Методик кулланма "Ачыйк телнең серләрен"
методическая разработка (средняя, старшая, подготовительная группа) на тему

Хузягалиева Газима Миннегалиевна
      Дөньяда 6 меңләп тел бар. Лингвист галимнәр аларның килеп чыгышын, төзелешен өйрәнеп, шулар арасыннан 14 телне аерып алганнар. Бу телләрне белгән кеше Жир шарында яшәүче барлык халыклар белән дә аралаша ала.
     Шушы ундүрт тел арасына татар теле дә кергән. Туган телебезнең инглиз, француз, испан, фарсы, гарәп һәм башка телләр белән янәшә торуы чиксез горурлык хисләре уята.
    Тәрбия һәм белем: бирүнең беренче баскычы булган мәктәпкәчә  белем бирү учреждениеләрендә милли әхлак тәрбиясенә, нәниләрне туган халкының рухи-әхлакый һәм милли-мәдәни хәзинәләре нигезендә тәрбияләү белән беррәттән, башка милләт кешеләренә, аларның телләренә, мәдәниятенә уңай мөнәсәбәт булдыруга җитдu игътибар бирелә. Шулай ук республикабызда икетеллелеккә генә тугел, ә күптеллелеккә дә зур әһәмият бирелә. Чөнки чит илләр белән даими рәвештә аралашуда фән һәм техника өлкәсендә күп телләр белүче белгечләр кирәк. Ләкин яшьләрнең чит телләрне камил белмәүләре ачыклана. Ялгыш нәрсэдә? Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәчә, бу кимчелек - авазларны дөрес әйтмәүдә. Чөнки авазларны дөрес әйтергә өйрәтүне мәктәпкәчә яшьтәге чорда ук тәмамларга кирәк.
     Бугенге көндэ бик күп мөселман балалары балалар бакчасына йөри. Һәм алар балаларының гарәп телен белүен телиләр. Татар теле сүзлегендә 25 проценттан    артык гарәп, фарсы алынмалары төп сүзлекне тәшкил итә. Шуңа күрү икенче телне өйрәнгәнче, иң беренче үз туган телеңне камил белү кирәк.
Ләкин мәктәпкәчә яшьтәге балаларга гарәп теле авазларын өйрәтү буенча методик әсбаплар аз. Бу методик ярдәмлек мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәкъдим ителә. Аның актуальлеге шунда, ул балаларның туган телендә эшләнгән. Гарәп теле авазларын дөрес әйтергә өйрәтү белән берүк вакытта балаларда туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли.
     Тел - белемнең ачкычы, акылның баскычы. Гарәп теле кешелеккә иңдерелгән соңгы Ачыш - Коръән теле булып тора, hәp мөселман өчен аны өйрәнү - мактаулы гамәл. Бу телнең серлңрен гомерең  буе өйрәнсәң дә  өйрәнеп бетереп булмас кебек. Әйдәгез аның серләрен кечкенәдән ача башлыйк.

Скачать:

ВложениеРазмер
PDF icon 2013._achyyk_telnen_serlren.pdf2.32 МБ

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган телне кадерлибез.

Балаларны татар - халык иҗатының бер өлеше – фольклор белән таныштыруны дәвам итү, халык иҗатын тыңларга, туган телне кадерләргә өйрәтү. ...

Милли татар төркеме «Салават күпере » ндә туган телне өйрәнүнең эш формалары

Милли татар төркеме «Салават күпере » ндә туган телне өйрәнүнең эш формалары...

"Ике телне дә яхшы бел"

Балалар һәм әти әниләр белән КВН . Балаларны ике телдә дә яхшы сөйләшергә өйрәтү....

Методическое пособие "Ачыйк телнең серләрен"

Методик әсбап "Ачыйк телнең серләрен" - мәктәпкәче яшьтәге балаларга гарәп телен өйрәтү....

«Халыкны саклау- телне саклау»

Презентация выступления на региональном семинаре - практикуме «Милли тэрбия-милли яшэешнен нигезе»"...

Мәкалә:Балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә,туган телнең әһәмияте..

Баланы шәфкатьле, әдәпле, яхшыны начардан аера белә торган, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү өчен,иң беренче, балага күкрәк сөте белән кергән ана теленә мәхәббәт тәрбияләүдән башларга.Ана телендә тәрбияләнгә...