"Сөмбелә".
методическая разработка (подготовительная группа) по теме

Шакирова Люзия Нависовна

Көзге бәйрәм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sombel_byrme.docx16.26 КБ

Предварительный просмотр:

“Сөмбелә бәйрәме”

Төзеде:

Шакирова

Люзия

Нависовна.

Яр Чаллы.  2011ел.

Сөмбелә:

Сөмбелә мин, Сөмбелә

Мине һәркем дә белә,

Илгә байлык китерәм

Сөмбелә дип матур исем

Кушты икән кем генә?

Сөмбел гөлдән өзелеп төшкән

Чәчәк кебек Сөмбелә.

Исәнмесез балалар, тәрбиячеләр!Хәерле көннәр сезгә!

Балалар, әйтегез әле, көз айларын беләсезме?

Ә хәзер ниниди ай?

Әйе, балалар, көзнең соңгы ае, ноябрь аена да кердек. Озакламый көз үтеп китәр, кыш айлары да якынлаша. Ә бүгенге кичәбездә без көзне озатырбыз.

-Дуслар! Бүген безгә кунаклар килгән. Алар серле кунаклар. Ни турында сөйли алар, әйдәгез бергәләп тыңлап карыйк.

(ишек шакып кыяр керә).

Сөмбелә: Керегез, керегез! Түрдән узыгыз!

Кыяр: Исәнмесез! Мин кыяр.

            Хәлем минем бик яхшы,

            Уңышлар бик мул булды.

            Хуҗам бик тырыш бала,

            Түтәле дымлы булды,

             Гел утап кына торды.

(ишек шакып помидор керә).

Сөмбелә: Керегез, керегез! Түрдән узыгыз!

Помидор: Исәнмесез! Мин помидор.

                     Хуҗабикәнең кызы

                     Бик тырыш бала булды.

                     Су сипте, чүп утады,

                     Шуңа уңыш күп булды.

(ишек шакып суган керә).

Сөмбелә: Керегез, керегез! Түрдән узыгыз!

Суган: Исәнмесез дусларым!

             Хәлләрегез ничек соң?

             Миңа карагыз әле.

             Мин матур һәм нинди зуп!

Уңышым булды бик мул.

Сөмбелә: Бик яхшы, бик яхшы!

(ишек шакып җиләк керә).

Җиләк: Исәнмесез, дускайлар!

               Минем исемем җиләк.

                Хуҗам бик уңган бала

                   Җыйды берничә чиләк.

Сөмбелә: Менә ниниди уңган, тырыш

                    Балалар йөри бездә.

                    Хезмәт шулай матурлый шул,

                    Нур балкый йөзегездә!

(йөгерә-йөгерә кишер керә).

Кишер: Уңыш туган туктап тор!

               Син бераз гына уйла....

               Ник кечкенә мин болай,

               Ник үсмәдем соң буйга?

               Шуңа мин бик вак булдым:

               Хуҗам бик ялкау малай.

               Утамады түтәлне,

               Шуңа үсмәдем бугай.

Сөмбелә: Вай мескен!Ой мескен!

(ишек шакып кәбестә керә).

Кәбестә: Исәнмесез, дусларым!

                 Зарланырга дип килдем.

                 Ялкау, эшлексез хуҗамны

                 Шәһәрдә эзләп йөрдем.

                  Чүп утамый, су сипми,

                 Кәчәнем бер дә үсми.

(кабак керә).

Кабак: Исәнмесез, барыгыз да,

              Сез мире таныйсызмы?

              Мине караучы малай-

              Аның исеме Рамай.

              Бакчага һич килмәде,

              Минем хәлне белмәде,

              Беркайчан су сипмәде,

              Ашламалар бирмәде.

              Шуңа күрә без, кабаклар,

              Аз гына да үсмәдек.

Сөмбелә: Ай-яй-яй!

                   Рамай бик ялкау малай!

                   Бик начар бит безнең эшләр,

                   Нишлик инде, балалар?

                   Сезнең арада бармы соң

                   Андый ялкау малайлар?

                    (юк, юк)

                   Безне һичкем хурламасын,

                   Мактап кына әйтсеннәр,

                     Барлык бакча балалары

                     Хезмәт сөеп үссеннәр.

(ашыгып чөгендер керә).

Чөгендер: Дуслар, гафу итегезче,

                    Бәйрәмгә соңга калдым.

                    Зирәк дустым янына

                    Табышмак эзләп бардым.

Сөмбелә: Чөгендер дус, әйдә табышмакны балаларга әйтик.

                             Һәркемгә ул кирәк

                             Һәм көндә ул кирәк  (икмәк).

Җыр: “Чайкала иген кырлары”.

(Уңыш бабай керә).

Уңыш бабай: Исәнмесез, балалар!Мине таныдыгызмы?

Балалар, карагыз әле, мин үзем генә килмәдем, ә әкият алып килдем. Әйдәгез әле игътибар белән каоап китик.

(“Шалкан” әкияте сәхнәләштерелә).

Сөмбелә: Балалар, нинди әкият булды бу?(“Шалкан”).Зур рәхмәт Уңыш бабай, әкиятең безгә бик ошады.

Уңыш бабай: Балалар минем тылсымлы конвертым бар. Анда табышмаклар , әйдегез әле җавапларын табыйк:

1.Без окон, без дверей,

    Полна горница людей.(огурец).

2.Кругла, да не луна,

    Зелена, да не дубрава,

    С хвостиком, да не мышь.(репа).

3.Кафтан на мне зелёный,

    А сердце как кумач,

    На вкус, как сахар, сладок,

    А сам похож на мяч.(арбуз).

4.Он всюду: в поле и в саду

    А в дом не попадёт

    И никуда я не иду.

    Покуда он идет.(дождь).

5.Шляпка набекрень

    Спрятался за пень

     Кто проходит близко

     Кланяется низко.(гриб).

Уңыш бабай: Менә алар үзләре дә.

Сценка “Гөмбә аланы”.

Җыр: “Иген кырлары”.

Уеннар:

1.”Яшелчә һәм җиләк-җимеш җыю”.

2.”Түгәрәктән яфрак алу”.

Йомгак.

Күмәк җыр”.

Күчтәнәчләр тапшыру.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөмбелә бәйрәме сценариесе

Сценарий на татарском языке...

Сөмбелә бәйрәме

Зурлар төркемендә бәйрәм иртәсе конспекты...

Сөмбелә күңел ачу кичәсе.

Максат : балаларны алдан Сөмбелә бәйрәме белән таныштыру, көзге уңышны җыеп йомгак ясалу, эшләгән эшкә нәтиҗә ясау, күтәренке кәеф булдыру, яшелчәләрнең файдалы яклары турындагыбелемнәрне ныгыту...

Конспект развлечения для детей старшего дошколҗного возраста "Сау бул, Сөмбелә"

Конспект развлечения для детей старшего дошкольного возраста "Сау бул,Сөмбелә!"....

Сөмбелә - көз бәйрәме.

Сөмбелә - көз бәйрәме.(зурлар төркемендә күңел ачу өчен)«Гомуми үсеш бирүче №7 нче Актаныш...

"Сөмбелә "

" Көз бәйрәме" - җырлы - биюле чара...

Сөмбелә бәйрәме.

Көз турында....