Уртанчы төркемендә әниләр бәйрәменең сценариясе
материал (средняя группа) на тему

Аухадшина Светлана Александровна

Әнием - кояшым, әнием - алтыным!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл niem_byrme_2013.docx24.53 КБ

Предварительный просмотр:

Әнием, кояшым,

әнием, алтыным!

           Уртанчы төркемендә бәйрәм иртәсе программасы

                                                             

                                          2013 ел

Балалар, бәйрәмчә киенеп, залга музыка астында биеп килеп керәләр, ярым түгәрәккә тезелеп басалар.

Тәрбияче:

Илназ: -Хәерле көн безнең иң кадерле кунакларыбыз- хөрмәтле әниләр, дәү әниләр, кызлар!

Сезне ихлас күңелдән ямьле яз бәйрәме белән котлыйбыз!

Азалия: - Яз сулышы гаиләгезгә муллык, күңелләрегезгә сабырлык, тәннәрегезгә саулык китерсен.

Язилә: -Ходай сезне үз рәхим-шәфкатеннән ташламасын, теләкләрегезне тормышка ашырырга ярдәм итсен, өстәлләрегез мул, аш-суларыгыз тәмле, көннәрегез ямьле булсын!

Әлфис: -Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы-йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге –хатын-кызларда. Сезне җир йөзен бизәгән хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез.

Зал уртасына җырлый-җырлый бер кыз- чыга.Йокысыннан торган хәрәкәтләр ясый, юына,чәчен төзәтә.

Тәрбияче: Иртүк торып битен юган,

Кем уяткан Зәлияне?

Зәлия: Уятмады, үзем тордым

Бүген әни бәйрәме!

Пәрдәләрне ачып куйдым

Көн кояшлы, көн ямьле!

 Якты булсын, балкып торсын

Әниләрнең бәйрәме

Өстәл өстен кат-кат сөрттем

Җәйдем ап-ак җәймәне

Чиста булсын, пөхтә булсын

Бүген әни бәйрәме.

Балалар бергә: Бүген әни бәйрәме!

Ризван: Күмәкләшеп без дә дуслар

Җырлап алыйк, әйдә ле

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме!

Җыр: ”Кояш гомере”

Нәзилә: Нигә бүген бөтен җирдә

           Чәчәкләр балкый бездә?

           Нигә кояш көлеп карый,

           Беләбез һәммәбез дә

           Бүген әниләр бәйрәме

           Бүген җирдә тантана

          Кояш шуңа көлә бүген

          Гөлләр шуңа шатлана

          Әниләрнең бәйрәменә

          Куана шулай алар

          Әниләрне котлый бүген

          Җирдә барлык балалар.

Инсаф З.Март аенда, кар өстендә

                  Кояш нурлар уйната

                  Яз килә, каршы алыгыз!

                   Дигән хәбәр тарата.

                  Без беләбез, җылы язның

                  Иң беренче бәйрәме

                 Әниләр, әби-апалар

                 Хатын- кызлар бәйрәме!

Аяз:     Бүген бездә әниләр бәйрәме

               Шатлык җыры илем күгендә

                Әниләр бәйрәме белән котлап

               Кошлар җырлый туган илемдә

Эльмир: - Көннәр якты булсын өчен,

Балалар: - Әни кирәк!

- Йокы татлы булсын өчен,

Балалар:- Әни кирәк!

- Ашлар тәмле булсын өчен,

Балалар: – Әни кирәк!

- Җил-яңгырдан саклар өчен,

- Усаллардан яклар өчен,

-Бәхет-шатлык артсын өчен

Балалар: Әни кирәк!

Тәрбияче: Иң кадерле кеше җирдә әни димәк!

Тәрбияче: Хәзер Азалия әниләргә  матур җырын бүләк итә.

Рүзәл: Әйтәсебез килә бүген

            Кадерле әниләргә-

            Бу бәйрәм дөньяга килгән

            Кояш нуры сибәргә.

Әминә:Өй түрендә гөлбакчада

                Җырчы кошлар сайраша

                Бүген әниләр бәйрәме

                Бүген бездә тамаша!

Лиана: Бу бәйрәмдәге җылылык

               Гасырларга җитәрлек

               Сезнең назлы кулларыгыз

               Әкиятне чын итәрлек.

Күмәк җыр: ”Рәхмәт Әнием”

Язилә:Әнием минем матур,күзләре якты, көләч

Шундый күңелле була,ул өйгә кайтып кергәч

Мин елышам әнигә,әни миңа елыша

Битләрен аның кайнар, ә куллары йоп-йомшак.

Конфет та кирәк түгел, кирәк түгел курчак та

Чөнки мин әниемне алдым инде кочаклап.

Әлбинә: Нинди назлы, нинди эшчән синең куллар, әнием

             Бөтен дөнья бәйрәм итә сине зурлап ,әнием!

Дина: Сто путей, дорог вокруг
Обойди по свету:
Мама – самый лучший друг,
Лучше мамы – нету!

Никита: Өйрәтте мине әнием

Кошлар җырын тыңларга

Кошларның моңын отып

Матур итеп җырларга

Өйрәтте мине әнием

Чишмә җырын җырларга

Чылтырап аккан сулардан

Көмеш көйләр тыңларга.

Тәрбияче: Хөрмәтле кунаклар, Никита башкаруында җыр тыңлап үтегез.

 Алмаз: Әни безне тудырган,

              Әни безне үстергән

              Әни сөте гомер буе

              Җитә торган көч биргән.

Азалия: Авырсак янда тора ул

             Төн буе керфек какмый

             Үз саулыгын да кызганмый

             Ул безне саклый-саклый.

Тәрбияче: Ә хәзер сезгә хөрмәтле кунаклар  матур җыр тәкъдим итәбез.

Тәрбияче: Безнең балалар үзләренең әниләре белән мактанырга бик яраталар. Берничәсен тыңлап үтик әле.

Миляуша: Өстемдәге киемнәргә

Күпләр карый сокланып

Кем текте?-дип кайберләре

Сорап куя тукталып

Әни теккән киемнәрне

Бик яратып киям мин

Шундый матур тегелгән,

Рәхмәт әни!-диям мин

Әлфис: Дөньядагы иң акыллы

Иң уңган минем әни

Менә шуңа синең яннан

Һич тә китәсем килми

Йөзең синең һәрвакытта

Балкып тора, әнием

Аш-суыңнан тәмле исләр

Аңкып тора, әнием!

Назира: -Мне мама приносит
Игрушки, конфеты,
Но маму люблю я
Совсем не за это.
Веселые песни
Она напевает,
Нам скучно вдвоем
Никогда не бывает.

Данияр: Ә минем әни менә

Саннар белән эш итә

Куша, ала, тапкырлый

Счёт төймәсе тик тормый.

Тәрбияче: Бәйрәмебезне матурлап бүген безгә кунакка дәү әниләребез дә килгән. Безнең балалар аларга да матур шигырләрен,җырларын бүләк итәләр.

Гүзәл: Җырлыйсы килеп кенә

             Тора бүген минем дә

             Көтеп алган бәйрәме

             Бүген һәммәбезнең дә.

Тәрбияче: Хәзер Гүзәл сезгә үзенең матур җырын бүләк итә. “Дәү әниемә бүләккә”

Эльвина: Ак яулыклы, көләч йөзле

Шат күңелле, әйбәт тә

Кем ул диеп сорыйсызмы?

Дәү әнием әлбәттә

Тәмле бәлеш пешерүче

Дәү әни безнең өйдә

Аңардан ашарга сорый

Шаян песиебез дә

Без әбине яратабыз

Ул да безне ярата,

Якты йөзе, йомшак сүзе

Һәммәбезгә карата

Илхам: Әбием шундый җылы,

Иркәләнәсем килә

Яннарында песи кебек

Сырпаланасым килә.

Әлфис: Өйгә кайтсам, өй балкыган

Өйгә нур иңгән.

Ерак җирне якын итеп

Әбием килгән

Үзен ничек сагынганны белгән ул, белгән

“Күрим әле улымны!”-дип

Әбием килгән.

Азат: Яратам әбиемне, сөйли ул көлә-көлә

Укыганын да күрмим, миннән күберәк белә

Аңламасам аңлата, татлы тел белән генә

Яхшы укып кеше бул, иреш ,-ди,-теләгеңә.

Илназ: Дәү әни караган мине

Әнием эштә чакта

Ашаткан ул, сөт эчергән

Бергә уйнаган хәтта.

Сеңлем белән икебез дә

Аңа без бик рәхмәтле

Зур үскәч, йомшак түшәктән

Төшермәбез дә әле.

Тәрбияче: Хәзер Никита үзенең матур җырын залда утырган барлык әниләргә дә бүләк итә.

Музыка астында залга песи баласы булып Мияубикә (Азалия) керә.

Тәрбияче: Кая барасың, Мияубикә, бик ашыгасың бугай?

Мияубикә: Мияу, мияу!

                   Бу нинди сорау?

                   Әниемнең бәйрәме!

                   Шуңа ашыгам!

Тәрбияче: Белдек, белдек.Мияубикә әнисенең бәйрәме белән котларга ашыга. Мияукай, ә син әниеңне бәйрәме белән ничек котларга җыенасың?

Мияубикә: Әниемә багышлап матур җыр һәм кызыклы уеннар бүләк итәргә уйлыйм (йомгак бирә)

Тәрбияче йомгакны ала һәм әниләр белән”Йомгак тәгәрәтәбез” уенын башлап җибәрә.

Биремнәр:

1. Бәйрәм белән котларга

2. Балаң турында иркәләү сүзләре әйтергә

3. Балагыз ятлаган шигырне сөйләп күрсәтергә

4. Бәрәңге ризыгы әйтергә (10)

5. Татар халык ашларын санарга (5)

Тәрбияче: Мияубикә әнисен котларга йомгак әзерләгән булса, безнең балалар әниләрен котларга матур бию бүләк итәләр.

Парлы бию. “Вальс»

Тәрбияче:Балалар әниләрен бик яраталар һәм аларга матур теләкләр дә телиләр һәм рәхмәтләрен әйтәләр.

Айсылу: Без телибез сезгә якты көннәр

Күтәренке булсын күңелегез

Гөрләп яшәгез, картаюны белмичә

Гел шатлыкта үтсен гомерегез.

Илсаф: Әнием,әнием

Кадерлем син минем

Мин сине яратып

Иркәләп торырмын

Мин сиңа тормышта

Таяныч булырмын.

Инсаф: Безне назлап үстергәнгә

Әниләр рәхмәт сезгә!

Һәрвакыт сабыр булганга

Әниләр рәхмәт сезгә!

Илфир: - Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Шатлык-куаныч, зур бәхетләр

Юлдаш булсын гомер-гомергә

Гомер юлларыгыз озын булсын,

 Тигез тормыш аны бизәсен

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәңге килмәсен.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкәчә әзерлек төркемендә «Ягез, эле, кызлар!» 8 март бэйрэме сценариясе.

Сценарий 8 марта для подготовительной к школе группе, изложенный на татарском и русском языках....

Уртанчылар төркемендә “Безнең әтиләр безгә бик кирәк” күңел ачу кичәсе сценариясе.

Сценарий праздника, посвященного дню защитника Отечества в средней группе, на татарском языке....

2 кечкенәләр төркемендә Яңа ел сценариясе

      Яңа ел сценариясе .( Яңа ел көе яңгырый, балалар залга керәләр һәм түгәрәккә басалар).А.б:  Карагыз әле, балалар,  нинди матур зал, ул ничек матур итеп бизәлгән....

"Кар кызында кунакта" 2 кеч. төркемендә яңа ел сценариясе

2 кечкенәләр төркемендә "Кар кызында кунакта" яңа ел сценариясе...

«Көз бәйрәме» беренче кечкенәләр төркемендә күңел ачу сценариясе

Кунел ачу сценариясе, беренче кечкенэлэр торкеме"Коз бэйрэме!...