Интегрированное занятие в средней группе
план-конспект занятия (средняя группа) по теме

по сказке А. Алиша " Чукмар белән Тукмар"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon chukmar_bn_tukmar_1.doc42 КБ

Предварительный просмотр:

Тәрбияче : Исәнмесез, балалар. Әйдәгез, түгәрәккә басып, бер-берегезнең кулларын тотыгыз әле, дусларыбызны елмаеп сәламлик.

(Ишек шакыйлар.)

 Тәрбияче:Балалар, ишетәсезме? Кемдер ишек шакый. Әйдәгез, кунакларны бирегә чакырыйк.

Балалар: Исәнмесез, кунаклар, түрдән узыгыз.

(Кул курчаклары ярдәмендә тарткалашып ике әтәч керә . Ак һәм кара әтәчләр)

Әтәчләр: Кик-ри-күк! Кик-ри-күк! Җимне миңа әзрәк бирде. Ник минем өлешемә кердең? Кик-ри-күк!

Тәрбияче: Карагыз әле, балалар, безгә кунакка әтәчләр килгән бит. Ай-яй, әтәчләр, бигрәк каты әрләшәсез. Әйдәгез әле, алай талашмагыз. Тынычлансагыз, минем сезгә бер бүләгем бар. Мин сезнең турында Абдулла Алишның “Чукмар белән Тукмар” дигән әкиятен беләм. Аның буенча төшерелгән мультфильм да бар. Әйдәгез, шуны бергәләп карыйбыз.( мультфильм карау)

Әтәчләр: Менә нинди шәп мультфильм булган бу нәкъ безнең турыда. Безгә бик тә ошады.

  • Балалар, ә сезгә ошадымы мультфильм ?

Балалар: Әйе.

Әтәчләр: Ә хәзер без сезне тикшереп карыйбыз. Мультфильмны игътибар белән карадыгызмы  икән?

(Әтәчләр балаларга мультфильм буенча сораулар бирәләр, балалар җавап бирә)

- Бу әкиятне кем язган?(Абдулла Алиш)

- Әкият нәрсә турында?(әтәчләр турында)

- Әтәчләрнең исемнәре ничек?(Чукмар белән Тукмар)

- Чукмар нинди төстә?(Ак төстә)

- Тукмар нинди төстә?(Кара төстә)

- Алар әкият башында дус булганнармы?(Юк)

- Әтәчләр ничек яшәгәннәр?(Әтәчләр бер-берсе белән сугышып, чукышып яшәгәннәр.)

- Әби әтәчләрне ничек дуслаштырган?(Ул Тукмарны күршеләргә кертеп куйган.)

- Әтәчләр аерылып торганнан соң яңадан күрешкәч ничек яши башлаганнар?(Дус һәм тату яши башлаганнар.)

- Бу әкият безне нәрсәгә өйрәтә?(Дуслар белән сугышмаска, талашмаска, бер-береңне яратырга)

Молодцы, балалар, безгә сезнең җавапларыгыз бик ошады.

Тәрбияче: Хәзер без сезнен белән ял итеп алабыз. Чукмар белән Тукмар, сез дә безгә кушылыгыз.

Физминут “Әтәчкәй”

      Иртән иртүк кем тора? (аяк очларына басып,кулларны өскә күтәрәбәз)

      Әтәчкәй,әтәчкәй. (канат кагу хәрәкәте ясау)

      Каты итеп кычкыра? (башны алга сузырга)

      Әтәчкәй,әтәчкәй. (канат кагу хәрәкәте ясау)

(Тактага авыл рәсеме ясалган ватман эленә)

Тәрбияче: Чукмар белән Тукмар, менә сез икегез генә дус ,ә безнең балаларның дуслары бик күп. Сез дә яңа дуслар табарга телисезме?

Чукмар: Әйе.

Тукмар: Бик тә телибез. Тик без аларны кайдан эзләргә кирәген генә белмибез?

Тәрбияче: Борчылмагыз! Хәзер балалар сезгә яңа дуслар табарга ярдәм итәр, күп итеп әтәч сыннары әвәләп бирер. Балалар, булышабызмы Чукмар белән Тукмарга дуслар табарга?

Балалар: Әйе, булышабыз.

Тәрбияче : Әйдәгез, алайса эшкә тотыныйк, әтәч сыннарын әвәлик.

(Башта тәрбияче ясап күрсәтә. Балалар теләкләре буенча төрле төстәге әтәч сыннары әвәлиләр.  Аннары әтәчләр ватманга тезелә.)

Тәрбияче: Менә, Чукмар белән Тукмар, күрдегезме, балалар сезгә күп итеп  дуслар ясадылар. Безнең балалар да дус һәм тату. Алар ясаган әтәчләр дә дуслар, бер-берсе белән талашмыйлар, сугышмыйлар, чукышмыйлар. Балалар дуслык турында бик күп мәкальләр беләләр . Хәзер шуларны сезгә дә әйтеп үтәрләр.

(Балалар дуслык турында мәкальләр әйтә)

  • Йөз сумың булганчы, йөз дустың булсын.
  • Балык сусыз торалмый, кеше дуссыз торалмый.
  • Бердәмлектә көч.
  • Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар.
  • Дуслык – зур байлык.
  • Дуслык тау күчерә.

Тәрбияче:  Чукмар белән Тукмар, балалар ясаган әтәчләрне сезгә бүләк итәбез.  Рәхим итеп алыгыз. Һәм бүтән талашып, әрләшеп йөрмәгез. Дус тату яшәргә кирәген аңладыгызмы?

Әтәчләр : Әйе, аңладык. Рәхмәт сезгә. Сез безгә бик күп дуслар бүләк иттегез. Хәзер без икәү генә түгел , ә сезнең әтәчләр белән дә дус булырбыз. Хәзер безгә әби янына кайтырга кирәк. Саубулыгыз.

Тәрбияче һәм балалар: Саубулыгыз, әтәчләр.

(Әтәчләр китә)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект интегрированного занятия в средней группе по математике на тему: "Путешествие в сказку".

Цель: Показать детям способ сравнения предметов по ширине и длине, назвать геометрические фигуры, считать в пределах 5. Закреплять умение работать с ножницами. Развивать внимание, умение мыслить...

План-конспект занятия (аппликация, лепка, средняя группа) по теме: Интегрированное занятие в средней группе Образовательная область «Художественное творчество» Аппликация «Летящие самолёты» (коллективная композиция)

Интегрированное занятие в средней группеОбразовательная область «Художественное творчество»Аппликация «Летящие самолёты» (коллективная композиция)Воспитатель:Колыхалова Елена СергеевнаПрограммно...

Конспект интегрированного занятия для средней группы детского сада «Путешествие по русским народным сказкам» (занятие с элементами математики и устного народного творчества)

Конспект интегрированного занятия для средней группы детского сада «Путешествие по русским народным сказкам» (занятие с элементами математики и устного народного творчества)...

Конспект интегрированного занятия для средней группы «Путешествие по русским народным сказкам» (занятие с элементами математики и устного народного творчества)

Закрепление знаний детей о порядковом счёте, о количественном счёте используя различные анализаторы, о сравнении чисел. Закрепление знаний о цифрах и геометрических фигурах, о величине предметов, испо...

Итоговое интегрированное занятие в средней группе "Дорога в старшую группу"

Обобщение полученных знаний детей в течении года. Формирование математических, конструктивных способностей, коммуникативных навыков....

План конспект занятия Интегрированное занятие в средней группе « Путешествие на птичий двор»

Цель: закреплять и расширять представления о домашних птицах,  развитие творческих способностей в освоении техники прикреплении ватных дисков на картон для получении объемной аппликации. Зад...

Конспект итогового интегрированного занятия в средней группе «По дороге в старшую группу»

Цель: Закрепление полученных знаний, представлений, умений, которые дети получили в течение учебного года.Материалы и оборудование: кубик с картинками заданий на гранях; мячик; мнемотаблица «Вес...