Волшебный сундук.
план-конспект занятия (старшая группа) по теме

Обогатить словарный запас детей через ознакомление бытом и искусством татарского народа.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл serle.docx20.11 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Серле сандык

(Зурлар төркеме)

Максат: Татар милли киемнәрендәге бизәкләр, турында балаларның күзаллауларын тирәнәйтү

Тәрбия бурычы:  Балаларда татар милли киемнәренә кызыксыну тәрбияләү. Үз эшләренә карап сөенү хисе тәрбияләү.

Үстерү бурычы: Балаларны татар бизәкләре белән таныштыруны дәвам итү. Милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә куллана өйрәнү.Үсемлек мативларыннан бизәк төзергә өйрәнү.

Белем бирү бурычы: Лалә, кыңгырау, канәфер чәчәкләрен, яфракларны таный белүне ныгыту.

Методик алымнар һәм чаралар: уен мизгеле, сорау, аңлату, әңгәмә, күрсәтү, мөстәкыйль эш.

Җиһазлау: сандык, алъяпкыч, түбәтәй, магнитофон, читекләр, милли ризыклар(муляжлар), дидактик уен”Алъякычны бизә”, “Түбәтәйне бизә”.

Сүзлек өстендә эш: серле, сандык, лалә, кыңгырау, канәфер чәчәк, алъяпкыч, түбәтәй, читек, милли ризык.

(Алдан шигырь өйрәтелә)

Эшчәнлек төзелеше:

1. Музейдагы экспонатлар – әйберләр белән таныштыру.

2.Алъяпкыч турында әңгәмә.

3.Тәбәтәй турында әңгәмә.

4.Уен “Түбәтәй”

5. Алъяпкыч белән түбәтәйләрне бизәү.

6. Йомгаклау, эшләрдән күргәзмә оештыру.

Эшчәнлек барышы:

1. Тәрбияче: Балалар, бүген нинди кояшлы, матур көн. Шушы матур минутларда бер-беребез белән ягымлы итеп исәнләшик әле (исәнләшәләр). Ә хәзер бүлмәбез тагы да матурланды, яктырып китте. Бүлмәдә бик матур, бай музей бар, музейга рәхим итегез! (Балаларга татар миллли күлмәк, матур бизәкле читекләр; татар милли ризыклары: бәлеш, өчпочмак, чәк-чәк, гөбәдия күрсәтү, исемнәрен кат- кат кабатлату. Кызлар читекләрне киеп бию хәрәкәтләре дә ясап алалар).

(Сандык янына киләләр. Тәрбияче балаларга сандыкны ачып карарга тәкъдим итә, ләкин сандык ачылмый).

- Сандык турында матур сүзләр әйтсәк бәлки ачылыр.

(Матур, серле, бизәкле, тылсымлы, агачтан эшләнгән сандык)

- Сандык турында берәр бала  шигырь сөйләсә, бәлки сандык ачылыр.

Серле сандык, матур сандык,

Кызыктыра мине күптәннән.

Әйдә, карыйк ниләр калган икән

Истәлеккә безгә үткәннән.

2. (Тәрбияче сандыкны ача һәм андагы әйберләрне берәм- берәм алып күрсәтә)

  • Алъяпкыч. (Бу алъяпкычның кыңгырау, канәфер, ләлә, чәчәкләре һәм яфраклар белән бизәлгәнен ачыклау)
  1. Түбәтәй ( Нинди бизәкләр белән бизәлгәнен ачыклагач, бер бала шигырь сөйли)

Әнием туган көнемә

Бүләк итте түбәтәй.

Шундый матур түбәтәем

Үзем кебек бәләкәй

  1. Уен “Түбәтәй”

Түбәтәеңне кигәнсең

Бик ерактан килгәнсең.

Төскә матурлыгың белән

Шаккаттырыйм дигәнсең.

Түп-түп түбәтәй

Түбәтәең укалы

Чиккән , матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

5. Елаган тавыш ишетелә сез ишетәсезме? Бу тавыш бит сандыктан килә. Нәрсә бар микән карыйм әле. Монда ап-ак алъяпкыч белән түбәтәй елый икән. Сез белмисезме ник елый икән алар?

Аларның бизәкләре юк икән бит, шуңа күрә алар күңелсез, боек икән.

(Алъяпкыч белән түбәтәйнең кәефләрен күтәрү өчен, аларга бизәкләр урнаштырырга  кирәклеген ачыклыйлар.

Дидактик уеннар:“Аляпкычны бизә”,“Түбәтәйне бизә”.Балаларның эш барышында тыныч кына тавышка “Кәләпүш” (Р. Вәлиева сүзләре, Л. Батыр-Болгари көе) җыры куела.

Эшләнгән эштән күргәзмә оештырыла, анализ ясала.

-Балалар, күрәсез. Безнең боек дусларыбызның күңелләре күтәрелеп китте. Сез аларны бик шатландырдыгыз. Берсеннән-берсе матур алъяпкыч һәм түбәтәйләр булды.

- Алъяпкычымның бизәге

Әллә кайдан күренә.

Матур лалә чәчәк төшкән

Бик ошады үземә.

Балалар, серле сандыкның башка балалар янына да барасы бар, әйдәгез аңа рәхмәт әйтеп, аның белән саубуллашыйк. (сандыкны алып чыгып куялар)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий выпускного праздника "Волшебный сундук Василисы"

Выпускной праздник в подготовительной логопедической группе. Дети с удовольствием выполняют задания Василисы, и помогают ей расколдовать замки....

Конспект занятия по духовно - нравственному воспитанию "ВОЛШЕБНЫЙ СУНДУК"

Конспект занятия по духовно - нравственному воспитанию во второй младшей - средней группе  "ВОЛШЕБНЫЙ СУНДУК"презентация к нему...

Волшебный сундук Василисы.

Праздничный утренник, посвящённый выпуску детей в школу....

Сценарий новогоднего праздника "Волшебный сундук" подготовительная группа

Сценарий новогоднего праздника "Волшебный сундук"  для детей подготовительной группы....

"Волшебный сундук Осени"

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №2 компенсирующего вида для детей с нарушением речи» города Чебоксары Чувашской Республики...