Эссе
план-конспект по теме

Эссе "Минем һөнәрем тәрбияче!"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse.odt8.87 КБ

Предварительный просмотр:


Эссе (Хузина Лейсан Талгатовна)

« Минем hөнәрем тәрбияче»

«Бала чакта биргән тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да узгәртә алмас» - дигән татар халкының данлыклы мәгърифәтчесе Риза Фәхретдинов.Мин аның фикере белән берсүзсез килешәм , hәм үз hөнәремне-тәрбияче hөнәрен-иң кирәкле hәм әhәмиятле hөнәр дип саныйм.

Бер яктан караганда минем hөнәремне галим, тикшерүче hөнәре белән бер биеклеккә куеп була.Чөнки тәрбияче бала куңелен өйрәнә, икенче яктан караганда минем hөнәрем төзуче биеклегендэ ул баланы шәхес буларак үстерә, кеше итә, ә инде нечкәлеге, төгәллеге ягыннан тәрбияче hөнәре хирург яки сапер белән бер биеклеккә кутәрелә, безнең эштә дә бала куңелендэ ни барын hәм аның үсешендә кайсы якка игътибар итәсең шул кадәр төгәллек белән карарга кирәк, кечкенә генә ялгышу да зур куңелсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин, ә инде жаваплылыгы  ягыннан тәрбияче hөнәре хөкемдар (судья) белэн бер биеклектә, аерма бары хөкемдарнын законга таянып, ә тәрбия-ченең намусына таянып эш итүендэ генә.

Бала чагымнан ук hөнәремне балалар белән бәйлисем килде. Шуңа да hөнәр сайлар вакыт җиткәч бер дә икеләнмичә шушы юлдан киттем. Минем дәу әнием укытучы, аның гайләсеннэн әниемнең сеңлесе тәрбияче hөнәрен сайлаган, ә безнең гайләдән бу hөнэрне алып китү минем бурычым кебек тоелды. Шулай итеп мин педагогик стажыбызны бәвам иттем. Башта Арча педагогия көллиятен

аннан Казан дәүләт педагогия институтын тәмамладым. Ә эшли башлагач теоре-тик белемнәр генә аз икәнлегенә, тәҗрибәнең күп нәрсәгә өйрәтуенә инандым.

Мине эшләргә өйрәтүләре өчен мин балаларга рәхмәтлемен.

Тәрбияче hөнәре минем өчен, hөнәр генэ түгел, ул-җан халәте.Бер акыл иясенең

шундый сүзләре бар «Тәрбиячене төрле үсемлекләр үстерүче бакчачы белән чагыштырып була. Кайбер үсемлекләр якты кояшны,икенчеләре салкынча күләгәне,өченчеләре-чишмә ярларын,беришләре-тау биеклекләрен,            кайберләре комлы туфракны,икенчеләре майлы балчыкны ярата. Ләкин hәрберсенә үзенә генә хас тәрбия кирәк,юкса алар үз биеклегенә,үз үрләренә менә алмый». Бу сүзләр минем куңелемә бик якын,чөнки минем эшемдә дә , hәрбер баланы үзенә генә хас ярату,анлау кирәк. Аларны аңлый, ярата белгәндә генә балаларның кабатланмас яклары ачыла. Һәр көн балалар белән очрашканда мин аларнын күзләрендә ышану hәм хөрмәт, яратуларын курәм. Ә моның өчен мин хыялым белән балачагымда яшим,балалар белән уйныйм, хыялланам,уйлап чыгарам. Әгәр дә мин уземнең балаларга кирәклегемне тойсам, дөньяда шуннан да зур бәхет юксыман. Балалар минем төп байлыгым. Чөнки өйдә дә мин алар янәшәсендә. Ә балалар-тормыш чәчәкләре.

Мин балаларын миңа ышанып тапшырган әти-әнилэрнең ышанычын аклап аларның гәзизләренә икенче әни, ышанычлы чын дус hәм әйбәт тәрбияче буласым килә.

Тәрбияче сабый күңелен яулар өчен күп белергә hәм сәләтле булырга тиеш. Аның алдында җаваплы hәм авыр мәсәлә тора: Тәрбияче балага дөньядагы матурлыкны күрә hәм кабул итә белергә өйрәтергә тиеш, әйтик ул музыкадамы, табигатьтәме, поэзиядәме. Тәрбиячегә талантлы булу балалар белән

уйный, җырлый, ясый, төзи белү hәм үзенең ниндидер бер үзенчәлеге белән балалар куңелен яулый белү зарурый. Балага тәрбияче үзенең актерлык осталыгы, яки матур җыры, тәмле итеп әкият сөйли белүе белән якынайса гына

бала аны үз итә. Ә әкият яки мультфильм геройларын белмәгән тәрбияче бала белән, гомумән әңгәмә кора алмый. Шуңа да тәрбияче мультфильм карарга да

әкият укырга да вакыт таба. Ул заман белән бергә атлый. Кемгә матур сүз, кемгэ гади елмаю, кемгә эшлекле киңәш бирү миңа коллегаларым белән дә яхшы мөга-

ләмәдә булырга ярдәм ит. Ә шулай да тәрбияченең иң күркәм сыйфаты ул-сабырлык.

Бала белән генә түгел син аның әти-әнисен дә тәрбиялисең аның да педагогик белемен кутәрәсең.

 Замана тәрбиячесенә иң кирәге сабырлык, тыйнаклык, киңкүңеллелек хас, чөнки ул балалар белән генә түгел аларның әти-әниләре белән дә эшли. Әти-әниләрне хөрмәт итәргә алар фикерен тыңларга, киңәшләшеп эшләргә кирәк.

 Мин үз тәҗрибәмдә балаларга матурлыкны курә белергә, рәхимле, шәфкатьле булырга өйрәтәм.

  Мин бәхетле чөнки минем яраткан гайләм hәм эшем бар.

Мин бәхетле

                                    Табигатьнең гузәллеген тоя белсәм,

                                    Хисләр җылылыгын сабыйларга бирсәм,

                                    Һәр нәнине нәфис гөлдәй курсәм,

                                     Шул гөлләргә йомшак сулыш өрсәм-

                                    Мин бәхетле!

                                     Балаларны гел изгелеккә өйрәтсәм,

                                    Хаталарын вакытында төзәтсәм,

                                    Шаян -көлеп уйнауларын кузәтсәм,

                                    Яшэү өчен дөрес юлны күрсәтсәм-

                                    Мин бәхетле!

                                    Тирә юньнән иҗатыма илhам алсам,

                                    Һәр мизгелнең гүзәллеген тотып калсам,

                                    Шушы нурны бала йөрәгенә салсам,

                                    Җылы учын учларымда тоеп барсам-

                                    Мин бәхетле!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе "Моя профессия - воспитатель, а это значит..."

эссе было написано к конкурсу "Воспитатель года"...

Эссе

"Моя профессия - воспитатель",...

Эссе

"Моя профессия - воспитатель",...

Мое педагогическое эссе

Мое педагогическое эссе...

Эссе на тему "Современный воспитатель - это..."

Каким же должен быть современный воспитатель?!...

Эссе "Моя педагогическая философия". Эссе о науке педагогике.

В эссе отражены мои ощущения, взгляды, чувства и эмоциональное отношение к детям. Человек, не любящий детей, не сможет стать хорошим педагогом. Также становление педагога происходит вместе с профессио...