санамышлар
консультация (средняя группа) на тему

Гаффарова Ильхамия Фазыловна

санамышлар хәтерне үстерә

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sanamyshlar_2.doc183 КБ

Предварительный просмотр:

Санамышлар

 Балаларның иң яраткан шөгыльләренең берсе – уендыр, мөгаен. Аларның  һәр-яклы үсешендә уеннарның роле зур. Уеннар уйнаганда балалар арасында алып баручы, әйдәүче яки төп геройны билгеләү  өчен санамышлар куллану урынлы.  Аларда үзәк момент – санау, ритм һәм рифма. Сүзләр арасында логик бәйләнеш мәҗбүри түгел. Бу яктан бәяләгәндә санамышлар очраклы сүзтезмә һәм сүзләр җыелмасы да булырга мөмкин. Түбәндә сезгә татар телендә берничә санамыш тәкъдим итәбез.

Бер чыпчык, ике чыпчык, өч чыпчык, дүрт чыпчык, биш чыпчык, алты чыпчык, җиде чыпчык, сигез чыпчык, тугыз чыпчык, ун чыпчык — очып чык!

Әлчи, бәлчи,

Әни миңа күлмәк үлчи.

Әнә тора бер чыпчык,

Менә тора бер чыпчык,

Артык булсаң,

Очып чык.

Каенда — карга,

Имәндә— чыпчык,

Җирдә — елан,

Һавада — кош,

Бар син оч!

Әке, пәке,

Кыек сәке,

Эремчек,

Син калып тор,

Ә син, чык.

Мияу, мияу мышлаган,

Мич башында кышлаган.

Бүген тычкан тотмаган,

Тотар иде йоклаган.

Уннан уймак,

Табада коймак,

Мичтә бәлеш,

Ал да ябыш.

Чүрәкәй үрдәк,

Чум да чык!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Санамышлар

Балаларны санамышлар белэн таныштыру....

Санамышлар, бармак уеннары.

санамышлар, бармак уеннары...

Санамышлар

Считалки на татарском языке...

Иртәнге гимнастика,Санамышлар, Эндәшләр

Утренние гимнастики, считалочки на татарском...