"Кар кызында кунакта" 2 кеч. төркемендә яңа ел сценариясе
материал (младшая группа) по теме

Шайхутдинова Гузель Робертовна

2 кечкенәләр төркемендә "Кар кызында кунакта" яңа ел сценариясе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kar_kyzynda_kunakta.doc49.5 КБ

Предварительный просмотр:

Актаныш № 6 балалар бакчасы

“Кар кызында кунакта”

2 кечкенәләр  төркемендә Яңа ел кичәсе

Төзеде: Шайхутдинова Г.Р.


Зал бәйрәмчә бизәлгән. Балалар залга үтәләр, аларны Кар кызы каршы ала.

  • Исәнмесез, дусларым, сез мине таныдыгызмы? Мин кем? (Кар кызы), дөрес, балалар, мин Кар кызы, Кыш бабайның оныкчыгы. Кыш бабай соңгарак калды, ул килеп җиткәнче бәйрәмне башлап җибәрик.

Шулчак чыршы янына керпе килеп чыга,чыршыны карый

  • Нинди зур керпе! Энәләре минеке кебек кадыйлар, аягын да яшереп кенә тора. Менә нишләптер борыны гына түшәмгә тигән. Мин дә үскәч шулай зур булырмын инде.

Кар кызы: Ай керпе ,керпе ул сиңа ошап энәле булса да, керпе түгел, ә минем бабам, менә шушы балаларга алып килгән, чыршы агачы.

Керпе: Чыршы агачы!? Ә мин аны танымый да торам. Ә аны нигә шулай матур итеп бизәдегез?

Кар кызы: Әй, керпе дус, син бит кыш буе йоклап уздыргач белмисең дә, бүген бит бездә Яңа ел бәйрәме.

Керпе: Нәрсә соң ул кыш, нәрсә соң ул Яңа ел?

Кар Кызы: Менә без хәзер сиңа барысын да аңлатып бирербез.

        Уянып бүген иртән                   Әйдәгез тауга барыйк

Карасам тәрәзәгә                        Чанада шуып калыйк,

Ак сакаллы Кыш бабай              Бер тузан юк, саф һава

Кар алып килгән безгә               Җиргә ап-ак кар ява.

Салкын саф һава                         Кар яуган. яуган

        Йөмшак кар ява                          Мамык кебек кар

Урамга чыксаң                            Ап-ак булганнар

Битләр кызара                             Урамнар, кырлар.

        

        Кыш көлә- көлә                         Без нәниләрне

        Битебездән үбә.                         Кышта сагынган,

        Алсу була безнең                      Төнлә килеп ул

        Битләр шуңа күрә.                     Карлар яудырган.

        

Ап-ак кына, йөмшак кына        Ак чәчәк кебек кар ява

Кар яуды бөтен җиргә              Урамнарга, кырларга.

Күңелле бәйрәм-Яңа ел            Тынычлык алып Яңа ел

Килде безнең бакчабызга.        Килсен бөтен дөньяга.

                

                                Җыр: “Кыш җитә”

 Керпе: Ничек кызык. Менә нинди икән ул Кыш, Яңа ел бәйрәме.

Кар Кызы: Менә  Яңа елга дип, минем бабам балаларга шушы чыршыны алып килгән. Балалар, сезгә чыршы ошыймы? Нәрсәләре ошый? Бәйрәмебез тагын да матурырак, яктырак  булсын өчен нәрсә җитми? (Чыршының утлары). Балалар, әйдәгез чыршыдан утларын кабызуын сорыйбыз!

Чыршы, чыршы, чыршыкай утларыңны кабыз син!   

 Чыршының утлары яна, яңадан сүнә.

Кар Кызы: Балалар, чыршы утларын болай гына кабызырга теләми ахры. Әйдәгез аңа җыр бүләк итәбез!

                                   Җыр: “Чыршы янында”

Чыршының утлары яна.

        Исәнме, чыршы , исәнме!                

        Яңа ел килеп җитте.                          

        Күңелле чыршы бәйрәмен                

        Балалар күптән көтте.                        

        

        Тышта буран бөтен җиргә                 Бүлмәдә чыршы агачы

        Карлар тутыра.                                   Ул яшелдән киенгән.

        Безнең бүлмәдә ямь- яшел                Чыршы да урманнан безгә

        Чыршы утыра.                                    Бәйрәм иртәсенә килгән.

        Бәйрәм иртәсенә иртүк                     Чыршыбызның очына

        Чыршы бәйрәмгә килгән,                  Йолдыз куелган,

        Энәле ботакларына                            Бәйрәмгә бу залга

        Ап-ак бәсләр эленгән.                        Дуслар җыелган.

                                     Җыр: “Чыршы бәйрәме”                                

                                         Бию” Приседалки”

Куянкай керә: Исәнмесез, сез минем дустым керпекәйне күрмәдегезме? Мин аны үземә Яңа ел бәйрәменә чакырмакчы идем, ә ул өендә юк.

Кар Кызы: Бик вакытлы килгәнсең, куянкай, синең дустың безнең белән Яңа ел кичәсендә, сине дә үзебезнең бәйрәмгә чакырабыз.

Куян: Рәхмәт балалар, мин бит буш кул белән килмәдем сезгә бик кызык уен алып килдем.

                                Уен: “Күркә җыю”

Кар Кызы: Куянкай, без дә  бит синең турыңда матур уен беләбез.

                                Уен: “Ап-ак куян”

КарКызы: Балалар, нишләптер безнең Кыш бабай килеп  җитә алмый, әллә адашкан микән? Ничек кенә юл күрсәтергә икән аңа? Ә, белдем, минем бабам скрипка тавышын бик ярата, кем скрипкада уйный белә?

Мәдинә: Миенем әни скрипкада уйный белә.

Мәдинәнең әнисе скрипкада уйный. Кыш бабай керә, аның капчыгын өстерәп төлке белән бүре керәләр.

Кыш бабай: Исәнмесез, балалар, нинди зур булып үскәнсез, күп һөнәрләргә дә өйрәнгәнсездер.

Кар Кызы: Шулай, бабыкаем, әйдә утырып тор, ә балалар сиңа үзләренең шигырьләрен сөйләп күрсәтерләр.

        Юеш көннәрдә                            Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,

        Зарыгып беттек,                          Хуш киләсең уз бире.

        Кыш бабабызны                          Кунак булырсың дип

        Сагынып көттек.                         Күптән көттек без сине.

        Кыш бабай килгән                       Чыксаң чеметә

        Ап-ак тун кигән,                           Битне өшетә

        Көтә кем генә                                Менә шул аның

        Чыгар дип өйдән.                         Бөтен эшедә.

          Җилкәсенә капчык асып               Җыелып җепшек кардан                

       Кыш бабай килеп керде.               Кар бабай ясап куйдык,      

        Төрле кызык сүзләр әйтеп            Каравылга дип калдырдык

        Бүләк өләшеп йөрде.                      Бер таяк тоттырдык та.

Кыш бабай, Кыш бабай                 Бүләкләр алып килгән,

Безгә бик таныш бабай.                 Бүреген кыңгыр кигән-

Сакал, мыек ап-актан                    Әйлән- бәйлән уйната,

Килгән безгә эрактан.                    Биетә һәм җырлата.

Җыелып бергә                               Кыш бабай, Кыш бабай

Тауга чыгабыз,                              Безне бик ярата,

Шаулашып анда                           Ул безгә Яңа ел

Чана шуабыз.                                 Бүләге тарата.

                                   Җыр: “Кар бөртеге”

Кыш бабай: Бигрәк уңган, булган балалар икәнсез. Ә хәзер  җитезлегегезне тикшереп карыйк әле.

                                   Уен: Өшетү.

Кыш Бабай: Уф, арыдым, эрим бугай мин.

Төлке: Балалар, әйдәгезәле Кыш бабайның үзен өшетеп алабыз.

                                 Бию:” Күрсәт әле үскәнем”

Кыш Бабайга хәл керә.

Кыш бабай:Сезнең уеннан соң рәхәт булып китте, әйдәгез әле мин сезгә тагын бер уен уйнатам, кем иң җитезе микән сездә.

Уен “ Кыш бабай бияләе”

 Шул вакыт төлке белән бүре капчык өчен тарткалашалар.(Мин тотам, мин тотам).


Кыш Бабай: Нәрсә бүлешә алмыйсыз инде анда!? Ай-ай дус була белмәдегез инде.

Кар Кызы: Ә менә безнең балалар дуслар, алар аз гына ачуланышсалар да шундук дуслашалар.

                                Уен: Ачуланыштык, татулаштык.

Кыш Бабай: Бигрәк дус икәнсез, балалар, гел шулай дус, тату булып калыгыз. Минем дә китәр вакыт җитә икән. Мине озатканчы, әйдәгез әле, әниләрегез белән дә түгәрәктә биеп алыйк.

Бию: “Күмәк бию”

  Кыш Бабай: Ярый, дуслар, миңа китәр вакыт җитте, кая әле минем күчтәнәчләрем?

Төлке белән бүре  капчыкны алып киләләр: Кыш Бабай безгә дә күчтәнәч бармы?

Кыш Бабай: Сезгә күчтәнәчне урманга кайткач бирермен.

Ә менә бу, балалар, сезгә Яңа ел бүләге булыр, гел шулай акыллы, матур, тәртипле булып үсегез. Яңа ел белән сезне!

Кыш Бабайны озату.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкәчә әзерлек төркемендә «Ягез, эле, кызлар!» 8 март бэйрэме сценариясе.

Сценарий 8 марта для подготовительной к школе группе, изложенный на татарском и русском языках....

Уртанчылар төркемендә “Безнең әтиләр безгә бик кирәк” күңел ачу кичәсе сценариясе.

Сценарий праздника, посвященного дню защитника Отечества в средней группе, на татарском языке....

2 кечкенәләр төркемендә Яңа ел сценариясе

      Яңа ел сценариясе .( Яңа ел көе яңгырый, балалар залга керәләр һәм түгәрәккә басалар).А.б:  Карагыз әле, балалар,  нинди матур зал, ул ничек матур итеп бизәлгән....

«Көз бәйрәме» беренче кечкенәләр төркемендә күңел ачу сценариясе

Кунел ачу сценариясе, беренче кечкенэлэр торкеме"Коз бэйрэме!...

"Муса Җәлил- безнең йөрәкләрдә". Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә бәйрәм сценариясе"

сцСценарий праздника в средней и подготовительной группе по творчесиву Мусы Джалиля....