"Сөмбелә "
методическая разработка по сценарий праздника (средняя группа) по теме

Гамбарова Гульсима Рашитовна

 

 

" Көз бәйрәме" - җырлы - биюле чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon " Сөмбелә " - уңыш бәйрәме51 КБ

Предварительный просмотр:

       

                                

                                  (Уртанчылар төркеме)

                                              2011ел                

  Зал бәйрәмчә бизәлә.Өстәлләрдә көзге уңыш: җиләк – җимеш, яшелчәләр, башаклар куела. Салмак музыка астында балалар залга үтәләр.

Тәрбияче: Балалар! Бүген без халкыбызның иң гүзәл бәйрәмнәреннән берсе – “Сөмбелә” бәйрәменә җыелдык. Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы “Сөмбелә” бәйрәмен үткәргән. Ул – көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Сөмбелә - ул “башак” дигән сүз. Җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны да “Сөмбелә” дигәннәр.

Җирдә сары яфрак -

Көз килүнең билгесе

Сары яфрак – көз чибәрнең

Төшеп калган көзгесе.  

Алтын сары яфраклар

                                               Җиргә түшәлгән..

 Алтын сары яфракларга

                                               Нурлар өстәлгән.

Менә көз килде.

Салкынча, җилле

Агачларда яфраклар

Саргайган инде.

Көз килде. Үләннәр

Саргайды,шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

Яратам мин

 Сары төсне

Бөтен дөнья

Алтын төсле.

Сары-сары, сап-сары

Агачның яфраклары.

Җил исә, ява яфрак

Көзнең матур чаклары.

Оча яфрак, уйный яфрак

Һаваларда әйләнеп.

Бүген, бүген, бүген, бүген

Яфракларның бәйрәме.

Кәрзин тулы алмалар,

Помидор һәм кыярлар.

Кәбестә, кишер, суган

Алтын көз безнең уңган

Алтын көз кунакка килгән

Сары күлмәген кигән

Елмаеп карый безгә

Җырлап уйнашыйк бергә.

                            Җыр: “Күңелле җыр”

                   

Көннәр инде салкынайды,

Кышлар бераз якынайды

Тирә-юнь гел сары төстә

Әллә соң бу алтын аймы?

Көз көннәре бик күңелле,

Бик күп җимешләр пешә.

Помидор, карбыз өлгерә,

                                             Алмалар өзелеп төшә.

Арыш, бодайлар белән

Колхоз амбары тула.

Яхшы эшләгәч, уңыш күп

Бар кеше дә бай була.

Алып баручы:   Ни арада җәй үтте,

                           Матур көз килеп җитте.

                           Шатлык тулы бу бәйрәмне

                           Балалар күптән көтте.

Рәхим итегез

Көзге бәйрәмгә.

Яфраклар тотып

Бер биик , әйдә.

                                        “Яфраклар белән бию”

       

 (Бер кулына ике акчәчәк, ә икенчесенә алма һәм яшелчәләр салынган кәрзин тотып “Сөмбелә” керә).

Сөмбелә: Исәнмесез,нәни дусларым! Исәнмесез, кадерле кунаклар! Менә мин дә сезгә кунакка килдем. Бүген бар җирдә бәйрәм., чөнки игеннәр, яшелчәләр җыелып алынган, шуңа бөтен кеше шатлана. Инде кышка әзерләнергә дә вакыт, ул озак көттермәс, килеп тә җитәр

Тәрбияче:                  

               Зифа буйлы, җитен чәчле

               Зәңгәр күзле шушы кызның

               Исемнәре ничек икән?

               Әйтегезче, кем белә?

Балалар: Сөмбелә, Сөмбелә!

Сөмбелә:  Мин Сөмбелә киләм сезгә

                 Көзге байлык кулымда

                 Муллык белән байлык телим

                 Кем очраса юлымда

Тәрбияче: Ашлык булып җирдә үсә

                  Уңыш бит ул “Сөмбелә!”

                  Бөтен җирне нурга күмә

                  Кояш кебек Сөмбелә!

                                          Җыр:”Сөмбелә”

Тәрбияче: Сөмбелә, ә син безгә нинди яңалыклар алып килдең ?

Сөмбелә: Яңалыклар урынына табышмаклар алып килдем. Әйдәгез, табышмаклар уены уйнап алыйк. Тыңлагыз:

1.Аяксыз, кулсыз капка ача.(Җил)

2.Эче кып- кызыл,тышы ямь-яшел.(Карбыз).

3.Ормый-сукмый, үзе кешене елата. (Суган).

4. Йөз кат кием, барысы да төймәсез (Кәбестә)

5.Кырлар буш кала, яңгырлар ява

  Җирләр дымлана, бу кайчак була? (Көз)

-Булдырдыгыз, балалар.

Табышмаклар күп беләсез

Зирәк икән үзегез.

Бәхетле һәм матур булсын,

Сезнең һәрбер көнегез.

Сез бәйрәмгә килгәнсез,

Гөлдәй матур киенгәнсез.

Ниләр китердегез көзгә,

Сөйләп бирегезче безгә.

(Күкрәкләренә алма, чия, бәрәңге, помидор, кызыл чөгендер,кабак рәсемнәре беркетелгән балалар алга чыгып басалар).

Алма: Бакчабызда үсә алма,

             Ул кызыл була, ал да.

            Тәмле, шикәр – бал гына.

            Аны гел алмаска түгел,

            Рөхсәт булса ал гына.

Чия: Чияләр тора тулып,

Тамып пешәрдәй булып.

Ә пешеп җитмәгән чия

Файдасыз – төшкә тия.

Өлгергән чияләр күрсәң

Авыздан сулар килә.

 Помидор: Йодрык-йодрык булып үсә,

Алма кебек кызарып пешә.

Үзе бик матур,

Аны кем әйтер?(помидор)

Чөгендер: Ул җир астына төшкән

Кып-кызыл булып пешкән.

Ашка тәм һәм төс бирер

Аны кем белер?

Кабак: Карагыз әле бер генә,

Менә миңа кабакка.

Турап куйсагыз, мин сыймыйм

Хәтта тугыз табакка.

Тәрбияче:Күрәсеңме, Сөмбелә, нинди яшелчәләр килгәннәр бәйрәмгә. Болар барысы да безнең бакчабызда үсә.

Җыр:”                                                 ”

Сөмбелә: Рәхмәт, балалар. Җимешләрне искә алып сөйләдегез.

 Мин әле сезгә  уеннар да алып килдем.Әйдәгез, уйнап алыйк әле.

1.“Кем тизрәк җыя?”

2 урындыкка 2 чиләк куела. Идәнгә яшелчә, җиләк-җимеш муляжлары чәчелә. Ике бала берәм-берәм чиләккә яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне ташыйлар. Музыка туктагач, уен туктатыла. Кем күбрәк җыя, шул җиңүче бала.

2.”Үз чиләгеңне тап”.

 Төрле төстәге яфракларны чиләкләргә аерып салу ярышы.

Тәрбияче: Әйдәгез, хәзер биеп алабыз.

Бию: татар халык биюе

Сөмбелә: Кадерле нәни дусларым, бик булдырасыз икән сез. Сезнең белән миңа бик күңелле булды, тик миңа китәргә кирәк инде. Мине башка бакчадагы балалар да көтәләрдер. Сезгә сәламәтлек, озын гомер теләп калам.

Сезнең алдагы көннәрегез

Мактау белән үтсеннәр.

Барлык бакча балалары

Хезмәт сөеп үссеннәр!

-Менә балалар, сезгә тапшырасы күчтәнәчем дә бар, рәхим итеп алыгыз. Ә хәзер сау булыгыз, балалар!

Балалар: Сау бул, Сөмбелә!

Алып баручы: Кадерле балалар, кадерле кунаклар! Бүгенге бәйрәмебез ахырына якынлашты,  хушыгыз!   

                                                       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөмбелә бәйрәме сценариесе

Сценарий на татарском языке...

Сөмбелә бәйрәме

Зурлар төркемендә бәйрәм иртәсе конспекты...

Сөмбелә күңел ачу кичәсе.

Максат : балаларны алдан Сөмбелә бәйрәме белән таныштыру, көзге уңышны җыеп йомгак ясалу, эшләгән эшкә нәтиҗә ясау, күтәренке кәеф булдыру, яшелчәләрнең файдалы яклары турындагыбелемнәрне ныгыту...

Конспект развлечения для детей старшего дошколҗного возраста "Сау бул, Сөмбелә"

Конспект развлечения для детей старшего дошкольного возраста "Сау бул,Сөмбелә!"....

Сөмбелә - көз бәйрәме.

Сөмбелә - көз бәйрәме.(зурлар төркемендә күңел ачу өчен)«Гомуми үсеш бирүче №7 нче Актаныш...

"Сөмбелә".

Көзге бәйрәм....

Сөмбелә бәйрәме.

Көз турында....