Обобщение опытом на тему : "Национальное воспитание"
методическая разработка на тему

Леонтьева Гульназ Анасовна

Обобщение опытом на тему: " Национальное воспитание"  на кустовом методическом объединение воспитателей по обучению детей татарскому языку .

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad_2.docx17.63 КБ

Предварительный просмотр:

Балалар бакчасында милли тәрбия.

Тәрбия һәр халыкта аның туган теле белән бергә барлыкка килгән. Күп гасырлар буена ул, кешелекне дәвам иттерү чарасы буларак, табигый ихтияҗ булып яшәп килгән. Яшь буын өлкәннәр белән аралашкан, тормышта кирәкле күнекмәләргә, кешеләр арасында үз-үзен тотарга, аралашырга өйрәнгән, халыкның гореф- гадәтләрен, йолаларын өлкән буын ярдәме белән үзләштергән.

        Халык педагогикасы- зур акыл, сәламәт әхлак чишмәсе. Аның нигезендә кешелеклелек, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, гаделлек , тыйнаклык кебек матур сыйфатлар тәрбияләү ята. Шул ук вакытта, буыннардан-буыннарга күчеп килә торган тәрбия чаралары искиткеч күп төрле. Төп һәм иң күп таралган чараларга түбәндәгеләрне кертегә була:

 -ана теле;

- җырлар;

- биюләр;

- уеннар, җырлы, хәрәкәтле, ярышлы уеннар;

- бәетләр, әкиятләр;

- мәкальләр табышмаклар;

- кунакчыллык кагыйдәләре,

- халыкның йола бәйрәмнәре;

- календарь бәйрәмнәр.

          Менә шуларны мин перспектив планнар төзегәндә төп тәрбия чарасы итеп алдым. Шуның нигезендә көндәлек эш планнары төзеп, шөгыльләр үткәрә башладым. Тел өйрәтү белән беррәттән, балаларны татар халкының, тормышы, көнкүреше, милли йолалары, тарихы, үткәне һәм хәзергесе белән таныштыруны үз өстемә төп бурыч итеп алдым.

             Моның өчен, үзем эшләгән балалар бакчасында татар теле кабинетын җиһазладым, аның этнография почмагын да булдырдым. Минем фикеремчә, матур итеп татар орнаменты белән бизәлгән савыт-сабаны, әбиләр сандыгыннан чыккан чигүле тастымаллар, сөлгеләр һәм башка халык иҗаты җәүһәрләрен үз куллары белән тотып карап, чигелгән түбәтәйләрне, кәләпүшләрне киеп карап, бала күңелендә халык осталарына карата горурлык һәм мәхәббәт хисләре уяна.

         Татар теле шөгыльләрендә, һәрвакыт диярлек, халыкның иң беренче педагогик әсәре булып саналган бишек җырларын, кешенең гүзәллеген, сафлыгын, аның хыяллрын чагылдырган әкиятләрне, эчтәлекләре бик гыйбрәтле һәм үтә тапкыр тәрбия чарасы булган мәкальләрне һәм әйтемнәрне киң кулланам. Шулай ук ана телебезнең иң затлы җәүһәрләре- табышмакларны, баланың сөйләм сәләтен үстерүче, аларга авазларны дөрес әйтү өчен файдалы күнекмә булып хезмәт иткән тизәйткечләрне, уеннарда “көтүче” яки төп персонажны сайлап кую өчен санамышларны да өйрәнеп, балаларның тел байлыгын да үстерәм. Балалар аны бик  яратып өйрәнәләр һәм үзләренең көндәлек эшләрендә, уеннрында, күңел ачу кичәләрендә киң кулланалар.

            Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ел фасылларына бәйле йолалар күбрәк аңлашыла һәм ул аларга якын да. Шуңа күрә дә мин балаларны шул бәйрәмнәр, йолалар белән таныштыруны отышлырак дип таптым. Беренчедән, инде алдарак әйтелгәнчә, милли йолалар һәм гореф-гадәтләр алыштыргысыз тәрбия чарасы булып тора.  “Ана сөте белән керә торган” тәрбиянең, халык педагогикасының нигезендә нәкъ менә шулар ята, чөнки бер буыннан икенчесенә билгеле бер идеяләрне, үз-үзеңне тоту, хис-тойгы нормаларын тапшыру шушы гореф-гадәтләргә нигезләнә.

                Икенче яктан,халык бәйрәмнәре- шәхесне иҗтимагый         тормыш таләпләренә күнектерү чарасы да. Ул бәйрәмнәрдә халыкның олысы-кечесе актив катнаша. Һәр буын кешесе бәйрәмдә катнашу тәртибен гадәт, традиция рәвешендә, ана сөте белән дигәндәй, үзенә сеңдерә.

             Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, чөнки җыр-биюләр, яңа көйләр башкару, очрашу-танышулар шушы көннәрдә бара.Алар аны кайда гына булса да – үз авылына, үз төбәгенә тартып тора.

       Шуның белән бергә, халыкның йола бәйрәмнәре милли хисләр формалашуга, аларның культурасын өйрәнүгә, милли горурлык тәрбияләүгә ярдәм итәләр, туган илгә, туган җиргә, туган табигатькә, туган тегә мәхәббәт тәрбиялиләр. Шулай ук халык йола бәйрәмнәре белән таныштырып, татар халкының- укымышлы, моңлы, биюле, уен-көлкене яратучы халык икәнлеген балаларга аңлатып була.

        Менә шуңа күрә дә мин, халык педагогикасының тәрбия һәм белем бирү чараларына таянып, халык аваз иҗатының кече жанырлары аркылы халык йола бәйрәмнәре белән таныштыруны, татар халкының тормышы, көнкүреше, үткәне һәм хәзергесе белән таныштыруны үземә бурыч итеп алдым. Ә бу татар теле тәрбиячесенең иң төп бурычын- балаларны татар теленә, ана теленә өйрәтү, дөрес һәм матур итеп татарча сөйләшергә өйрәтү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре һәм диалогик сөйләм күнекмәләре булдыру бурычын үтәргә ярдәм итә.

         Шулай ук халык йола бәйрәмнәре аркылы туган табигать турындагы белемнәрен киңәйтү, табигатьтәге үзгәрешләрне күрә белергә, ел фасылларын аера белергә өйрәтү, туган табигатьтәге башка тереклек ияләренә сак караш һәм мәхәббәт тәрбияләү бурычлары да үтәлә.

        Туган тел – рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул.Халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән,буыннан –буынга тапшырылган тормыш тәҗрибәсен, гореф-гадәтләрен, әхлак кануннарын, йола бәйрәмнәрен, әдәдият һәм сәнгать әсәрләрен- кыскасы, рухи байлыгыбызны тирәнтен аңлау һәм үзләштерү туган телдән башка мөмкин түгел. Һәркем үз баласын акыллы, булдыклы, игелекле итеп күрергә тели. Ләкин ана телендә тәрбияләнгән бала гына, үз халкының әхлак кануннарын кабул итеп милләтенә, аның теленә һәм гореф-гадәтләренә чын мәгънәсендә ихтирамлы була ала.

      Туган телен яратсын, ана телендә аралашсын өчен, бала, һичшиксез, аны камил белергә, бөтен нечкәлекләренә төшенергә тиеш. Шул вакытта гына туган тел аның өчен чын мәгънәсендә “рухи байлыгыбыз ачкычы” булачак.

   Балага телне ана бирә. “Ананың балага биргән иң зур бүләге- тел”, “Иң татлы тел- туган тел, анам сөйләп торган тел”,- дип юкка гына әйтми халык.  Кызганычка каршы, татар милләтеннән булган күп кенә ата-аналар, нинди телдә тәрбияләнү мәсьәләсен бала өчен алдан үзләре хәл итеп, дәүләт теленең аралашу өчен күбрәк кулланыла торган – рус телен сайлыйлар. Ә бит ана теленең бөек тәрбияче булуын сөекле шагыйребез Г.Тукай бик дөрес язган:

И туган тел, и матур тел,

Әткәм- әнкәмнең теле,

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

    Тәрбиянең нигезендә аралашу чарасы буларак тел ята. Татар халкының атаклы галиме , педагог, мәгърифәтче Каюм Насыйри фикеренчә һәр бала үз ана телендә белем алырга тиеш.

     Туган тел- бала тугач та үзләштерелә башлана торган олы хәзинә ул.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Обобщение опыта работы Тема: «Умственное воспитание детей в процессе ознакомления с природой».

Могучим фактором, способствующим интеллектуальной активности детей, является природа, поэтому возможна такая организация познавательной деятельности, где воспитание их познавательных интересов о...

Обобщение опыта на тему: «Сенсорное воспитание детей дошкольного возраста»

Этот материал будет интересен воспитателям, работающим с детьми 3-5 лет по сенсорному воспитанию....

Презентация "Обобщение опыта по теме: "Патриотическое воспитание детей дошкольного возраста на основе приобщения к традиционной отечественной культуре"

Обобщение педагогического опыта по теме: "Патриотическое воспитание детей дошкольного возраста на основе приобщения к традиционной отечественной культуре"...

Обобщение опыта по теме: «Патриотическое воспитание детей дошкольного возраста, через сюжетно-ролевую игру"

События последних десятилетий в нашей истории заставляют по-новому взглянуть на, казалось бы, достаточно привычные и вполне понятные значения слов - патриотизм и гражданственность. В российском общест...

Обобщение опыта по теме: «Патриотическое воспитание дошкольников через сюжетно-ролевую игру», фотоотчёт

Для развития игровой деятельности необходимо выполнение нескольких условий:uсоздание предметно-развивающей среды,u наличие определенного времени в режиме дняu профессионализм педагога.  Сюжетно-р...

Обобщение опыта по теме: "Патриотическое воспитание детей старшего дошкольного возраста в процессе взаимодействия ДОУ и семьи"

В данной статье автор делится практическим опытом работы по патриотическому воспитанию детей старшего дошкольного возраста, организацией работы с семьей....