашханә дигән язу, пешекче, яшелчәләр.

Башлангыч эш

Балалар бакчасы буенча экскурсия: ашханә, мөдир бүлмәсе, кер юу бүлмәсе, медицина хезмәткәре бүлмәсе. Әңгәмәләр: “Үскәч мин кем булам?”, “Минем яраткан һөнәрем”, “Әтием миңа үрнәк”. Һәнәрләр темасы буенча хикәяләү. Матур әдәбият уку. Дидактик, сюжетлы-рольле уеннар һәм өстәл уеннары.

Шөгыль барышы

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Кәефләрегез ничек?

 Балалар:  Исәнмесез! Бик яхшы.

Тәрбияче: балалар, бер-берегез белән тагын ничек исәнләшеп була?

Балалар: кул изәп, бер-береңә кул бирешеп.

Тәрбияче: бер-берегезнең кулларына карагыз әле. Малайларның куллары ничек көчле, ә кызларныкы ничек йомшак һәм нәфис.

Менә минем уң кулым,

Менә минем сул кулым.

Икесе дә безнең өчен,

Бик кирәкле, белегез.

Әйдәгез әле, янәшәдә торган иптәшегезнең кулын тотыгыз, аның кул җылысын тоегыз.  Инде хәзер түгәрәк ясыйбыз. Мин сезнең бүгенге көнегез уңышлы булуын телим.

Балалар түгәрәккә басалар.

Карагыз әле нинди зур түгәрәк барлыкка килде. Ничек уйлыйсыз, без болай безнең җир шарын кочакка ала алабызмы?

Балалар: юк, чөнки ул бик зул.

Тәрбияче: ә мин менә аны ике кулым белән дә кочаклый алам. Табышмакка җавап тапсагыз моның ничек икәнен аңлый аласыз.

Бабай бүреге йөз ямау (глобус). Бу ни булыр икән?

Тәрбияче глобусны кочагына алып күрсәтә

Балалар: бу глобус.

Тәрбияче: ә нәрсә соң ул глобус?

Балалар: ул җир шарының кечерәйтелгән моделе.

Тәрбияче:  Әйе балалар. Без бүген сезнең белән җир шары буенча сәяхәткә барырбыз. Сәяхәткә кузгалганчы мин сезгә бер әкият укып китәм. Ә сез әкиятләр яратасызмы?

Тәрбияче татар халкының  “Ике ялкау” әкиятен укый.

Әүвәлге заманда булган, ди, ике ялкау кеше. Болар бер тапкыр барганнар, ди, урманга. Ул урманда бик тәмле җимешләр бирә торган алма агачы үскән, ди. Болар, бара торгач, шул алма агачын күргәннәр.

Олырагы:

— Әйдә, без бу алма агачын селкетик тә алмасын коеп ашыйк, — дигән.

Кечерәге әйткән:

— Иренмичә аны селкеткәнче, әйдә, ичмаса, астына кереп ятыйк, — дигән.

Болар шулай дип, алма агачының күләгәсенә кереп ятканнар, ди. Байтак яткач, олысы, карыны ачканга чыдый алмагач, тагын әйткән, ди:

— Ай, авызыма бер генә алма төшсәче! — дигән, ди.

Кечесе түзмәгән:

— Авызга төшсә, аны иренмичә ашыйсы да бар бит әле, мин булсам, авызыма төшсә дә чәйнәмәс идем, — дигән.

Шулай итеп, алар ач көе өйләренә кайтып киткәннәр.

Әңгәмә оештырыла:

Тәрбияче:  Ни өчен әкият “Ике ялкау” дип атала?

Балалар: ( җаваплар)

Тәрбияче:  Бу ялкаулар кемнәр?

Тәрбияче:  Ни өчен аларны “ялкау” дияргә?

Үз ялкаулыкларыннан алар нинди зыян күрәләр?

Тормышта мондый хәлләр буламы? (авызга кергән алманы чәйнәмәү)

Ялкау кеше тормышта үз теләгенә ирешә ала микән?

Тәрбияче:  Безнең татар халкы – хезмәт сөючән халык. Ялкаулык бездә элек-электән зур кимчелек, начар сыйфат булып саналган. Хезмәт сөю һәркемгә хас булырга тиеш дип каралган. Гаиләләребездә һәркем эшли, хезмәт итә. Хезмәт итү, эшләү нәрсә ул?

Балалар: Тырышу, көч кую, файдалы әйбер ясау.

Тәрбияче: Әйе, һөнәр ул- нәрсә дә булса җитештерү, ясау өчен осталык. Һөнәр – белгечлек, профессия.

 2. Төп өлеш

Тәрбияче: инде безгә сәяхәткә кузгалырга да вакыт. Ә нәрсә белән барыйк икән? Ягез әле, шигырьне игътибар белән тыңлагыз әле. Бу шигырьдә нинди һәнәр турында сөйләнер икән? Шул һөнәр ияләре безне алып та барыр.

”Шофёр булам” З. Туфайлова

Мин дә әтием шикелле

 Шофёр булырга уйлыйм.

 Шуның өчен мин һәрвакыт

 Машина белән уйныйм.

 Тизрәк үсеп шофёр булсам,

 Нишләргә белер идем:

 Урамдагы бар баланы

 Утыртып йөрер идем.

Балалар: шофер.

Тәрбияче:  Бик дөрес, балалар. Әйдәгез кузгалыйк. Автобус белән сәяхәткә кузгалыйк.  Балалар без диңгез янына килеп җиттек. Ләкин автобус белән диңгез аша чыгып буламы?

Балалар: Юк.

Тәрбияче:  Безгә диңгезның теге ягына чыгарга делфиннар ярдәм итәргә әзер, ләкин аларны бикләп куйганнар. Йозакны ачарга кирәк. Ә йозакта ниндидер хәрефләр. Балалар. сезгә шул хәрефләргә башланган һөнәрләрне атарга кирәк диелгән.

Мин сезгә хәрефләр күрсәтермен, ә сез шул хәрефтән башланган һөнәр иясен әйтерсез.

Уен:

 Т- табиб, тегүче, төзүче, тәрбиячеУ- укытучы, урманчы, умартачы.

К- китапханәче, комбайнчы, космонавт.

С- сатучы, сыер савучы.

Х- хат ташучы, хисапчы.

Б- баянчы, балта остасы, балыкчы.

А- аучы, артист

П- пешекче

Тәрбияче: Менә никадәр һөнәр ияләре бар икән! Һәр һөнәр кирәкле, һәм мактаулы. Менә без делфиннарга ярдәм иттек. Алар безгә булышырлар. Әйдәгез тизрәк автобуска утырыйк.

Тәрбияче:  Безнең алдыбызда тагын каршылык. Без төньяктагы котыпка килеп җиттек. Автобус белән боз өстеннән чыгу бик куркыныч. Ә монда кемнәр яши икән?

Балалар: Ак аюлар.

Тәрбияче:  Әйдәгез, алардан ярдәм сорап карыйк эле. Балалар аюлар сезнең белемнәрегезне тикшерергә уйлыйлар. Әгәр дә аларнын биремнәрен үтәсәк, алар безгә ярдәм итәчәкләр. Мин җөмләне башлыйм, ә сез дәвам итәрсез. 

Тәрбияче:  Ул кешеләрне дәвалый.

 Балалар: Бу – .....

– Табиб кешеләрне дәвалый.

Тәрбияче:  Ул китапханәдә эшли.

Балалар: Бу – ......

– Китапханәче китапханәдә эшли.

Тәрбияче:  Ул тәмле ашлар пешерә.

Балалар:  Бу – ....

-Пешекче тәмле ашлар пешерә.

Тәрбияче:  Ул кранда эшли, йортлар төзи.

Балалар: Бу – ....

-Төзүче кранда эшли, йортлар төзи.

Тәрбияче:  Ул театрда уйный.

Балалар: Бу-....

-Артист театрда уйный.

Тәрбияче:  Ул кибеттә сата.

Балалар:  Бу -....

- Кибетче кибеттә сата.

Тәрбияче:  Ул мәктәптә укыта.

Балалар:  Бу - ...

- Укытучы мәктәптә укыта.

Тәрбияче:  Ул төзелештә эшли.

Балалар:  Бу - ....

- Төзүче төзелештә эшли.

Тәрбияче:  Ул ашханәдә пешерә.

Балалар:  Бу - ...

- Пешекче  ашханәдә пешерә.

Тәрбияче:  Ул фабрикада тегә.

 Балалар:  Бу -...

- Тегүче фабрикада тегә.

Тәрбияче:  Рәхмәт аюларга. Юлыбызны дәвам итик. Ә хәзер бераз ял итеп алыйк.

Физкультминут

Хәзер бераз ял итик,

Тәнебезгә көч кертик.

Биюче кебек йөрик-

Аяк очына басып.

Гәүдәбезне төз тотыйк

Пешекче апа кебек

Бергәләп камыр басый

Менә шулай, менә шулай

Тәмле пироглар ясыйк.

Оста гимнастлар кебек

Матур күнегү ясыйк

Бер уңга, бер сулга

Аякларны күтәрик

Җитез спортсменнарда

Бергәләшеп йөгерик.

Тәрбияче:  Балалар. Без бик озак сәяхәт иттек. Арыдык, әйдәгез ашханәгә кереп тамак ялгап алыйк әле.

Тәрбияче:  Ашханәдә эшләүчеләрнең сезнең белән уйнап аласылары килә. Аннары ашатабыз диләр. Уйныйбызмы?

Уен: 1.“Һәр һөнәр иясенең үз эш коралы бар” (слайд буенча рәсемнәрдән кайсы һөнәр иясенеке икәнен билгеләү).

2.Табышмакларга дөрес җавап бир.

Ул тәмле ашлар пешерә,
Балык, котлет кыздыра
Коймак чыҗлый табада,
Табында бар бары да.
Ул кем була балалар?
(пешекче)

Хат , газета – журналларны

Ул бар өйгә тарата.

Пенсия биргәнгә күрә,

Бар өлкәннәр ярата.   (Почтальон)

Әйтегезче, кем соң шулай

Тәмле ашлар,

Хуш исле котлетлар,

Салат, венегретлар

Әзерләп, безне сыйлый? (пешекче)

Без ут белән көрәшергә тиеш,

Без көчле һәм кыюлар.

Бар кешегә кирәк һөнәр –

Әйтегезче, без кемнәр? (Янгын сүндерүчеләр)

Без иртә торабыз.

Безнең бурыч –

Сезне эшкә өлгертү.  (Шофер)

Укырга да өйрәтә,

Язарга да өйрәтә.

Аны белә һәр кеше,

Ул була (укытучы).

Ул шәһәрләр төзи

Кәгазьдә еллар буе.

Хыялы һәм оста кулы

Бүләк итә өй туе.   (Архитектор)

Пыяла күзен көйли дә

Бер генә йомып ала –

Сезне истә калдыра.

Аңлатыгыз, бу һөнәрне кем бик оста башкара?  (Фотограф)

Пешекче: Балалар, без сезнең белән хәзер “Салат ясыйбыз” дигән уен уйнап алырбыз.

( слайдта салат ясау өчен ашамлыклар сурәтләнгән. Ләкин, бер ашамлык артык. Дөрес җавап биргәндә артык ашамлык юкка чыга)

Практик эш.

Пешекче: Ә хәзер мин үз яныма ике ярдәмче чакырам. (Тәлинкәдәге яшелчәләрдән бер бала винегрет өчен, икенчесе борщ өчен кирәкле яшелчәләрне сайлап үз савытларына сала). Нәтиҗә ясала.

Пешекче: 
Бирегез сез пешекчегә
Ит, кәбестә,бәрәңге
Дөге,токмач, он һәм май
Табыныгыз һәрвакыт
Булыр тәмле ашка бай!

-Менә бакчабызга кайтып та җиттек.

Йомгаклау өлеше.

Тәрбияче: Балалар, без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләштек? Без караган һөнәрләрнең сезгә кайсысы ошады? Киләчәктә  нинди һөнәрне сайлар идегез?  (балаларның җаваплары).

Тәрбияче:

И, сабыйлар эшләгез сез

Иң мөкатдәс нәрсә эш

Эш агачы һәрвакытта

Бик юмарт китерер җимеш!

Тәрбияче: Балалар, ике ялкау кебек бу тормышта ялкау булмагыз. Үзегез теләгән һөнәрне сайлагыз.

Хезмәт сөю, һөнәрләр белү, эшеңне, һәркем сокланырлык итеп, оста башкару кебек матур сыйфатлар кешегә тумыштан килми. Һәркемгә балачактан ук тырышлык күрсәтергә, өлкәннәрдән тырышып өйрәнергә туры килә. Шуның өчен дә безнең татар халкы балаларны бик яшли эшкә өйрәтергә тырыша, кулы һәм күңеле эшкә ятып торган баланы ярата.

Балалар: Рәхмәт!Сау булыгыз!

Кулланылган әдәбият:

1. С.Г. Исмәгыйлова «Туган телдә – очар канат». Чаллы «КАМАЗ» нәшрияте 1994

2. Резеда Шаехова «Играя – учимся творить». Казань, 1997

3. Әнүзә Гарипова «Тел ачкычы» Яр Чаллы, 1996


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий педагогического КВН (УМК) «Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел.»

Конкурс КВН, приуроченный внедрению учебно-методического комплекса в изучении татарского языка среди педагогического коллектива....

"Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел"

Развлечение для детей старшего дошкольного возраста,  посвящённое Международному Дню родного языка....

Сценарий "Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел"

Сценарий мероприятия, который посвящен ко дню родного языка, также включает в себя блог  ко дню ВОВ. При желании можно разделить на части....

сценарий мероприятия "татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел"

quot;татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел" сценарий мероприятия...

Конспект ОД “Барлык һөнәрләр дә яхшы...”

Конспект ОД для детей средней группы...