2 кечкенәләр төркемендә Яңа ел сценариясе
материал по музыке (младшая группа) на тему

        Яңа ел сценариясе .

( Яңа ел көе яңгырый, балалар залга керәләр һәм түгәрәккә басалар).

А.б:  Карагыз әле, балалар,  нинди матур зал, ул ничек матур итеп бизәлгән.  Уртада яңа ел символы- яшел чыршы. Әйдәгез, аның янында әйлән- бәйлән уйныйбыз:

Бүлмәдә чыршы агачы,

Ул яшелдән киенгән.

Чыршы да урманнан безгә

Бәйрәм итәргә килгән.

1 бала:  Күрәсезме чыршыны?

              Матур итеп киенгән.

Безгә калын урманнардан

Ул кунак булып килгән.

2 бала:  Күрегез бу  чыршыны,

Чыршының да чып-чыны!

Нинди төз, матур, биек,

Тора түшәмгә тиеп.

А.б:        Матур  уенчыклары,

Никтер янмый утлары?

Әй чыршы, чыршы, чыршы!

Утларыңны кабызчы,

Безнең күңелне күрче.

Бергә: 1,2,3 чыршы утларыңны кабыз!(2 тапкыр).

А. б: Менә нинди матур безнең чыршы . Әйдәгез әле, балалар, чыршыбызга багышлап җыр җырлап алыйк әле.( яшел чыршы җыры).

А.б: ә хәзер балалар, урыннарга утырдык.( залга чыршы төбенә сиздерми генәаю кереп утыра.а.б. чыршы төбеннән бияләө табып ала.)

А.б: Балалар, карагыз әле, нәрсә бу?( балалар җавабы). Балалар,  бу бияләйне кем югалтты микән?( чыршы төбенә карый, кинәткенә аю килеп чыга). Син бияләеңне югалтмадыңмы?

Аю: мин шуны эзли идем инде.Әй рәхмәт сезгә, балалар ( йоклагандай итә).

А.б: карагыз инде бу аюга бияләен киюгә йоклап та киткән, алай ярамый бит инде.Балалар,  әйдәгез әле аюны йокысыннан уятыйк, бер уен уйнап алыйк.( шалтыравыклар белән уен). Уенның тәртибе болай: музыка уйнаган вакытта  шалтравыкларны шалтратабыз, ә инде музыка туктагач артка яшерәбез.( уен вакытында аю чыга).

Аю: Балалар, сез нигә тавышланасыз? Миңа йокларга ирек бирмисез. Мин бит кыш көне йокларга тиеш.

А.б: әй. Аю дус, син безне ачуланма инде. Бездә бүген бәйрәм бит- чыршы бәйрәме. Балалар белән җырлап, биеп күңел ачабыз. Әйдә син дә безнеә белән биеп ал, без сине башка борчымабыз.( аю бии).

А.б:  Ярый аюкай, бик зур рәхмәт сиңа. Ә хәзер бар инде өнеңә кер.

Аю: Бик зур рәхмәт сезгә балалар, бик күңелле булды. Ә хәзер миңа йокларга вакыт, сау булыгыз.

А.б: ( чыршы төбеннән тагын бер бияләй табып ала.)  Балалар, карагыз әле, нинди  матур бияләй. Кем югалтты икән аны?

( Кыш Бабай һәм Кар Кызы керәләр).

К.б:   Мин Кыш Бабай, Кыш Бабай !

Бик ераклардан килдем

Ракетага утырып,

Ай тирәсендә йөрдем

Бәйрәм белән котлыйм барыгызны,

Сезгә бәхет-шатлык өләшәм.

Залда утыручы дуслар

Хөрмәт белән сезгә эндәшәм.

 К.к: Күп бакчаларда булдык.

Мондый матур чыршы күрмәдек.

А.б: Исәнмесез Кыш бабай һәм Кар кызы! Бәйрәмебездә сезне күрүебезгә бик шатбыз.

Йолдызлар төшеп кушылган,

Чыршыдагы утларга

Кыш бабай белән Кар кызы килгән безне котларга.

К.к: Сезнең белән күрешүебезгә бездә бик шат. Сез бүген шундый матурлар, күркәмнәр.

Балалар.чыршы төбеннән минем бияләямне тапмадыгызмы? Күрмәдегезме?

Балалар:  Күрдек менә ул.

К.к: бияләем табылды.

А.б: Әйдә Кар кызы, бияләеңне алыр өчен бер биеп күрсәт әле.

К.б: Карт булсам да, яшьләр кебек бер биеп алыйм әле. Әйдә, кызым.

А.б: Кыш бабай, син арыгансыңдыр индеял итеп ал,ә без сиңа үзебезнең һөнәрләребезне  күрсәтербез.( бию).

А.б: Ә хәзер балалар үзләренең шигырьләрен сөйләрләр.(кыш бабай җыры)

К.к:  Кыш бабай,  балалар сиңа шигырьләрен сөйләде,җырлар җырлады,биеде.Ә син бернәрсәне дә онытмадыңмы?

К.б: Ә нәрсәне?

Балалар: бүләкләрне.

К.б:      Ай минем тишек башым!

Бөтенләй онытканмын, 

Капчыгымны  кайдадыр

Югалтып калдырганмын! ( эзләнә).

Ай, яй ә бүләкләр капчыгын кар күмеп киткән. Балалар миңа бүләкләрне табарга

булышыгыз.

К.к: Балалар,әйдәгез Кыш бабайга бүләкләрне табарга булышабыз.(эзлиләр бүләкләрне кар өеменнән табып алалар.)

А.б: Булдырдыгыз балалар. Менә бүләкләрне дә таптык.Әйдәгез, хәзер урыннарга утырабыз. Ә Кыш бабай безгә бүләкләр бирер.

К.к:    Бик күңелле үтте бәйрәм ,

           Безгә китәргә кирәк.

Телим сезгә яңа елда

 Тагын да зур үсәргә.

К.б:  Сезнең кебек дус балалар артканнан  арта барсын,

Бер елдан соң очрашырга тагын да язсын.

Сау булыгыз, балалар! Киләсе очрашканга кадәр!

А.б: Менә  бәйрәмебез дә ахрына якынлашты, сезгә игелек, саулык-сәламәтлек, ак бәхетләр телми. Саубулыгыз!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_stsenariyas1.docx16.85 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

                                  Яңа ел сценариясе .

( Яңа ел көе яңгырый, балалар залга керәләр һәм түгәрәккә басалар).  

А.б:  Карагыз әле, балалар,  нинди матур зал, ул ничек матур итеп бизәлгән.  Уртада яңа ел символы- яшел чыршы. Әйдәгез, аның янында әйлән- бәйлән уйныйбыз:

Бүлмәдә чыршы агачы,

Ул яшелдән киенгән.

Чыршы да урманнан безгә

Бәйрәм итәргә килгән.

1 бала:  Күрәсезме чыршыны?

              Матур итеп киенгән.

Безгә калын урманнардан

Ул кунак булып килгән.

2 бала:  Күрегез бу  чыршыны,

Чыршының да чып-чыны!

Нинди төз, матур, биек,

Тора түшәмгә тиеп.

А.б:    Матур  уенчыклары,

Никтер янмый утлары?

Әй чыршы, чыршы, чыршы!

Утларыңны кабызчы,

Безнең күңелне күрче.

Бергә: 1,2,3 чыршы утларыңны кабыз!(2 тапкыр).

А. б: Менә нинди матур безнең чыршы . Әйдәгез әле, балалар, чыршыбызга багышлап җыр җырлап алыйк әле.( яшел чыршы җыры).

А.б: Ә хәзер балалар, урыннарга утырдык.( залга чыршы төбенә сиздерми генә аю кереп утыра. А.б. чыршы төбеннән бияләй табып ала.)

А.б: Балалар, карагыз әле, нәрсә бу?( балалар җавабы). Балалар,  бу бияләйне кем югалтты микән?( чыршы төбенә карый, кинәт кенә аю килеп чыга). Син бияләеңне югалтмадыңмы?

Аю: Мин шуны эзли идем инде.Әй рәхмәт сезгә, балалар ( йоклагандай итә).

А.б: Карагыз инде бу аюга бияләен киюгә йоклап та киткән, алай ярамый бит инде. Балалар,  әйдәгез әле аюны йокысыннан уятыйк, бер уен уйнап алыйк.( шалтыравыклар белән уен). Уенның тәртибе болай: музыка уйнаган вакытта  шалтравыкларны шалтратабыз, ә инде музыка туктагач артка яшерәбез.( уен вакытында аю чыга).

Аю: Балалар, сез нигә тавышланасыз? Миңа йокларга ирек бирмисез. Мин бит кыш көне йокларга тиеш.

А.б: Әй, аю дус, син безне ачуланма инде. Бездә бүген бәйрәм бит- чыршы бәйрәме. Балалар белән җырлап, биеп күңел ачабыз. Әйдә син дә безнең белән биеп ал, без сине башка борчымабыз.( аю бии).

А.б:  Ярый аюкай, бик зур рәхмәт сиңа. Ә хәзер бар инде өнеңә кер.

Аю: Бик зур рәхмәт сезгә балалар, бик күңелле булды. Ә хәзер миңа йокларга вакыт, сау булыгыз.

А.б: ( чыршы төбеннән тагын бер бияләй табып ала.)  Балалар, карагыз әле, нинди  матур бияләй. Кем югалтты икән аны?

( Кыш Бабай һәм Кар Кызы керәләр).

К.б:   Мин Кыш Бабай, Кыш Бабай !

Бик ераклардан килдем

Ракетага утырып,

Ай тирәсендә йөрдем

Бәйрәм белән котлыйм барыгызны,

Сезгә бәхет-шатлык өләшәм.

Залда утыручы дуслар

Хөрмәт белән сезгә эндәшәм.

 К.к: Күп бакчаларда булдык.

Мондый матур чыршы күрмәдек.

А.б: Исәнмесез Кыш бабай һәм Кар кызы! Бәйрәмебездә сезне күрүебезгә бик шатбыз.

Йолдызлар төшеп кушылган,

Чыршыдагы утларга

Кыш бабай белән Кар кызы килгән безне котларга.

К.к: Сезнең белән күрешүебезгә бездә бик шат. Сез бүген шундый матурлар, күркәмнәр.

Балалар,чыршы төбеннән минем бияләямне тапмадыгызмы? Күрмәдегезме?

Балалар:  Күрдек менә ул.

К.к: Бияләем табылды.

А.б: Әйдә Кар кызы, бияләеңне алыр өчен бер биеп күрсәт әле.

К.б: Карт булсам да, яшьләр кебек бер биеп алыйм әле. Әйдә, кызым.

А.б: Кыш бабай, син арыгансыңдыр инде ял итеп ал,ә без сиңа үзебезнең һөнәрләребезне  күрсәтербез.( бию).

А.б: Ә хәзер балалар үзләренең шигырьләрен сөйләрләр.(кыш бабай җыры)

К.к:  Кыш бабай,  балалар сиңа шигырьләрен сөйләде,җырлар җырлады,биеде.Ә син бернәрсәне дә онытмадыңмы?

К.б: Ә нәрсәне?

Балалар: Бүләкләрне.

К.б:      Ай минем тишек башым!

      Бөтенләй онытканмын,  

      Капчыгымны  кайдадыр

      Югалтып калдырганмын! ( эзләнә).

Ай, яй ә бүләкләр капчыгын кар күмеп киткән. Балалар миңа бүләкләрне табарга

булышыгыз.

К.к: Балалар,әйдәгез Кыш бабайга бүләкләрне табарга булышабыз.(эзлиләр бүләкләрне кар өеменнән табып алалар.)

А.б: Булдырдыгыз балалар. Менә бүләкләрне дә таптык.Әйдәгез, хәзер урыннарга утырабыз. Ә Кыш бабай безгә бүләкләр бирер.

К.к:   Бик күңелле үтте бәйрәм ,

               Безгә китәргә кирәк.

   Телим сезгә яңа елда

   Тагын да зур үсәргә.

К.б:  Сезнең кебек дус балалар артканнан  арта барсын,

Бер елдан соң очрашырга тагын да язсын.

Саубулыгыз, балалар! Киләсе очрашканга кадәр!

А.б: Менә  бәйрәмебез дә ахрына якынлашты, сезне  якынлашып килүче  “Яңа ел” бәйрәмнәре белән котлыйм. Яңа елда  сезгә исәнлек- саулык,сәламәтлек, гаилә  бәхете телим. Саубулыгыз!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Занятие по физкультуре. Кечкенәләр төркемендә физкультура шөгыле

Балтач районыНөнәгәр авылы “Тамчы” балалар бакчасы            2 нче кечкенәләр төркемендә физкультура шөгылеТема: “Кышкы урманга ...

"Кар кызында кунакта" 2 кеч. төркемендә яңа ел сценариясе

2 кечкенәләр төркемендә "Кар кызында кунакта" яңа ел сценариясе...

«Көз бәйрәме» беренче кечкенәләр төркемендә күңел ачу сценариясе

Кунел ачу сценариясе, беренче кечкенэлэр торкеме"Коз бэйрэме!...

"Муса Җәлил- безнең йөрәкләрдә". Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә бәйрәм сценариясе"

сцСценарий праздника в средней и подготовительной группе по творчесиву Мусы Джалиля....