сценарий посвященный празднику 8 марта
материал (средняя группа)

татарский сценарий 8 марта

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 11_tatarskiy_stsenariy_8_marta_podgotovitelnaya_gruppa.doc99.78 КБ

Предварительный просмотр:

Музыка яңгырый. Балалар залга кереп, ярымтугэрэк ясап басалар. Алып баручы залдагы кунакларны 8 Март бэйрэме белэн котлап, тәбрикләү сузләре әйтә.

  Алып баручы: Хәерле кич хөрмәтле әниләр, ак яулыклы әбиләр, кунаклар һәм бакчабызның барлык апалары! Сезне чын куңелдән якынлашып килүче язньң беренче бәйрәме - 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз! Балаларыгызньң бүгенге чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын!

Җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын сезгә әйтәсе.

Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

Көнегезне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек -ярты бәхет диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.^

Зал уртасына балалар чыгып яз турында шигырьләрен сөйлиләр.

Бала:   Нәрсә булган нинди шатлык бүген?

       Кояш үзе хәтта сөенә.

       Бәйләм-бәйләм нурын сибә җиргә,

                    Нурлар бии бию көенә.

Бала:    Бәйрәм җиле кага тәрәзәләргә,

       Яшьлек кайта жанга, дөньяга.

                    Умырзая шыта бу       мәлләрдә,

                    Кар астында       чишмә уяна.

Бала:      Карлар каплый әле кыр юлларын,

          Әмма вакыт язга әйләнде.

          Ямьле язлар белән җир йөзенә

          Аяк баса дөнья бәйрәме.

Бала:     Ручьи шумят, сверкают,

             Звенят и тут, и там.

           Настал весенний праздник      У наших милых мам.

Бала : Күктән кояш елмаеп

         Мул сибә жылы нурлар.

        Тама шаян тамчылар         Көйләп күңелле жырлар.

Яз турында җыр җырлана («Яз килә»). Җырдан соң балалар урындыкларга утыралар. Әниләренә багышлап шигырьләр сөйләвен дәвам итәләр.

Реб.:     Пусть солнышко ласково светит,

       Пусть птицы   встречают зарю!

        О самой чудесной на свете -       О маме своей говорю!

Реб.:    Как много их, добрых и нежных,

         Сегодня на праздник пришло.

        Для них расцветает подснежник,

       И солнышко дарит тепло.

Бала: Әни! Әни! Синнэн башка тагын

Кем бар шундый бала бәгырьле!

Кояш жиргә берәу булган кебек,

Син дә безгә шулай кадерле.

Реб.: В день весенний,солнечный,

Маму поздравляем.

Жизни долгой,радостной

От души желаем.

Балалар: “Бүген әниләр бәйрәме”Р.Вәлиева

Балалар әниләренә багышлап җыр башкаралар («Рәхмәт әнием»).

А.б.: Хәзер яраткан кызларыбызны котлап Артур шигырен сөйли.

Реб.: Поздравляем,поздравляем

И от всей души желаем,

Сильный пол не обижать.

Нас мальчишек уважать,

Ну,а мы вам,обещаем,

Вас повсюду защищать,

В ваши игры поиграть,

И игрушками делиться,

Первыми всегда мериться!

А.б.: Безнең төркемдә кызларга игътибар, хөрмәт зур, балалар дус-тату яшиләр.Шуның нәтиҗәсе итеп “Дуслык” биюен өйрәнделәр.

Күмәк бию башкарыла («Дуслык»).

Биюдән соц балалар урыннарына барып утыралар

Алып баручы: (Залдагы балаларга мөрәҗәгать итә): 

Дөньяда иң матур сүз -әни,әнкәй,әнием.Бу сүзне көненә ничәмә ничә тапкыр әйтәбез.Нинди була соң ул әни? Әйдәгез әле әниләргә хас сыйфатларны санап үтәбез.

Уен үткәрелә: «Безнең әниләр менә шундый».

        \

Уеннын барышы: Алып баручы залдагы балаларга әниләренә хас сыйфатларны санап чыгарга әйтә.Һәр бала үзенең әнисенә хас сыйфатны әйтә.

Нәтиҗә:менә безнең әниләр нинди күркәм сыйфатларны үзләренә туплаганнар.

Алып баручы: Безнең әниләр күркәм,матур,уңган булулары өстенә бик матур зәвыкъ киенәләр дә әле.

Ә хәзер безнең кызлар башкаруында “Мода күрсәтү.” 

  Алып баручы: Безнең залда әниләребез белән бергә әбиләребез дә бар.Алар күпме оныклар тәрбияләгән,иркәләгән, назлаган.Әбиләр турында күпме матур шигырьләр язылган,хәзер шуларны тыңлап китик.

Реб.: Мы очень любим бабушку

                И очень дружим с ней.

                С хорошей, доброй бабушкой

                 На свете веселей.

Реб:    Много есть друзей вокруг

                  Но считаю я,

                   Что мой самый лучший друг

                    Бабушка моя.

Реб: “Әбием килгән”

Реб:  “Дәү әни”

Алып баручы: Әбиләргә багышлап җыр “Әбием-әбекәй”

Алып баручы: Безнең балалар башкаруында

                        Оркестр “Полька”   Штраус.

Уен “Ясыйк матур түгәрәк”

Уен барышы:Һәр бала үзенең әнисен уенга чакыра,бергәләп матур түгәрәк ясыйлар.Музыка астында тупны бер-берсенә тапшыралар,кайсы парда туп кала шуларга җәза бирелә.Җәзалар болайрак:

1.кайсы бию көе уйнала,шул көйгә икәүләп биергә.

2.матур,ягымлы сүзләрне бер-берсенә әйтергә.

3.музыка уен коралларында уйнарга.

Алып баручы: Безнең әниләр белән балалар үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.Рәхмәт сезгә.Ә безнең кызлар биеп күңел ачарга яраталар.Рәхим итегез кызлар.

“Чегәннәр биюе”  

Алып баручы: Әйдәгез, балалар, без дә кызлар артыннан күл буена күңел ачарга.

Җыр “Зәңгәр күл”

Алып баручы:Хөрмәтле әниләр,әбиләр,хезмәткәрләребез,кадерле кызларыбыз сезне барыгызны да тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз.

Гомерләрегез булсын бәхетле,

Бәхетләрегез булсын гомерле.

Җирдә булган бөтен изгелекне

Бирсен Ходай сезгә бу көнне!

Музыка яңгырый. Алып баручы белән балалар залдан чыгып китәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка сценария, посвященного празднику 8 марта (старшая группа)

Методическая разработка сценария праздника, посвященного дню 8 марта для детей старшей группы детского сада...

Сценарий посвященный 8 марта "Карлсон поздравляет мам"

Сценарий посвященный 8марта "Карлсон поздравляет мам" для 2младшей группы...

"Весеннее кафе"сценарий, посвященный празднику 8 марта для старшей группы

Музыкально-игровой материал: песни, танцы, инсценировки, игры, стихотворения к празднику 8 марта....

Сценарий, посвященный празднику 8 марта "Чья мама лучше?" для детей средней группы детского сада

8 Марта – традиционно женский день. Но любят его все! Потому что это, прежде всего, праздник наших мам и бабушек, подаривших жизнь всем нам! Данный сценарий будет способствовать созданию тёплых ...