Где живут книги
консультация (подготовительная группа) по теме

Воспитывать бережное отношение к книгам, чтобы после тебя мог пользоваться этой книгой твой друг.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kitap_kayda_yashi.docx18.82 КБ

Предварительный просмотр:

Китап кайда яши.

(китапханәгә экскурсия, мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат.  Китапларны саклап тоту кагыйдәләрен ныгыту, китапханә һәм китапханәче хезмәте белән якыннан танышу һәм китапханәче хезмәте белән якыннан таныштыру.

Сүзлек. Китапханә, китапханәче, уку залы

Ярдәмлек.  Таушалган китап, ак халат кидертелгән курчак.

Китапханәгә экскурсия.

-Нәрсә ул китапханә?

-Китапханә ул – китаплар саклана торган урын.

Китаплар монда яшиләр. Алар монда бик күп.

Бу – уку залы.Мондакитап киштәләре, шкафлар бик күп.

Уку залында кычкырып сөйләшмиләр, тыныч кына китап укып утыралар.

Ә китапны кешеләргә китапханәче бирә,кызыклы китаплар турында сөйли.

Китапханәче  балаларга табышмак әйтә:

Тавышсыз, кулсыз булса да,

Күп сүзле, күп рәсемле.

Нинди тылсымлы әйбер ул,

Син, дускай, беләсеңме?(Китап)

Китапханәче һәр балага матур рәсемле китаплр өләшә. Балалар өстәл артына утырып, тыныч кына китапларны карыйлар.

Шулвакыт, елап ,китап килеп керә.Ул таушалган, почмаклары бөгәрләнгән, битләре ертылган  Балалар.: Сиңа нәрсә булды?

Китап: Мин бик матур, өр-яңа китап идем. Битләрем шоп-шома, анда матур- матур рәсемнәр ясалган иде. Мине бер малайга бүлк иттеләр. Мин бик куандым, аның дусты булырмын дип уйладым.Ә ул малай мине саклап тоту турында уйламады да. Пычрак куллары белән актарды, ашаганда да тотып утырды.Минем битләрем май таплары, бармак эзләре белән чуарланды.

Ә бервакыт, дусты белән минем өчен талашып, битләремне ертты. Миңа бик авыр. Болай булса, мине тиздән чүплек савытына ыргытырлар. Инде миңа нишләргә?

Тәрбияче:Чыннан да, бик тәртипсез малайга эләккәнсең икән син. Ләкин борчылма,хәзер без Китап докторын чакырырбыз, ул сине шифаханәгә озатыр. Анда битләреңне ябыштырырлар, тазартырлар. Доктор, доктор!(Китап докторы керә-ак халат кидертелгән курчак)

Доктор (Х. Халиковның “Китап докторы” исемле шигырен сөйли)

Чирли хәттакитап та,

Ник көләсез, чынлап та:

Бите төшә, ертыла-

Ул бит көн дә тотыла.

Тотам шуңа сак кына,

Авырдымы чак кына,

Чирен шундук күрәм мин,

Дәвасын да беләм мин:

Төбе төшсә, төплим мин.

Китапларың чирләсә,

Үз кулыңнан килмәсә,

Миңа китер туп-туры.

Мин аларның докторы.

Әйдә, шифаханәдә сине яңартырлар, киттек.(Китапны алып чыгып китә).

Китапханәче. Без барыбыз да беләбез, китаплар үзләренә сакчыл караганны ярата. Ә китапларны ни өчен саклап тотарга кирәк соң ?

Балалар.

- Гел матур торсын өчеен.

- Озаграк яшәсен өчен.

 Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, китапларны саклап тоту кагыйдәләрен искә төшерик әле.

Балалар.

- Китапларны чиста өстәлдә генә тотарга кирәк.

- Китапны пычрак кул белән тотма.

- Битләрен бөкләргә, ертырга ярамый.

Китапханәче. Сезнең өйдә дә матур-матур китаплар бардыр. Саклап тотсагыз, алардан эне-сеңелләрегез файдаланыр.

Китапханәдән алынганмы ул, үзеңнекеме – һәр китапны саклап тотарга кирәк. Бакчада, бүлмәгездәге китапларны да чиста, матур итеп саклагыз.

Безнең китапханәгә әти – әниләрегез белән килеп йөрегез.

Сау булыгыз, балалар!

Балалар. Сау булыгыз! Рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Детский исследовательский проект «Где живут книги?» (паспорт проекта с детьми старшей группы)

В современном обществе на детей обрушивается, большой поток, информации с телевиденья, интернета. Книги в жизни ребёнка отодвинуты на второй план, родители вместе с детьми не посещают библиотеку. Вста...

Дом,где живут книги.

Из этой статьи, вы узнает о том, в какую  удивительную библиотеку можно сходить с детьми....

Где живут книги?

Где живут книги?...

Педагогический проект "Добро пожаловать в дом, где живут книги!"

Проект направлен на формирование устойчивого интереса у детей к чтению художествнной литературы через сотрудничество между детским садом, библиотекой и семьёй....

Презентация Для подготовительной группы " Где живут книги"

Презентация о том , где мы храним наши книги. Какие необычные библиотеки есть в разных странах....

Беседа с детьми старшего дошкольного возраста на тему «Библиотека - дом, где живут книги»

Беседа знакомит детей дошкольного возраста с миром книжной культуры и с правилами поведения в детской библиотеке.Цель: Приобщение дошкольников к миру книжной культуры, воспитание грамотного читат...