Татарские народные игры.
материал по теме

Гильмутдинова Халиса Ризатдиновна

Татарские народные плясовые  игры для детей.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_halyk_uennary.doc74.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татар халкының җырлы-биюле  уеннары.

Чума үрдәк, чума каз.

Уйнаучылар кара- каршг ике рәт булып тезеләләр, парлашып кулга — кул тотыналар. Рәт башында  бер ялгыз уенчы басып тора. Балалар барысы бергә җырлыйлар:

Чума үрдәк, чума каз,

Тирән күлне ярата ул, ярата.

Әлфия үзенә иптәш эзли,

Белмим, кемне ярата шул, ярата. Илназны ярата шул, ярата.

Уйнаучылар, җыр ритмына туры китереп, хәрәкәтләнеп торалар. Ялгыз бала (Әлфия), рәт арасыннан узып, үзенә бер иптәш сайлый һәм аны (Илназны) җитәкләп ахырга барып баса. Үз парыннан аерылган уйнаучы рәт башына китә.

Уен шулай дәвам итә.

Кунаклар.

Балалар, кулга - кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Кырыйдагы балалар түгәрәк буенча әйләнеп җырлыйлар:

Ямьле бәйрәм көн килде, Чакырдык без кунаклар; Кунакларны сыйларга,

 Салдык майлы коймаклар. Чыж - пыж итеп коймаклар Җәелде, әй, җәелде.

 Менә тагын кечкенә

Булып калды, җыелды. Җыелды, әй, җыелды.

Аннан ары кабарды,

 Кабарды, әй, кабарды.

 Шиңде, юп - юка калды. Пеште инде коймаклар, Сыйландылар кунаклар, Сыйландылар кунаклар. Тордылар, баш иделәр, Таралдылар, әй, шатлар, Бииләр, ай - яй, шатлар.

                                                                                                                                                                                 

Кулларын як-якка җәяләр.

Кысылалар.

Кулларын югары күтәрәләр.

Чүгәлиләр.

Эчләрен сыпыралар.

Баш ияләр. Бииләр.

   

Түбәтәй.

Балалр түгәрәкләнеп басалар. Түбәндәге җырны җырлый-җырлый, түбәтәйне бар-берсенә бирәләр:

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең, Төскә матурлыгың белән Шаккатырыйм, дигәнсең.

Кушымта: Түп – түп-түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең Менә кемдә тукталды.

Җыр ахырында түбәтәй кемдә калса, шуңа җәза бирелә (бии, җырлый, әтәч булып кычкыра н. б.). Уен шулай дәвам итә.

Зәңгәр чәчәк.

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Бер бала, чигүле кечкенә мендәр тотып, уртага чыгып баса. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр:

Юл читендә зәңгәр чәчәк

Якты нурлар тарата.

Безнең кызлар һәм малайлар Зәңгәр чәчәк ярата.

Тукап биеп-ощырлап торалар, ә уртадагы бала, мендәр тотып, түгәрәк буенча биеп йори:

Якын дуслар арасыннан

Берсен сайлап ал әле. Тезләреңә ипле булыр -

Мендәреңне сал әле.

Мендәр тоткан бала мендәрен бер бала алдына куя һәм, тезләнеп, аңа кулын бирә. Ул бала аның тирәли әйләнә, башкалар кул чабып торалар.

Утыр, утыр, Мәликә.

Балалар түгәрәккә басал ар. Берәү, күзен бәйләп, түгәрәк уртасына утыра. Балалар, кулга-кул тотыгнышып, түгәрәктә җырлап әйләнәләр:

Утыр, утыр, Мәликә, алмагачның төбенә,

 Кем утырган каршыңа, әйтеп бирче тиз генә.

Берәү аның янына килп утыра. Уртадагы бала аны капшап танып исемен әйтергә тиеш. Әгәр белмәсә, аңа җәза бирелә. Уен шул рәвешчә дәвам итә.

Ак калач.

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәккә басалар. Берсе уртага чыгып баса. Түгәрәктәге балалар, җырлый-җырлый, калачның ничек пешүен, җәелү-кысылулуарын кул хәрәкәтләре белән күрсәтәләр:

Булатның туган көненә Без пешердек ак калач; Менә шулай ул биек, Менә шулай тәбәнәк, Менә шуның киңлеге, Менә шуның тарлыгы.

Ак калач, ак калач, Теләгәнеңне сайлап кач!

Бала үз урынына берәүне сайлап чыгара да түгәрәктәгеләргә кушыла. Уен-җыр шулай дәвам итә.

Түбәтәйле.

Уртада 5-6 урындык тора, урындыкларга түбәтәйләр куела. Балалар урындыклар тирәли басалар һәм, көй башлануга, җиңелчә йөгерә башлыйлар. Көй туктауга, түбәтәйләрен кияләр, шул арада урындыкларга утырып өлгерергә тиешләр. Кем урынсыз кала, шул уеннан чыга. Икенче мәртәбә уйнаганда. Уртада өч урындык кала, уйнаучылар саны артыграк була. Соңга таба бер урындык калдыралар. Шулай итеп, иң игътибарлы, җитез бала билгеләнә.

Агыйдел.

Балалар, парлашып, бер бер артлы басалар. Бер бала парсыз кала, ул алга чыга. Кушымтаны җыр таганда, бачачар кулларын бер-берсенә тотынган килеш өскә күтәрәләр (күпер ясыйлар). Шул вакытта парсыз бала күпер аркылы чыга һәм үзенә ошаган баланы сайлый. Уен дәвам итә.

Агыйделнең суларында Ак чиләгем күмелде.

Әйдә, дустым, безнең якка, Безнең яклар күңелле. Кушымта:

Зәңгәр чәчәк жыя-җыя, Зэңгэрләттем кулымны. Бергә-бергә уйныйк әле, Бир дускаем, кулыңны.

Әйт, күгәрчен.

Балалар түгәрәккә басалар. Ике бала уртага чыгып баса. Алар уенны алып баручылар һәм җыр башлаучылар булалар. Балалар салмак көйгә түгәрәк буйлап җырлап әйләнеп йөриләр. Җыр эчтәлегендә нәрсә турында сүз барса, шул хәрәкәтне бергәләп башкаралар:

Әйт, күгәрчен, син генә, Яшь кызлар ничек йөри?

Ул шулай да, ул болай,

Яшь кызлар йөри шулай.

Балалар яулык очларын тотып йөриләр.

Әйт, күгәрчен, син генә,

 Куян кебек сикереп йөриләр.

Куяннар ничек йөри?

 Ул болай да, ул шулай, Куяннар шулай йөри.

Әйт, күгәрчен, син генә, Үрдәкләр ничек йөри?

 

Ул болай да, ул шулай,

Үрдәкләр шулай йөри.

як-якка янтаеп, алпан-тилпән йөриләр.

Миңлебай.

Балалар түгәрәк уртасына бер бала сайлап чыгаралар. Үзләре кулга-кул тотынышып, түгәрәк байлап жырлап йөриләр:

Без йөрибез әйләнеп,

Син уртада, Миңлебай,

Син нишләсәң, ни кылансаң, Без кыланырбыз шулай.

Кырыйдагы бачачар туктап калалар, уртадагы бала, җырлый-җырлый, нинди дә булса, хәрәкәт күрсәтә:

Бер болай, бер болай,

Иә, кылыныгыз шулай.

Балалар аның җырын, ул ясаган хәрәкәтләрне кабатлыйлар:

Бер болай, бер болай,

Моны эшләү бик уңай.

Уртадагы бала түгәрәктән берәүне уртага чыгара да, бергә әйләнеп, үзе аның урынына баса.

Уртага кыз бала чыгарылса,түбәндәгечә әйтәләр:

Без йөрибез әйләнеп,

Син уртада, матуркай.

Син нишләсәң, ни кылансаң, Без кыланырбыз шулай.

Уен шулай дәвам итә.

Яулык алыш.

Бу уен күбесенчә кыз балалар тарафыннан уйнала. Кызлар бер урынга түгәрәкчәнеп басалар һәм  бер кеше яулык җыючы итеп сайлап куялар. Ул уртага чыгып баса да:

Талым, талым, талчыбык, Уртасында бал чыбык,

 Ал яулык, гөл яулык,

Бир син миңа бер яулык, -

дип, такмаклый-такмаклый, барлык кызлардан да яулык җыеп чыга. Җыеп бетергәч, яулык хуҗаларына берәм-берәм җәза бирелә. Җәзадан соң уен тагын яңадан башлана.

Кәрия-Зәкәрия.

Балалар, кулга-кул     тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәркәт итеп җырлыйлар. Җырларда уртадагы баланың укуда, хезмәттә, җыр-биюдә булган сәләте, уңганлыгы мактала:

Бу бик яхшы биюче, Бу бик яхшы биюче, Аның биюе матур, Аннан үрнәк алыгыз.

Җырдан соң түгәрәктәгеләр туктап калалар, кул чабып, такмак әйтәләр:

Кәрия-Зәкәрия, коммая, Кәрия-Зәкәрия, коммая, Кәри комма, Зәкәр комма,

Зәкәрия коммая        

Бу вакытта уртадагы бала бер иптәшен алып әйләнеп тора. Әйләнеп туктагач, чакырган иптәшен калдырып, түгәрәккә баса. Тагын җыр башлана:

Бу бик яхшы җырлаучы, Бу бик яхшы җырлаучы. Аның җырлавы матур, Аннан үрнәк алыгыз.

Шулай йөзүче, укучы, буяучы һ.б. дип төрлечә әйтеп, җырлап-биепуенны дәвам итәләр.

Яшерәм яулык.

Балалар түгәрәк ясап басалар. Кулларын артка куялар. Санамыш ярдәмендә яулык салучы билгеләнә. Аның кулында кулъяулык. Ул, түгәрәктән чыгып, шушы сүзләрне җырлап йөри:

Кулъяулыгым яшел, яшел,

Яшел чирәм астында. Сиздермичә ташлап китәм Бер иптәшем артына.

Сүзләрне әйткәндә, бер баланың уч төбенә кулъяулыкны калдырып китә. үзе түгәрәк эченә кереп баса. Кулъяулыклы бала, тиз генә артка чыгып,

сүзләрне әйтә-әйтә, уенны дәвам итәргә тиеш. Әгәр ул тоткарланып торса яки кулъяулык салганны сизмәсә, аңа җәза бирелә.

Куянкай.

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәккә басалар. Түгәрәк уртасына кереп, бер бала чүгәли   Ул — "куян ". Куян, бер кулын иягенә куеп, моңаеп утыра. Түгәрәктәгеләр җырлый-җырлый әйләнәләр:

Ак куянга ни булган,

Әллә инде авырган? Иптәшен дә табалмый, Урыныннан да торалмый, Куян, куян, син сикер, Иптәшең табып китер!

Куян биленә таянып сикерә башлый. Аннан бер иптәшен уртага алып әгаәнәләр дә, чакырылган бала куян булып кала. Уен шулай дәвам итә.

Болында.

Балалар кулга-кул тотынышып, түгәрәкләнеп баесалар. Бер бала (Халидә) уртада кала. Түгәрәктәгеләр, әйләнә буенча бер якка хәрәкәт итеп, җыр җырлыйлар:

Чәчәкләр үскән болында Җырлыйбыз әйлән-бәйлән. Халидә, Халидә,

 Әйләнәсең кем белән?

Халидә бер иптәшен уртага ала (Әминә). Җыр тагын кабатлана:

Әминә, Әминә, Әйләнәсен кем белән?

Шул рәвешчә уртага 5-6 бала җыелгач, уртадагылар түгәрәкләнеп басалар да, кырыйдагыларга капма-каршы юнәлештә хәрәкәт итеп, барысы бергә җырлыйлар:

Гөлнара, Гөлнара,

Син каласың уртада.

Хәрәкәт туктала. Уртадагылыр күмәк рәвештә бер яраткан җырларын башкаралар. Аннан соң, Гөлнарадан башкалары кырый түгәрәккә басалар, һәм уен яңадан башлана.

Без-без, без идек.

Без-без, без идек,

Без унике кыз идек;

Базга төштек бал каптык, Келәткә кердек май каптык;

Кап та коп,

 кара, Якуб,

Тимер туп,
Авызыңны ач та йом!
М-м-м        

Балалар уен сүзләрен көйләп әйтәләр, аннары, берьюлы авызларын йомып, җиңелчә, күңелле көйгә төрле шаян хәрәкәтләр ясыйлар. Кем көлеп җибәрә, шул уеннан чыга һәм җәза үтәргә тиеш була (җырлый, бии, сорауларга җавап бирә н.б.).

Башмакчы.

Балалар түгәрәк ясап басалар. Өлкәннәрдән берәү уенны оештыручы була. Ул, кулына бер башмак алып (башмак уйнаучы балаларның аяк размерыннан зуррак булырга тиеш), уртага баса. Җырлый:

Төрле һөнәр беләбез,

Матур итеп тегәбез;

 Асыл төсле җепләр белән Башмак башын чигәбез.

Балалар аңа каршы, түгәрәк буйлап йөреп, җыр җырлыйлар:

Әй, башмакчы, башмакчы, Үзең оста такмакчы.

Син җырлама такмагын,

Бир кияргә башмагын.

Балалар җырлап бетергәч, алып баручы башмакны ике бала арасыны куя һәм аларның иңнәренә кагыла. Ике бала ике якка түгәрәк буйлап йөгереп китәләр. Кем беренче килеп җитә, шул башмакны кия. Ул башмакчы була.

Уен яңадан башлана.

Урманга бару.

Балалар, бер-бер артлы  тезелеп басачар. Марш астында атлап баралар. Урманга килеп кергәч. . лирик көй тыңлана. Балалар, таралышып, салмак хәрәкәтләр ясап, җиләк җыялар,  җырлыйлар:

Тиз-тиз итеп савытыма Эре җиләкләр җыям. Аларны йә киптерәм, Иэ татлы каклар коям. Монда җиләк күп икән, Аю-бүре юк микән?

Соңгы юлны әйтүгә, "аю" белән "бүре" килеп чыга да балаларны куа башлый.

Ачык авыз.

Балалар, аллы-артлы парлашып, түгәрәк ясап басалар. Бер бала парсыз кала. Ул уртада басып тора. Бию көе уйнала. Шул вакытта эчке якта торган балалар түгәрәк ясап җитекләшәләр һәм бию көенә әйләнәләр. Шулай бераз әйләнгәннән соң. көй кинәт кенә туктала һәм эчке яктагылар тышкы якта басып калган балалар белән парлашалар. Бер бала тагын парсыз кала. Ул, уртага чыгып: "Мин кем? " — дип кычкыра. Иптәшләре аңа: "Ачык авыз син!" — дип җавап бирәләр. Аннан соң "ачык авыз "ның бер әйбере алына. Уен шулай кабат-кабат уйнала, һәм "ачык авыз "лар биш-алтыга җиткәч, аларга җәза бирелә.

Әйдә, танышабыз.

Уйнаучылар, ике түгәрәк булып, кулга-кул тотынышып басалар. Уен башлангач, алар әкрен генә җырлап әйләнә башлыйлар. Эчтәгеләр сәгат теле уңаена, ә тыштагы түгәрәк аңа каршы хәрәкәт итә. Җырның бер куплеты беткәч, барысы да туктап калалар. Ике түгәрәктәге уенчылар да бер-берсенә йөз белән борылып басалар, кулларын кысышалар: бер-берсе белән танышалар. Уйнаучылар танышып беткәнче, уен шулай дәвам итә.

Күрсәт әле, үскәнем.

Балалр түгәрәк ясап басалар һәм  бер баланы уртага чыгаралар. Күмәк җырлап әйләнеп, уртсдагы балага төрле эшләр кушалар. Уртадагы бала кушылган эшне башкара. Кырыйдагылар да: "Менә шулай, менә шулай",-дип, ул эшләгән эшне кабатлыйлар. Эш кушу өчен түбәндәге җыр-такмаклар файдаланыла:

-        Күрсәт әле, үскәнем, Ничек кошлар очалар?

-        Менә шулай, менә шулай, Шулай кошлар очалар.

-        Күрсәт әле, үскәнем, Ничек йөри аюлар?

- Менә шулай, менә шулай, Шулай йөри аюлар.

- Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек чаба поездлар?

-        Менә шулай, менә шулай, Шулай чаба поездлар.

-        Күрсәт әле, әскәнем, Ничек сикерә куяннар?

-        Менә шулай, менә шулай, Шулай сикерә куяннар.

Гөлбаһар.

Балалар, кулга-кул тотынышып, бер сафка басалар. Берсе "бакча каравылчысы  итеп билгеләнә. Ул балалар алдында басып тора. Каршы яктан бер бала "көтүче " булып килә. Җырлый:

-        Әй, әбекәй, Гөлбаһар, Синең артта ниләр бар?

-        Шалкан белән торма бар.

-        Берсен миңа бирсәнә!

-        Көчен җитсә тартып ал!

Көтүче балаларның берсен тотып үз ягына тарта башлый, ә "әби " аның юлына каршы чыгып йолкытмаска тырыша.

"Шалкан-тормалар " берсенә берсе нык тотынышканнар, ычкынмаска, иптәшен дә ычкындырмаска тырышалар. Шулай берәм-берәм йолкып алып бетергәнче уен дәвам итә.

Такыя үрәм.

Балалр түгәрәк ясап бас тар. Тәрбияче алып баручы була. Берничә балага "чәчәк" исеме кушыла, һәм аларга шул чәчәктән ясалган башлык бирелә:

Без йөрибез болында,

Чәчәкләр бик күп монда.

Матур чәчәк җыябыз,

Такыялар үрәбез.

Алып баручы:

Ал кирәк, гөл кирәк,

Безгә нәфис гөл кирәк.

Энҗе чәчәк, кил әле,

Бер елмаеп көл әле.

Энҗе чәчәк:    

Энҗедәй чәчәк атам мин

Яз көнендә урманда.

Миңа берни дә кирәкми

Күләгәләк булганда.

 Балалар:        

Энҗе чәчәк, күр әле!

Такыя итеп үр әле!

Энҗе чәчәк чүгәләп утыра. Уен башка чәчәкләр исемен кушып дәвам итә. Исеме аталган нәр чәчәк уртага чыгып утыра. Шулай итеп, такыя үрелә.

Ромашка:

Күкчәчәк:

 Кечкенә көнбагыш кебек Чәчәк булам мин үзем. Таҗларымны санап кара, Әгәр булсаң бик түзем.

Арыш арасында үсәм,

Зәп-зәңгәр чәчәк атам.

Зәңгәр күкле, чат кояшлы

Аяз көнне яратам.

Такыя үрелеп беткәч, такыя бер якка, түгәрәктәге балалар икенче якка әйләнеп җырлыйлар:

Без йөрибез болында,

Чәчәкләр бик күп монда.

Матур чәчәк җыйдый без,

Такыялар үрдек без.

Наза.

Балалр парлашып, бер-б р артлы тезеләләр. Бер бала парсыз, ул уенчылыр каршысына чыгып баса. Балалар, җырлый-җырлый, баскан җирдә аякларын-кулларын хәрәкәтләндерәләр:

Наза дигән кыз баланың

Бөрлегәне түгелгән;

"Наза" дигән уенны без Уйныйбыз чын күңелдән. Кушымта:

 Наза, наза,

Наза матур кыз бала.

 Наза тырыш, уңган бала, Зирәк, акыллы бала.

Кушымтаны җырлаганда, парсыз бала каршыдагы уенчылар арасыннан биеп үтә, үзенә пар сайлый, һәм алар икенче башка барып басалар. Парсыз калган бала уенны дәвам итә.

Нардуган.

Бер бала уртага чыга. Башка балалр аның тирәсендә бер түгәрәк ясап, кулга-кул тотынышып, нардуган җырын җырлап әйләнәләр:

Син уртада, без кырыйда, Әйләнәбез, нардуган,

Син нишләсең, ни кылансаң, Мин дә шуны булдырам!

Җыр беткәндә, уртадагы бала нинди дә булса бер хәрәкәт ясый, түгәрәктәге балалар шул хәрәкәтне кабатларга тиешләр. Кем шуны булдыра алмый, уртадагы бала үз урынына аны чыгара да, уен баштагыча дәвам итә.

Бу дустың белән күреш.

Балалар, кулга-кул тс пынышып, түгәрәккә басалар һәм, җырның эчтәлегенә әйтелгән ? әрәкәтләрне ясап, "'Сандугач-күгәрчен " көенә җырлап әйләнәләр:

Аякларың тыпырдат,

Куларыңны чәбәклә,

Бер монда, бер монда,

Кыен эш түгел бер дә.

Башың аска иеп ал,

Кул бармагың янап ал,

Бер монда, бер монда,

Кыен эш түгел бер дә.

Бу дустың белән күреш,

 Бу дустың белән күреш,

 Йә иптәш, йә, әйлән,

 Бик кыен түгел буэш.

Жырга туры килгэн хэрэкэтлэр эшлилэр.

Түгәрәк алан.

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәктә йөриләр һәм такмак әйтәләр:

Бу аланда чәчәкләр күп, Кыймыйм ләкин өзәргә. Әминә, Гөлфия,

Әйдә әле биергә.

 Бу аланда чәчәкләр күп, Без аларга тимибез,

Лилия, Гөлия,

Әйдә бергә биибез.

Исеме әйтелгән балалар, уртага чыгып, бергәләп әйләнәләр һәм икесе дә кырыйдагы балалар арасыннан берәр балалның каршына килеп башларын ияләр. Уен әлеге балалрның исемен әйтеп дәвам итә.

Бүген кемнең туган көне?

Балалар, кулга-кул тотъ нышып. Түгәрәк ясыйлар. Бер бала (туган көне булган бала) уртага чыга. Уйнаучылар, җырлый-җырлый, бер якка таба әйләнәләр, ә уртадагы бала түгәрәк эчендә каршы якка йөри. Тәрбияче балалар белән бергә җырлый:

-        Бүген кемнең туган көне?

Нигә кояш елмая?

-        Белдек, белдек, Гөлсинәгә

Бүген алты (3, 4, 5) яшь тула.

Гөлсинәгә карагыз:

Ничек матур киенгән! Сәламәтлек, бәхет, шатлык Телибез чын күңелдән.

Икенче куплетны җырлаганда, балалар туктап, кул чабып торалар, Гөлсинә бии.

Яулык бирәм.

Уйнаучылар көй астында - зур түгәрәктә, ә уенны алып баручы түгәрәк уртасында бию хәрәкәтләре ясап әйләнәләр. Көй туктауга, уенны алып баручы бер бала янына килә дә: "Яулыгымны ал, кесәңә сал",- ди. Балалар:

"Бер, ике,өч, дүрт, биш, тотарга тырыш!",-диюгә, бала уенны алып баручыны тотарга һәм яулыкны аннан атырга тырыша.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татарские народные игры и их использование в работе с дошкольниками

Мир детства невозможно представить себе без игры, которая является, по определению психологов, ведущей формой деятельности ребёнка. Игра развивает физически, интеллектуально и, конечно, эстетически....

Картотека: "Татарские народные игры" (часть 1)

Сборник подвижных татарских народных игр....

ТАТАРСКИЕ НАРОДНЫЕ ИГРЫ

Подвижная игра - это источник радостных эмоций, она вызывает у детей чувство удовольствия, приучает к согласованным действиям. Народные подвижные игры являются традиционным средством педагогики. Сюжет...

ТАТАРСКИЕ НАРОДНЫЕ ИГРЫ

Татарские народные игры Спутанные кони (Тышаулы атлар) Цель игры: развитие силовой выносливости, укрепление костно-мышечного аппарата ног.На игровой площадке чертится линия. На расстоянии от...

Татарские народные игры для детей подготовительной группы

Цель: - формировать у детей нравственные качества через татарские народные подвижные игры, народный фольклор и традиции;Задачи: - формировать у детей представления об обычаях, традициях, играх, укладк...

Татарские народные игры

Игра является эффективной и доступной формой деятельности при обучении русских детей татарской устной речи....

Любимые игры детства (русские и татарские народные игры)

Народные подвижные игры (русские и татарские)...