ӘТИ-ӘНИЛӘР БЕЛӘН ЭШ ФОРМАЛАРЫ
материал на тему

ХАКИМОВА РАВИЛЯ РАВИЛЕВНА

ПЕДСОВЕКА ЧЫГЫШ ПРЕЗЕНТАЦИЯ БЕЛӘН .

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ti_nilr_beln_esh_formalary.docx17.86 КБ

Предварительный просмотр:

      Әти әниләр белән эш формалары.

Үсеп килүче яшь буынны илебезнең лаеклы кешеләре итеп тәрбияләүдә балалар бакчаларының роле гаять зур. Милләтебезне саклау, аның киләчәге булган сабыйларга милли үзаң, рухи-әхлакый һәм физик үсеш башлангычы бирүне максат итеп куйган балалар бакчаларыннан бертуктаусыз эзләнүләр, камиллеккә омтылу таләп ителә. Шуны да истән чыгармаска кирәк: яхшы тәрбиянең нигезе гаиләдән башлана. Ата-ана – төп тәрбияче.  

2 слайд    Шагыйрь М.Сөндекле  « Бала күңеле» исемле шигырендә болай ди:

  Бала күңеле- нәфис ак кәгазь,

Әле бит ул каләм күрмәгән.

Әле беркем аның күңелендә

    Тылсымлы эз салып йөрмәгән.

Дөнья аңа яңа яуган ак кар

   Тели бала барын аңларга.

Тәүге юлны бала күңеленә

 Ата-ана тиеш  язарга.

3 слайд. Схема

4 слайд . НИГЕЗЛӘМӘ. Балалар бакчасы   һәм гаиләнең үзара эшчәнлеге проблемасын билгеләүдә төп идея шуннан гыйбарәт: балаларны тәрбияләүдә төп җаваплылык ата-аналар өстендә, ә без  тәрбия эшчәнлегендә булышырга, якларга, юнәлеш бирергә, тулыландырырга тиеш. Баланы  тәрбияләү процессының эффектлылыгы аларның килешеп эшләүләреннән тора.  Балалар бакчасы , балалар,  ата-аналар, җәмәгатьчелек белән нинди мөнәсәбәттә булырга тиеш? Шушы сорауга мин җавап эзләргә торышам.

 5 слайд. МАКСАТ: тәрбиячеләрнең , балаларның  һәм ата-аналарның бердәм коллективын булдыру.

БУРЫЧЛАР : Балалар бакчасында  һәм гаиләдә тәрбия процессы белән идарә итү; Яңа технологияләрне кулланып ата-аналар һәм балалар белән күмәк эшләү күнекмәләре формалаштыру.

Балалар бакчасының гаилә белән хезмәттәшлек итү программасының  максатлы һәм юнәлешле булуы.

 6 слайд. Балалар бакчасы   белән гаилә арасындагы бәйләнешне ныгытуда ата-аналар комитеты, тәрбиячеләр  зур роль уйный.

7 слайд. Әти-әниләр арасында даими рәвештә аңлату эшләре алып бару. Бу эшкә әти-әниләр һәм балалар белән көн саен аралашучы тәрбиячеләр тартылырга тиеш.

8 слайд. Гаилә белән эшне оештырганда кызыклы, традицион булмаган формалардан файдалану:

Әти-әниләргә педагогик белем бирү һәм үзара аралашу максатыннан чыгып, “Әти-әниләр клубы”, иҗади остаханәләр булдыру.

Әти-әниләрне балалар белән оештырыла торган төрле чараларга тарту (спорт, сәяхәт, күңел ачу, гаилә бәйрәмнәре, фестивальләр һ.б.)

Стена газетасы һәм балаларның үзләре ясаган рәсемнәрдән торган журналлар чыгару.

Әти-әниләр һәм балаларның кул эшләнмәләреннән төрле күргәзмәләр оештыру.интернет челтәренә куеп дипломнар алу.

“Әниләр көне”, “Гаилә көне” һ.б. кичәләр үткәрү, әти-әниләр конференциясе, тематик фикер алышулар уздыру.

9 слайд. Әти-әниләр  тәрбияче түгел, аларның тәрбия бирү өлкәсендә белемнәре юк, шунлыктан бала белән яхшы мөнәсәбәт урнаштыруда кыенлыкларга очрыйлар. Шул сәбәпле, ата-аналар белән медицина, сәнгать, мәгариф һ.б. өлкәләрдә агарту эшләре алып бару кирәклеге проблемасы килеп баса.

10 слайд. Тәрбиянең төп асылы -  балалар бакчасы белән гаиләнең  бердәмлегендә.    Тик хезмәттәшлек итеп, ярдәмләшеп эшләгәндә, балага бердәм таләпләр куелганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешергә була.

11 слайд. Гаилә белән эшне оештырганда кызыклы, традицион булмаган формалардан файдалану.

12 слайд.Гаилә белән элемтәне ныгытуда ата-аналар җыелышлары мөһим роль уйный. Шуңа күрә аларны планлаштыруга, оештыруга зур әһәмият бирәбез. Җыелышларны үткәрүнең  яңа формаларын үзләштердек. Аларны  төрле формада алып барырга мөмкин:

Җыелыш- диспут.

Эшлекле уен (әти-әниләр белән шөгыльләр үткәрелә,балалар булыша).

Педагогик кунакханә.

Тапкырлар, зирәкләр ярышы.

Спорт яратучы гаилә.

Семинар- практикум.

13 слайд. Бакчада спорт бәйрәме.

14 слайд. Жыелышларны семинар-практикум формасында уздырырга. Тәрбия бурычлары турында, элеккечә, сөйләп кенә калмыйча,  комплект материалларын кулланып, турыдан-туры белем эшчәнлегенең берничә төрен ата-аналар белән үткәрергә кирәк.

15 слайд. “Ата-ана бердәм булса, балалар күркәм үсә” темалы семинар-практикумнар,  эшлекле уеннар  гаилә   белән балалар бакчасын берләштерүче үтемле, нәтиҗәле чаралар булып тора. Монда УМК материалларын, мультимедиа чараларын куллану бик үтемле.

16 слайд. Әти- әниләргә дипломнар бирү. Бергә эшләнгән эшләр өчен мактау кәгазләре бирү.

17- 18  слайд. Әти әниләр белән күргәзмәлзр оештыру нәтиҗәләре.

19 слайд.    Сәламәтлек конкурсы. Конкурсның максатлары һәм бурычлары: Конкурс ата-аналарны балаларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләүгә тарту максатыннан оештырыла.

Конкурсның бурычы:

-         балаларның сәламәт яшәү рәвешен күзаллауларын булдыру;

-         физик тәрбиянең аеруча мөһим алымнарын гаилә белән берлектә тормышка ашыру.

20 слайд. Күңелебездәге җылы хисләрне, яратуыбызны, йөрәгебезне  балаларыбызга  бирик. Дуслык, үзара аңлашу, ярдәмләшү һәм ярату  атмосферасында  үскән балаларгына әдәпле-әхлаклы, иманлы, акыллы-тәүфыйклы  була, һәм шундый гаилә  генә җәмгыятьнең, милләтнең, халыкның ышанычлы киләчәге, таянычы була ала.

21 слайд. Балалар бакчасы, гаилә кулга-кул тотынып эшләгәндә генә баланы тирән белемле, әдәпле, чын сәламәт, милли үзаңлы шәхес итеп тәрбияләргә һәм шушы юнәлештә уңай нәтиҗәләргә ирешергә була. Димәк, баланы тәрбияләү, аңа белем бирү, аны һәрьяклап үстерү өчен гаилә, балалар бакчасы эшчәнлегендә бердәмлек булу бик мөһим.

    22-26 слайд . сәламәтлек конкурсының нәтиҗәләре.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләре куллану"; «Яна лексика белән эшләүнең төп формалары hәм методлары»

"Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләре куллану";  «Яна лексика белән эшләүнең төп формалары hәм методлары» темаларына тәрбиячеләр, ата-аналар өчен чыгышлар....

Белем биреү эшмәкәрлектәрен ойоштороуҙа эффектлы формалар һәм алымдар ҡулланыу

Семинар для молодых педагогов по использованию современных эффективных форм и методов работы с дошкольниками...

Балалар бакчасының һәм ата-аналарның бергә эшләүнең инновацион формалары

Ата-аналар белән бердәм эшчәнлекне оештыру  балалар бакчасы эшенең төп юнәлешләреннән берсе . ФГОС кагыйдәләрендә дә гаилә тәрбиясенең роле ассызыклана, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән...

Милли татар төркеме «Салават күпере » ндә туган телне өйрәнүнең эш формалары

Милли татар төркеме «Салават күпере » ндә туган телне өйрәнүнең эш формалары...