Транспорт төрләре һәм аларның аермалыклары
материал (младшая группа) по теме

Гайфуллина Альмира Шагидуловна

Блаларның үзләренә таныш булган транспорт төрләре турындагы белемнәрен ныгыту, "пассажир" дигән сүз белән таныштыру. Хәтер һәм фикерләүне (анализлау күнекмәләрен) игътибарлылыкны үстерү. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл transport_torlre_hm_aermalyklary_1_kech._tor.docx270.93 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «Янил авылы балалар бакчасы»

Тема: “Транспорт төрләре һәм аларның аермалыклары”

Беренче кечкенәләр төркеме.

Тәрбияче: Гайфуллина А.Ш.

2012 ел.

Тема буенча дәрес эчтәлегенә анализ ясау.

  1. Катнашма (компонентный)

а) аңлашылган

Яңа

Пассажир

Кулланылган 

Машина йөртүче, автобус, тәгәрмәч, тәрәзә, ишек, машина, йөри торган юл.

 б) эш тәртибе 

Яңа

Автобусның җитмәгән җирләрен ябыштыру.

Кулланылган

Автобусның өлешләрен, формасын, төсен әйтәләр, рәсем карау, күзәтү, чагыштыру.

  1. Техник технологик ( материал технологик һәм дидатик нигезләмә).
  1. транспорт төрләрен аеру, уенчык автобус, йөк машинасы, җиңел машина, автобус – исемнәрен әйтү.
  1. Шөгель өчен кирәкле картиналар.
  2. Экономик оештыру.
  1. эшләү урыны; балалар саны буенча урындыклар, магнитлы такта, махсус ясалган юл;
  1. Логик күзаллау.
  1. автобусның  өлешләрен карау – акыл үстерү, белемнәрен кинәйтү;
  2. автобусның җитмәгән өлешләрен ясап бетерү анализ ясарга өйрәтүне үстерү;
  1. Тәрбияләү, балаларда бер – берсенә ярдәмләшү теләге уяту.

Тема: “Транспорт төрләре һәм аларның аермалыклары”

Программаның эчтәлеге

Максат:

Белем бирү бурычлары:   балаларның үзләренә таныш булган транспорт төрләре турындагы белемнәрен ныгыту, “пассажир” дигән сүз белән таныштыру. Сорауларга җавап бирүне киңәйтү, тирәнәйтү, чагыштыра белүне арттыру. Геометрик фигуралар белүне ныгыту.

Үстерү бурычлары:    хәтер һәм фикерләүне (анализлау күнекмәләрен),игътибарлылыкны үстерү. Магнитлы тактада предметларны ябыштырганда дөрес куюларын булдыру.

Тәрбияләү бурычлары:   фикер аралашуда  мөстәкыйльлек тәрбияләү, юлда йөргәндә тәртипле булу, үз-үзеңә ышанучанлык, төгәллек, коллектив белән эшләргә өйрәтүне тәрбияләү.

Методик алымнар- Сораулар, күрсәтмә материл, уен алымнары, аралашу, әдәби сүз.

     Сүзлек алымнары – тәгәрмәч, машина йөртүче, автобус, тәрәзә, ишек, түгәрәк, кара, кызыл, турыпочмак, машиналар йөри торган юлһ.б.

     Алдан әзерләнгән алымнар: күзәтү, уенчыкар  карау, уеннар.

     Дәресләр өчен материалар

  1. Күрсәтмә материал – тартма, уенчыклар, рәсемнәр.
  2. Магнит тактада– ябыштырылган автобус рәсеме, барлык детальләредә җитмәгән.

Шөгыль барышы:

Балалар тезелешеп залга керәләр, урыннарына барып басалар килгән кунаклар белән исәнләшәләр.

Тәрбияче: Балалар без бүген сезнең белән юл кагыйдәләре буенча белгәннәребезне ныгытырбыз яңаларын өйрәнербез игътибарлы, тыңлаучан  булыгыз.

Балалар ярым түләрәк булып утыралар.

Ишекне шакыйлар, аннан өч кечкенә гном керә,алар өч төстә киенгән кызыл, сары, яшел (светофор төсендә) һәм тәрбиячегә бик матур тылсымлы тартма биреп чагып китәләр.

Менә балалар гномнар безгә нинди матур, тылсымлы тартма биреп чыгып киттеләр. Нәрсә микән ул тылсымлы тартмада?

Балалар: Уенчык.

Тәрбияче тартмадан машина ала. У- у- у балалар монда шундый күп бүләк җибәргәннәр сезгә гномнар.

Тәрбияче:    Зур машиналарга төяп,

                     Әтиләр печән ташый.

                     Ә аны безнең малкайлар,

                     Бик тәмле итеп ашый.

Балалар бу нинди машина була икән?

Балалар:  Йөк машинасы.

Тәрбияче:    Бик дөрес балалар, сез йөк машинасының нинди өлешләрдән торганын беләсеме соң? Әйдәгез миңа ярдәм итегез әле бергә-бергә карап чыгыйк.(өлешләргә бүлеп карыйбыз).

Тәрбияче:    Балалар  машина йөртүче кая утыра микән?

Балалар: Кабинага. (күрсәтәләр)

Тәрбияче:    Ә безнең печәннәрне, комнарны кая тутырып (төяп) ташыйлар икән.

Балалар: Арбасына. (күрсәтәләр)

Тәрбияче:  Арбага комнар тутыргач, машина йөртүче утыргач машина ничек бара соң балалар?

Балалар: Тәгәрмәчләре белән.

Тәрбияче:    Бик дөрес балалар димәк безнең йөк машиналары авыр йөкләр ташу өчен хезмәт итәләр. Мәсәлән: ( ком, кирпич, печән). Аларның арбаларына утырып йөрергә ярамый, бары тик кабинасына гына утырып була. Сез барсын да бик дөрс әйттегез булдырдыгыз.

Тәрбияче каробкадан икенче машинаны алып балаларга күрсәтә. Сез бу машинаны таныйсызмы балалар.

Балалар: Таныйбыз, җиңел машина.

Тәрбияче:    Бик дөрес әйтәсез җиңел машина, ни өчен җиңел соң ул? Нәрсәсе белән аерылып тора ул йөк машинасыннан?

Балалар: Арбасы юк, ком, печән ташый алмый.

Тәрбияче:    Бик дөрес әйтәсез сез.Сезнең кайсыгызның җидел машиналарда йөргәне бар? Димәк безнең җиңел машиналар безне, әниләрне, апаларны.абыйларны утыртып йөртү өчен кулланыла.

Безнең тартмада тагы бер транспорт калган бит әле.(табышмак әйтәм)

                                          Утырсаң бу транспортка,

                                          Алып бара бар якка.

                                          Алып бара мине дә,

                                          Алып бара сине дә,

                                          Алып бара барчабызны.

                                         Утыргычы күп аның,

                                         Ә хәзер әйтик әле,

Исеме ничек аның.  (Автобус)

Балалар:  Автобус.

Тәрбияче:    Бик дөрес. Нинди матур автобус! Әйдәгез, аны яхшылап карыйк әле. Автобус нәрсәләрдән тора икән? (автобус өлешләрен күрсәтелә, аларнын ничек аталулары, нинди төстә булулары турында сорала).

Тәрбияче:    Автобус кайдан йөри?

Балалар: Машиналар йөри торган зур юлдан өйриләр.

 Тәрбияче:    Атобус нәрсә өчен кирәк?

Балалар: Кешеләрне утыртып йөртү өчен кирәк.

Тәрбияче:    Ә балалар автобуска утырып йөрүче кешеләр “пассажир” лар дип атала. (бергә кабатлыйбыз).

Тәрбияче:    Автобус белән кем идарә  итә (йөртә)?

Балалар белән бергә :  Автобусны машина йөртүче йөртә.

Ишек шакыйлар хат китерәләр тәрбияче хатны укый:Балалар безне гномнар дусларыбыз кунакка чакырган, үзләре килерләр иде автобуслары ватылган икән. Барабызмы балалар?

Балалар: Барабыз.

Тәрбияче:    Ләкин балалар дусларыбызга барыр өчен автобуска утырырга кирәк, автобуска утырыр өчен юл аркылы чыгарга кирәк ,ә без юл аркылы чыга беләбез бит инде балалар , искә төшереп үтик әле.

Башта без светофор ны карыйбыз ул нинди янырга тиеш әле (яшел) бик дөрес,аннары без машина юклыгына ышангач кына як-ягыбызга карап җәяүлеләр сукмагыннан ипләп кенә чыгабыз.(юлны аркылы чыккач автобуска утырабыз, алдан әзерләнгән урындыклар була.) автобустан төшкәч магнитлы тактада автобусны җитмәгән өлешләрен ябыштырып куялар.

Менә балалар гном дусларыбыз сөенерләр инде хәзер үзләре дә безгә кунакка килерләр. (Гномнар белән дуслык биюе бииләр)

“Нәниләр” җырына җырлы бию башкарыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:Йорт хайваннары һәм аларның кеше тормышындагы әһәмияте.Тирә-юнь белән танышу.(уртанчылар төркеме)

Максат:Балаларны тере организмнар белән таныштыру, күзалларга өйрәтү: яшәү шартлары,туклануы. Табигатьнең тере организмнарына карата сакчыл караш тәрбияләү. Балаларның сөйләм телен үстерү.Материал:Кон...

Суган һәм борчак белән танышу, аларны чагыштыру

Яшелчә (суган) һәм кузаклылар семьясы (борчак) белән тирәннәнрәк танышу. Безнең бакчаларда һәм басуларда үсүче үсемлек, яшелчәләрне аерырга өйрәтү....

Беренче кечкенәләр төркемендә хезмәткә өйрәтү төрләре һәм аларны балаларның үзләштерүе.

Баланың үсешендә шәхес булып формалашуында хезмәт тәрбиясенә зур урын бирелә.   Программада(яшь ягыннан мөмкинлекләреннән искә алып) хезмәткә омтылыш, иң гади эшчәнлек күнкемәләре, эш...

"Кыргый хайваннар һәм аларның балалары"

Бу шөгылемдә мин балаларны кыргый хайваннар белән якыннанрак таныштыруны максат итеп куйдым.Аларның тормыш рәвеше,туклануларын,нинди шартларда кышлауларын аңлаттым....

Йорт хайваннары һәм аларның балалары

Тема: “Йорт хайваннары һәм аларның балалары”(Зурлар төркеме өчен шөгыль конспекты) Максат: балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен ныгыту.Тәрбия бурычы: йорт хайваннарына карата миһербанл...

Җәяүлеләр иленә сәяхәт (зурлар төркеме балалары һәм аларның әти-әниләре катнашында үткәрелгән ачык эшчәнлек конспекты)

Юл кагыйдәләрен өйрәнү буенча зурлар төркеме балалары һәм әти-әнләр катнашында үткәрелгән ачык эшчәнлек конспекты...

Җәяүлеләр иленә сәяхәт (зурлар төркеме балалары һәм аларның әти-әниләре катнашында үткәрелгән ачык эшчәнлек конспекты)

Юл кагыйдәләрен өйрәнү буенча зурлар төркеме балалары һәм әти-әнләр катнашында үткәрелгән ачык эшчәнлек конспекты...