Кошлар.
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

 

Максат.

1. Кош исемнәрен дөрес әйтү hәм сөйләмдә дөрес куллануга ирешү;

2.  Балаларның фикерләү сәләтен үстерү; тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, ишетеп аңлау, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

3. Табигатькә сакчыл караш , татарча сөйләшергә омтылыш тәрбияләү,кошларга ярдәм итү кирәклеген аңлату .

Җиһазлау.

 Рәсемнәр, дидактик уен «Җимлектә кошлар», MP3- плеер, диск.

Шөгыль  барышы:

1. Тәрбияче: Балалар, сез бүгенге шөгыльнең нәрсә турында барачагын менә бу шигырь аша үзегез белергә тиешсез.

 

Балалар ярдәм итә.

 

Кышын бездә яшиләр:

Песнәкләр һәм чыпчыклар,

Күгәрченнәр, чәүкәләр,

Тагын башка кошчыклар.

 

Кыен була аларга

Кышын салкыннар җиткәч,

Ачыгылар, туңалар,

Ашарга җимнәр беткәч.

 

Шундый салкын кышларда

Бу сөекле кошларга

Балалар ярдәм итә

Рәхәт, тыныч кышларга.

 

Җим сибәләр аларга,

Оя ясый балалар,

Шатланышып кошкайлар

Канатларын кагалар.

                    Гасыйм Лотфи.

(Балалар җавап бирә)

 

2. Шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмә.

- Нинди кошларга  кошлаучы кошлар диләр?

- Кошларны кайда очратырга була?

- Кошлаучы кошларга елның кайсы вакытында күбрәк ярдәм кирәк?

 

3.  Дидактик уен «Җимлектә кошлар».

Уенның барышы:тәрбияче балаларга табышмак укый (кошлар турында)-балалар  җавап бирә,кирәк кошны табып агачтагы җимлеккә куялар.

Табышмаклар.

Агач башы тукылдык,

Тукый-тукый тук булдык.(Тукран)

 

Тиктормас бәләкәй генә кош ул,

Күкрәге аның сап-сары.

Ярата ул майлы калҗа һәм

Ярма белән икмәк.

Аның исеме ничек? (Песнәк)

 

Урмый,чәчми,

Ил өстендә көн итә. (Чыпчык)

 

Гөлдер-гөлдер,гөлдер бу,

Кызыл тәпи-кемдер бу? (Күгәрчен)

 

Койрыгын алса-башы ябыша,

Башын алса-койрыгы ябыша. (Саескан)

 

Тәрбияче: Карагыз әле, безнең җимлеккә күп кош утырган.Әйдәгез кошларны санап үтик. Балалар  чыгып саный.

4.  Тәбияче: Булдырдыгыз балалар. Кошлар тавышын язылган көй тыңлап алыгыз әле.Бу кайсы кош тавышы әйтеп бирегез миңа

5. Физминут.

Өйгә кергән бер чыпчык.

Очып йөри чык-чырык.

Чыпчык, чыпчык, очып чык!

 

6. Тәрбияче:  Кыш җиткәч кошлар яратып ашый торган ризыклар – бөҗәкләр, орлыклар, яфраклар кар астында кала, кошларга бу вактытта азык табу бик кыен.  Кошларны ачлыктан коткару өчен җимлек ясыйлар. Җимлеккә нәрсә салырга соң? Ашаганнан соң калган ак ипи валчыклары, кыздырылмаган көнбагыш, тары ярмасы, киптерелгән миләш – кошлар боларның барысын да рәхәтләнеп ашый. Песнәкнең— иң яраткан ризыгы – туңмай. Чыпчыклар  кышны чагыштырмача җиңелрәк үткәрә: мал-туар, кош-корт арасында йөри, тамагын шунда туйдыра. Салкын һәм буранлы кыш көннәрендә кошларга көн итү бик авыр. Без, дусларыбызга, көчебездән килгәнчә ярдәм кулы сузарга тиешбез. Һәр кеше бер генә җимлек ясаса да, никадәр кошны ачлыктан коткарып калыр иде! Кошларны яратсаң, алар сиңа мең-мең рәхмәтле булырлар.

Әңгәмә:

-   Кышлаучы кошларга кеше ничек ярдәм итә ала? (Җимлекләр ясап эләргә кирәк.)

-   Кошларны ничек ашатырга була соң? (Балаларның җаваплары тыңлана.)

Җимлекләр һәм аларны ясау турында сөйләшү. Рәсемнәрдә кошлар ашханәсен карау. Җимлекләрнең төрләре белән танышу. Аларны ясау ысулларын аңлату. Җимлекләр ясаганда куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелә. Җимлекләрне агачка элгән вакытта ботакларны сындырырга ярамаганлыгы, нинди ризык салырга кирәклеге, кошлар ашханәсен гел чистартып, кардан арындырып тору кирәклеген искәртү.

Өй эше бирелә: балалар белән берлектә кошларга җимлекләр ясап куярга.

 7. «Очты-очты» уены.

Йомгаклау.

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар - безнең дусларыбыз!

Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Яңа кош - чукыр белән таныштыру. Балаларның танып белү эшчәнлекләрен активлаштыру, күзәтүчәнлекләрен арттыру; сөйләм телләрен баету, бәйләнешле сөйләм...

Кошлар безнең дусларыбыз!

Зурлар төркемендә шул исемдә узган эшчәнлеккә презентация....

"Бездә кышлаучы кошлар"

Балаларны безнең якларда кышлаучы кошлар белән таныштыру; кошлар турында алган белемнәрен тирәнәйтү;сөйләмдә ясалма һәм кушма сүзләр куллану күнекмәләре бирү,эзлекле һәм мөстәкыйль фикерләүне, к...

Кышлаучы кошлар

Кышлаучы кошлар темасына эшчәнлек конспекты....

Конспект Кошлар яшәргә тиеш

Кошлар яшәргә тиеш...

Җылы якка китүче кошлар.

Җылы якка китүче кошлар....