Тукай бэйрэме
методическая разработка (подготовительная группа) по теме

Гараева Резеда Равилевна

Материал можно использовать на конкурсе посвященный Г.Тукаю.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay_konkurs.docx17.11 КБ

Предварительный просмотр:

Тукай бәйрәме

Авыл күренеше. “Туган тел “ җыры яңгырый. Көй астында шигырь укыла.

Тормышыңда бәйрәмнәр аз булган...

Тартыш белән үткән көннәрең.

Шуңа ахры искә алмыйча

Үткән синең туган көннәрең.

Бәйрәмнәрең алда икән әле-

Кара шагыйрь бүген текәлеп,

Халкың килде сиңа, мәхәббәтен

Ал чәчәкләр белән күтәреп.

Син күрмәгән яңа буын килде,

Котлап синең туган көнеңне,-

Киләчәккә барган улларыңан

Ишетәсең туган телеңне...

Халык моңы – синең моңың булды.

Халык күңеле – синең күңелең.

Ил гомере – халык гомере кебек

Озын булыр, шагыйрь, гомерең!

Авыл тавышы яздырылган фонограмма уйнала. Шул тавыш астында сәхнәгә малай белән Акбай буып киенгән малай чыга. “Кызыклы шәкерт” шигыре сәхнәләштерелә.

  1. Әйдәле, Акбай, өйрән син, арт аягың белән тор;

Аума, аума, туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

  1. Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;

Мин туганга ике айлап булыр, я өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

  1. Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул,

Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!

Музыка астында гармун тотып яшьләр керә.

1 бала: Кызлар, егетләр! Эш беткәч, уйнарга да ярый.

2 бала: Әйдәгез, “Түбәтәй” уенын уйнап алабыз.

Барысы бергә: Әйдәгез, әйдәгез!

Татар халык уены “Түбәтәй”.

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең,

Төскә матурлыгың белән

Шаккатырыйм, дигәнсең.

Түп-түп, түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

4 бала: Нинди җәза бирәбез?

5 бала: Әйдәгез, бүген бу уенда җәза итеп мәкальләр әйтәбез. (мәкальләр әйтү).

Уен уйналып беткәч, сәхнә артыннан:

Әни: кызым, соң инде, әйдә өйгә кайт!

Балалар ярымтүгәрәк ясап басалар, бер кыз курчак тотып, уртага чыга, “Бишек җыры” җырлый.

Әлли-бәлли итәр бу.

Мәдрәсәгә китәр бу.

Тырышып сабак укыгач,

Галим булып җитәр бу.

Йокла, улым, йом күзең,

Йом, йом күзең, йолдызым;

Кичтән йокың кала да,

Елап үтә көндезең.

“Туган авыл” җыры башкарыла.

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

 Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

 Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,

 Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән.

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,

 Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем;

 Абый белән бергәләшеп, кара җирне

 Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Шул көй астында балалар кереп китәләр.

Татар халкының сөекле шагыйре Г.Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан үткәрелгән

“Тукай әкиятләре яхшылыкка, матурлыкка өнди” конкурсына багышланган музыкаль чара.

Музыка тәрбиячесе:

Имаева Р.Р.

2011 ел

  1. Әйдәле, Акбай, өйрән син, арт аягың белән тор;

Аума, аума, туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

  1. Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул,

Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!

  1. Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;

Мин туганга ике айлап булыр, я өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

1 бала: Кызлар, егетләр! Эш беткәч, уйнарга да ярый.

2 бала: Әйдәгез, “Түбәтәй” уенын уйнап алабыз.

3 бала: Нинди җәза бирәбез?

4 бала: Әйдәгез, бүген бу уенда җәза итеп мәкальләр әйтәбез. (мәкальләр әйтү).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интеллектуальная игра по творчеству Габдуллы Тукая: «Знатоки Тукая».

Интеллектуальная игра  для  проведения  с  педагогамипо  творчеству  Габдуллы Тукая:   «Знатоки  Тукая»....

МЕТОДИЧЕСКАЯ РАЗРАБОТКА Тема: ТУКАЙ БҮГЕН ДӘ БЕЗНЕҢ БЕЛӘН! ТУКАЙ И СЕГОДНЯ С НАМИ! С ИСПОЛЬЗОВАНИЕМ УМК "ГОВОРИМ ПО-ТАТАРСКИ"

В нашем современном мире, благодаря средствам информации и связям все народы сближаются друг с другом. Всё больше и больше узнают о национальных традициях, культуре, как своего, так и других народов.О...

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Габдуллы Тукая....

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Г. Тукая....

Тәрбияле бала – гаилә терәге (Г.Тукай әкиятләре мисалында) - Воспитанный ребенок - опора семьи (на примере сказок Г.Тукая)

Балаларга яхшы тәрбия бирү - ата-аналарның, балалар бакчасының, мәктәпнең төп бурычларыннан берсе. Кече яшьтән, балалар бакчасыннан ук балаларны яхшы әсәрләргә җәлеп итү әлеге максатка ирешүдә зур ярд...

"Тукай бэйрэме"

Сценарий посвященный дню рождения Г.Тукая...