Зиһен-санаш уеннары
занимательные факты (старшая группа) по теме

Гильмутдинова  Алина Раилевна

Балалар өчен зиһен-санаш уеннары

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Зиһен-санаш уеннары28.72 КБ

Предварительный просмотр:

Зиһен-санаш уеннары

Астан хәбәр, өстен ал

Башта шобага тотышып яки санашу юлы белән берәүне «әби» ясыйлар. Әби алдына мендәр салып утыра, икенчесе аның алдына иелеп йөзе белән мендәргә ята.

Башка уйнаучылар аның аркасына кулларын аслы-өсле катлап тезәләр. Әби:

— Астан хәбәр килде, өстен ал! — ди. Өстәге кул тиз генә тартып алынып, аска тыгылырга тиеш була.

Әби шулай тиз-тиз:

Өсте хәбәр, астын ал! Асты хәбәр, өстен ал! — дип әйтеп тора. Астан да, өстән дә кулларны тартып алып, өскә-аска куеп торалар. Дөрес алмаучының кулын ачтырып, уч төбенә сугалар. Сугылучылар уеннан чыга бара. Шулай кулларны алып беткәнче уен дәвам итә.

Ашханә

Балалар түгәрәкләнеп басалар. Уенны алып баручы уртага чыгып баса һәм түгәрәктәге балаларның һәммәсенә ризык исемнәрен атап чыга. Аннан соң ашханәдә булган вакыйга турында берәр ирекле хикәя сөйли башлый. Бу хикәядә балаларга аталган исемнәр керүе мәҗбүри.

Хикәя барышында исеме чыккан бала урынында тиз генә әйләнеп алырга тиеш. Әгәр моны эшләмәсә, ул уеннан чыгарыла. «Ашханә» дигән сүз чыкканда, барлык балалар да әйләнеп алырга тиешләр. Уен түгәрәктә бер генә бала калганчы дәвам итә. Ул җиңүче була.

“Без дә!”

Иң беренче уенны алып баручы билгеләп куела. Ул салмак кына берәр вакыйга сөйли. Әгәр аның сөйләмендә балалар башкара ала торган хәрәкәт-шөгыль телгә алынса, уенчылар хор белән «Без дә!» дип кычкыралар. Аларның хәленнән килми торган эшләр турында сөйләнелсә, дәшми калырга тиешләр. Кем дә кем булдыра алмас шөгыль, хәрәкәт турында сүз барганда ялгышып «Без дә!» ди икән, ул кеше уеннан чыгарыла. Мәсәлән, уенны алып баручы шундый хикәя сөйли:

— Мин урманга киттем (уенчылар «без дә!» диләр). Урманда мин җиләк җыя башладым («без дә!»). Менә көчле җил чыкты (дәшмиләр). Яңгыр ява башлады, күк күкрәде (дәшмиләр). Мин печән куышы астына кереп утырдым («без дә!») һ. б.

Уен җавап бирүчеләрнең берсе генә калганчы дәвам итә. Һәм ул җиңүче булып санала. Икенче уенда ул уенны алып баручы була.

Ватык телефон

Балалар бер рәткә тезелеп утыралар. Бер бала уенны алып баручы була.. Ул иң беренче утырган баланың колагына тиз генә бер сүз әйтә. Анысы үз чиратында янындагы иптәшенә һ. б. Шулай итеп бу сүз колактан колакка әйтелеп теземнең икенче башына барып җитә. Шуннан соң уенны алып баручы иң кырыйдагы сүз барып тукталган укучыдан: «Нинди сүз?» дип сорый. Тегесе әйтә. Әгәр сүз дөрес булып барып җитмәсә, ул рәт буенча сүзнең кемдә «бозылганлыгын» эзләп китә. Сүзне кем бозган, ул артка барып утыра һәм уен яңадан башлана. Әгәр сүз дөрес килеп җитсә, уенны алып баручы иң артка барып утыра. Аның алдындагы бала уенны алып баручы була.

Диңгез дулкынлана

Иң элек уйный торган төштәге урындыкларны бүлмә уртасына чыгарып, бер-берсенә аркаларын терәп тезеп чыгалар. Урындыкларның саны уйнаучылардан бергә ким булсын. Шобага тотышып, өскә чыкканы диңгез була. Аңардан башкалар бар да урыннарга утыралар. Утыручылар бар да үзләренә берәр балык исеме кушып чыгалар. Диңгез дип аталган кеше утыручылар тирәсендә әйләнеп йөри, төрле балык исемнәре кыстырып, диңгез хәлләрен әйтеп, такмаза сөйли. Яки телдән генә балык исемнәрен әйтә. «Диңгез дулкынлана!», «Көймә чайкала!», «Җил алмашты!» — дигән кебек сүзләр әйтеп, төрлечә айкала, башын-йөзен боргалый. Ул балык исемнәрен әйткәндә, шул балык исемендәге уйнаучы булса, шунда ук урыныннан сикереп торып, диңгез артыннан ияреп йөри башлый. Диңгез ни кыланса, шуны кылана. Шулай торучылар күбәеп, бар да диңгез артыннан җырга, хәрәкәткә кушылып йөриләр. Диңгез «җил-давыл» кебек сүзләр әйткәндә, баскан урыннарда чайкалып торалар, аугалап китәләр, диңгез кинәт кенә әйләнеп куя, балыклар да әйләнәләр.

«Диңгез тынды» дигәндә, бар да ашыгып буш урыннарга утыралар. Диңгез булган кеше дә берәр урынга утыра. Кем урынсыз кала, шул кеше диңгез була да уен яңадан дәвам итә.

Дәшмә, сөйләшмә

Балалар бер тирәгә җыелып утыралар. Берсе яшерүче була. Яшерергә әзерләнгән әйберләр бик күп була: курчак, йолдызчык һ. б. Яшерүче әйберне барысының да күзләрен йомдырып яшерә һәм «Күзегезне ачыгыз!» ди. Шуннан әйбернең кая яшерелгәнен белгән укучы кул күтәрә. Йөрергә, сөйләшергә ярамый, әйбер күз белән генә эзләнә. Дөрес ишарәләгән уенчы «яшерүче» булып, уен шулай дәвам итә.

Исем табыш

Җиргә яки идәнгә бер сызык сызалар. Шул сызык алдына бер кыз килеп баса һәм атлап китә. Ул һәр адым саен төрле-төрле ун малай исемен атап ун адым ясарга тиеш. Әгәр ялгышса яки тотлыкса, уеннан чыга. Ялгышмыйча, исемнәрне тотлыкмыйча әйтеп чыкса, ул кыз җиңүче була. Малайлар исә, киресенчә, кыз исемнәрен атап уйный. Соңыннан җиңүчеләр уенны кабат уйный һәм актыкта бер генә җиңүче кала.

Кап та коп

Берничә бала бер түгәрәк булып утыралар, бер-берсенең баш бармакларын учлаган килеш йодрыкларын йодрык өстенә куеп кулларын бергәләп күтәреп-төшереп әйтәләр:

Без-без, без идек.

Без унике кыз идек;

Базга төштек, бал ашадык,

Келәткә кердек, май ашадык;

Өйгә мендек, өйрә эчтек,

Коега төштек, су эчтек;

Бер тактага тезелдек,

Таң атканчы юк булдык,

Авызыңны яп та йом!

Яки болай әйтәләр:

Без-без, без идек,

Без унике кыз идек;

Базга төштек — бал каптык,

Келәткә кердек — май каптык,

Кап та коп,

Кара Якуб,

Тимер туп,

Авызыңны ач та йот! —-диләр дә бар да берьюлы авызларын йомалар.

Моннан соң уйнаучылар берсе дә авызын ачмаска, көлмәскә, сөйләшмәскә тиеш. Алар бер-берсен көлдерү өчен төрлечә кыланалар, күз-йөз белән төрлечә ымнар ясыйлар. Кем элек авызын ачса я көлеп җибәрсә, аңардан:

— Күктән кем өй башына төштең? дип сорыйлар.

Ул берәр таныш өйне атый. Шуннан соң ул өйдә ире, хатыны, балалары белән барысы да ничә кеше булса, көлүченең үзен дә кушып, һәрбер уйнаучы бу көлгән кешенең кулына я маңгаена шулар санынча чиертеп ала. Уен тагын баштан башлана.

Качышлы-табышлы

Уйнаучылар бар да тезелешеп утыралар. Аннары берәү эченнән генә кайда качарын уйлый да янындагы иптәшенә: «Я тап, мин качтым», — ди. Үзе качкан урынын уйлап кына утыра. (Мәсәлән, мин Арчага качтым, Алабугага качтым, дип уйлый.) Янындагы кеше хәзер кая качканын эзләп табарга тиеш. Ул эзли башлый. Тизрәк һәм җиңелрәк табу өчен качучыга төрлечә сораулар бирә: якынмы, еракмы качтың? Үзебез торган өйдәме, читтәме? Үз шәһәребездәме, чит шәһәргә качтыңмы? Биеккәме, тәбәнәк җиргәме? Су буендамы, тау башындамы? һ. б. Шулай юллап, качкан урынын тапкач, инде тапкан кеше «кача» да тегесе эзләүче була. Уен шулай теләгәнчә дәвам иттерелә.

Кемдә яшерелгән?

Балалар түгәрәкләнеп басалар. Бер бала берәр кая посып яки тышка чыгып тора. Шул арада балалар берәр әйбер яшерәләр. Шуннан соң эзләүчене чакыралар. Музыка уйный башлый. Эзләүче һәрбер баладан яшерелгән әйберне эзли. Әйбер яшерелгән кеше янына җиткәч, музыка көчәя. Ул ихласрак эзли башлый. Әйбер кемнән табылса, ул бала әйбер эзләүче була, ә эзләүче әйбер яшерүче була. Әгәр дә эзләүче өч уенда яшерелгән әйберне таба алмаса, аңа җәза бирелә.

Күз кысыш

Уйнаучылар аллы-артлы булып парланып түгәрәккә басалар. Берсе парсыз кала. Ул алгы яктагы иптәшләренең берәрсенә күз кыса. Ул исә үз чиратында җәһәт кенә күз кыскан кешенең янына барып басарга тиеш. Арттагы кеше исә алдагы иптәшен тотып калырга тырыша. Сизми калса, алдагы укучы күз кысучыга китә. Аннан парсыз калган кеше күз кыса һ. б. Бер мәртәбә күз кысылган парлар урыннарын алмашалар. Уен шул рәвешчә берөзлексез дәвам итә.

Көн-төн

Уенны алып баручы билгеләнә. Калганнар бер рәткә тезелеп басалар. Уенны алып баручы читкәрәк китә һәм «көн» дип кычкыра. Калган уенчылар шул вакыт бии яки берәр төрле фигура ясый башлый. Әйтүче «төн» дип кычкыра, һәм уйнаучылар шул моментта нинди халәттә булсалар, шулай катып калалар. Аннан соң уен башлыгы балаларны төрлечә көлдереп йөри. Көлгән кеше уеннан чыга барып, соңыннан бер генә кеше кала. Алдагы уенда ул баш була.

Май чүлмәге

Җиде-сигез уенчы бергә түгәрәкләнеп утыралар. Аннан соң һәммәсе кулларын берсе өстенә берсе куеп бер күтәреп, бер төшереп торалар. Шул вакытта уйнаучылардан кулын иң өскә куелган кеше белән иң аска куелган кеше түбәндәгечә әйтешәләр:

— Исәнме, аппагым?
— Саумы, былбылым!
— Мондагы май чүлмәге кайда?
— Салам астында.
— Салам кайда?
— Үгез ашаган.
— Үгез кая?
— Урманга киткән.
— Урман кая?
— Балта чапкан.
— Балта кайда?
— Иләкчедә.
— Иләкче кайда?
— Чиләкчедә.
— Чиләкче кайда.
— Тимерчедә.
— Тимерче кайда?
— Күмерчедә.
— Күмерче кайда?
— Күмерче күмер яндырганда үзе дә янып көл булган, күккә очкан да киткән.

Кулы аста булган кешенең соңгы сүзләреннән соң һәммә уенчылар «алма туп» дип кулларын тартып алалар һәм авызларын йомалар. Моннан соң уйнаучыларның берсе дә көлмәскә, сөйләшмәскә тиеш. Арадан берәү ялгыш көлеп җибәрсә я берәр сүз әйтсә, аңардан: «Күктән кем өе башына төштең?» дип сорыйлар. Ул авылдагы бер өйне атый. Соңыннан өйдә ата-ана-лары һәм балалары барысы ничә кеше булса, шуның санынча һәрбер уйнаучы чиратлап көлгән кешенең кулына чиртәләр. Аннан соң уенны тагын баштан уйныйлар.

Мәкаль әйтеш

Балалар түгәрәкләнеп утыралар. Берәүнең кулында төйнәлгән кулъяулык була. Ул алар алдына чыгып баса да әйтә:

— Мин мәкаль әйтүче булам. Мәкальнең беренче яртысы минем телемдә, икенче яртысы шушы төендә. Хәзер мин сезгә бер мәкальнең яртысын әйтеп, бу яулыкны кайсыгызга булса да ыргытырмын да «бер, ике, өч...» дип алтыга хәтле санармын. Мин шулай санаганчы, яулык тигән кеше тиз генә шул мәкальнең икенче яртысын әйтеп өлгерергә тиеш. Әйтә алган кеше мәкаль төенен чишкән дип санала, әйтә алмаучыга җәза бирелә.

Шулай ди дә уен башлана. Әйтик, уртадагы бала: «Ни чәчсәң...» — дип яулыгын берәүгә ыргыта. Яулык тигәне аңа: «Шуны урырсың», — дип җавап бирә. Тагын моңа мисаллар:

Ыргытучы: Кем эшләми, ...
Яулык тигәне: шул ашамый
Ыргытучы: Какма кеше капкасын, ...
Яулык тигәне: кагарлар үз капкаңны.
Ыргытучы: Ачтан үлсәң дә, ...
Яулык тигәне: ата-анаңны ташлама.
Ыргытучы: Аптыраган үрдәк, ...
Яулык тигәне: арты белән күлгә чумар.
Ыргытучы: Ачы булсаң, тоздай бул, ...
Яулык тигәне: татлы булсаң, балдай бул.
Ыргытучы: Бер тиенлек куян, ...
Яулык тигәне: ун тиенлек зыян.
Ыргытучы: Берәү туеп сикерә, ...
Яулык тигәне: берәү туңып сикерә.
Ыргытучы: Аты олы, ...
Яулык тигәне: кабыргасы коры.
Ыргытучы: Ашаганда колагың селкенеп торсын, ...
Яулык тигәне: эшләгәндә йөрәгең җилкенеп торсын һ. б.

Ыргытучы алты га хәтле санаганчы җавап таба алмаган кешегә җәза бирәләр. Яулыкны алган соңгы кеше, тагын берәр мәкальнең беренче яртысын әйтеп, яулыгын икенче кешегә ыргыта. Уен шулай дәвам иттерелә.

Мәсьәлә чишү

Санамыш ярдәмендә мәсьәлә чишүче сайланып куела. Мәсьәлә чишүче берәр әйбере янына барып, яисә күзләрен каплап «гөрләгән» арада калган балалар кулга-кул тотынып түгәрәкләнеп басалар. Кул тотынган килеш төрлечә буталышып, керешеп бетәләр. Шуннан соң мәсьәлә чишүче килеп бу чуалчыкның рәтенә төшенеп, беренчел хәленә китерергә тиеш. Бу вакытта бер бала да кулын ычкындырмаска тиеш. Әгәр мәсьәләне чишә алмаса, ул кешегә җәза бирелә.

Очты, очты

Уйнаучылар түгәрәк булып басалар. Берәү баш булып түгәрәкнең уртасына чыгар. Баш: «Очты, очты казлар очты!» — дип кулы белән очкан кебек хәрәкәт ясар. Башкалар да аның хәрәкәтен кабатлый. Шулай баш берничә кат оча торган кошларны «очырткач» искәрмәстән генә: «Очты, очты, ташлар очты!» дип, бер очмый торган нәрсәнең исемен атый. Бу вакытта түгәрәктәгеләр кулларын күтәрмәскә тиеш. Берәрсе абайламыйча кулын күтәрсә, аңа баш: «Бар, алайса, таш белән бергә оч!» — дип, урынын аңа бирә һәм үзе түгәрәккә керә. Ялгышучылар берничә булса, иң элек ялгышучы баш булып кала. Уен шул рәвешчә дәвам итә.

Патша

Бер бала «патша» була. Башкалары икенче бүлмәгә күчеп, бер-бер эшне сөйләшмичә телсезләр күк күрсәтергә сүз куешып «патша» янына чыгалар да бер сүз дә эндәшмичә шуны кыланып күрсәтәләр. «Патша» шул эшнең нәрсә икәненә төшенеп әйтергә тиеш. Дөрес әйтсә, балалар чабышып китәләр. Патша аларның берәрсен тотарга тырыша. Тотылган бала икенче уенда патша булып кала.

Сыбызгы

Уен ачык һавада уйнала.

Шобага тотып, яисә үз теләге белән бер баланы аерып алып, күзен яулык белән күрмәслек итеп бәйлиләр һәм аркасына озын җеп белән сыбызгы тагалар. Уйнаучылар күренмичә генә килеп сыбызгыны сызгыртып китәләр. Күзе бәйләнгән уенчы аларны тотып калырга тырыша. Тота алса, тотылганның күзе бәйләнә. Уен шул рәвешчә дәвам итә.

Тасма тартыш

Балалар кулга-кул тотынып бер түгәрәк ясыйлар. Уенны алып баручы уртада була. Ул бер башы уйнаучыларда булган тасма җебенең икенче башларын кулында җыйнап тота. Уенны алып баручы: «Тартыгыз җепләрегезне», — дигәндә, түгәрәктәге уенчылар кушканның киресен эшләргә, ягъни «тартыгыз» дигәндә йомшартырга, «җибәрегез» дигәндә тартырга тиешләр. Әгәр берәрсе ялгышып кушканны эшләсә, ул уенны алып баручы була.

Эзләп тап

I вариант 

Уйнаучылар түгәрәкләнеп басалар. Арадан берәүне бүлмәдән чыгарып җибәрәләр. Шуннан соң берәр шигырь яисә җырдан өзек сайлыйлар. Мәсәлән: «Тәрәзәмне ачып куйдым, җәйге көннәр ямьлегә». Җырда барлыгы алты сүз. Шул сүзләр алты кешегә бүленеп бирелә: беренчегә — тәрәзәмне, икенчегә —ачып, өченчегә — куйдым, дүртенчегә — җәйге, бишенчегә —көннәр, алтынчыга — ямьлегә. Теге кешене тыштан чакырып кертәләр дә арадан берәү: «Бер, ике, өч!» — дип команда бирә. Шул вакыт балалар берсе артыннан берсе әлеге җырның сүзләрен кызу-кызу гына әйтеп чыгалар. Тыштан кергән кеше шул сүзләрдән җыр җыярга тиеш. Әгәр сүзләрне җыя алмаса, аңа җәза бирелә, дөрес җавап бирсә, алдагы уенда тышка икенче кешене чыгаралар.

II вариант 

Уйнаучылардан берәү икенче бүлмәгә чыгып тора. Ул арада калган уйнаучылар берәр хайван я берәр үсемлек, яисә терек булмаган башка берәр нәрсә исемен сайлап куялар. Сайланган исем бөтен кешегә дә әйтелгәч, икенче бүлмәдәге кешене чакыралар. Ул керә дә һәр кешегә берәм-берәм сораулар бирә. Җаваптан уйланган нәрсәнең ни булуын чамалап белергә тырыша. Әйтик, уйланган нәрсә «сыер» булса, һәрбер кеше сыерның берәр сыйфатын әйтә:

— Ул нинди?
— Дүрт аяклы.
— Аягы нинди?
— Аеры тояклы.
— Яллымы, ялсызмы?
— Ялсыз.
— Нәрсә ашый?
— Үлән ашый.
— Мөгезлеме, түгелме?
— Мөгезле.
— Холкы нинди?
— Юаш була.
— Акрын йөри.
— Алайса чапмыймы?
— Челләдә печән чаба... һәм башкалар. Чакырылган кеше шул сыйфатларга карап, уйланган нәрсәнең ни булганын тапса һәм бер генә кат әйтүендә дөрес әйтсә, инде икенче кешене чыгаралар. Әгәр таба алмаса, аны тагын икенче якка чыгаралар да, уйнаучылар икенче бер әйбер исемен уйлап куялар.

Ябалак

I вариант 

Уйнаучылар кулга-кул тотынып бер түгәрәк ясыйлар. Берәрсе кош тотучы булып уртага чыга. Түгәрәктәгеләр һәркайсы берәр кош исеме белән атала. Шуннан соң кош тотучы, кошлар исемен кыстырып, бер ирекле хикәя сөйли. Хикәядә нинди кошның исеме аталса, ул кош исемендәге уенчы шул кош булып кычкыра. Әгәр дә ул «кош балалары!» дисә, барысы бергә үз тавышлары белән кычкыралар. Кош тотучы сүз арасында «ябалак!» дисә, кошларның барысы да кулларын җәеп, очар кош кебек «кагынып» читкә качалар. Кош тотучы аларны куа. Кемне тотса, шул кош тотучы булып, уен яңадан башлана.

II вариант 

Балалар түгәрәкләнеп басалар. Уртага берәү чыга. Ул — «ябалак», түгәрәктәгеләр «кошлар» булалар.

Ябалак «төн!» дип кычкырса, «кошлар» куллары белән кош очкандагы хәрәкәтләр ясыйлар. Ә «көн!» дисә, барысы да катып калалар. Әгәр шул вакыт берәрсе селкенсә, ул уеннан чыгарыла.

Уен шул рәвешчә түгәрәктә бер генә «кош» калганчы уйнала. Ул җиңүче була.

Яр-су

Уен урамда да, спорт залларында да уйнала ала. Җиргә бер озын сызык сызыла. Моның бер ягында «су», икенче ягы «яр», сызык өсте «яр-су» була. Балалар «су»га басып торалар. Уенны алып баручы сайлана. Ул: «Яр, су, яр-су, яр», дип тора. Ә балалар буталмыйча ул әйткән төшкә сикереп торалар. Буталганнары уеннан чыга барып, соңыннан бер генә уенчы кала. Ул җиңүче була.

Җебегән

Балалар санамыш ярдәмендә җәза бирүче сайлап куялар һәм аны уртага алып түгәрәкләнеп утыралар. Җәзачы балаларга йөзем, алма, хөрмә һ. б. дип, җимеш исемнәре әйтеп чыга. Аннан соң шуларны искәрмәстән генә кычкырып әйтә башлый. Һәрбер «җимеш» үз исемен ишетүгә сикереп торырга тиеш. Әгәр тора алмаса яки акрын торса, ул «җебегән» була һәм аның берәр әйбере алына. Шул рәвешчә 3—4 әйбер җыелгач, «җебегәннәр»гә җәза бирү башлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Музыкалы һәм такмаклы уеннар.Музыкальные игры.

Шигьри такмаклы уеннарны балалар бик яраталар, бу төр уеннар, аларның хәрәкәтчәнлеген арттыру белән бергә, сөйләм телен дә үстерә, уен барышында һәммәсенә дә катнашырга мөмкинлек туа. ...

Сөйләм теленә өйрәтүдә коммуникатив уеннар.

Бу мәкаләдә тәрбияченең балаларны сөйләм теленә өйрәткәндә коммуникатив уеннарны ничек куллануы тасвирлана....

"Уеннар аша рәсем ясау"

  Альбом битендә ариентлашу, нокталарны туры сызык белән тоташтыру, гади карандаш белән эшләү күнекмәсен ныгыту, карандашны дәрес итеп тоту, каты итеп кысып тотмаска өйрәтү.  Уйнаган уенны рәсемгә төш...

"Театраль уеннар аша ата-аналар белән эш"(семинарда чыгыш)

Күңел ачулар – каплау (компенсация) характерын йөртә: көндәлек һәм бертөрле тормыш хәлен каплый. Ул баланың тормышында матур момент булырга, аның тәэсирен баетырга һәм иҗади активлыгын үстерергә...

Көзге уеннар

Балалар бакчаларында татар теленә өйрәтү....

Балалар белән уйнар өчен төрле-төрле уеннар

Балалар белән уйнар өчен төрле-төрле уеннар: Аю-бүре, Кап та коп, Җиз бүкән, Алдыр чишмә тамчылый, Кошлар һәм читлек, Яшелчәләр, Майламыйча купмый, Мин качам, син тот, Чыпчык, чык, Буяу сат...