"Светофор безнең дустыбыз"
план-конспект занятия (средняя группа) на тему

Музепова Гузель Ахметовна

Икенче кечкенәләр төркемедә юл йөрү кагыйдәләре буенча эшчэнлек

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл svetofor_beznen_dustybyz.docx5.38 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: Балаларга светофор турында төшенчә бирүне дәвам итү, светофорның төсләрен аера белү күнекмәләрен ныгыту. Балаларның фикерләү, анализлау сәләтләрен, игътибарлыкларын арттыру, хәтерләрен яхшырту; бер-берсенә тыйнаклык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

Җиһазлау: Тар һәм киң юллар, светофор макеты, кызыл, яшел, сары түгәрәкләр, машина өлешләре, руль.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар, миңа карагыз әле, бүген минем кәефем бик әйбәт. Мин сезгә дә үземнең кәефемне җибәрәм. Сез тотып алыгыз да кәефләрегезне килгән кунакларга җибәрегез. Я, кәефләрегез ничек?

Балалар (күрсәтәләр): Шәп (ишек шакыган тавыш ишетелә, тәрбияче ишекне ачып аюны алып керә).

Тәрбияче: Балалар карагыз әле безгә кем килгән?

Балалар: Аю.

Тәрбияче: Нәрсә булды сина аю?

Тәрбияче (аю булып сөйләшә): Минем бик тә машиналар күрәсем килгән иде, авылга килдем. Ә хәзер кайтыр юлны таба алмыйм.

Тәрбияче: Борчылма аю, без сиңа өеңә кайтырга булышырбыз. Безгә аюны урманга хәтле озатып куярга кирәк. Минем белән сәяхәткә барырга сез әзерме? Балалар, карагыз әле (алда ике төрле юл ята - киң һәм тар). Монда ике юл киткән, без кайсы юлдан барырбыз икән? Киң юлдан безнең нәрсәләр йөри әле?

Балалар: Машиналар.

Тәрбияче: Дөрес, тар юлдан кемнәр йөри?

Балалар: Кешеләр, балалар.

Тәрбияче: Әйдәгез, без сезнең белән тар юлдан китәрбез.

Тротуардан атлыйбыз, (балалар бер урында атлыйлар)

Кагыйдәне саклыйбыз, (бармак белән яныйлар)

Урам аша чыкканда – (аякларны югары күтәреп)

Сулга, уңга, карыйбыз. (тар юлдан чыгалар) 

Балалар, без юлыбызны дәвам итә алмыйбыз, монда нәрсәдер бар (материал белән капланган түмгәккә килеп җитәләр), ачып карыйк әле, машиналар ич бу һәм ватылганнар.

Аю: Минем уенчык машиналарым бик күп, ләкин аларны мин ватып бетердем. Әгәр, аларны төзәтеп булса, мин урманымда гына уйнар идем.

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, аюга ярдәм итик – машиналарын төзәтик.

Дидактик уен: “Машинаны җый”

Өстәл артында эш: картоннан геометрик фигуралар киселгән машина өлешләре: кузов, кабина, тәгәрмәчләр.

Тәрбияче: Ә без юлыбызны машинага утырып дәвам итәрбез (балалар тезелешеп басалар, алда торган балага руль бирелә. Музыка астында балалар сәяхәткә китәләр ). Туктагыз әле, туктагыз. Без ниндидер багана янына килеп җиттек, өч күзе ялтырап тора.

Тәрбияче: Балалар, бу нәрсә?

Балалар: Светофор!

Тәрбияче: Әйе. Светофор – машиналарга, җәяүлеләргә юл күрсәтүче. Балалар, игътибар итегез әле, светофорның нинди төсләре бар?

Балалар: Кызыл, сары, яшел.

Тәрбияче: Балалар, безнең светофорның бердә кәефе юк (тәрбияче моңсуланып торган светофорны күрсәтә). Әйдәгез, балалар, светофорның төсләрен урнаштыр дигән уен уйнап алыйк.

Дидактик уен”Светофорны төзе”

Балалар саны буенча кара картоннан светофор макеты, түгәрәкләр: кызыл, сары, яшел. Балалар светофорның макетына төсләрне дөрес итеп урнаштыралар.

Тәрбияче: Безнең балалар светофор турында шигырь дә беләләр.

1 бала:

Урамны күзәтеп

Ваемсызны кисәтеп

Чатта тора светофор

Сакта тора светофор.

2 бала:

Янып тора өч күзе

Күреп тора ич безне

Әйтеп тора өч сүзне:

  • Кузгалма!- ди – кызыл күз.
  • Сабыр!- ди – сары күз.
  • Ярый, - ди – яшел күз.

Тәрбияче: Рәхмәт сезгә, менә безнең светофорның да күңелләре күтәрелеп китте (елмайган светофорны күрсәтә). Әйдәгез, сәяхәтебезне дәвам итик. 

Дидактик уен: “Светофор”

Тәрбияче: Менә аю без синең урманыңа килеп тә җиттек. Балалар, ә хәзер без сезнең белән бер уен уйнап алабыз. Мин светофорның кызыл төсен күрсәткәндә сез –хәрәкәтсез торасыз, сары төсне күрсәткәндә – як-якка карыйсыз, ә яшелне күрсәткәндә  – сез машиналарда кузгалып китәсез (һәр балага руль бирелә, уен 2-3 тапкыр кабатлана). 

Йомгаклау

Тәрбияче: Рәхмәт сезгә балалар, әйдәгез без Аю белән саубуллашыйк. Ә үзебез машиналарга утырып кире өйгә кайтыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Светофор безнең дустыбыз

Материал (младшая группа) по теме: "Светофор безнең дустыбыз"...

Светофор безнең дустыбыз

Материал (младшая группа) по теме: "Светофор безнең дустыбыз"...

Проект Урам чатында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, светофор сигналлары («Безнең дустыбыз- светофор»)

“Безнең дустыбыз- светофор” кыска  сроклы проекты  аша без балаларны һәм ата-аналарны светофор эшчәнлеге белән тирәнрәк таныштырып, аларны юл аша дөрес чыгарга өйрәтербез...

"Светофор - безнең дустыбыз"

Балалар бакчасының, уртанчылар төркеме өчен, проект эшчәнлеге....

Светофор безнең дустыбыз.

Светофор безнең дустыбыз....

"Светофор безнең дустыбыз"

Икенче кечкенәләр төркеме балалары өчен,Светофорның төсләрен ныгуту....

Светофор безнең дустыбыз

Дәрес эшкәртмәсе...