Светофор безнең дустыбыз
план-конспект занятия по обж (младшая группа)

Галимуллина Айгуль Шамиловна

Дәрес эшкәртмәсе

Скачать:


Предварительный просмотр:

МБДОУ Саба муниципаль районы Эзмә «Саф чишмә» балалар бакчасы

Эшләде: тәрбияче Галимуллина Айгуль Шамиловна

Эшчәнлек: “Светофор безнең дустыбыз”

Максат:

1. Балаларга светофор турында төшенчә бирү, светофорның төсләрен аера белү күнекмәләрен ныгыту.

2. Кызыл, сары, яшел төс белән таныштыруны дәвам итү, сүзлек байлыгын үстерү.

3. Балаларны светофор булган юлдан чыгарга өйрәтү.

4. Машиналарга карата кызыксыну үстерү.

4. Балаларның фикерләү, анализлау сәләтләрен, игътибарлылыкларын арттыру, хәтерләрен яхшырту, бер-берсенә игътибарлылык, тыйнаклык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү, светофорның төсләре һәм аларның нәрсә аңлатулары турындагы белемнәрен ныгыту.

Жиһазлау: презентация, светофор макеты,юлга куелган зебра,кызыл, яшел, сары түгәрәкләр,машиналар,куян  киеме.

Алдан эшләнгән эш. Шигырь һэм җыр өйрәнү.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар, кәефләрегез ничек?

(Балалар җавабы)

Балалар: Әйбәт,кояшлы көн кебек!

Тәрбияче: Тыңлагыз әле, балалар, кем анда елый?Әйдәгез, барып карыйк әле.

(Барып карыйлар)

Тәрбияче: Кем бу?

Балалар: Куян.

Тәрбияче: Куянкай нәрсә булды, ник елыйсың?

Куян: Ничек еламыйсың, төлке Хәйләбай артымнан кугач,кача-кача кая килеп чыкканымны белмим.Мин өемә кайта алмыйм, өемә кайтыр өчен юл аша чыгарга кирәк. Ә анда машиналар выж да выж үтеп кенә торалар, һич чыгарлык түгел.

Тәрбияче: Син, Куянкай, юл аркылы чыкканда светофорга карарга кирәклеген белмисеңме әллә?

Куян: Светофорның ни өчен юл кырыена куелганын да, светофорның төсләрен дә беләм. Өч төснең нәрсә аңлатканын белмим шул.

Тәрбияче: Балалар,әйдәгез,бергәләп куянкайга булышабызмы?

Балалар: Әйе.

(Балалар, куян  б/н юлга кузгалалар. Светофор янына килеп чыгалар. )

Тәрбияче: Хәзер мин сезгә светофор турында шигырь укыйм, ә сез игътибар белән тыңлагыз.

Җәен, көзен, язын, кышын,

Иртә-кичен, көндезен

Ача-йомадыр өч күзен,

Телсез әйтәдер сүзен,

Бик тиз аңлыйлар үзен.

Балалар нәрсә бу?

Балалар: Светофор.

Тәрбияче: Әйе, светофор – машиналарга, жәяүлеләргә юл күрсәтүче. Балалар, игътибар итегез әле, светофорның нинди төсләре бар?

Балалар: Кызыл, сары, яшел.

Тәрбияче: Балалар, безнең светофорның бер дә кәефе юк. Әйдәгез, балалар, “Светофорның төсләрен урнаштыр” дигән уен уйнап алыйк. (Дидактик уен уйнау: балаларга светофор макеты бирелә, кызыл, сары, яшел түгәрәкләр өләшенә. Балалар светофорның макетена төсләрне дөрес итеп урнаштыра-лар )

Тәрбияче: Молодцы, булдырдыгыз балалар. Менә безнең светофорның да күңеле күтәрелеп китте.

Тәрбияче: Ә хәзер, әйдәгез, светофор белән уйнап алабыз.Мин сезгә кызыл төс күрсәтсәм сез басып торырсыз, сарыны күрсәтсәм - кулларны чәбәкләр-сез,ә яшелгә бер урында тыпырдарсыз.

Куянкай, игьтибар белән тыңладыңмы?Юлда йөргәндә һәрвакыт сак булырга кирәк.

Куян: Әйе,әйе аңладым.

Тәрбияче:Булдырдыгыз балалар.Ә хәзер куянкайга “Светофор”турында җыр башкарып үтик.(Хәйдәр Әхмәтшин сүзләре, Рөстәм Сәрвәров музыкасы)

(Җырның көе куела)

Куян: Рәхмәт,балалар, нинди матур җыр,ә җырның сүзләрендә күпме мәгьнә.

Тәрбияче: Куянкай, безнең балалар светофор турында шигырьләр дә беләләр.Әйдәгез, балалар, сөйләп күрсәтик әле куянкайга.

 Б: Янса кызыл ут

Тукта шунда ук.

Алга барырга,

Димәк, һич юл юк.

Б: Сары ут янса

Игътибарлы бул.

Урамда әле

Ачык түгел юл.

Б: Яшел ут янды,

Сина юл ачык.

Ашыкмый гына

Урам аша чык.

Тәрбияче: Әйе, балалар, бик дөрес. Яшел төс янганда, машиналар туктый,

димәк, юл аша үтәргә мөмкин, ләкин юл аша чыкканда игътибарлы

булырга кирәк, як-ягыңа һәрвакыт карап чыгарга кирәк.

Балалар, ә кызыл төс янгында, юл ашачыгарга мөмкинме?

Балалар: Юк!

Физкультминут  “Шофер”

Без бит әле кечкенә (утыралар)

Тизрәк үсәсе килә (кулларны күтәрәләр)

Үсеп җиткәч әти кебек (беләкләрне күрсәтеп)

Шофер буласы килә (руль тоткан кебек кулларны боралар)

 Тәрбияче: Хәзер экранга карыйк эле.Кызыл ут янганда нинди машиналар хәрәкәт итә?

Балалар: Җиңел машина, автобус, камаз (йөк машинасы),трактор һ.б. (презентациядәге слайдларга карап күмәк кабатлау)

Тәрбияче: Молодцы, булдырдыгыз,рәхмәт барыгызга да.Ни өчен юл аша чыгарга ярамаганын сез инде беләсез.

Әйе, балалар, ярамый, кызыл төс игътибарлыкны сорый, шуны да истә калдырырга кирәк: машина йөри торган юлда яки юл кырыенда беркайчан да уйнарга ярамый!

Куян: Рәхмәт сезгә, балалар, мин хәзер юл аша чыга беләм. Мин сезгә рәхмәт йөзеннән менә бу һава шарларын бүләк итәсем килә (балаларга кызыл,сары, яшел шарлар өләшә).

Тәрбияче:Әйдәгез балалар, бергәләп куянкайга рәхмәт әйтик.

Балалар:Рәхмәт.

Тәрбиче: Куянкай, безнең дә сиңа бүләгебез бар.Без сиңа бер кәрзин кызыл кишерләр бүләк итәбез.Юл аша чыкканда кызыл ут янса, юл аша чыгарга ярамаганлыгын исеңә тошереп торыр.

Куян: Рәхмәт сезгә.Сау булыгыз.

Тәрбияче: Хәзер барыбызда юл аша чыга беләбез. Рәхмәт балалар, булдырдыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Светофор безнең дустыбыз

Материал (младшая группа) по теме: "Светофор безнең дустыбыз"...

Светофор безнең дустыбыз

Материал (младшая группа) по теме: "Светофор безнең дустыбыз"...

Проект Урам чатында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, светофор сигналлары («Безнең дустыбыз- светофор»)

“Безнең дустыбыз- светофор” кыска  сроклы проекты  аша без балаларны һәм ата-аналарны светофор эшчәнлеге белән тирәнрәк таныштырып, аларны юл аша дөрес чыгарга өйрәтербез...

"Светофор безнең дустыбыз"

Икенче кечкенәләр төркемедә юл йөрү кагыйдәләре буенча эшчэнлек...

"Светофор - безнең дустыбыз"

Балалар бакчасының, уртанчылар төркеме өчен, проект эшчәнлеге....

Светофор безнең дустыбыз.

Светофор безнең дустыбыз....

"Светофор безнең дустыбыз"

Икенче кечкенәләр төркеме балалары өчен,Светофорның төсләрен ныгуту....