Праздники
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Галимова Рима Николаевна

Разработка праздника "Зимний сабантуй" поможет воспитателям провести его на хорошем уровне. Желаю успехов!

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kyshky_sabantuy.doc35 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль  мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

“Гомуми үсеш бирүче № 7 Актаныш балалар бакчасы”

Балалар бакчасында кышкы сабантуй

Төзеде тәрбияче: Галимова Рима Николай кызы

Максат: Кышкы уеннар белән кызыксынуларын арттыру , күтәренке кәеф булдыру, барлык балаларның да уеннарга теләп катнашуларын булдыру.

Җиһазлау: җәй һәм кыш сурәтләнгән рәсемнәр, сезонлы киемнәр рәсемнәре, кәшәкәләр, шайба, чаналар, магнитофон, татар көе яздырылган кассета.

                                Бәйрәм барышы:

  1. Балалар чыгышы.

1нче бала: Уянып бүген иртән

                   Карасам тәрәзәгә

                   Ак сакаллы Кыш бабай

                   Кар алып килгән безгә

                   Әйдәгез, тауга барыйк

                   Чанада шуып калыйк

                   Бер тузан юк, саф һава

                   Җиргә ап-ак кар ява

Кыш бабай белән Кар кызы керәләр. Балалар аларны уртага алып түгәрәк ясап басалар. Бергәләп уен уйныйлар.

Балалар: Ябалак-ябалак кар ява

                Без чыгабыз уйнарга

                Урамга – саф һавага ( аяклар бн урында атлап торалар)

                 Чуарлап өсләрне

                  Ябалак кар яу-яу     ( кул чабалар)

                 Без ясыйбыз кардан тау ( кул бн күрсәтәләр)

                  Ак мамыктай тузгып яу

                  Бик дәү булсын безнең тау ( аяк очларына басып кул бн күрсәтәләр)

1 уен: “ Майламыйча купмый”

         Балалар түгәрәктә. Кар кызы балаларның учларына тәңкә салып йөри. Салып бетергәч: “ Кемдә тәңкә сикереп чык!”-ди. Тәңкәле бала: “Майламыйча купмый”-ди. Кар кызы җырлап күрсәтә. Уенны тәңкәле бала дәвам итә. Уен барышында балалар төрле һөнәрләрен күрсәтәләр

2нче бала: Юеш көннәрдә зарыгып беттек

                   Кыш бабабызны сагынып көттек

                   Без нәниләрне кыш та сагынган

                   Төнлә килеп ул карлар яудырган

2 уен: Кыш бабайның табышмакларына җавап уйлап табу

                  1) Зур алтын кыршау тәгәри

                       Көн саен һава буйлап

                       Тупка да бик охшамаган

                       Кызганыч, булмый уйнап ( кояш )

                   2) Җир өстендә ак мамык ( кар )

                   3) Колак- борынны уып

                       Өеңә кертә куып ( салкын )

3 уен: “ Буран”

Кыш бабай: Җ - җ – җ! ( җил тавышы чыгара)

Балалар: Җил сызгыра ( басып кулларын болгыйлар)

Кыш бабай: У- у – у!    ( улаган тавыш чыгара)

Балалар: Үрсәләнә дулый буран!

                  Бөтен җир-күк, бөтен урам

                  Ап-ак буран бн тулган ( чүгәләп-җирне, басып- һаваны күрсәтәләр)

Кыш бабай: Җ – җ – җ!

                     У – у – у!

Балалар: Үрсәләнә, дулый буран,

               Әкрен генә тына буран!

               ( кулларын болгап әйләнәләр,”очып” йөриләр, чүгәлиләр)

  1. Төркем балалары ярышы.

1.     “ Кем өлгер” дидактик уены. Кыш белән җәй сурәтләнгән рәсемнәр эленә.Рәсем асларында кесәләр тегелгән. 2бала дөрес итеп кышкы һәм җәйге киемнәрне аерып кесәләргә салалар.

2.  Чаналарда ярышу.( 2шәр бала буш чаналар тартып, билгеләнгән урыннан йөгереп киләләр)

3.   Кәшәкәләр бн шайба тәгәрәтү ( Капкаларга шайбаны туры кертергә)

    4.    “Селкенмә” уены. Татарча бию көе куела. Балалар бииләр, музыка туктау бн кем ничек биегән, шул позада кала. Селкенгән бала урындыкка утыра

III. Бүләкләү. Кыш бабай бн Кар кызы ярышта катнашкан һәр балага күчтәнәч тарата

         Кыш бабай: Ничек тату уйныйсыз

                              Саф һавада урамда

                              Бүләк биреп мин сезне

                              Шатландырыйм тагын да

         Кар кызы:    Иске ел үтеп,

                               Яңа ел килде!

                              Тагын ямьлерәк

                               Итегез илне!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Занятие фольклором в детском саду натолкнуло меня на проведение ряда праздников и досугов с использованием фольклором. Таким образом были проведены " Праздник каши "для старших и "Праздник молока" для младших дошкольников.

Занятие фольклором в детском саду натолкнуло меня на проведения ряда утренников с использованием фольклора. Таким образом были проведены праздники  "Молока" для старших и праздник "...

Консультация для родителей «ПОГОВОРИТЕ С ДЕТЬМИ О СВЕТЛОМ ПРАЗДНИКЕ ПАСХА» В христианстве не найти важнее, светлее и радостнее праздника, чем Пасха. История возникновения праздника уходит далеко в древность и связана с библейскими легендами о рождении, см

Консультация для родителей«ПОГОВОРИТЕ С ДЕТЬМИ О СВЕТЛОМ ПРАЗДНИКЕ ПАСХА»В христианстве не найти важнее, светлее и радостнее праздника, чем Пасха. История возникновения праз...

Сценарий летнего праздника, посвященного Дню защиты детей, «Мы встречаем праздник лета, праздник солнечного света"

Веселый праздник с любимыми героями, сделает встречу с долгожданным Летом незабываемым и ярким....

"Мы встречаем праздник Лета, праздник Солнца, праздник Света"

Развлечение во  второй младшей группе ко Дню защиты детей....

Сценарий тематического праздника, посвящённого Дню Победы для детей старших и подготовительных к школе групп « Праздник Победы – это праздник весны!!!»

Сценарий тематического праздника, посвящённого Дню Победы  для детей старших и подготовительных к школе групп « Праздник Победы – это праздник весны!!!»ЦЕЛЬ:   патриот...

Сценарий праздника "Семенов день – праздник мух и комаров" (Фольклорный осенний праздник,14 сентября)

Задачи:- развивать положительное отношение и интерес к национальной культуре;- расширять представление об образе жизни людей на Руси, обычаях;-способствовать музыкальному, речевому, нравственному, соц...

Сценарий праздника ко Дню матери «Лучший праздник-праздник мам!» в старшей группы МАДОУ №58

Сценарий праздника ко Дню матери «Лучший праздник-праздник мам!»в старшей группы МАДОУ №58(Музыкальный руководитель: Лоза К.Ю.) Ход праздника.Зал украшен цветами, шарами, рисунками де...