«Светофор. Көйләүче юл чаты»
план-конспект занятия (средняя группа) по теме

Загидуллина Эндже Абдулфартовна

Юл йору кагыйдэлэрен ойрэтугэ эшчэнлек

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dokument_microsoft_word.doc46.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: «Светофор. Көйләүче юл чаты»

Максат: балалрны юл чаты белән һәм юлның мондый урынында үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру.

Белем бирү бурычлары: урам турында белемнәрне киңәйтү, макет белән эшләгәндә урында ориентлашу күнекмәләрен камилләштерү.

Үстерү бурычлары: гомумиләштерү, чагыштыру сәләтләрен үстерү.

Тәрбияләү бурычлары: яшьтәшләренә карата дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Җиһазлау: «Көйләүче юл чаты», «Светофор», юл билгеләре, юл (урам) чатлары сүрәтләнгән рәсемнәр.

Дәрес барышы: кереш әңгәмә.

Дәрес юл чаты белән җиһазланган автокласста бара. Тәрбияче бу бүлмәдә юл йөрү кагыйдәләренә өйрәнергә мөмкин икәнлеген аңлата.

Бурычлар куя: урамның икенче ягына чыгарга кирәк, этирә-юньдә машиналар. Нәрсә эшләргә, ничек чыгарга? (Балалар җавап бирә).

Тәрбияче балаларның җавапларын гомумиләштерә, җәяүленең юлны аркылы чыгу урынын эзләп табарга кирәклеген аңлата. Ләкин Җәяүле юлының хәтәр урыннарын бар, мәсәлән, юл чаты. Шуңа күрә мондый урында аеруча игътибарлы булырга кирәк. «Зебра» га игътибар итегез.

Бу нинди могҗиза инде-

Шәһәргә зебра килгән

Бу тамга кем өчен икән?

Зебра ул-җәяүлегә (Юлны аркылы чыгарга)

  1. Карагыз әле, ә юлдагы менә бу ак сызыклар нәрсә аңлата?

Дөрес,балалар,бу сызыклар җәяүле юлы дигәнне аңлата. Алар буенча кешеләр урамнарның икенче ягына чыгалар. Җәяүле юлы буенча урамның икенче ягына чыгарга безгә нәрсә ярдәм итәр икән? (Балалар җавап бирә)

-Әйе, светофор!

Тукта , машина!

Тукта, мотор!

Тормозла тизрәк, шофер!

Кызыл күз карап тора-

Бу кырыс ... (сверофор)

Дидактик уен «Светофорның төсләрен астан өскә һәм өстән аска атап чык».

  1. Балалар, хәвефләрдән саклану өчен, түбәндәге юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәк:

1. Юлны аркылы чыканчы туктагыз.

2.Светофорга карап, сары ут янганны көтегез, аннан соң гына урамның икенче ягына чыгарга әзерләнегез.

3.Яшел ут янгач, кыю итеп юл аша чыга аласыз.

Макет белән эшләү: тәрбияче балаларның игътибарын юл чатының макетына юнәлдерә.

  1. Нәрсә ул юл чаты? (Балалар җавап бирә.)
  2. Дөрес. Ул юллар киселеше. Юл чаты-төрле юллар чаралары, җәяүле кисешкән урын. Алар төрле формада булалар (макетта күрсәтә). Бу киселешләрнең исемнәре бар. Рәсемгә игътибар белән карасагыз, сез аларның хәрефләргә охшаганын күрерсез. Алар сезгә нинди хәрефләрне хәтерләтә? (Х,Т,У). шуңа күрә алар Х-рәвешле, У-рәвешле, Т-рәвешле дип атала. Бүген без Х- рәвешле юл чаты турында сөйләшербез.
  3. Юл чатынан нәрсәләр керә соң? Юл чаты рәсемен җентекләп карагыз. Исегездә калдырдыгызмы? Нинди формада ул?(Х- рәвешле).
  4. Ә хәзер юлның нинди элементлардан торганын искә төшерик. Юл чаты юллар киселешендә булганга күрә, әйдәгез, аның элементларын санап чыгыйк шле: Юлның транспорт йөри торган өлеше, трамвай юллары, тротуарлар, Җәяүленең юлны аркылы чыгу урыннары, аеру полосалары (сызыклары).
  5. Юлның транспорт йөри торган өлеше нәрсә өчен кирәк? (транспортлар узу өчен.)
  6. Тротуар нәрсәгә хезмәт итә? (Җәяүлеләр йөрү өчен.)
  7. Юлны аркылы чыгу өчен без нәрсәдән файдаланабыз? (Җәяүленең юлны аркылы чыгу урыныннан.)
  8. Светофорны яки хәрәкәтне көйләүче булган юл чаты. («Көйләүле юл чаты» сүзтезмәсен кабатлау)
  9. Тәрбияче «Светофор белән көйләү» билгесен күрсәтә, аның турында сөйли һәм «Юл билгесен җый» уенын уйнарга тәгъдим итә.

Балалар өстәл янына киләләр һәм бирелгән юл билгесен җыялар. «Нинди юл билгесен җыйдың?» соравына җавап бирәләр.

Уен: «Урамның икенче ягына чыгабыз».

Уенда көйләүче юл чатында урамның икенче ягына чыгу кагыйдәләре ныгытыла.

Дәрескә йомгак ясау.

  1. Балалар без сезнең белән көйләүле юл чатында урамның икенче ягына чыгарга өйрәндек. Юлларда үзеңне тоту кагыйдәләрен онытмагыз.

Светофор тамгаларына

Һөрвакыт буйсыныгыз.

Юлларны бары тик светофорның яшел уты янганда һәм «зебра» аша гына чыгыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Памятка для родителей «Этика поведения в родительских чатах»

Уважаемые родители, детей группы «№№№№№№№№»!С приходом современных технологий основная часть родителей встречаются в социальных сетях и мессенджерах. Дискуссии бывают весьма эмоциона...

Правила общения в групповых чатах с родителями

Информационный материал как для сотрудников ДОУ, так и для родителей воспитанников....

Чать опыта работы - мастер класс на тему «Квест-игра  как образовательная технология и применение ее в образовательном процессе ДОУ».

Цель: оказать практическую помощь педагогам в использовании Квест технологии в условиях реализации ФГОС ДО Задачи: 1. Формирование представления о Квест - технологии в детском саду. 2. Практич...

КОНСУЛЬТАЦИЯ ДЛЯ ПЕДАГОГОВ "РОДИТЕЛЬСКИЕ ЧАТЫ. КАК сделать общение в род чатах безопасным, полезным и корректным?"

В консультации раскрываются правила корректного и безопасного общения в чатах с родителями воспитанниковКак сделать общение в род чатах безопасным?Как сделать общение в родительских чатах полезным?Как...

КОНСУЛЬТАЦИЯ ДЛЯ ПЕДАГОГОВ "РОДИТЕЛЬСКИЕ ЧАТЫ. Как сделать общение в род. чатах безопасным, полезным и корректным?"

В консультации раскрываются правила корректного и безопасного общения в чатах с родителями воспитанниковКак сделать общение в род чатах безопасным?Как сделать общение в родительских чатах полезным?Как...