Бэйрэм иртэлэре(утренники)
план-конспект занятия (подготовительная группа) по теме

Галимова Рима Николаевна

Мэктэпкэ хэзерлек торкемендэ уткэрелэсе бэйрэмнэрне тэкъдим итэм,игьтибарыгыз очен зур рэхмэт!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл belem_beyreme.docx17.3 КБ
Файл kaz_omse_byrme.docx22.89 КБ
Файл podgotovkada_8_mart_byrme.docx22.12 КБ
Файл tilr_byrme_gorlp_utsen.docx14.71 КБ
Файл chygarylysh_byrme.docx25.42 КБ

Предварительный просмотр:

Гадел: Бүген бәйрәм, белем көне бакчабызда,

           Бәйрәм итә, шатланыша һәрбер бала!

Аида: Ана телебез- туган тел

          Ана телен син онытма

          Үз телеңне һәрчак бел!

Алия: Туган тел! Ана теле! Нинди якын җылы сүзләр! Халкыбызда туган тел, ана теле т-да күпме мәкал бар. Әйдәгез, шуларны искә төшерик.

Илүс: Күп беләсе килгән кеше, күп йокламый.

Артур: Белем-бәхет ачкычы.

Артур:Уку-энә б-н кое казу.

Рузилә: Китап- белем чишмәсе.

Тәрбияче: Балалар, бүгенге бәйрәмебез белем көненә багышланган. Ә белемне без бары тик ана телебездә язылган китаплар укып, андагы әкият-шигырләрне тыңлап арттырабыз. Бүген дә белем иленә сәяхәт итеп алырбыз. Мин сезгә китаптан битләр күрсәтермен, сез минем сорауларыма җавап бирерсез, шулай итеп сезнең белемнәрегезне тикшереп алырбыз

1бит:Тукай портреты Сез бу биттә кемне күрәсез? Кем ул Г.Тукай?

Сез Г.Тукайның нинди әкиятләрен беләсез? Аның нинди шигырләрен хәтерлисез? Берәр җырын белмисезме?

Җыр: “Туган тел”

2 бит: Саннар язылган. Бу биттә нәрсәләр күрәсез?

Алмаз: 1,2,3,4,Санарга өйрәнәбез

Әллә ни кадәр сан белеп,

Кайтабыз өйләргә без

Илназ: Без саныйбыз да саныйбыз

Саный-саный армыйбыз

Ялгышып та алгалыйбыз

Тагын санап карыйбыз

Бергә: Менә болай саныйбыз: 1-10

Тәрбияче: Белем илендә саннарсыз булмый шул.

3бит: Әлифба китабы тышлыгы. Бу рәсем сезгә берәр нәрсәне исегезгә төшермиме?Әйе, бу Әлифба китабы тышлыгы.

Җыр: “Әлифба”

Тәрбияче:Әлифба китабы безгә хәрефләр өйрәтә. Бәлки берәрегез менә бу хәрефне беләдер?Әйдәгез әле шул хәрефкә башланган кызлар исемнәре әйтик (Айгөл, Алия, Айсылу, Алсу, Асия, Азалия...)Мондый матур исемнәр не атагач кунакка курчак килде. Әйтегез әле, ул нинди милләт киеменнән киенгән соң? Каян белдегез? Безнең татар халкы матур итеп киенеп кичке уеннар уйнарга яраткан

“Дускаем” җырлы-биюле түгәрәк уены

Сюрприз:Куян кызы кунакка килә

                                      Капчык алып кулыма

Чыктым бакча юлына

 Изге теләкләрен тели

                                       Әнием куян кызына

 Миңа бит белем кирәк

Бирегез белем тизрәк

   Белемсез булмас ахры

Тутырыгыз капчыкны

Шушымы белем дигән серле белем дөньясы?

Тәрбияче: Бик дөрес килгәнсең куянкай. Белемне башлап балалар бакчасында бирәләр.менә безнең балалар да белемне шушы бакчада ала.

Куян кызы: Миңа да берәр капчык белем бирегез әле!

Зәлия: Тукта кунак, бул син тыйнак.

             Тыңла, исеңдә калдыр!

              Зурлар һәм дуслар белән

              Исәнләшергә өйрән!

Әхәт: Бакчага беркайчан да

         Үзең генә килмә син

         Өлкәннәр белән генә

         Килергә өйрән син!

Куян кызы: Аңладым-аңладым. Бүгенгә үземне генә кертегез инде. Миңа бер капчык белем бирегез инде.

Лилия: Тукта дус! Белемне капчыклап өләшмиләр.Тәрбияче апаларны тыңласаң, занятиеләрдә катнашып утырсаң- булырсың белемле!

Роза: белем безгә өйрәнгән шигырләр,җырлар әкиятләр аша үзе керә. Ә сиңа бу китапны бүләк итәбез.

Тәрбияче: Куян кызы да аңлагандыр дип уйлыйбыз. Белемне капчыкка салып кына белемле булып булмый.Аның өчен күп укырга, өлкәннәрне тыңларга кирәк. Бүгенге бәйрәмебезне җыр белән төгәллик

Җыр “Күңелле балачак”



Предварительный просмотр:

Бүлмәнең бизәлеше элекке авыл өен чагылдыра. Балалар татар милли киемнәреннән.

Бәйрәм барышы.

Тәрбияче: Хәерле көн, дуслар,

Бәйрәмебез котлы мөбарәк булсын!

.

Безнең татар халкының - әби-бабаларыбызның борынгы заманнарда бик күркәм йолалары, матур бәйрәмнәре күп булган. Сезнең кичке уеннарны, аулак өйләрне, “Нәүрүз”, “Сөмбелә” бәйрәмнәрен күргәнегез бардыр. Тагын бер шундый күңелле йола бар”. Менә бу табышмакны тыңлагыз әле:

Суда йөзе, күктә оча, җирдә йөри,

Ит белән сыйлый. Ул нәрсә? Әйе, каз ул Каз өмәсе дә милли йолаларның берсе

Ә каз мамыгыннан нәрсәләр ясыйлар? Дөрес, казның мамыгы бик кирәк. Аның ите дә бик тәмле була. Ә маен дару урынына да файдаланалар. Аны бик – колак өшегәндә сөртәләр. Элек казларны бик күп асраганнар. Көз җиткәч, һәр өйдә каз өмәләре гөрләгән. Каз өмәсе-авыл бизәге, алтын көзнең байлык, муллык, матурлык бәйрәме. Менә бездә бүген Каз өмәсенә җыелдык.Бу бәйрәм бик якты һәм моңсу. Нигә моңсу, чөнки үстергән казлар белән хушлашырга кирәк, нигә якты, чөнки казларның хушлашу авазлары кызлар җырында чагыла

Аида: Күмәк хезмәт, уен-көлке
Була каз өмәсендә.
Кызлар, егетләр җыела
Зур шатлык һәммәсендә.
Гадел: Үкенмәссез килсәгез.
Кызык булачак монда
Җыр-биюләрдә булачак
Шатлык өстәр гармун да.

(Магнитофонда каз тавышлары)

Бабай(Илнур) табак белән казларны күтәреп керә:

- Кызлар, менә сезгә казлар. Баш – аякларын, канатларын кистем. Яхшылап йолкыгыз.

Динара: Әйдәгез, кызлар, эшкә тотыныйк.

М.Камилә: Сөләйман бабай, кызларны үзең суйдыңмы?

Бабай: Үзем, кызым, үзем.

Алинә: Син суйган казларның ите тәмле була шул.

Элмира: Кызлар, карагыз әле, бик симез ахры, бик авыр күренә. (казны күрсәтә)

Алия: Сөләйман бабайларның һәр елны казлары симез була. Миңлегөл әби әйбәт ашата торгандыр. (кызлар түгәрәкләнеп каз йолкыйлар, канат сыдыралар)

Әби (А.Камилә)Җәйләр үтте, көзләр җитте
Бик симерде казларым
Каз йолкыйлар җыелып
Күрше тирә кызларым.

“Каз канаты” җырын(татар халык җыры) җырлап эшлиләр:

Каз канаты кат-кат була                               Каз канаты каурый-каурый

Ир канаты ат була                                        Хатлар язарга ярый

Чит илләрдә йөргән чакта                             Уйнамагач та көлмәгәч

Бик сагынган чак була                                  Бу дөнья нигә ярый

Роза: Кызлар, әйдәгез казларның эчләрен алып, чишмәгә барып юып кайтыйк.

Азамат: Кызлар төшә су буена
Казлар кебек тезелеп
Егетләр күзәтеп кала
Кичне көтеп өзелеп.
Артур Рад: Иңнәрендә көянтә
Көянтәдә казлары
Бигрәк матур, бигрәк уңган
Безнең өмә кызлары.

З малай (Алберт, Артур Рус. Адел)кызлар артыннан каурый сибә:

Алберт: Каурый сибәм су юлына
              Ишле булсын казыгыз
              Өмедә эш күрсәтеп
               Дуслар табып калыгыз.
Артур: Юл аягы – каз коймагы
             Сыйлансаң – суык тимәс
             Каз йолка белмәгән кызны
             Бер Егет тә дус итмәс
Адел:   Бии – уйный сылу кызлар
            Чыңлый чулпы төймәсе
             Борынгыдан килгән йола –
             Татарның каз өмәсе.

Канатлар белән бию.

Тәрбияче:Иң кызыгы кич белән булган Милли киемнәр кигән кызлар кич утырырга өмә булган өйгә җыелганнар.Хуҗа апа аларны милли ризыклар пешереп каршы алган, каз тәпиләреннән бәлеш, каз итеннән аш пешергән. Ишек төбенә иң үткер кызлар каз канаты сатып торганнар. Канатны сатып ала алган егет кенә кызлар янына уза алган

Лилия:   Өмәбездә үтеп китте
               Казларны юып кайттык
               Сизелмичә кич тә җитте –
               Ә хәзер күңел ачыйк.

Зәлия:Кызлар, егетләр килгәнче, өйне бераз җыештырып алыйк. (өй җыештыралар)

Хадичә: Кызлар егетләргә канат сатабызмы?

Кызлар: Сатабыз, сатабыз.

Алия:  Я, кызлар, һәркайсыгыз канатлар алыгыз. Җебеп тормагыз. Акча салмыйча, канат бирмәгез. (канатлар алалар) Чү! Киләләр! Киләләр!

“Эх, сез, матур кызлар!” җырын җырлап егетләр килә.

Әхәт:  Кызлар, нигә кертмисез инде?

Алинә: Ашыкмагыз, ашыккан  ашка пешәр. Акчаларыгызны әзерләгез. Берәм – берәм керегез.

Гадел: Әссәләмегаләйкем! И, казлар, юк ла, кызларыгыз симез булсын! (кызлар көләләр)

Аида: Сиңа, егет, ни кирәк?

Гадел: Кара кашлы кыз кирәк.

Аида: Ни эшкә соң ул кирәк?

Гадел: Әнигә килен кирәк.

(Аида Гаделгә канат бирә һәм өйгә кертә)

Лилия: Егет, сиңа ни кирәк?

Илназ: Миңа нечкә бил кирәк.

Лилия: Ни эшкә соң ул кирәк?

Илназ: Ансыз яна яшь йөрәк.

(Лилия Илназга канат бирә һәм өйгә кертә)

Динара: Сиңа, егет, ни кирәк?

Алмаз: Каз-мамык ястык кирәк.

Динара: Казларыбыз мамыксыз, кызлар йоклый ястыксыз. Шуны да син белмәгәч, йөрмә монда вакытсыз. (егеткә сөлге белән суга, өйгә кертми)

Алмаз: Ай-ай-ай! Казларыгыз кыз, кызларыгыз каз. Күзләрегез тоз, үзегез котсыз.

Роза: Сиңа егет ни кирәк?

Илүс:  Каз канаты кирәк?

Роза: Ни эшкә соң ул кирәк?

Илүс: Очарга

Илүс: Акча бездә бер букча (акчасын күрсәтә).( Роза Илүсне өйгә кертә)

“Канат сату” (Мөхәммәт муллануров сүзләре һәм көе) җыры башкарыла:

Барысы бергә: Канат сату- кызык уен каз өмәсендә була

Таныштыра, дуслаштыра, яшләрне иске йола

Кызлар: Саткан канаткаем ап-ак тузан кунмас гомергә

Гел ак булсын, гел пак булсын сафлык бирсен күңелгә

(Кызлар егетләргә каз канаты бирәләр)

Егетләр: Синдә канат, миндә канат

                 Ике канат пар булсын

                   Канат саткан гүзәлкәем

                 Гомерлеккә дус булсын.

Бергә: Каз канаты каурыеннан ясарбыз әле каләм

Ерак җирләрдә торсак та, язарбыз әле сәлам

Рамазан.: Бер генә каз өмәсе дә җырсыз, уенсыз узмый. Ә хәзер, әйдәгез, уеннар уйнап, биеп-җырлап алыйк.

Уен: “Чума үрдәк, чума каз”.

Уен: “Кәрия-зәкәрия”

Җыр: “Челтәр элдем читәнгә”

Күмәк бию.

Тәрбияче:Бәйрәмебезне чәй өстәле янында дәвам итебез. Барыгызында каз коймагы белән эчәргә чакырам. Рәхим итегез!



Предварительный просмотр:

“Гомуми үсеш бирүче №7 Актаныш балалар бакчасы”

Әнием, кояшым,

әнием, алтыным!

           Мәктәпкә хәзерлек төркемендә бәйрәм иртәсе программасы

                                                                     Төзеде:

2нче квалификацион категорияле тәрбияче

                                                Галимова Рима Николай кызы.

                                                             

                                          2011-12уку ел

Балалар, бәйрәмчә киенеп, залга музыка астында биеп килеп керәләр, ярымтүгәрәккә тезелеп басалар.

Тәрбияче:

-Хәерле көн безнең иң кадерле кунакларыбыз- хөрмәтле әниләр, дәү әниләр, кызлар!

Сезне ихлас күңелдән ямьле яз бәйрәме белән котлыйбыз! Яз сулышы гаиләгезгә муллык, күңелләрегезгә сабырлык, тәннәрегезгә саулык китерсен.Ходай сезне үз рәхим-шәфкатеннән ташламасын, теләкләрегезне тормышка ашырырга ярдәм итсен, өстәлләрегез мул, аш-суларыгыз тәмле, көннәрегез ямьле булсын!

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы-йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге –хатын-кызларда. Сезне җир йөзен бизәгән хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез.

Зал уртасына җырлый-җырлый бер кыз-Эльмира чыга.Йокысыннан торган хәрәкәтләр ясый, юына,чәчен төзәтә.

Тәрбияче: Иртүк торып битен юган,

Кем уяткан Эльмираны?

Эльмира: Уятмады, үзем тордым

Бүген әни бәйрәме!

Пәрдәләрне ачып куйдым

Көн кояшлы, көн ямьле!

 Якты булсын, балкып торсын

Әниләрнең бәйрәме

Өстәл өстен кат-кат сөрттем

Җәйдем ап-ак җәймәне

Чиста булсын, пөхтә булсын

Бүген әни бәйрәме

Балалар бергә: Бүген әни бәйрәме!

Альберт: Күмәкләшеп без дә дуслар

Җырлап алыйк, әйдә ле

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме!

Җыр:_____”Кояш гомере”_____________________

Аида: Нигә бүген бөтен җирдә

           Чәчәкләр балкый бездә?

           Нигә кояш көлеп карый,

           Беләбез һәммәбез дә

           Бүген әниләр бәйрәме

           Бүген җирдә тантана

          Кояш шуңа көлә бүген

          Гөлләр шуңа шатлана

          Әниләрнең бәйрәменә

          Куана шулай алар

          Әниләрне котлый бүген

          Җирдә барлык балалар

Н.Артур:Март аенда, кар өстендә

                  Кояш нурлар уйната

                  Яз килә, каршы алыгыз!

                   Дигән хәбәр тарата.

                  Без беләбез, җылы язның

                  Иң беренче бәйрәме

                 Әниләр, әби-апалар

                 Хатын- кызлар бәйрәме!

Әхәт:     Бүген бездә әниләр бәйрәме

               Шатлык җыры илем күгендә

                Әниләр бәйрәме белән котлап

               Кошлар җырлый туган илемдә

- Көннәр якты булсын өчен,

Балалар:- Әни кирәк!

- Йокы татлы булсын өчен,

Балалар:- Әни кирәк!

- Ашлар тәмле булсын өчен,

Балалар: – Әни кирәк!

- Җил-яңгырдан саклар өчен,

- Усаллардан яклар өчен,

-Бәхет-шатлык артсын өчен

Балалар: Әни кирәк!

Тәрбияче: Иң кадерле кеше җирдә әни димәк!

Тәрбияче: Хәзер Алия әниләргә  матур җырын бүләк итә.

Рузилә: Әйтәсебез килә бүген

            Кадерле әниләргә-

            Бу бәйрәм дөньяга килгән

            Кояш нуры сибәргә

Рамазан:Өй түрендә гөлбакчада

                Җырчы кошлар сайраша

                Бүген әниләр бәйрәме

                Бүген бездә тамаша!

Камилә: Бу бәйрәмдәге җылылык

               Гасырларга җитәрлек

               Сезнең назлы кулларыгыз

               Әкиятне чын итәрлек

Күмәк җыр:__”Әнием”_____________________________________

Камилә:Әнием минем матур,күзләре якты, көләч

Шундый күңелле була,ул өйгә кайтып кергәч

Мин елышам әнигә,әни миңа елыша

Битләрен аның кайнар, ә куллары йоп-йомшак

Конфет та кирәк түгел, кирәк түгел курчак та

Чөнки мин әниемне алдым инде кочаклап.

Илнур: Нинди назлы, нинди эшчән синең куллар, әнием

             Бөтен дөнья бәйрәм итә сине зурлап ,әнием!

Динара: Өйрәтте мине әнием

Кошлар җырын тыңларга

Кошларның моңын отып

Матур итеп җырларга

Өйрәтте мине әнием

Чишмә җырын җырларга

Чылтырап аккан сулардан

Көмеш көйләр тыңларга

Тәрбияче: Хөрмәтле кунаклар, Динара башкаруында җыр тыңлап үтегез

Зәлия: Җырлыйсы килеп кенә

             Тора бүген минем дә

             Көтеп алган бәйрәме

             Бүген һәммәбезнең дә

Тәрбияче: Хәзер Зәлия сезгә үзенең матур җырын бүләк итә.

 Алмаз: Әни безне тудырган,

              Әни безне үстергән

              Әни сөте гомер буе

              Җитә торган көч биргән

Илназ: Авырсак янда тора ул

             Төн буе керфек какмый

             Үз саулыгын да кызганмый

             Ул безне саклый-саклый

Тәрбияче: Ә хәзер сезгә хөрмәтле кунаклар,Алмаз һәм Илназ башкаруында матур җыр тәкъдим итәбез

Тәрбияче: Безнең балалар үзләренең әниләре белән мактанырга бик яраталар. Берничәсен тыңлап үтик әле

Азамат: Өстемдәге киемнәргә

Күпләр карый сокланып

Кем текте?-дип кайберләре

Сорап куя тукталып

Әни теккән киемнәрне

Бик яратып киям мин

Шундый матур тегелгән,

Рәхмәт әни!-диям мин

Гадел:Ә минем әни менә

Врачлыкны ярата

Остасы ул үз эшенең

Зарын тыңлый һәр кешенең

Белә ул авыру серен,

Әйтеп бирә тиз чирен!

Алинә: Дөньядагы иң акыллы

Иң уңган минем әни

Менә шуңа синең яннан

Һич тә китәсем килми

Йөзең синең һәрвакытта

Балкып тора, әнием

Аш-суыңнан тәмле исләр

Аңкып тора, әнием!

Илүс: Ә минем әни менә

Саннар белән эш итә

Куша, ала, тапкырлый

Счёт төймәсе тик тормый

Тәрбияче: Бәйрәмебезне матурлап бүген безгә кунакка дәү әниләребез дә килгән. Безнең балалар аларга да матур шигырләрен,җырларын бүләк итәләр.

Күмәк җыр:__”Әбием”____________________________

Роза: Ак яулыклы, көләч йөзле

Шат күңелле, әйбәт тә

Кем ул диеп сорыйсызмы?

Дәү әнием әлбәттә

Тәмле бәлеш пешерүче

Дәү әни безнең өйдә

Аңардан ашарга сорый

Шаян песиебез дә

Без әбине яратабыз

Ул да безне ярата,

Якты йөзе, йомшак сүзе

Һәммәбезгә карата

Хадичә: Әбием шундый җылы,

Иркәләнәсем килә

Яннарында песи кебек

Сырпаланасым килә.

Алия: Өйгә кайтсам, өй балкыган

Өйгә нур иңгән

Ерак җирне якын итеп

Әбием килгән

Үзен ничек сагынганны белгән ул, белгән

“Күрим әле кызымны!”-дип

Әбием килгән

Лилия: Яратам әбиемне, сөйли ул көлә-көлә

Укыганын да күрмим, миннән күберәк белә

Аңламасам аңлата, татлы тел белән генә

Яхшы укып кеше бул, иреш ,-ди,-теләгеңә

Артур А.: Дәү әни караган мине

Әнием эштә чакта

Ашаткан ул, сөт эчергән

Бергә уйнаган хәтта.

Сеңлем белән икебез дә

Аңа без бик рәхмәтле

Зур үскәч, йомшак түшәктән

Төшермәбез дә әле.

Тәрбияче: Хәзер Адель үзенең матур җырын залда утырган барлык әниләргә дә бүләк итә.

Музыка астында залга песи баласы Мияубикә керә.

Тәрбияче: Кая барасың, Мияубикә, бик ашыгасың бугай?

Мияубикә: Мияу, мияу!

                   Бу нинди сорау?

                   Әниемнең бәйрәме!

                   Шуңа ашыгам!

Тәрбияче: Белдек, белдек.Мияубикә әнисенең бәйрәме белән котларга ашыга. Мияукай, ә син әниеңне бәйрәме белән ничек котларга җыенасың?

Мияубикә: Әниемә багышлап кызыклы уеннар бүләк итәргә уйлыйм (йомгак бирә)

Тәрбияче йомгакны ала һәм әниләр белән”Йомгак тәгәрәтәбез” уенын башлап җибәрә.

Биремнәр:

1. Бәйрәм белән котларга

2. Балаң турында иркәләү сүзләре әйтергә

3. Балагыз ятлаган шигырне сөйләп күрсәтергә

4. Бәрәңге ризыгы әйтергә (10)

5. Татар халык ашларын санарга (5)

Тәрбияче: Мияубикә әнисен котларга йомгак әзерләгән булса, безнең балалар әниләрен котларга матур итеп рәсем ясадылар.(Балалар бүләкләрен тарата)

Ә менә малайларыбыз кызларга  бию бүләк итәләр

Малайлар башкаруында “Моряк”биюе

Тәрбияче:Балалар әниләрен бик яраталар һәм аларга матур теләкләр дә телиләр һәм рәхмәтләрен әйтәләр

Ләйсирә: Без телибез сезгә якты көннәр

Күтәренке булсын күңелегез

Гөрләп яшәгез, картаюны белмичә

Гел шатлыкта үтсен гомерегез

Ф.Артур: Әнием,әнием

Кадерлем син минем

Мин сине яратып

Иркәләп торырмын

Мин сиңа тормышта

Таяныч булырмын

Адель: Безне назлап үстергәнгә

Әниләр рәхмәт сезгә!

Һәрвакыт сабыр булганга

Әниләр рәхмәт сезгә!

Күмәк татар биюе



Предварительный просмотр:

Сәлих Сәйдәшевнең данлыклы Совет Армиясе маршы яңгырый. Балалар залга үтәләр. Кызлар ике якта, малайлар уртада.

Алып баручы:

-Хәерле кич, дусларым! Безнең күптән көткән бәйрәмебез килеп җитте. Әтиләребез дә җыелды. Әйдәгез кул чабып, аларны каршы алабыз.

Музыка астында әтиләр залга үтәләр, утырышалар.

1 кыз: Нигә бүген бакчабызда бик күңелле, бик ямле?

2кыз: Чөнки безгә кунакка безгә әтиләр килде!

Малай: Әти янымда булганда

             Бернәрсәдән курыкмыйм мин

             Аның сүзе миңа закон

             Әтиемне тыңлыйм мин.

Кыз: Әти безнең терәгебез

         Әти безнең яклаучы

        Кирәк чакта минем белән

        Дустым кебек уйнаучы

Малай: Яшәсен безнең әтиләр

               Сәламәт һәм шат булып

             Кызларының улларының,

             Кадерлеләре булып.

Җыр: “Йөрибез җир шары өстендә” (М.Миншин сүзләре, Г.Гәрәева көе)

Бала:  Мы всегда играем дружно

             А не дружных нам не нужно

              Не нужны нам драчуны

            Плаксы тоже не нужны

Бала: Все мальчишки всей страны

          Быть отважными должны

          Чтобы мамы улыбались

           Чтобы не было войны

Җыр: “Бравые солдаты” (А.Филиппенко көе)

Бала: Кояш кебек балкысыннар

          Кояш кебек янсыннар

          Гел кояш кебек яктырып

          Өй түрендә булсыннар

Бала: Бәйрәмебез гөрләп барсын

          Уен-көлке күп булсын

           Әйдәгез кызлар биибез

          Әтиләр карап торсын!

“Парлы бию” башкарыла.

Алып баручы: Кадерле балалар! Менә бит бәйрәмгә әтиләр  килгәч, ничек күңелле! Кайчандыр сезнең әтиләрегез дә шулай кечкенә булганнардыр., балалар бакчаларына йөргәннәрдер. Бәлки кайберләре үткән балачакларын онытканнардыр да инде. Ә шулай да без аларга әнә шул балачакның бәхетле мизгелләрен искә төшерергә булышыйк әле. Сез ризамы, әтиләр?

Иң элек бер табышмак әйтим әле.

Канаты бар җилпеми,

Эче җылы җил тими

Кырык йөрәкле кош ул,

 Безнең яраткан дус ул.

Дөрес, самолет!

1 уен:Хәзер без сезнең белән самолетлар ясыйбыз.

Уен ике өлештән тора.1. Башта ике әти чыга, кәгаздән 5 әр самолет ясыйлар. Кем тизрәк ясый?

2. Әтиләре боҗра тотып торалар, уллары шуларны боҗрага очыралар. Кемнең самолеты күберәк керә?

Җиңүчеләр өчен җыр: “Уйна гармун!”(Тимербаев көе, Г. Тимербаева сүзләре)

2 уен. Бу уенда җитезлек һәм осталык сорала.

Уен 2 командага бүленеп уйнала. Һәр командада 3 әр әти һәм 3әр бала.

1нче уенчы боҗрадан чыга, мәтәлчек ата, урындыктан 1 кубик алып чиләккә сала. Кайсы команда кубикларны тизрәк ташып бетерә?

Алып баручы: Кызларыбызның биюе бәйрәмебезгә ям өстәсен.
Кызлар башкаруында “Татар биюе”

“Балык тотабыз” Г.Гәрәева шигыре

Җәйләр җитсә җәй көне

Кышлар җитсә кыш көне

Әти белән бергәләп балык тоту күңелле!

Кайвакыт балыкларның

 Менә шундые эләгә

Ә кайвакыт кибет аша

 Кайтырга туры килә

Әни сизми, әллә юри

 Сизмәгән була микән

 Кибеттән алган балык та

Әни кыздырып ашаткач

Бик тәмле була икән!

3 уен: “Балык тоту”

2 әти һәм 2 бала уйныйлар. Әтиләр балык каптыра, балалар җыялар, соңыннан саныйлар.

Бала: Нәни кыз дип уйламагыз

          Һәркем үсә нәнидән

         Үсеп җиткәч чын гармунчы

Чыгар безнең Наиләдән

Гармунда татар халык көе башкарыла

Бала: Әти дә җырлый белә

          Әни дә җырлый белә

         Шушы бәйрәм хөрмәтенә

        Минем дә җырлыйсым килә

“Диңгезче булам” Җыры башкарыла

Алып баручы: Балалар безнең әтиләребез дә җыр биюне яраталар. Инде бәйрәмгә килгәч үз һөнәрләрен күрсәтерләр.

Әтиләр чыгышы мөмкинлектән чыгып башкарыла.

Алып баручы: Балалар, сез әтиләрегез б-н табигат кочагына чыгарга яратасызмы? Әйтик сез урманга бардыгыз ди. Сезгә кечкенә ялга очрады ди. Әтиләр шул вакытта сезне күтәреп алып чыгалырлар микән?

4.Уен:”Балаларны елга аша алып чык”

Һәр командада да 1 әти 5 бала. Баларның барысын да берюлы күтәрергә кирәк.

Алып баручы: Ә без әтиләр өчен яратка җырыбызны башкарабыз:

“Про папу” (Шаинский көе, Танич сүзләре)

Алып баручы: тагын бер күңелле уен уйныйк!

Әтиләрнең күзләрен бәйләп, балаларын эзләтик әле. Үз балаларын тиз табарлар микән?

Бала: Әти булса өйдә ешрак

   Өебез балкып тора

   Әнинең дә йөзе якты

   Елмаеп кына тора

   Әти б-н урамда да

   Йөрүләре әй рәхәт

   Әйдә әти чык уртага

 Биик әле бергәләп

“Әтиләр белән бию”

Алып баручы: Хөрмәтле әтиләр! Менә безнең бәйрәмебез дә ахырына якынлашты. Сезне ватанны саклаучылар көне б-н чын күңелдән котлыйбыз! Без сезгә ышанабыз, без сезне яратабыз.Сез безне һәм туган илебезне күз карасыдай сакларга һәм якларга һәрвакыт әзер. Безгә афәтләр күрергә язмасын. Балалар белән гаиләләрегездә куанышып, сәламәт булып яшәргә язсын!



Предварительный просмотр:

Хөрмәтле әти-әниләр, тәрбиячеләр, бакчабыз хезмәткәрләре! Бүген бездә зур бәйрәм. Бүген без бакчабызда 6 ел тәрбияләп үстергән кошчыкларыбызны күккә очырабыз. Безнең нәни кошчыкларыбыз югарыга күтәрелергә курыкмыйлар микән, аларның канатлары ныгып өлгерде микән соң?! Бүгенге бәйрәмебездә ничә ел буена өйрәнгән эшләргә, кылган гамәлләргә нәтиҗә ясарбыз. Сүзне балаларга бирик.

“Хушлашабыз бакча белән” Җыры

   Динара:       Килеп җитте бакчам белән

             Саубуллашыр көннәр дә

             Озакламый барыбыз да

             Без китәрбез мәктәпкә.

             Бик моңсу булса да безгә

             Боегырга ярамый!

             Бүген бит бездә бәйрәм

             Бернигә дә карамый!

    Алмаз:    Ничә көннәр, ничә айлар

            Кышын да һәм җәен дә

            Сагынып сиңа килә идек

            Бакчабыз һәммәбез дә.

     Илназ:      Туган йорттай син кадерле

            Син якын күңелләргә

            Ничек кенә хушлашасы

            Китәсе килми бер дә.

    Залия:        Балалар бакчасында без

             Дуслар булып яшәдек

             Бик күп нәрсәләрне белдек

             Бик күп җырлар өйрәндек.

“Без инде хәзер зурлар”җыры

  А.Артур:      Инде менә үсеп җиттек

             Сау бул бакчам диябез

             Китап-дәфтәрләрне алып

             Без мәктәпкә китәбез.

 Ляйсира:       Без дә үсеп җиттек менә

             Мәктәпләргә барабыз

             Тик кызганыч тәрбияче

             Апаларсыз калабыз.

 Илюс:          Дустым белән бергәләшеп

            Без мәктәпкә йөрербез

            Бары бишле генә алып

            Сезне сөендерербез.

“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры

Адель:Дуслар карагыз әле, нинди матур китап! Минем аны тотып, ачып карыйсым килә.

ВенераФаисовна: Беләсезме балалар, бу бит тылсымлы китап

                    Китап безгә белем бирә. Аның һәрбер сүзе хак!

РимаНиколаевна: Балалар бу китап безгә бәйрәмне алып барырга ярдәм итәр.     Әйдәгез аның беренче битен ачып карыйк.

Монда татар кызы белән татар егете сүрәтләнгән. Элек татар халкы әнә шулай матур милли киемнәрен киеп кичке уенга чыккан,моңлы җырларын җырлаган, дәртле биюләрен биегән.

“Күмәк татар биюе”

РимаНиколаевна: Китабыбызның алдагы битен ачыйк. Монда ниндидер сәгать рәсеме ясалган..

Венера Фаисовна: Сәгать вакытны күрсәтә, соңга калмаска куша.Әнә безнең кунакларыбыз да соңга калмый килеп җиттеләр.

Кулларына будильник тотып нәниләр керә.

Нәниләр:            Бездән бүләк итеп сез

                  Бу бүләкне алыгыз

                  Һәркөн иртән соңламыйча

                  Сез мәктәпкә барыгыз.

Нәниләр “Сәгать” җырын башкаралар

Нәниләр сөйли:           Бездән бәләкәй булгансыз

                             Сез бакчага килгәндә

                             Кара ничек зур үскәнсез

                             Китәр вакыт җиткәндә

Мин мәктәпкә барыр идем

Бернигә дә карамый

Тәрбиясе апа әйтә

Хәзергә бит ярамый

                                      Чәчәкләр тотып кулга

                                       Чыгасыз олы юлга

                                       Ә без сезгә уңышлар

                                       Теләп калабыз дуслар

Венера Фаисовна:             Рәхмәт сезгә нәни дуслар,

                                    Һәр сүзегез ягымлы

                                    Без дә сезгә бүләк итик

                                    Шушы матур биюне.

Кызлар башкаруында “Курчак” биюе

Рима Николаевна: Китабыбызның яңа битен ачыйк. Бусы нинда хайван тагын, ике аяклы үзе, маңгаенда бар мөгезе?

Елый-елый Шүрәле керә.

Адель:              Әй, Шүрәле, син килгәнсең

                Күңел ачарга безгә

                Бәйрәмнең ямен бетереп

                Болай елыйсың нигә?

Шүрәле:      Минем дә сезнең белән мәктәпкә барасым килә!!!

Адель:      Ничек инде без сине мәктәпкә алыйк. Син бит алфавитны да    белмисең!

Шүрәле:    Нәрсә соң ул, кайда үсә? Минем урманымда андый әйбер үсми!

Венера Фаисовна: Иии Шүрәле, алфавитның нәрсә икәнен хәзер балалар әйтеп күрсәтер

Эльмира:   Алфавит –ул хәрефләр тезмәсе.Без аны рус теле һәм грамотага өйрәтү эшчәнлекләрендә өйрәндек. (Алфавитны укый)

Шүрәле:    Ярар, моны гына өйрәнү авыр булмас.

Венера Фаисовна: Шүрәлекәй, ә син кирәкле хәрефләрне табып үз исемеңне яза беләсеңме соң?

Венера Фаисовна: Ә менә безнең балалар үзләренең исемнәрен яза беләләр. Балалар менә сезгә ручка белән кәгаз кул силуэтларыгызны ясап, исемнәрегезне язып безгә истәлеккә калдырыгыз әле.

Балалар чүгәлиләр һәм эшкә керешәләр. Бер бала тактага Шүрәле исемен яза.

Венера Фаисовна: Менә Шүрәле исемеңне исеңдә калдыр.

Рима Николаевна: Карале,Шүрәлекәй әллә син чын-чынлап мәктәпкә барам дип сумка алып килгәнсең инде.

Шүрәле: Нигә мәктәпкә бөтен бала да сумка асып бара ич. Мин дә сумкамны алып килдем!

Рима Николаевна: Кая нәрсәләрең бар, карыйк әле. Ипи, нарат, чыршы күркәләре, таяк. Ай-яй-яй, бер генә әйберең дә мәктәпкә кирәкле түгел бит,

Карап тор, безнең балалар мәктәп сумкасында нәрсәләр булырга тиеш, шуны күрсәтерләр.

Уен: “Мәктәп сумкасын тутыру”

Шүрәле: Иии тагын бу елны да сезнең белән мәктәпкә бара алмыйм инде. Киләсе елга барыбер барачыкмын!

Балалар: Сау бул Шүрәлекәй!

Рима Николаевна: Балалар китабыбызның яңа битен ачыйк.Монда бик матур йолдыз рәсеме ясалган, аның янында кечкенә йолдызчыклар да бар.

Сез дә бит балалар нәк шушы кечкенә йолдызчыклар кебек. Йолдызлык конкурсларында катнашып, Актаныш данын күтәрәсез.Хәзер нәни йолдызчыгыбыз Акмалова Динараны  түргә чакырыйк әле.(Җырлый)

Тагын бер йолдызчыгыбыз Ахметов Аделне тыңлап үтик.(Җырлый)

Рима Николаевна: Китабыбызны күзәтүне дәвам итик. Яңа битендә ниндидер таныш йөз?! Кем соң ул. Әйе, дөрес, яраткан шагыйребез Г.Тукай. Балалар , сез Г.Тукайның күп шигырләрен өйрәндегез, әкиятләрен беләсез .Менә без сезгә табышмаклар әйтик әле. Сез Тукайның геройларын танырсыз микән

Венера Фаисовна:            1. Нәкъ кеше төсле үзе,

                                      Бар маңгаенда мөгезе

                                      Былтыр кысты дип акыра

                                      Туганнарын чакыра,

                                      Ул кем була әле?

                                     2.Туннарга киендерә,

                                       Җылыта, сөендерә,

                                       Тоягы була ярык,

                                        Исеме аның ....

                                 3. Кешенең якын дусты,

                                     Йортның тугры сакчысы

                                     Аннан гел игелек көт

                                     Исеме буладыр ....

   4.  Кулы юк - балчык ташый, Балтасы юк - өй ясый

Рима Николаевна: Афәрин, балалар! Башларны эшләтеп алдыгыз, хәзер аякларыгызны да язып алыгыз инде

Бию: Вальс

Рима Николаевна: Китапның яңа битен ачыйк. Ә анда конверт бар.    (Конвертны венера Фаисовнага бирә. Ул конверт эченнән хат алып бер балага тоттыра.)

Венера Фаисовна: Яле Эльмира, укып күрсәт әле безгә, нәрсә язылган хатта?!    Эльмира: Русча да яхшы бел,
                 Татарча да яхшы бел

                  Икесе дә безнең өчен

                  Иң кирәкле затлы тел!

 Г.Артур:  А у нас сегодня праздник,

                   Радостный, веселый,

                   До свиданья, детский сад,

                   Здравствуй, здравствуй школа!

                   Чтоб росли мы смелыми,

                   Добрыми, умелыми,

                   Знаем, все вы нас любили.

                    И хорошему учили.

Аида:        Одеваться очень быстро

                  Умываться очень чисто

                  Книжки по слогам читать

                  Все, что видим сосчитать,

                  Аккуратно, быстро есть

                  Даже всё не пересчесть.

Роза:           Рисовали мы, лепили

                    Из цветного пластилина

                    На экскурсии ходили,

                    И играли с Буратино,

                    А ещё играли в прятки,

                    И водили хоровод

                    Возле ёлки в Новый год!

Н.Артур:   Любим музыку и сказки,

                   Наши песенки и пляски

                   Любим игры в День рожденья

                   Любим праздник и веселье

                    Здесь дружили мы, играли

                    Буквы первые узнали

                   Незаметно подростали

                   И совсем большими стали

“Полька” биюе

Лилия:   Почему все говорят «Детский сад»?
              Ведь в саду цветы растут

               Фрукты ягоды растут

               Ну а мы в саду своем

               Тоже весело живем

               В небе песенка звенит,

               В речке солнышко блестит

               Слышен всюду звонкий смех

               Хватит радости на всех

               Мы с тобой в саду своем

               Замечательно живем!

Алина:   Грустны клёны у оград - день прощанья

               До свидания детский сад, до свиданья!

               Нам за партами сидеть в эту осень

               Даже плюшевый медведь спать не хочет

               На полу сидит в углу, с ним простились

               Вот дождинки по стеклу покатились

               Грустен день у нас ребят и веселый

               До свиданья детский сад!

               Здравствуй школа!

«До свиданья детский сад» җыры

Рима Николаевна: Балалар китабыбызның алдагы битен ачыйк. Нәрсәләр ясалган соң?  Физ-ра эшчәнлеге, спорт ярынлары өчен кирәк-яраклар. Балалар, ә сез физ-ра ны яратасызмы соң?

Гадел:  Флера апа булганда ничек соң яратмыйсың,

             Әллә нинди эшләр таба, залда бер тик тормыйсың.

             Баскычтан да үрмәләдек, баулардан да сикердек

             Туплар белән дә уйнадык, барысына җитештек.

Уен: “Кем тизрәк”

Рима Николаевна: Китабыбызның алдагы битен ачыйк. Нәрсә соң бу? Микрофон. Әлеге предметтан безнең нәни йолдызчыкларыбыз куллана белә. Илназ һәм Алмаз Хановларны түргә чакырыйк  әле (Җырлыйлар)

Безнең әле тагын бер өлгереп килүче йолдызчыгыбыз бар. Мисбахова Камилә бәйрәм хөрмәтенә җыр әзерләгән.

Венера Фаисовна: Менә балалар, китабыбызның соңгы битенә дә җиттек. Анда Чәчәкләр ясалган. 6 ел буена сезне тәрбияләгән, сезнең өчен борчылган апаларга теләкләрегезне җиткерәсегез генә калды.

Хадичә:      Хәерле юл телиләр тәрбияче апалар

                    Олы юлга озаталар, уңыш теләп калалар.  

Азамат:   Безнең яраткан бакчабыз

                  Гел матур булсын диеп

                  Безнең икенче өебез

                  Гел якты булсын диеп

                  Безгә һәрчак рәхәт, җылы

                 Күңелле булсын өчен

                 Безнең барыбыз т-да

                 Әнә шулай кайгырткан

                Ул бит Алььфира апабыз

                Аңа рәхмәт әйтәбез

Әхәт:          Һәркөн иртән Айгөл апа

                    Кереп хәлләрне белә

                   Матур китаплар өләшә

                    Күп белегез, булыгыз тырыш дия

М.Камилә: Өстәлләребездә  һәрчак

                     Җылы аш  булып торды.

                      Рәхмәт пешекче апаларга

                      Сызлаусыз булсын куллары.

Эльмира:    Электр дәвалау үткәрде

                   Рәхмәт Эльвира апага

                   Сәламәтлекне  кайгыртты

                    Рәхмәт Лиза апага.

Алия:    Яткан урыныбыз чиста

              Мендәребез йомшак

              Флорида апа сиңа да

              Рәхмәтле без һәрчак.

Аида:    Бакчадагы апаларны

              Хәтердән чыгармабыз

              Җыр һәм бию өйрәттеләр

             Чулпан һәм Миләүшә апабыз.

Илюс:   Хуш сөекле бакчабыз

               Сау булыгыз апалар

              Сезгә барысы өчен дә

               Рәхмәт әйтә балалар.

“Ил кызларына”җыры

Рима Николаевна: Кадерле балалар! Сезне без дә барлык апалар исеменнән бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезгә киң һәм якты юллар, аяз күк йөзе, бәхетле мәктәп еллары, тел ачкычлары телибез.

Венера Фаисовна: Аера белегез ак-караны

                                   Начар юлдан йөрмәгез

                                  Яхшы белән явызны сез

                                  Берүк бутый күрмәгез

                                  Шатландырыгыз ярдәм итеп

                                  Ялгыз бер әбине

                                   Үскәнем син матур диеп

                                          Юатыгыз бер нәнине

                                          Кеше булып яшик дисәгез

                                          Булыгыз кешелекле

                                          Бәхетле көн күрик дисәгез

                                          Булыгыз игелекле

                 

                   

               

               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тукай бэйрэме

Материал можно использовать на конкурсе посвященный Г.Тукаю....

8 март бэйрэме

8 март бэйрэме(2 нче кече торкем балалары очен)...

Сомбелэ бэйрэме.

Сөмбелә бәйрәме (сценарий)Зал алтын көзне хәтерләтеп бизәлгән (төрле төстәге яфраклар, яшелчә рәсемнәре…)Залга бәйрәмчә киенгән балалар керәләр.Алып баручы: Кадерле балалар, кунаклар! Без сезнең...

Сабантуй татар халык бэйрэме

“ Сабантуй” көе яңгырый. Балалар флажоклар, обручлар, платочеклар белән мәйданга чыгалар, перестроение була.        А. Б. – Исәнмесез, балалар! Кадерле балалар,...

Челтер чишмэ-балалар белэн бэйрэм иртэсе

Для вас, воспитатели татарского языка! Утренник для детей подготовительной группы с проблемными ситуациями....

Энилэр бэйрэме.

Развлечение с родителями на татарском языке....