Сюжетлы-ролле уеннар
учебно-методическое пособие на тему

Вагапова Алсу Юсуфовна

Сюжелы-ролле уеннар

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon syuzhetly_rolle_uennar.doc43.5 КБ

Предварительный просмотр:

Гаилә” сюжетлы - рольле  уен.
Максат: гаилә әгъзаларының бердәм булырга тиешлеген искәртү; 

 балаларда өлкәннәргә карата мәрхәмәтлелек ,ихтирамлылык кебек сыйфатлар тәрбияләү,ямьсез эшләр белән аларны борчырга ярамаганлыгын төшендерү;  үзара ягымлы сөйләшергә гадәтләндерү,  һәртөрле ситуациядә дә югалып калмаска өйрәтү. 

Атрибутлар:Өстәл, урындыклар; кухня кирәк - яраклар; үтүк, үтүкләү өчен өстәл; урын-җир кирәк яраклары;диван, кровать;курчаклар, аларга киемнәр;машиналар,телефон; 
Тәрбияченең җитәкчелек итүе: 
 гади сюжетларны берләштереп, уенга яңа төсмер кертү; 
 тормышчан мисаллар кулланып уенны боету; 
 сюжетларны мөстәкыйль башкаручыларны хуплау; 
 аңлашылмаучылык булганда уңай хәл итү;  
 Кадерле кунакны каршы алу; 
 Туган көнгә чакыру; 
 Тыңлаусыз бала белән кибеткә бару; 

"Балалар бакчасы” сюжетлы -рольле  уен. 
Максат:  балалар бакчасы, бакча хезмәткәрләре турында белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү;  һәр җирдә яктылык , чисталык, матурлык - барысы да балалар өчен генә әзерләнүен аңлату;  режим моментларының төгәл үтәлешенең ни дәрәҗәдә кирәклеген төшендерү.  сюжетларны берләштерүдә, роль сайлауда булышлык 
Атрибутлар: 
Диван, кровать, өстәл, урындыклар;зоопарк( җәнлекләр: йорт хайваннары, кошлары,китаплар, сюжетлы рәсемнәр,курчак киемнәре, урын - җир кирәк яраклары,машина төрләре,музыка кораллары;курчаклар, телефон,пароход,поезд, автобус уенчыклары 
Максат: 
балаларда оештыру һәм алып баручы ролен башкару осталыгын формалаштыру,үзләренеңэш - гамәлләрен, уенны алып баручы һәм башка катнашучыларның гамәлләренә яраклаштырырга өйрәтү. 
бакчага, бакча хезмәткәрләренә карата ярату хисе 
тәрбияләү; 
Проблемалы ситуацияләр чишү:

  Әнинең эшкә барасы бар, ә Алсу бакчада калырга теләми. 
Бакчада Искәндәрнең иртәнге ботканы ашыйсы килми 

 "Китап кибете” сюжетлы -рольле уен. 
Максат:(тәрбияченең җитәкчелек итүе): 
Китапларның кибеткә килгәнче нинди юл үтүе, күп төрлелеге турында мәгълүмат бирү (урман - утын - опилка - кәгазь - китап) 

Искергән кәгазьләрне утилизацияләү турында сөйләү; 
Китапханә белән танышу; 
Атрибутлар: 
Китаплар күргәзмәсе, китап укучы балалар турында сюжетлы рәсемнәр җыелмасы,макулатура җыйнау өчен тартма,язучылар портретлары(рәсемнәре) 

Проблемалы ситуацияләр чишү: 
Китап ертылган - нишләргә? 

Әгәр дөньяда китаплар юкка чыгып бетсә ,ни булыр? 
Беренче тапкыр китап кибетенә бару(үз - үзеңне ничек тотарга?) 

"Кибет” сюжетлы-рольле уен. 
Максат:  Балаларга икътисади белем бирү 
 Акча, чек, касса, товар турында башлангыч мәгълүмат бирү; 
 Актив сөйләмдә бу сүзләрне куллану; 
Атрибутлар: 
Уенчыклар күргәзмәсе,яшелчә,җиләк җимеш муляжлары, матур тартмалар,пакетларга бүленгән ярмалар, конфетлар, сумка,үлчәү,чек, акча –кәгазьләр,касса,телефон 
Тәрбияченең җитәкчелек итүе: 
 кибет өчен яңа товарлар тәкъдим итү. 
 чекларның кабат кирәк булу очрагын күрсәтү. 
 Бүләк сайлаганда юнәлеш бирү. 
 Телефоннан шалтырату мөмкинлеген әйтү. 
Проблемалы ситуацияләр чишү: 
Кибеткә нәни кыз керә.Уенчык 
алырга акчасы җитми. 
 Аслан әнисеннән рөхсәтсез генә машина алган да кире кайтара. 
 Кибеттә товар беткән. 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Музыкалы һәм такмаклы уеннар.Музыкальные игры.

Шигьри такмаклы уеннарны балалар бик яраталар, бу төр уеннар, аларның хәрәкәтчәнлеген арттыру белән бергә, сөйләм телен дә үстерә, уен барышында һәммәсенә дә катнашырга мөмкинлек туа. ...

Сөйләм теленә өйрәтүдә коммуникатив уеннар.

Бу мәкаләдә тәрбияченең балаларны сөйләм теленә өйрәткәндә коммуникатив уеннарны ничек куллануы тасвирлана....

"Уеннар аша рәсем ясау"

  Альбом битендә ариентлашу, нокталарны туры сызык белән тоташтыру, гади карандаш белән эшләү күнекмәсен ныгыту, карандашны дәрес итеп тоту, каты итеп кысып тотмаска өйрәтү.  Уйнаган уенны рәсемгә төш...

Сюжетлы -ролле уйын

Уртансылар төркөмө өсөн -ролле уйын конспекты.Темаһы "Дауаханала"...