Чишмәгә экскурсия
план-конспект занятия (средняя группа) на тему

Муртазина Фания Габдулхаевна

Программа эчтәлеге: балаларны чишмә белән таныштыру һәм аның тирә-ягын бергәләп чистарту, матурлау. Балаларның чишмәләр турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Аларга үзләренең, әниләренең хезмәтен күреп сөенү, горурлану хисе тудыру һәм экологик тәрбия бирү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chishmg_ekskursiya_plany.docx13.08 КБ

Предварительный просмотр:


Чишмәгә экскурсия.

Программа эчтәлеге: балаларны чишмә белән таныштыру һәм аның тирә-ягын бергәләп чистарту, матурлау. Балаларның чишмәләр турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Аларга үзләренең, әниләренең хезмәтен күреп сөенү, горурлану хисе тудыру һәм экологик тәрбия бирү.

Материал: эш кораллары, уенчыклар,капчыклар, буяу, пумала.

Экскурсиягә әзерлек эшләре:

–       Алдагы көндә экскурсиягә барасы чишмәнең юлын карап кайту һәм эш фронтын билгеләү.

–       Ата-аналарны экскурсиягә барырга әзерләү. Балаларга җиңел кием, эш кораллары булдыру, уен өчен уенчыклар алу.

–       Юлда йөрү, үзеңне чит җирдә, табигатьтә тоту кагйдәләрен искә төшерү, әңгәмә үткәрү.

 

Экскурсия планы:

–       Балалар белән тезелеп бару.

–       Чишмә юлыннан төшү.

–        Балалар, менә без сезнең белән чишмә янында.Нәрсә соң ул чишмә? Ул җир астыннан бәреп чыккан саф, чиста сулы су чыганагы. Карагыз әле, чишмәгә. Ул нәрсәдән агып тора? Торбадан. Ни өчен торба куйдылар икән?

–       Чишмә тау эченнән үк агып чыга. Без суын эчәрлек булсын өчен, аңа торба куйганнар. Ул торба буйлап агып, улакка тошә. Менә бу – улак. Су җыелып тору урыны. Улактан су Актаныш елгаларына ага. (балалар белән карау).

–       Балалар, әйтегез әле, чишмәнең суы нинди булыр, салкынмы? Әллә җылымы?

–       Салкын? Ни өчен салкын?

–       Чөнки ул җир астыннан ук чыга. Анда кояш җылытмый.

Әйдәгез, Актаныш елгасының суын карыйк (ике савытка су салып, бу суларны чагыштыру, кулны тыгып карау).

–       Ни өчен Актаныш елгасының суы җылы? (Чөнки аны кояш җылыта).

–       Балалар белән чишмәнең тирә ягын күзәтү. Пычранган өлешләренә, утыргычны улакны карау. Чишмәнең ян-якларын ата-аналар, балалар белән бергәләп чистарту, себерү, урындыкларын юу, баскычларын себерү.

–       Балалар, карагыз әле, чишмәбезнең йөзе матурайды, чистарды.

Ул безгә рәхмәт әйтә.

Чишмәнең улакка чылтырап агуын тыңлау. Халкыбыз борын-борыннан чишмәгә суга йөргән, аның янында төрле уеннар уйнаганнар.

–       Әйдәгез, бергәләп без дә уйнап алыйк.

“Капкалы” татар халык уенын уйнату. (Бу вакытта әниләр табын әзерли).

Әниләрнең балалар белән берлектә “Чума үрдәк, чума каз” уенын уйнаулары.

–       Чишмәнең тәмле суы белән сыйлану, аны күчтәнәчкә  алу. Кайтыр юлга кузгалу.

Балалар белән чишмә яннарын пычратмаска, карап торырга сүз куешу.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Китап -белем чишмәсе,

Кулына тотып, матур рәсемнәренә сокланган, беренче китабын һәркем  хәтерлидер.Әнисе , я әбисе  укыган әлеге китап,я Тукайның "Шүрәлесе"булгандыр, Алишның әкиятләре, Ш.Галиевның"Шәвәлие...

Халкым чишмәсеннән су эчәм

Балалар фольклоры кулланып туган як турында белемнәрен арттырып, туган якка мәхаббәт уяту....

Салкын чишмә аланында

Экскурсия в парк. Знакомство детей с красотой природы, со цветами....

"Туган тел саекмас чишмә"

Әти-әниләр өчен тәкъдим ителгән консультация балаларны кече яшьтән үз ана телләрен аңлап, дөрес сөйләшергә өйрәтүне максат итеп куя....

“.Тукай – шигъри чишмәбез”

1.Балаларның Г.Тукай турында белемнәрен тулыландыру.2.Күзаллауларын киңәйтү, логик фикерләү сәләтен, сөйләм, хәтерне үстерү.3. Әдәби әсәр аша белем алуга омтылыш, теләк булдыру. Матур әдәбиятка карата...

" Тукай-шигъри чишмәбез"

1.Балаларның Г.Тукай турында белемнәрен тулыландыру.  2.Күзаллауларын киңәйтү, логик фикерләү сәләтен, сөйләм, хәтерне үстерү.  3. Әдәби әсәр аша белем алуга омтылыш, теләк булдыру. Матур әд...