Тылсымлы эзләр
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа)

Вахитова Глюся Гаптельнуровна

занятие в младшей группе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tylsymly_ezlr.doc32 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Тылсымлы эзләр”.

Максат: Ике бармак белән эз калдырып ясарга өйрәтү. Төләр белән таныштыруны дәвам итү. Төп төсләрне аерырга өйрәтү. Бармакларның хәрәкәтчәнлеген үстерү. Балаларда рәсем ясарга кызыксыну уяту. Җәнлекләргә ярдәм итү теләге тудыру.

Методик алымнар: сюрприз моменты-курчак театры, бармак уены, хәрәкәтле уен.

Сүзлек өстендә эш: куян, төлке, бүре, аю, кызыл, сары, яшел, зәңгәр, ак, эзләр, юл.

Алдан эшләнгән эш: кызыл, сары, яшел төсләр белән танышу, җәнлекләр белән танышу, бармаклар белән ясарга өйрәнү, уен кагыйдәсенә туры китереп хәрәкәтләр ясау.

Материал: ширма, курчаклар (куян, аю), тылсымлы тартма, капчык, төсле (кызыл, яшел, зәңгәр) гуашь белән розеткалар, салфеткалар, ак төстә кәгазь ак тасма (6 данә), обруч (6 данә), кызыл, сары, яшел, зәңгәр шакмаклар.

Дәрес барышы: Балалар ярым түгәрәк ясап утыралар, кунаклар белән исәнләшәләр.

Тәрбияче: Балалар, хәзер дөрес итеп, утырдык һәм мине тыңлыйбыз. Чү, балалар кемдер елый, ишетәсезме? Кем елый икән?

  • Исәнме, куян. Син нигә елыйсың?

Куян: Мин монда узем генә түгел, минем аю дустымда бар. Без үзебезнең балаларны югалттык. Төлке белән бүредә үзләренең балаларын эзләп йөриләр Сез күрмәдегезме аларны?

Тәрбияче: Күрмәдек шул. Кайгырмагыз, без сезгә ничек тә ярдәм итәргә тырышырбыз. Балалар кар өстенә нәни бармаклары белән эз ясарлар, ә сезнең балаларыгыз шул эздән юл табып өйләренә кайтырлар.

Куян: Рәхмәт, сезгә, балалар.

Аю: Без сезнең ярдәм итүегезгә ышанабыз.

Тәрбияче: Куян, аю сез карап торыгыз, безнең балаларның бармаклары нинди җитез.

“Бармак уены”  Бармаклар  безнең бии

                              Менә шулай                     2 мәртәбә

                              Бармакларны яшерәбез

                              Менә шулай                      2 мәртәбә

                              Бармаклар кабат бии

                              Менә шулай                      2 мәртәбә 

                              Бармаклар саубуллаша

                              Менә шулай                       2 мәртәбә 

Аю: Булдырдыгыз, балалар.

Куян: Балалар, мин сезгә тылсымлы тартма бүләк итәм, бәлки ул сезгә ярдәм итәр.

Тәрбияче: Рәхмәт сезгә. Балалар, карыйк әле нәрсә бар икән тартмада? (Битлекләр). Әйдәгез, без аларны сезнең нәни кулларыгызга киертик һәм сезнең кулларыгызны җәнлекләргә әверелдерик.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, җәнлекләр ничек итеп атлап йөриләр күрсәтик әле. (Тып-тып).

Тәрбияче: Балалар, өстәл янына рәхим итегез. (Балалар, өстәл яныны килеп басалар, тәрбияче ничек эз салырга кирәклеген күрсәтә.)

Тәрбияче: Җәнлекләр атлап киләләр, юлларында төсле күл очрый, төсле күл аша чыгалар, ап-ак кар өстендә эзләр калдыралар. Тып-тып итеп атлап баралар. Ясап бетергәч бармакларны сөртәбез, битлекләрне салабыз.

Тәрбияче: Балалар,әйдәгез, рәсемнәр кипкәнче ял итеп, уйнап алабыз.

Хәрәкәтле уен : “Үз өеңне тап

 Балалар берәр шакмак алып, түгәрәк ясап бер-бер артлы басалар. “Үз өеңне тап” дигән сигналдан соң, тугәрәкләренә карап, төсләре бер үк булган шакмакларны эзлиләр. Түгәрәк эченә басып,шакмакны күтәрәләр.

            “Кызыл, сары, яшел, зәңгәр

              Бик күп шакмаклар алып,

              Зилә белән Инсаф икәү

              Куйдылар зур йорт салып.

Тәрбияче:Булдырдыгыз, бик ихтибарлы булдыгыз. Рәхмәт, сезгә, балалар!

Балалар, хәзер ясаган рәсемнәрегезне алып килегез, җәнлекләргә юл күрсәтеп куябыз, алар тизрәк әниләре янына кайтсыннар.

- Инсаф, аю нинди эз калдырган? (Сары). (Бик дөрес)

- Хәсән, зәңгәр эзне кем калдырган? (Куян). (Бик дөрес).

- Әдел, куян нинди эз калдырган? ( зәңгәр).(Рәхмәт, булдырдың).

- Әдилә, бу кемнең эзе? (Төлкенеке). (Бик зур үскәнсең)

- Инсаф, бу эз нинди төстә? (яшел) (Бик дөрес).

- Зилә, төлке нинди төстә эз калдырган? (Кызыл).(Булдырдың, үскәнем, бик дөрес).

Тәрбияче: Рәхмәт, сезгә, балалар бик тырыштыгыз, барыгызда зур үскәнсез.

Тәрбияче: Аю дус, куянкай карагыз әле, безнең балалар ничек тырыштылар, бармаклары белән төсле эзләр калдырдылар. Сез тизрәк өегезгә кайтыгыз, озакламый шушы эздән балаларыгызда кайтып җитәр.

Куян, аю: Рәхмәт, сезгә, безнең балаларны табарга булышуыгыз өчен. Безнең сезгә күчтәнәчебез бар (тылсымлы каччык бирәләр)

Балалар рәхмәт әйтеп саубуллашалар.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по обучению татарскому языку в старшей группе Тема: “Тылсымлы кыш.”

Хочу вашему вниманию представить конспект, интегрированное занятие по обучению татарскому с элементами фольклора, нетрадиционного рисования.  В конспекте использованы такие методические приемы: вхожде...

"Тылсымлы инә."

Балаларнын иҗади уйлау, күзаллау сәләтен        баету,булган белемнәренә нигезләнеп яңа ситуацияләр куллану .Предметларнын характерлы сыйфатларын билгеләү,анал...

Тема: Тылсымлы светофор һәм юл билгеләре патшалыгына сәяхәт

Татар телендә зурлар группасы өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча конспект....

Тылсымлы дөнья

Ата - аналар өчен ачык бәйрәм иртәсе...

Тылсымлы сүзләр

конспект занятия для первой младшей группы на татарском языке...

"Тылсымлы урман аланы"

Максат: Балаларны урман, аланлык, анда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру.Җәнлекләр, кошлар, үсемлекләр турында белемнәрен киңәйтү. Алар арасындагы бәйләнешләрне балаларга аңлату, һәр нәрсәнең...

Тылсымлы тамчылар

Кичә - әңгәмә...