Сөмбелә күңел ачу кичәсе.
материал (средняя группа) по теме

Назипова Рушания Рашидовна

 

Максат : балаларны алдан Сөмбелә бәйрәме белән таныштыру, көзге уңышны җыеп йомгак ясалу, эшләгән эшкә нәтиҗә ясау, күтәренке кәеф булдыру, яшелчәләрнең файдалы яклары турындагыбелемнәрне ныгыту , ел фасылларындагы үзгәрешләрне аеру, тану, алган белемнәрне шигырь, җырлар аша ныгыту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sombel_kunel_achu_kichse.docx17.5 КБ

Предварительный просмотр:

Сөмбелә  күңел ачу кичәсе.

Максат : балаларны алдан Сөмбелә бәйрәме белән таныштыру, көзге уңышны җыеп йомгак ясалу, эшләгән эшкә нәтиҗә ясау, күтәренке кәеф булдыру, яшелчәләрнең файдалы яклары турындагыбелемнәрне ныгыту , ел фасылларындагы үзгәрешләрне аеру, тану, алган белемнәрне шигырь, җырлар аша ныгыту.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Стенаны сары яфраклар бизи. Җиңелчә генә көй яңгырый. Залга балалар керә.

  1. Җырларда бу- алтын көз ае

Җимеш ае, муллык ае бу.

Бәйрәм итеп көтеп алдык без

Безнең шатлык, безнең баю бу.

  1. Үтте китте матур, җәйләр.

Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның яфраклары

Саргаешып еиттеләрю

  1. Көз апа көлә-көлә

Урамнар буйлап килә.

Сары читекләрен киеп

Җил аның юлларына

яфраклар сибеп йөри.

Шаяртып уйнап-көлеп.

  1. Җирдә алтын сары яфрак

Көз килүнең билгесе.

Сары яфрак көз чибәрнең

Төшеп калган көзгесе.

Көз кызы керә. Аның белән бергә, көз кызының сары шәлен тотып өч ай – сентябрь, октябрь, ноябрь керә.

  1. Исәнме Көз, алтын көз

Безне сагнып килдеңме?

Агачларга куакларга

Сары чуклар элдеңме?

Көз кызы :

Саумы, нәни дусларым

Сезне сагнып килдем мин.

Сезгә аяз көннәрдә

Яңгыр да китердем мин.

Мин – Көз кызы, килдем сезгә

Көзге байлык кулымда.

Муллык белән байлык телим

Кем очраса юлымда.

Җыр : “Көз, көз әйт әле”

  1. Сентябрь ае:

Сентябрьдә үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар җиргә коелды.

  1. Октябрь ае:

октябрьдә ,октябрьдә

яңгырлар бик еш ява.

Бар яңгырлар да саргая

Чикерткә тынып кала.

  1. Ноябрь ае :Көзнең соңгы ае мин

Яңгыр-карларга бик бай мин.

Өч ай бергә бию биеп күрсәтәләр.

  1. Дуслар бәйрәмгә килгәнсез

Гөлдәй матур киенгәнсез.

Ниләр китердегез безгә?

Сөйләп бирегезче безгә.

Яшелчәләр берәм-берәм тезелеп алга чыгып басалар, сөйлиләр.

  1.  Кәбестә:

Безнең бакчабалалары

Яшелчәләр үстерә.

Бакча тубыннанда зур

Мәсәлән , мин –кәбестә.

  1.  Кабак :

Карагыз  әле бер генә.

Менә миңа-  кабакка.

Турап куйсагыз мин сыймыйм

Хәтта тугыз табакка.

  1.  Кыяр :

Яшелчәләр арасында

Иң тәмлесе мин-кыяр.

Җәй буенча ашап туйгач

Калганын тозлап куяр.

  1. Кишер :

Яшелчәләр арасында

Иң тәмлесе мин кишер.

Кишер утырткан агайлар

Мул уңышка ирешер.

  1. Яшелчә белән базыбыз тулды.

кишер дә бик күп булды,

кыяр да бездә уңды.

Җыр : “Уңыш җыябыз”

  1. Көз килде салкынча һава.

Курку салды кошларга.

Торналар оча туктаусыз

Җылы якка кышларга.

  1. Һәркайсы җилпи канатын

Очканда авыл аша.

Әйтерсең, каңгылдашып

Җәй белән саубуллаша.

“Кошлар биюе”

  1. Яратсак та туган илебезне

Салкын җилләр куа безне :

Кошлар бергә:

Без китәбез сау булыгыз!

  1. Очар кошлар очсын

Зәңгәр күкне кочсын.

Ә без калыйк туган төбәктә.

Туган җирнең яме-яшәешнең тәме

Тамыр җәйгән безнең йөрәктә.

Җыр “Кояшлы ил”

Ипи тоткан бала арыш, бодай булып киенгән балалар чыга.

Яшәү –чыганагы кояш нурын,

Җир җылысын саклап үзендә.

Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк

Һәр табынның тора түрендә.

  1. Гади сорау: нәрсә соң ул икмәк?

Кирәк дуслар уйлап карарга.

Ләкин әлеикмәк ашау гына

Ярдәм итмәс җавап табарга.

  1. Бодай :

Эшкәртәләр бөртегемне

Бөтен шартын китереп.

Минем оннан күмәч пешә

Күбек төсле күпереп.

  1.  Арыш :

Кар астында кыш үткәрәм

Яшел тунымны киеп

 Көздән чәчеп калдырганга

Өлгерәм мин иң элек.

  1.  Гөлчәчәк :

Ипекәйнең барысы да

Агы да, карасы да.

Ризыкның хөрмәтлесе

Җирдә иң кадерлесе.

Җыр :”Уңыш бәйрәмендә”

  1. Сезнең алдагы көннәрегез

Мактау белән үтсеннәр.

Барлык бакча балалары

Хезмәт сөеп үссеннәр.

Көз кызы :

Алдагы көнегездә телибез зур уңышлар

Муллыкта , тыныч тормышта

Хезмәт итегез дуслар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөмбелә бәйрәме сценариесе

Сценарий на татарском языке...

Сөмбелә бәйрәме

Зурлар төркемендә бәйрәм иртәсе конспекты...

Конспект развлечения для детей старшего дошколҗного возраста "Сау бул, Сөмбелә"

Конспект развлечения для детей старшего дошкольного возраста "Сау бул,Сөмбелә!"....

Сөмбелә - көз бәйрәме.

Сөмбелә - көз бәйрәме.(зурлар төркемендә күңел ачу өчен)«Гомуми үсеш бирүче №7 нче Актаныш...

"Сөмбелә".

Көзге бәйрәм....

"Сөмбелә "

" Көз бәйрәме" - җырлы - биюле чара...

Сөмбелә бәйрәме.

Көз турында....