Үстерелешле уеннар.
картотека на тему

Нуретдинова Гульзида Махсумовна

Экология буенча үстерелешле уеннар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ustereleshle_uennar.docx22.38 КБ

Предварительный просмотр:

     Үстерелешле уеннар

1.“Кайда үсә?”

Максат:Табигатьтә төрле куаклар,агачлар үсүен,барлык тереклекнең җир белән бәйләнешен аңлату.

Уен барышы:Тәрбияче төрле агач,куакларны атый,ә балалар бездә үсүчеләрен генә сайлап алалар.Әгәр безнең җирлектә үссә-балалар кул чабалар яки бер урында сикерәләр(төрле хәрәкәтләр уйларга була),әгәр үсмәсә-балалар эндәшми.

Үсемлекләр:алмагач,чия,пальма,карлыган,абрикос,груша,лимон,ананас,кура җиләге,гөлҗимеш һ.б.

2.“Нәрсә артык?”

Максат:Ел фасылларының билгеләрен ныгыту,ү фикереңне төгәл,ачык.аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү сәләтен камилләштерү,игътибарлылык,тыңлау сыйфатларын үстерү.

Уен барышы:Тәрбияче ел фасылын атый:  м:“Көз”.Аннары төрле ел фасылларының билгеләрен атый(кошлар җылы якка китә,чык төшә,яңгыр ява,кар ява,буран котыра,яфраклар саргая,умырзая чәчәк ата,гөрләвекләр ага,игеннәр өлгерә,күк күкри,салават күпере чыга һ.б.

Балалар артык билгене атыйлар һәм үз фикерләрен аңлатып бирергә тиешләр.

3.“Минем болытым”

Максат: Фантазияләү,образлы күзаллау сыйфатларын үстерү.

Уен барышы: Уен мәйданчыкта үткәрелә. Балалар белән җайлап утырабыз яки одеалга ятабыз.Күктә йөзүче болытларны күзәтәбез.Тәрбияче сораулар бирә:Болытлар нәрсәгә охшаган?Алар кая баралар?Син аларга утырып китәр идеңме?Әңгәмә.

4.“Бөҗәкләр”

Максат:Бөҗәкләрне классификацияләү һәм исемнәрен атауны ныгыту

Уен барышы:Балалар түгәрәккә басалар,алып баручы берәр бөҗәкне атый(чебен),һәм тупны күршесенә бирә,ә ул икенче бөҗәкне атый(черки)һ.б.Кем атый алмый уеннан чыга.Алып баручы биремне катлауландыра “Очучы бөҗәкләр-күбәләк” һәм тупны күршесенә бирә,ә ул (бал корты) дип башкага бирә уен шулайдәвам итә.Түгәрәктә туп 1 тапкыр әйләнеп чыккач, “Сикерүче-бөҗәкләр”әйтелә.(чикерткә).

5.“Өченчесе артык”

Максат:Кошларның күп төрлелеген ныгыту.

Уен барышы:Тәрбияче кошларның исемнәре белән бергә хайван,бөҗәк исемнәрен дә атый.Балалар хатаны белеп алып кул чабырга тиешләр.М:(чыпчык,кызылтүш,чебен,карга,сыер,сыерчык һ.б.)

6.“Әйе яки юк”

Максат:Балаларның көз турындагы белемнәрен ныгыту.

Уен барышы:Тәрбияче сораулар бирә,балалар әйе яки юк дип җавап бирергә тиешләр.

Көз көне ромашка чәчәк атамы?

Көз көне гөмбәләр үсәме?

Болытлар кояшны каплыймы?

Көз көне томан буламы?

Уңыш җыеламы?

Балалар су буенда кызынамы?

Яңгырлар еш явамы?

Кошлар җылы якка китәме?

Гөрләвекләр агамы?

Салкын җилләр исәме?

Куртка,башлык киябезме?

7.“Чәчәкләр”

Максат:Балаларның бүлмә гөлләрен һәм бакча чәчәкләрен атау,классификацияләү турындагы белемнәрен ныгыту.

Уен барышы: Балалар түгәрәккә басалар,алып баручы берәр бүлмә гөлен атап(яран) тупны күршесенә бирә,ә ул икенче гөлне атап дәвам итә. Кем атый алмый уеннан чыга. Түгәрәктә туп 1 тапкыр әйләнеп чыккач, бакча чәчәкләрен атап уен дәвам итә.

8.“Сүзсез аңлат”

Максат:Көзге табигать күренешләрен ныгыту,иҗади күзаллауны,күзәтүчәнлекне үстерү.

Уен барышы: Балалар түгәрәккә басалар.Тәрбияче балаларга мимика,кул хәрәкәте,йөз хәрәкәте белән көзге һава торышын аңлатырга куша.

Салкынайтып җибәрде:балалар кул җылыту,башлык кию,шарф бәйләү хәрәкәтләре ясыйлар;салкын яңгыр ява:куртка якасын күтәрәләр,кулчатыр ачалар.

9.“Тере һәм тере булмаган табигать”

Максат: Тере һәм тере булмаган табигать турында балаларның белемнәрен системалаштыру.

Уен барышы:Балалар түгәрәккә басалар  Тере яки тере булмаган табигать дип әйтеп тәрбияче туп җибәрә.Балалар дөрес җавап әйтеп тупны күршесенә бирәләр.Уен шулай дәвам итә.

10.“Парын тап”

Максат:Балаларда фикерләү сәләтен үстерү.

Уен барышы: Балаларга агач һәм яфраклары рәсемнәре төшкән карточкалар таратыла. Тәрбияче әйтә: “Җил исте,барлык яфракларны очырды”. Балалар бу сүзләрне ишеткәч,кулларындагы карточкалар белән әйләнәләр.Ә икенче команда мондый: “Бер,ике,өч –үз парыңны тап!” Һәр бала үз агачының яфрагы белән янәшә басарга тиеш.

11.“Табигать һәм кеше”1

Максат:Балалар аңында кеше тарафыннан ясалган әйберләр һәм табигатьтән бирелгән булуын ныгыту,системалаштыру.

Уен барышы:Тәрбияче : “Нәрсә кеше тарафыннан ясалган?”дип әйтә дә тупны 1 балага тапшыра.Ул тупны ала һәм җавап бирә “Машина”.Шушы тәртиптә берничә җавап алынгач,тәрбияче икенче сорауны бирә. “Нәрсә табигатьтән бирелгән?”.Балалар табигать обектларын саныйлар.

12.“Табигать һәм кеше”2

Максат :Балалар аңында кеше тарафыннан ясалган әйберләр һәм табигатьтән бирелгән булуын ныгыту,системалаштыру.

Уен барышы: Балалар түгәрәккә басалар.Тәрбияче алдан балалрга аңлатып куя:әйбер яки обектларны санап үтә,ә балалар табигатьтән яки кеше тарафыннан ясалган булуын әйтергә тиешләр.М: “Машина”  дип әйтеп тәрбияче туп җибәрә.Балалар  (“Табигать” яки “Кеше”)дөрес җавап әйтеп тупны күршесенә бирәләр.Уен шулай дәвам итә.

13. “Җөмләне тәмамла.”

Максат:Табигать күренешләренең бәйләнешен аңлау,җөмләдә сүзләрне мәгънәсе буенча дөрес сайлауны ныгыту.

Уенбарышы:Тәрбияче яки бала уенны башлап җибәрә: “Мин тун кидем,чөнки ....”. Икенче бала җөмләне дәвам итә һәм яңа җөмлә уйлый.Уен шушы тәртиптә дәвам итә.

14. “3 предметны ата”

Максат:Предметларны классификацияләүне ныгыту.

Уен барышы:Балалар әлеге классификациягә туры килгән предметларны атарга тиешләр.М:тәрбияче “Чәчәкләр” дип тупны бер балага бирә.Ул җавап бирергә тиеш: “Ромашка,мәк,василёк” Уен шушы тәртиптә дәвам итә.

15. “Бу кайчан була?”

Максат:Ел фасыллары турындагы белемнәрен ныгыту һәм камилләштерү.

Уен барышы:Тәрбияче берәр ел фасылын атый һәм фишканы бер балага бирә.Бала әлеге ел фасылына хас булган билгене атый һәм фишканы башка балага тапшыра.Алдагы бала тагын берәр билге өстәп башка балага тапшыра.

16. “Нәрсә артыннан нәрсә?”

Максат:Ел фасылларын  һәм аларга хас ай исемнәрен дөрес атарга өйрәтү.

Уен барышы: Тәрбияче берәр ел фасылын атый һәм фишканы бер балага бирә.Бала әлеге ел фасылына хас булган беренче айны атый һәм фишканы башка балага тапшыра.Алдагы бала икенче айны атыйһәм өченче балага тапшыра.Уен шушы тәртиптә дәвам итә.Аннары тәрбияче ай исемен әйтә,ә балалар ел фасылын атыйлар.

17. “Хайваннарны ашат”

Максат:Сүзләрне ачык,аңлаешлы итеп әйтүне камилләштерү.

Уен барышы:Балалар ике командага бүленәләр.Беренче команда хайваннарны атый,ә икенче команда аларның нәрсә белән туклануын әйтә,санап чыга.

18. “Яхшы-начар”

Максат:Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту,камилләштерү.

Уен барышы: Тәрбияче табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен схемалап тасвирлаган рәсемнәр күрсәтә.Балалар рәсемгә карап нәрсә ярый,нәрсә ярамаганын булдыра алганча тулы,төгәл итеп  сөйләп бирергә тиешләр.

19. “Бу кайсы ел фасылы?”

Максат:Әдәби текстларны эмоциональ кабул итүне үзләштерү.Ел фасылларының төп билгеләрен,ай исемнәрен ныгыту.

Уен барышы:Язучылар,шагыйрьләр үз әсәрләрендә табигатьне бик матур тасвирлыйлар.Тәрбияче укыганнан балалар әлеге тасвирлаган билгеләрне аерып әйтә белергә тиешләр.

20. “Табышмак әйт,без җавабын табабыз”

Максат:Яшелчәләр турындагы белемнәрен системалаштыру.

Уен барышы:Уенны алып баручы берәр яшелчәне түбәндәге тәртиптә тасвирлый:төсе,формасы,тәме,кайда кулланыла.Балалар тасвирлау буенча белергә тиешләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Музыкалы һәм такмаклы уеннар.Музыкальные игры.

Шигьри такмаклы уеннарны балалар бик яраталар, бу төр уеннар, аларның хәрәкәтчәнлеген арттыру белән бергә, сөйләм телен дә үстерә, уен барышында һәммәсенә дә катнашырга мөмкинлек туа. ...

Сөйләм теленә өйрәтүдә коммуникатив уеннар.

Бу мәкаләдә тәрбияченең балаларны сөйләм теленә өйрәткәндә коммуникатив уеннарны ничек куллануы тасвирлана....

"Уеннар аша рәсем ясау"

  Альбом битендә ариентлашу, нокталарны туры сызык белән тоташтыру, гади карандаш белән эшләү күнекмәсен ныгыту, карандашны дәрес итеп тоту, каты итеп кысып тотмаска өйрәтү.  Уйнаган уенны рәсемгә төш...

Икетеллек шартларында дәүләт телләренә өйрәтүдә үстерелешле тирәлек булдыру.

"Икетеллек шартларында дәүләт телләренә өйрәтүдә үстерешле тирәлек булдыру" ата-аналар өчен консультация. Мингазова Римма Рифовна детский сад №76...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сенсомоторик күнекмәләрен формалаштырганда үстерелешле келәмнең практик әһәмияте

Ни өчен мәкмәпкәчә яшьтәге балаларга вак моториканы үстерү мөхим? Үстерелешле келәмнең төп функциясе.......

"Үстерелешле тел мохите"

Статья на татарском языке, где  указаны факторы развивающего обучения...