Татарский национальный весенний праздник "Нәүрүз"
план-конспект занятия (старшая группа) по теме
Татарский народ с давних времен с 21 - 22 марта отмечал Весенний праздник Нәүрүз. Это считалось начало нового года, день равноденьствия. Так же этот праздник считается началом посевных работ. Этот праздник длился 70 дней.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
neuruz.docx | 18.19 КБ |
Предварительный просмотр:
Алып баручы: Нәүрүз-борынгыдан килгән бәйрәм-Яңа елны каршылау бәйрәме булган. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килгән. Шулай ук бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала.
Безнең бакча балалары шушы бәйрәмне сезнең игьтибарыгызга тәгьдим итәләр.
Максат: Балаларны язгы табигать, табигать күренешләре белән таныштыру.
Аларны күреп, сөйләп бирә белергә өйрәтү. Яз көне елның иң матур, иң ямьле вакыты икәнен, яз айларында төрле-төрле йола бәйрәмнәренең күплеген, аларның берсе Нәүрүз бәйрәме икәнен аңлату. Сүз байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру.
Айзилә:
Көннәр аяз, күктән алсу
Нур сибеп кояш көлә
Җиргә тама көмеш тамчы
Сагынып көткән яз килә.
Камилә
Әйтегезче, кайсы вакыт
Яздагыдан ямьлерәк ?
Кыш айларын да яратам
Әмма яз күңеллерәк.
Рәсим:
Яз килә, яз килә,
Кояш нурларын сибә.
Тып-тып итеп тамчы тама,
Инде кар өреп бетә.
Җыр “Табигать дуслары”
Дус яшибез бу урманда
Җырлап биибез аланда.
Кояш елмаеп нурлар тарата,
Ул да матурлыкны ярата.
Бу матурлыкны якларбыз
Бу гүзәллекне сакларбыз
Дөнья яктырсын, урман шауласын
Табигать гел елмаеп торсын.
Залга Шүрәле Яз кызы-Нәүрүз булып киенеп керә.
Дусларым, мин сезне тыңлап тордым да. Сез язны – Нәүрүзне каршылыйсыз ахрысы, Менә ул яз кызы – Нәүрүз мин булам инде, каршы алыгыз. Миңа нинди күчтәнәчләрегез бар рәхим итеп бирегез.
1бала: Юк, син Яз кызы түгел, син Шүрәле.
Шүрәле: Юк, дусларым мин яз кызы, хәзер күрсәтәм...
Язны җиткерәм:
Яз урынына кыш җитә (рәсем)
Кояш чыгарам:
Кояш урынына Яңгыр ява.
(диск куеп күрсәтү)
Биленә балта кыстырып Былтыр килеп керә, Шүрәлене күреп аптырап китә.
-Син монда нишләп йөрисең?
Шүрәле: Әйдәле Былтыр кети-кети уйныйбыз.
Былтыр: Әле сиңа һаман акыл кермәдеме? Син бит миңа сүз бирдең: Алдашмаска, Үзеңне тәртипле тотарга. Оныттыңмы, хәзер мин синең исеңә төшерәм...
Шүрәле: Юк, юк, Былтыр, мин синең бөтен сүзеңне тыңлыйм.
Былтыр: Әйдәле, дуслар белән уен уйнап алабыз:
“Шүрәле, шүрәле...” уенын уйнау.
(балалар түгәрәк ясап басалар)
Җен дә түгел, җил дә түгел
Күренеп йөри торган
Шүрәлене саклап тора
Татарда кара урман.
Шүрәле, Шүрәле,
Алинәне күр әле!
Үзе бии, үзе җырлый-
Куллар чабып тор әле!
Җен дә түгел, җил дә түгел
Күренеп йөри торган
Шүрәлене саклап тора
Татарда кара урман.
Шүрәле, Шүрәле,
Безнең янга кил әле!
Уртага чык та бие-
Килешеп тора көе.
Былтыр һәм Шүрәле дуслашып, балалар белән саубуллашып китеп баралар.
Ишек шакып Яз кызы керә:
-Исәнмесез, дусларым. Менә мин Яз кызы-Нәүрүз дә сезнең яныгызга килеп
җиттем. Сезгә яз шатлыгы алып килдем! Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм.
Регина:
Карыйм да мин сокланам:
Бу нинди иртә икән?
Һәр түбәдән су тама,
Каян су җитә икән?
Зилә:
Вак шарлар кебек тәгәрәп,
Ак карга төшә тамчы.
Үзенә ясап тагарак,
Бозларны тишә тамчы.
Илсинә:
Ник көн дә шулай биидер
Туктамый һич тә алар?
Мин белдем, белдем ниндидер
Зур бәйрәм көтә алар!
Алинә:
Тамчылар бии тып та тып,
Тамчылар сикерәләр.
Аларны булмый туктатып,
Алар яз китерәләр.
Җыр “Яз килгән”
Н.Яхина сүзләре Луиза Батыр-Болгари музыкасы
Бүген бик җылы тышта
Карый алмыйм кояшка,
Кояш бик юмарт көлә
Җиргә яз килә.
Чык, чык ди кояш,
Уйнарга чык диде яз
Ля, ля, ля, ля, ля
Уйнарга чык диде яз.
Гел шакый тәрәзәгә
Тик, тик, тик хәбәр итә
Ул тамчы тама икән
Җылы яз килгән.
Чык, чык ди кояш,
Уйнарга чык диде яз
Ля, ля, ля, ля, ля
Уйнарга чык диде яз.
Бию:
Сыерчык: Телеграмма, телеграмма.
Алып баручы: “Кадерле дусларым, тиздән мин бәйрәмегезгә килеп җитәчәкмен”.
(Кыш бабай)
Кыш бабай керә: Миннән башка нинди бәйрәм уздырасыз монда?
Алып баручы: Кыш бабай без бүген Яз бәйрәменә җыелыштык.
Кыш бабай: Ничек алай мин бит әле китмәгән, китәргә дә җыенмыйм, Нәүрүз белән ярышып карыйк. Әгәр ул җиңсә, яз килер, мин җиңсәм. Яңадан кыш булыр.
2 командага бүленеп ярышлар уздыру.
Кыш бабай җиңелә: Кызым Нәүрүз бик булдыклы, зирәк, уңган икәнсең. Инде мин тыныч күңел белән китәм. Үземнең урыныма Яз кызы- Нәүрүзне калдырам.
(Кыш бабай саубуллашып чыгып китә)
Нәүрүз балаларга алып килгән күчтәнәчләрен алып бирә.
Яз кызы: Язлар, җәйләр имин килсен,
Күк йөзе аяз булсын.
Барчабызга сәламәтлек,
Бәхетләр алып килсен.
Ә хәзер миңа китәргә вакыт, башка балалар да мине көтеп торалар, сау булыгыз.
Алып баручы: Безнең бәйрәмебез шушының белән тәмам, игтибарыгыз өчен
рәхмәт.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
ТАТАРСКИЙ НАЦИОНАЛЬНЫЙ ПРАЗДНИК “КАРГА БОТКАСЫ - ГРАЧИНАЯ КАША”
СЦЕНАРИЙ ПРАЗДНИКА...
Конспект организации интегрированной НОД в средней группе «Татарские национальные головные уборы»
Вид непосредственной образовательной деятельности: ИнтегрированнаяИнтегрируемые показательные области: «Познание, «Коммуникация», «Социализация», Чтение художественной литературы», «Художественн...
План недели татарской национальной культуры
Обогащение детского развития посредством приобщения к истокам татарской национальной культуры...
Проект в средней группе для русскоязычных детей "Татарский национальный костюм"
Проект в детском саду для русскоязычных детей 4-5 лет "Татарский национальный костюм"...
Семейное воспитание ребенка через татарскую национальную музыку
Консультация для родителей....
Украшение фартука татарским национальным орнаментом
Украшение фартука татарским национальным орнаментом (конспект занятия на татарском языке),для подготовительной группы....
Татарская национальная одежда.
Проектная деятельность по поликультурному воспитанию....