Шигырьләр
материал (старшая группа) по теме

Байрамова Резида Габделбаровна

Балалар бакчасындагы бер көн турында

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ber_kon_bakchada_shigyr.docx12.04 КБ

Предварительный просмотр:

Бер дә тик тормыйбыз,

Уйныйбыз,төзибез.

Бик матур бакчада

Күңелле яшибез.

Без уйныйбыз залда,

Ни генә юк анда:

Машина,курчаклар

Һәм төрле шакмаклар.

Өстәлдә бар да бар,

Тәмле аш та,ботка да;

Бик тәмле пешерәләр

Безнең пешекче апалар.

Өстәлләрне ялт иттереп

Сөртеп йөри Эльвина.

Эмиль дә аңа булыша.

Елмаеп карап тора.

Йомшак су,йөгерек су,!

Син мине чиста ю!

Бер тап та калмасын,

Битләре аллансын,

Кулларым агарсын.

Татарларда чәй табыны

Менә ул шундый була.

Рәхим итегез,дуслар,

Безнең мини-музейга.

Яратып,тәрбияләп,

Су сибәм гөлләремә.

Матур булып үссеннәр,

Чәчәккә күмелсеннәр.

Йокыдан торулары

Бик авыр булса да,

Әнием белән иртән

Ашыгып киләм бакчага.

Чишенәбез,киемнәрне

Матур итеп куябыз.

Менә шундый тәртипле,

Менә шундый уңган без.

Йокы бүлмәсенә кереп,

Ятып йомшак урынга,

Селкенмичә дә ятабыз,

Тиз китәбез йокыга.

“Сау булыгыз,дусларым!

Сау булыгыз,апалар!

Иртәгегә кадәр!-дип

Хушлашалар балалар.

Матур итеп киендек,

Без парлашып тезелдек.

Моңлы көйне тыңлый-тыңлый,

Биергә әзерләндек.

Минем исемем – Зөһрә.

Таң йолдызы булам мин.

Бакчадагы бер көн белән

Сезне таныштырам мин.

Әле генә уяндык,

Киендек тә ,юындык,

Азрак чәйләп алырга

Өстәл янына җыйналдык.

Тезелдек барыбыз да

Иртәнге зарядкага.

Уңга,сулга иелү   Бары файдага   гына.