Конспект занятия "Кыргый хайваннар"
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа)

балалар белән “кыргый хайваннар” төшенчәсен гомумиләштерү. Балаларның кыргый хайваннар турында, аларның тышкы характерлы үзенчәлекләре, яшәү рәвеше, повадках, туклану турында күзаллауларын киңәйтү. Кыргый хайваннарның кышка ничек әзерләнүләре һәм кышкы чорда ничек яшәүләре турында гап-гади күзаллаулар бирергә. Балаларның узара бәйләнешен үстерү, тема буенча балалар сүзлеген активлаштыру, әйләнә-тирә мохит турында күзаллауларны баету. Балаларның күзаллауларын киңәйтү, кызыксынучанлыгын үстерү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Максат: балалар белән “кыргый хайваннар” төшенчәсен гомумиләштерү. Балаларның кыргый хайваннар турында, аларның тышкы характерлы үзенчәлекләре, яшәү рәвеше, повадках, туклану турында күзаллауларын киңәйтү. Кыргый хайваннарның кышка ничек әзерләнүләре һәм кышкы чорда ничек яшәүләре турында гап-гади күзаллаулар бирергә. Балаларның узара бәйләнешен үстерү, тема буенча балалар сүзлеген активлаштыру, әйләнә-тирә мохит турында күзаллауларны баету. Балаларның күзаллауларын киңәйтү, кызыксынучанлыгын үстерү.

Материал: интерактив тахта, кисмә рәсемнәр, муляжлар, түгәрәкләр (зур, кечкенә (3 төсле)), биремнәр язылган конверта.

Хәерле көн балалар

Хәерле көн миңа!

Хәерле көн сиңа!

Хәерле көн кояшка!

Хәерле көн һәммәбезгә!

Тәрбияче. Балалар, безгә хат килгән бугай, әйдәгез карыйк әле. (Экранда электрон хат)

“Исәнмесез балалар, мин Урман хуҗасы сездән ярдәм сорыйм. Урман җәнлекләре бәлага очрады.Тиздән салкын кыш җитә, Убырлы карчык аларны сихерләде, җәнлекләр кышка әзер түгел. Сез аның биремнәрен үтәп, аларга ярдәм итә алмассызмы”

Тәрбияче. Балалар,нишлибез,ярдәм итәбезме? Кыргый хайваннар кайда яши? (Урманда) Аларга кем ашарга әзерли? Кем өй ясый?(үзләре)

Тәрбияче. Әйе, бик дөрес. Алар үзләре өй ясый, үзләре ашарга таба.Нинди кыргый хайваннарны беләбез, әйдәгез саныйк  әле.

Баш бармак була аю,

Имән бармак – куян,

Урта бармак –  төлке,

Атсыз бармак – тиен,

Чәнти бармак чәнечкеле  керпе

Тәрбияче. Балалар, без аларга күчтәнәчләр дә алыйк .

Аюга-бал,

Төлкегә-балык

Куянга-кишер,

Әйдәгез юлга кузгалабыз. (Музыка астында каршылыклы юллардан баралар-түмгәк, бормалы юл, күпер)

Без барабыз урманга

Безгә очырый куяннар,

Алар шулай сикерәләр.

Безгә очырый төлкеләр,

Алар менә шулай йөриләр.

Безгә очырый аюлар

Алар лап-лап йөриләр.

Тәрбияче. Балалар, урманга килеп җиттек, монда кемдер утыра. (Урман хуҗасы утырып тора).

Урман хуҗасы. Кемнәр йөри монда, минем тынычлыгымны бозып. Мин Урман хуҗасы, урмандагы тәртипне саклыйм. Сез кемнәр, нишләп йөрисез монда?

Балалар. Без балалар

Тәрбияче. Гафу итегез, без сезнең хатыгызны алдык, җәнлекләргә ярдәм итәргә килдек. Сез безгә юлны күрсәтмәссезме?

Урман хуҗасы. Әйе, мин сезне чакырган идем, ә сез урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен беләсезме?

-Урманда тавышланырга ярамый

-Агачларны сындырырга ярамый

-Чүп ташларга ярамый.

Урман хуҗасы. Бик яхшы. Мин сезгә табышмак әйтәм, җавабын таба алырсызмы?

Алгы тәпие кыска

Чабарга ул бик оста.

Соры тунын кия дә,

Ак тунын кия кышка.(Куян)

Урман хуҗасы. Әйе шул куян. Әнә, куак төбендә посып утыра. (Экранда куян)

Балалар белән тәрбияче. Исәнме куянкай.(Балалар исәнләшәләр)

Тәрбияче. Балалар карагыз әле куян нинди?(Соры, кечкенә) Куянның колаклары нинди?(Озын) Ә койрыгы нинди?(Кыска) .Куян нинди төстә балалар?(Төсен әйтәләр-соры куян). Куянкай–йомшаккай. Аның колаклары озын, алгы тәпиләре кыска, ә арткы тәпиләре озын. Шуңа күрә дә ул бик җитез йөгерә.

Урман хужасы. Карагыз әле монда ниндидер конверт бар. Нәрсә язылган икән анда?

“Җәй көне ул соры, ә кышын ак төстә була. Куян ак тунын кия алмый, әгәр сез биремне үтәсәгез, аның туны алышыначак.

1нче бирем. Куян турында шигырь сөйләргә кирәк

Урман хуҗасы. Балалар , куян турында кем шигырь белә?

Куянкай.

Әй куян, куян,

Кечкенә генә,

Бик йомшак кына,

Бик куркак кына.

Ике колагы

Озынкай гына,

Аягы җиңел –

Мамыктай гына.

Кишер белән кәбестәне

Ул бик нык ярата,

Озын колагын тырпайтып

Сикреп урманга кача

Тәрбияче. 2 нче бирем. Куянның нәрсә ашарга яратканын рәсемнәр җыеп табыгыз. 

Тәрбияче. Балалар куян нәрсә белән туклана (нәрсә ашарга ярата)? Әйдәгез, бергәләп эзләп табыйк әле ,куянның нәрсә яратканын.Моның өчен командаларга бүлешеп,рәсемнәрне җыярга кирәк. (Өч командага бүлешеп, кызыл, сары, яшел түгәрәкләр таратыла, рәсемнәр җыялар-кишер, кәбестә, үлән)

Тәрбияче. Булдырдыгыз балалар, карагыз куян тунын алыштырган. Куянга нәрсә бирәбез? (кишер).

Урман хуҗасы. Балалар, куян белән саубуллашыйк.

Минем тагын бер табышмагыма җавап тапсагыз, бу хайван белән очрашырбыз.

Нечкә билле, көлтә койрыклы.

 Әдэпле генә кодача, тавыкларны ярата.(Төлке)

Урман хуҗасы. Әйе, төлке. Әнә үзе дә килә.

Тәрбияче.Төлке нинди?(Йомшак, кызгылт төстә, хәйләкәр, койрыгы озын, кабарып тора).

Монда да конверт бар, нәрсә язылган икән анда .

“Төлкенең койрыгы юк. Кыш көнендә төлке койрыгы белән эзләрен яшерә алмаячак. Әгәр  биремнәрне үтәсәгез, койргы кире барлыкка килер.

1нче бирем.Төлке турында шигырь сөйләгез.”

Урман хуҗасы. Төлке турында шигырь кем белә?

Көлтә, көлтә койрыгы

Селки, селки бара ул.

Йортларга кереп

Тавык – чеби ала ул.  

2нче бирем. Башка койрыклар арасыннан төлкенең койрыгын табыгыз”

(Балалар экранда чыккан койрыкларның кемнеке икәнен әйтәләр)

Урман хуҗасы. Булдырдыгыз балалар.

Тәрбияче.Төлкегә күчтәнәчкә нәрсә бирәбез? (Балык)

Урман хуҗасы. Балалар, төлке белән саубуллашыйк. Минем тагын бер табышмагыма җавап тапсагыз, тагын бер хайван белән очрашырбыз.

Асрамый да умарта,

Балны бик-бик ярата.

Кышын сөя йокыны,

Язгача тормый ята. (Аю)

Тәрбияче. Аю нинди?  (Зур, йомшак, койрыгы кечкенә, тәпиләре зур)Монда да биремнәр бар.

1нче бирем: Аю турында шигырь сөйләгез.

Салкын кышны сизми ул,

Ап-ак карны күрми ул.

Тирән йокыда аю,

Кайда аңа уяну.

Тәрбияче. Карагыз, әле балалар,  аю безнең янга килә.

Аю. Исәнмесез , балалар, миңа йокларга вакыт җитте, ләкин йоклый алмыйм,бәлкем миңа ярдәм итәрсез.

Тәрбияче. Әйдә аюкай , балалар белән уйнап ал, уйнагач арырсың, аннары йоклап та китәрсең.(Аю уртага утыра. Балалар түгәрәк ясап басалар)

Тау башында кар ята

Тау башында бик күп кар.

Урманда чыршы төбендә

Йокыга талган аю бар.

Шыпырт , тавышланмагыз

Аюны уятмагыз! (Аю йоклаган булып утыра, бер бала түбәндәге сүзләрне әйтә)

-Аю, тор инде ,-дип әйтә дә, урынына барып утыра.Аю кем әйткәнен таба.(1-2 тапкыр уен уйнала)

Аю. Сезнең белән уйнагач, бик күңелле булды, йоклыйсым да килеп китте. Сау булыгыз мин йокларга киттем.

Тәрбияче. Ярар аюкай, менә сиңа күчтәнәчкә бал, тыныч йокы.                                  Урман хуҗасы. Булдырдыгыз балалар , җәнлекләр кышка әзер, рәхмәт сезгә. Гел шундый ярдәмчел , белемле, тәрбияле  булыгыз. Сау булыгыз.                             Тәрбияче. Рәхмәт сиңа да, сау бул. (Музыка астында балалар кире кайталар)

Тәрбияче. Менә кайтып та җиттек балалар үзебезнең төркемебезгә. Без бүген кайда бардык?(Урманга). Нинди җәнлекләрне күрдек? (куян, аю , төлке). Куянга нәрсә бирдек? Төлкегә? Аюга? Җәнлекләр кышка әзерме хәзер? (Әйе). Булдырдыгыз барыгыз да, үз-үзегезне урманда бик матур тоттыгыз, Урман хуҗасының биремнәрен үтәдегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект йорт хайваннары

Йорт хайваннары...

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

Конспект. “Хайваннар дөньясына сәяхәт”. (4-5 яшьлек балалар өчен).

Конспект. “Хайваннар дөньясына сәяхәт”.(4-5 яшьлек балалар өчен)....

Конспект "Йорт хайваннары"

Конспект "Йорт хайваннары"...

Конспект занятия в младшей группе на тему Бармак уены белән таныштыру. “Йорт хайваннары” уен күнегүе.

халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, катлаулы булмаган фразаларны куллануда күнектерү,  йорт хайваннарының исемнәрен ныгыту...

Конспект непосредственной образовательной деятельности по художественному творчеству: рисование / татарский язык на тему: « Кыргый хайваннар» - «Дикие животные». ( в татарской подгруппе 1 подготовительной группы)

Конспект  непосредственной образовательной деятельности по художественному творчеству: рисование / татарский язык на тему:  « Кыргый хайваннар» - «Дикие животные». ( в татарской подгруппе 1 ...