Эссе "Призвание- воспитатель детского сада".
материал на тему

Газимова Сюмбель Габдульбаровна

 Мин үземне бәхетле кеше дип  саныйм.Чөнки минем яратып башкара торган эшем бар. Мин –тәрбияче. Мин үз профессиямне яратып башкарам. Көн  

саен эшемә ашкынып барам.

Мин 1990 нчы елда Казан педагогия училищесын тәмамладым.Һәм шул елдан бирле Түнтәр балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим.

   Һәрбер олы кеше хәзерге көненә балачакны узып килә. Аның балачагы нинди булган-бу барлык башлангычларның башлангычы-безнең бүгенге тормышыбызны билгели. Гаиләдән бала балалар бакчасына килә. Бакчада баланың якын дусты, киңәшчесе, әлбәттә-тәрбияче. Мин гади генә бер авылның балалар бакчасы тәрбиячесе булып эшлим. Үз хезмәтемне, балаларны бик яратам. Балаларга ныклы тәрбия бирү минем өчен бик мөһим. Тәрбияче иң беренче чиратта бала җанлы, эчкерсез һәм ягымлы  булырга тиеш. Балачак-кеше тормышының иң мөһим чоры. Ул киләчәккә әзерләүдән тыш, бүгенге, якты, кабатланмас гомер. Балачак ничек үткән, сабыйны бу елларда тормышта кем җитәкләгән, әйләнә-тирәдә аның акылына һәм йөрәгенә нәрсә кергән-бүгенге сабыйның киләчәктә кем буласы хәлиткеч дәрәҗәдә шуңа бәйле.   

     Без гаҗәеп катлаулы чорда яшибез. Әмма хәзерге заман моңарчы күрелмәгәнчә, әле бик каршылыклы да. Замана тәрбиячесе нинди булырга тиеш соң? Ул балаларны яратырга, алар тормышы белән, уй-хыяллары белән янып яши белергә тиеш. Тәрбия эше зур сабырлык, күңел юмартлыгы таләп итә торган озакка сузылган эшчәнлек. Шунлыктан, тәрбияче бик күп белергә, балалар өчен һәрчак кызыклы, кабатланмас  булырга тиеш. Ә моңа эзләнүчән, белемеңне һәрчак баетып торганда, үз эшенең чын остасы булганда гына ирешергә мөмкин. Яңача тәрбия алымнары,  яңа  технологияләр, традицион булмаган методлар куллану белән беррәттән, әдәби мирасыбыз - халык авыз иҗаты әсәрләрен, милли-региональ компонентларны  да онытмаска тиеш.                                                                              

 

 Бөек галим мәгрифәтче язучы Ризаэддин Фәхреддин безгә мәңге онытылмаслык шундый нәсыйхәт язып калдырган: “Бала чактан алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”. Бу бөек сузләрнең асылына төшенсәң, балалар бакчасында эшләүче тәрбияченең нинди җаваплы эш башкаруын аңларга мөмкин.Күп еллар буена балалар белән эшләү дәверендә мин бер гыйбәрәне исемнән  чыгармадым: “Тәрбияче – үзе тәрбияле булырга тиеш”. Ә тәрбияле булу – ул зур төшенчә. Алтыннан да кыйммәтле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Ата-ана үзенең йөрәк җимеше – баласын безнең кулларга тапшыра. Мин һәр баланы үз баламдай якын итәргә тырышам. Аларга “улым”, “кызым” диеп эндәшү баланы миңа тагын да якынайта. Үз баларыма биреп җиткерә алмаган күңел җылысын аларга бирәм, үз балаларымда күрергә теләгән сыйфатларны аларда булдырырга тырышам.Һәрбер бала талантлы,бердәнбер һәм кабатланмас.

Аларның күңеле ак кәгазь кебек Ул кәгазьгә ниләр төшерәсен тәрбияченең

белеменнән, фантазиясеннән тора.

Тәрбияче өчен тагын бер иң кирәкле сыйфатларның берсе- түземлелек.Чөнки безгә балалар белән генә түгел,әти-әниләр белән дә эшләргә туры килә. Балаларның гына түгел,ә һәрбер әти-әнинең дә сорауларына җавап табарга тиеш. Без тәрбиячеләр әти- әниләрнең белемнәрен үстерергә булышырга ,

 бала тәрбияләүдәге ышанычларын хупларга,уңай тәҗрибәләр белән 

уртаклашу өчен шартар тудырырга тиеш булабыз.  Әти- әниләрне хөрмәт итәргә,аларның фикерләре белән исәпләшә белергә кирәк. Димәк тәрбияче балаларның гына түгел,әти-әниләрнең дә тәрбиячесе була.

 Бөек педагог Г.Песталоции әйткән:”Әгәр дә яратмыйсын икән,бала тәрбияләргә

хокукын юк”. Бу чыннан да шулай Ләкин ул аерым бер баланы гына ярату булырга тиеш түгел.Тәрбияченең мәхәббәте оялчан һәм әрсез балага да,ягымлы һәм киребеткән балага да,хәрәкәтчән һәм әкрен балага да тигез бүленергә тиеш.

Баланы ничек бар шулай кабул итеп яратырга кирәк. Балаларны гадел булырга,

үзләрен һәм үзләренен якыннарын яратырга өйрәтәм.

Тәрбияче эшендә иң төп әйберләрнең берсе-аның һәр бала өчен җаваплылыгы

 җимерелгән борыннар һәм тез башлары,сынган кул һәм аяклар булмасын өчен

балаларны бер минут та күз уңыннан ычкындырырга ярамый.   

В.А.Сухомлинский үзенең әсәрләрендә:”... чын балалар тәрбиячесе булу өчен

аларга  үзеннең йөрәгенне бирергә кирәк”-дип язып калдырган.

Тикмәгә генә тәрбияче хезмәтен төрле үсемлекләр үстерә торган бакчачы хез-

мәте белән чагыштырмыйлар.Без тәрбиячеләр- бакчачылар. Төрле үсемлеккә төрле туфрак,төрле тәрбия кирәк булган кебек,һәр балага да шәхси якын килеп тәрбияләргә кирәк. Зирәк , яхшы кешеләр тәрбияләү өчен балаларның аңына күңеленә кешелеклелек  сыйфатларын салабыз. Минем фикеремчә экологик шартларсыз чын  Кеше  тәрбияләү мөмкин түгел.  Без – табигать балалары аны яратырга, сакларга тиешбез. .  Табигатьне яраткан бала  тәрбиясез булып үсә алмый. Без дә балалар белән төрле ачышлар ясыйбыз, табигый материаллардан уенчыклар ясыйбыз. Мин аларны матурлыкны күрә белергә, сакларга, ярдәм итәргә өйрәтәм. Балаларыбыз күңеленә нәни чакта салынган миһербанлык, изгелек орлыклары киләчәктә шытып чыгып, сабыйларның үзләренә, аларның якыннарына гел изгелек булып кайтсын иде.     “Минем һәр балам” тормышта үз урынын табар дип өметләнәм.Ә инде берәрсе  “балалар бакчасы тәрбиячесе” һөнәрен сайласа  мин бик шат булыр идем.

Әгәр сорау бирсәләр

Бәхет ни ул?- дисәләр .

Бәхет шушы балалар

Кеше булып үссәләр.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Консультация для воспитателей детского сада по теме "Прогулки-походы за территорию детского сада"

В консультации говорится о том, какие составляющие включают в себя прогулки-походы за территорию детского сада, структура прогулки, техника безопасности....

Учебно-методическое пособие "перспективный план по теме эмоционально-личностное развитие ребенка средствами валеологических игр в младшей, средней, старшей группах детского сада" для воспитателей детского сада.

В учебно-методическом пособии опубликован материал для работы воспитателей с детьми младшей, средней и старшей группах по теме "здоровье", "безопасность" (развивающие, подвижные игры, игры-упражнения,...

Консультация для воспитателей детского сада "Мини-музей в группе детского сада"

Консультация для воспитателей по организации мини-музея в группе детского сада....

Консультация для воспитателей детского сада на тему: "Экспериментирование в детском саду со старшими дошкольниками"

Цели, задачи, экспериментирования.Условия, методика проведения опытов и экспериментирования.Картотека опытов и экспериментов.Конспекты НОД....

Консультация для воспитателей детского сада "Музыка в жизни детского сада"

Консультация для воспитателей "Музыка в жизни детского сада"...

Методическая разработка для воспитателей детского сада «Прогулки в детском саду».

Методическая разработка представляет собой развернутые конспекты проведения прогулок во всех возрастных группах на все сезоны и включает в себя разнообразие игровых упражнений для дошкольников, направ...

Методическая разработка для воспитателей детского сада "Советы воспитателям и родителям по адаптации ребенка к условиям детского сада "

Адаптация ребенка к условиям детского сада. Почти в каждой семь, где родился маленький человечек, рано или поздно возникает вопрос о поступлении малыша в детский сад. И тут же у родителей возникает др...