Совместная образовательная деятельность педагогов и детей татарскому языку по УМК
проект (подготовительная группа) по теме

Макашева Рузалия Габдулхаковна

Образовательная деятельность средней группе "Минем өем"; старшей группе "Уйный - уйный үсәбез"; подготовительной группе "Без инде хәзер зурлар -  мәктәппкә илтә юллар"

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon занятие56.5 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад № 395 комбинированного вида»

Совместная деятельность педагогов и детей по татарскому языку по УМК

Воспитатель по обучению

татарскому языку

Макашева Р.Г.

Воспитатель Кондратьева Е.А.

Казань, 2013г.

Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №395 комбинированного вида»

Совместная деятельность педагогов и детей по татарскому языку по УМК

Воспитатель по обучению

татарскому языку

Макашева Р.Г.

Воспитатель Хуснутдинова Г.Х.

Казань, 2013г.

“Минем өем “проекты буенча

Уртанчылар төркеме

Максат:   Татар теленә кызыксыну уяту, аралашу теләге тудыру.

Бурычлар:  1. Сүз байлыгы булдыру, сөйләмдә активлаштыру.

2. Гади диалогта катнаша белү, хәтер, зиһен үстерү.

3. Бер-береңне тыңлау, ишетү сыйфатлары тәрбияләү.

Уенчыклар кибете

1 Сюжетлы-рольле уен «Уенчыклар кибете”

Төрле зурлыктагы уенчыклар. Мияу сатучы ролендә.

Акбай: Исәнме, Мияу!

Мияу: Исәнме, Акбай!

Акбай: Хәлләр ничек?

Мияу: Әйбәт.

Акбай: Аю бир.

Мияу: Нинди аю?

Акбай: Зур аю.

Мияу: Мә, зур аю.

Акбай: Рәхмәт.

Мияу: Сау бул, Акбай!

Мияу: Сау бул, Мияу!

Шул үрнәктә балалар Мияудан уенчыклар “сатып” алалар.

2.Дидактик уен “Нәрсә юк?”

3.Сүзле уен “Бу уенчык нинди?”

Тәрбияче аюны күрсәтеп сорый:

-        Аю нинди?

-        Аю зур (кечкенә, матур, әйбәт).

Таныш уенчыкларны кулланып уен дәвам итә.

4.Җырлы-биюле уен “Карусель”.

Әллә-лә, әллә-лә, карусель әйләнә,

Матур курчак әйләнә,

Зур-зур аю әйләнә,

Кечкенә куян әйләнә.

Әллә-лә, әллә-лә, карусель әйләнә,

Матур курчак әйләнә,

Зур-зур аю әйләнә,

Кечкенә куян әйләнә.

Темага кагылышлы уенчыклар уртага куела, балалар җырны тыңлап әйләнәләр.

5.Зур туп (балалар куллары белән зур туп күрсәтәләр).

Сикер-сикер,

Зур туп (балалар сикерәләр).

б)   Туп-туп,

Кечкенә туп (балалар куллары белән кечкенә туп күрсәтәләр).

Сикер-сикер,

Кечкенә туп (балалар сикерәләр).

6. Балалар төрле зурлыктагы туп рәсемнэрен буйыйлар.

 

“УЙНЫЙ – УЙНЫЙ ҮСӘБЕЗ” проекты буенча

Зурлар төркеме

Максат:  Үзара һәм зурлар белән көндәлек тормышта татарча аралашуга чыгу.

Бурычлар:  1. Сүз байлыгын арттыру, сөйләм күнекмәләре формалаштыру.

2. Гади сорауларны аңлап җавап бирү, мөрәҗәгать итә белү, көндәлек яшәештә аралашу.

3. Әдәпле итеп кара-каршы сөйләшә белү күнекмәләрен тәрбияләү.

Яңа матур киемнәр

1.Уен ситуациясе “Яңа күлмәк, яңа чалбар”

Тартмада яңа киемнәр: төрле төстәге футболка, сарафан, күлмәкләр. Тәрбияче әни ролендә. Әни кибеттән яңа киемнәр алып кайта.

Әни: Бу нәрсә?

Балалар: Футболка.

Әни: Бу нәрсә?

Балалар: Сарафан.

Әни: Это платье - Бу күлмәк.

“Күлмәк” сүзе, яңа сүз бирү алымнарын кулланып өйрәтелә.

Бу нәрсә?

- Чалбар.

- Чалбар нинди?

- Яшел (сары, кызыл, зәңгәр).

“Чалбар” сүзе, яңа сүз бирү алымнарын кулланып өйрәтелә.

2.Сүзле уен “Төсле күлмәкләр, чалбарлар”

Тартмада төрле төстәге күлмәкләр,чалбарлар.

Тәрбияче: Бу нәрсә?

Балалар: Күлмәк.

Тәрбияче: Бу нәрсә?

Балалар:Чалбар.

 “Яшел чалбар”, “Матур чалбар”, “Чиста чалбар” сүзтезмәләрен әйтеп уйнала

Тәрбияче: Күлмәк нинди?

Балалар: Яшел (сары, кызыл, зәңгәр).

3.Уен “Ватык телефон”.

“Яшел күлмәк”, “Матур күлмәк”, “Чиста күлмәк” сүзтезмәләрен әйтеп уйнала.

4.Дидактик уен “Нәрсә юк?”

Оля: Сары күлмәк бир.

Тәрбияче: Мә, сары күлмәк.

Оля: Рәхмәт.

Коля: Зәңгәр чалбар бир.

Тәрбияче: Мә, зәңгәр чалбар.

Коля: Рәхмәт.

5.Аудиоязманы тыңлау, кушылып җырлау.

Җырлы-биюле уен “Матур”.

Балалар парлашып түгәрәккә басалар. Бер-берсенең киемнәрен күрсәтеп җырлыйлар.

1.Минем күлмәк матур,

Синең күлмәк матур.

Әйе шул, әйе шул,

Минем күлмәк матур.

2.Минем чалбар матур,

Синең чалбар матур.

Әйе шул, әйе шул,

Минем чалбар матур.

        6 “Киемнәрне  асыл ташлар белән бизибез”  ( пластилин  һәм  буялган борчаклар кулланып бизәү)

Татар теле өйрәтү укыту методик комплектын кулланып төзегән проект

Татарча сөйләшүгә, аралашуга өйрәтү 1990 нчы елдан башлап оештырылды һәм ул уртанчылар төркеменнән башлап өч еллык өйрәтүне күздә тотып оештырылды.

Түбәндәге бурычларны үтәүгә корылды:

*Сүз байлыгын үстерү, активлаштыру;

*Татар теле өчен генә хас авазларны дөрес әйтергә өйрәтү;

*Грамматик күнекмәләр формалаштыру;

*Җөмләләрне дөрес төзергә өйрәтү;

*Бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру;

*Балалар әдәбияты һәм фолҗклоры белән таныштыру;

*Татар халык мәдәнияты турында төшенчә бирү.

БЕЗ ИНДЕ ХӘЗЕР ЗУРЛАР – МӘКТӘПКӘ ИЛТӘ ЮЛЛАР”  проекты буенча

Мәктәпкә әзерлек төркеме

Максат:  Балаларның көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә сөйләмнәрен баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү.

Бурычлар: 1. Сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү, файдалана белү күнекмәләренә өйрәтү.

2. Мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү, балада үзенең сөйләме белән кызыксыну һәм сизгерлек уяту.

3. Сөйләм әдәбе (сорау, гозер, мөрәҗәгать итү, рәхмәт белдерү, исәнләшү, саубуллашу) кагыйдәләрен камилләштерү.

“Мияуның туган көне”.

Уен ситуациясе “Төсле шарлар сайла”.

Акбай: Скоро у Мияу день рождение. Я не приготовил ей подарок. А знаете почему? Зашёл в магазин, где продавались огромные воздушные шары. Но забыл, как назвать цвета по-татарски и стал показывать пальцами. Продавцы не захотели со мной разговаривать, с таким невежливым. Чтобы такого не повторилось, помогите мне вспомнить цвета по-татарски.

Балаларда төрле төстәге шар рәсемнәре: яшел, сары, кызыл, зәңгәр, ак, кара. Балалар төсләрне әйтеп, тактага төрле төстәге шар рәсемнәре беркетәләр.

2. Дидактик уен: “Нинди шар юк?”

3. Сүзле уен “Нинди шар яратам”.

Тәрбияче: Оля, кил монда.

(Алена үзенә ошаган яшел шарны тактада күрсәтә).

Акбай: Оля кызыл шар ярата?

Оля: Юк.

Акбай: Оля яшел шар ярата?

Алена: Әйе, мин яшел шар яратам.

Уен шул рәвешле бала белән бала арасында дәвам итә.

4.Уен ситуациясе “Шар бир әле”.

Акбай: Подойдите и спросите у меня шар такого цвета, который вам нравится.

Алена: Акбай, кызыл шар бир әле.

Акбай: Мә, кызыл шар.

Оля: Рәхмәт.

Акбай: Как скажешь, что тебе нравится красный шар.

Алена: Мин кызыл шар яратам.

Бала белән бала арасында диалог дәвам итә.

5.Уен “Ничә шар?”

Балалар шарларны (1-10 кадәр) саныйлар.

6.Уен ситуациясе “Бүлмәне бизибез”.

Акбай ярдәмендә Мияуның бүлмәсен төсле шарлар белән бизиләр.

7.Сүзле-хәрәкәтле уен “Әгәр сиңа ошый икән, шулай ит”.

Акбай хәрәкәтләр күрсәтә. Балалар хәрәкәтләрне кабатлап күрсәтәләр, әйтәләр.

Акбай: Если нравится тебе, то делай так - Әгәр сиңа ошый икән, шулай ит (бии).

Балалар: Акбай, син нишлисең?

Акбай: Мин биим (сикерәм, йөгерәм, туп уйныйм, утырам, биим).

Шул үрнәктә уен дәвам итә.

8.Аудиоязма тыңлау.

Акбай: Я думаю, что день рождение Мияу будет интересным, если мы для неё выучим песню.

Җыр “Туган көн”.

Мияуның туган көненә

Без пешердек ак ипи.

Менә шундый ипи зур,

Менә шундый кечкенә.

Менә шундый тәмле,

Менә шундый баллы.

Әйе шул, әйе шул,

Әйе шул, ипи тәмле.

“Шары ко дню рождения”. (рисовать разноцветные шары)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект интегрированной непосредственной образовательной деятельности по обучению детей татарскому языку в старшей группе "Муса Джәлиль-безнең йөрәкләрдә".

Цель: Познакомить детей с творчеством в военные годы великого поэта-героя Мусы Джалиля.Методика дошкольного образования: «Обучение татарскому языку русскоязычных детей».Обучающие задачи:1. Сүз ба...

Конспект совместной образовательной деятельности педагога и детей в области познание "Первый полет" для детей старшего дошкольного возраста.

Программное содержание: расширять и уточнять представления детей о космосе - планеты Солнечной системы; обогащать представления детей о личности космонавтов (смелые, сильные, физически подготовленные,...

Конспект интегрированной непосредственной образовательной деятельности по обучению детей татарскому языку в старшей логопедической группе «Кукла Алсу у нас в гостях» (УМК)

Цель:1. Познакомить с характерными особенностями национального костюма, обогащение словарного запаса, активизировать в речи слова (калфак, камзол, тубэтэй, читек);2. Развивать диалогическую речь и обр...

Консультация для педагогов: «Использование Лэпбуков в совместной образовательной деятельности педагога и детей»

Консультация для педагогов:               «Использование Лэпбуков в совместной образовательной деятельности педагога и детей...

Семинар для педагогов «Использование Лэпбуков в совместной образовательной деятельности педагога и детей»

Лэпбук – сравнительно новое средство обучения, которое пришло к нам из Америки, представляет собой одну из разновидностей метода проектов. Лэпбук – это  портфолио или коллекция малень...

Конспект образовательной деятельности по обучению детей татарскому языку в средней группе «Дружная семья»

Закрепление пройденного лексического материала по темам «Семья»,  «Продукты», а также ранее приобретённых детьми навыков использования грамматических конструкций  уче...